Якыннан килеп кара

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының «Ак калфагым төшердем кулдан...» (И.Юзеев) спектакленнән күренеш
К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрының «Ак тәүбә, кара тәүбә» (Т.Миңнуллин) спектакленнән күренеш
Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачылар театрының «Гашыйклар утравы» (Р.Сәгъди) спектакленнән күренеш
Татар Дәүләт «Әкият» курчак театрының «Бүре җиләге» (Р.Зәйдулла) спектакленнән күренеш
Әлмәт Татар дәүләт драма театрының «Кибет» (О.Жанайдаров) спектакленнән күренеш
С.Өметбаев исемендәге Минзәлә Татар дәүләт драма театрының «Каракүз» (К.Тинчурин) спектакленнән күренеш
Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театрының «Гүзәлем Әсәл» (Ч.Айтматов)
Уфа «Нур»Татар дәүләт театрының «Башмагым» (Т.Гыйззәт) спектакленнән күренеш
Туймазы Татар дәүләт драма театрының «Каеннарым белән» (Р.Миңнуллин) спектакленнән күренеш
Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының «Дәрсе гыйбрәттер театр...» (Р.Мөхәмматшин) театраль сәяхәтеннән күренеш
Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының «Агыла да болыт агыла» (Х.Туфан, Т.Миңнуллин) спектакленнән күренеш
Чаллы татар дәүләт драма театрының «Ай тотылган төндә» (М.Кәрим) спектакленнән күренеш

Хәбәрләр

Электрон версиясе

Видео

  • "Яңа гасыр" телеканалының "Манзара" тапшыруында "Сәхнә" журналының баш мөхәррире, язучы Зиннур Хөснияр.

Театр киштәсе

Реклама

Яңа мәкаләләр

Среда, 13 июля 2016 08:22 // Прочитано 814 раз

Талант, сугыш…

Никадәр бер-берсенә ябышмый торган төшенчәләр болар... Каршылык, гайре табигыйлек уята  күңелдә бу сүзләрнең рәттән торуы да... Сугышта гомерләре өзелгән артист, музыкант, шагыйрь, рәссамнәрне уйласам, ирексездән Маргарита Алигерның бер поэмасындагы музыкантка багышланган юллар искә төшә: “...А как играл бы тот, который в то утро все-таки погиб?!”

“... 1914 елның октябрь аенда Мәскәү шәһәрендә татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы үткәрелү турында Совет хөкүмәте махсус карар чыгарды һәм театр коллективы 1940 елда ук зур дулкынлану белән бу мөһим һәм җаваплы иҗат отчетына әзерләнә башлады. Тел белән аңлатып булмаслык күңелле, шатлыклы көннәр, сәгатьләр кичерә идек. Көннәрнең берендә, кинәт шул куанычыбызны кара болыт каплады... Немец фашист илбасарлары Туган илебезгә басып керде. Күп кенә артистлар фронтка китеп барды. Декадага хәзерлек эшләре тукталды”.Бу юллар Татарстанның халык артисты Хәким ага Сәлимҗановның “Артист язмалары” исемле китабыннан.

Авыр сугыш елларында театр үлемнән дә өстен, кылычтан да көчле булган сәнгать дигән тылсым белән халыкның рухын ныгытып, ышаныч, көч, өмет өстәп яши.

Артистларның эшчәнлеге сәхнәдә иҗат белән генә чикләнми. Театрдан 20 артист донор булып, сугышның соңгы көненә кадәр яралы сугышчылар өчен кан бирәләр. 17 хатын-кыз тиз арада шәфкать туташлары курсында укып, даими рәвештә госпитальләрдә дежурторалар. Һәр елны театр колхозларга кыр эшләрендә, уңыш җыеп алуда, урман кисүдә булыша. Сугыш чорында авылда 500 дән артык спектакль, концерт күрсәтелә. Ә планнан тыш куелган спектакльләрдән һәм ял көннәрендә оештырылган концертлардан килгән керем Җиңү фондына җибәрелә.

Театр архивында сугыш вакытында И.В. Сталин җибәргән рәхмәт телеграммасы саклана: “Сотрудникам Татарского государственного академического театра, собравшим 120000 рублей на постройку новых видов вооружения мой братский привет и благодарность Красной Армии”.

Сугыш елларында сәхнәдә 23 премьера уйнала. Классик әсәрләр белән бергә сугыш темасын яктырткан яңа пьесалар дөнья күрә. Нәкый Исәнбәтнең “Мәрьям”е, Мирсәй Әмирнең “Минникамал”ы шундыйлардан. Ә ил күләмендәге театр артистлары тарафыннан фронтта куелган концертларның саны 1350000 гә җитә. Татарстаннан киткән концерт бригаларында Камал театры артистлары да бар: “На основании приказа Управления по делам искусств при СНК ТАССР командировать для художественного обслуживания при фронтовых частей... Зиганшину Р., Гафурова И., Масаутову А., Ибрагимову Р. (баян. Л.Ш.), Таминдарову Р. ...”

“... Безне төньяк-көнбатыш фронтка Ленинград ягына җибәрделәр. Кыр госпитальләрендә һәм аерым частьларда чыгыш ясарга маршрут билгеләделәр. Һәр көн 2-3 концерт куябыз. Күктә снарядлар сызгыруы ишетелеп тора... Сугыш дәһшәтен үз күзләребез белән күреп, 3 айга якын алгы сызыкта йөрдек. Сугышчылар концерт программасын бик бирелеп карыйлар, якташларыбыз безне кочаклап ала, тылдагы хәлләрне сорашалар, сагынуларын сөйлиләр. Иң якын кешеләрен озаткандай җылы итеп озатып калалар ...”Россиянең һәм Татарстанның халык артисткасы Рәшидә Җиһаншинаның “Күңелем түреннән” исемле китабыннан.

... Талант һәм сугыш...

Питер шәһәрендә Рәшит Ваһапов фестивале уздырганда, “Петербургта татарлар” дигән китап бүләк иткәннәр иде. Блокаданы өзгән соңгы бәрелештә гомере, иҗаты өзелгән 21 яшьлек скрипач Тәлгать Туктамышев рәсеме дә бар анда. Казан музыка училищесын тәмамлаган, баянда, курайда да бик яхшы уйнаган. Г.Камал театрындагы Хәтер тактасында да (Җиңүнең 40 еллыгына урнаштырган идек)сугыш корбаны –театрның музыканты, баянчы Әсхәт Туктамышев исеме бар. Архивтан эзләп тапкан белешмәләр буенча,ул да Пермь ягыннан. Алар туганнар икән. Әтиләре – оста гармунчы Мөхәммәт ага да сугышта һәлак була. Гаять талантлы гаилә ... өч оста музыкант ... өчесе дә сугыш корбаны. Галиәсгар Камалның да ике улы сугыштан кайтмый. Берсе – Фаик Камал – театрның яшь талантлы артисты, әдәбият өлкәсендә дә бик өметле каләм иясе булган.

Театрдан сугышка киткәннәрнең егермесе әйләнеп кайтмаган. Яшь артистлар Бәкер Йосыпов, Хәсән Кәтиев, Гыйльметдин Газизов, Фирдан Князев, Гариф Салихов, Госман Сәгыйдов... Халык йөрәгенә керергә, мактаулы исемнәо алырга өлгермәгән талантлар...

Театрда эшләгән күп кенә күренекле артистларыбызның язмышларына да гомум афәт үзгәрешләр кертә... Газиз әтиләреннән аерып, ярым ятим итә. Халык артистлары Асия Галиева, Фирдәвес Әхтәмова, Равил Шәрәфиев, Хәлим Җәләлов, Гөлсем Исәнгулова ... Әти сүзен әйтә алмауда гына булмаган бу буынның фаҗигасе: ачлык, ялангачлык, тән һәм җан туңу, яшьли авыр хезмәт...Көне-төне эшләгән әниләрдән дә җитәрлек наз күрә алмаганнардыр алар бу кырыс чорда.

Х.Җәләлов: “Без җиде малайны әни бер үзе аякка бастырды. Мин төпчек бала, әтине хәтерләмим, ул сугышка киткәндә бишектә калганмын.”

 Ф.Әхтәмова: “Безнең әти хәбәрсез югалганнар исемлегендә. Моны сугыш беткәч кенә белдек. Мин беренче класста укый идем. Гөнаһсыз тиле сабый: “минем әти дә сугышта үлгән” дип, әтисез сабакташларым алдында мактаныпмы, шатланыпмы әйткәнем истә. Әни бу кайгыны күтәрә алмады, урынга ятты. 1947 елда вафат булды. Мин абый тәрбиясендә калдым...”

Г.Исәнгулова: “Әти каты яраланып госпитальдә яткан, аннан берничә көнгә өйгә кайткан. Мин дүрт яшьләрдә булганмындыр. Әтинең болында печән чапканын, мине кулында күтәреп “үчтекки” иттергәнен бер кинодагы кебек кенә хәтерлим. Бердәнбер бәхетле мизгелләр. Ул тагын сугышка китә, Сталинград ягында хәбәрсез югала. Ә әниебез сыер сатарга дип Уфага киткән җирдән әйләнеп кайтмады... Без өч бала тәрәз каршында бер ай көттек әнине, тагын көттек. Бер хәбәр булмады.Юлда акчасын талап, юк иткәннәрме... суга төшкән кебек юк булды. Энемә биш, абыйга унбер, миңа җиде иде...”Ә аннан соң ... “Өч туганның юллары бер аерыла, бер кушыла: авылдан-авылга, бер кардәштән икенчесенә... Асрамага бирәм, кем ала” дигәнне генә ишетми алар. Ятимлектән, авыр эштән, ачлыктан гаҗизләнгән Гөлсем балалар йортына эләгә. Бераздан туганнар бергә җыела... Туйганчы ашауның ни икәнен укып, һөнәр алып, мөстәкыйль яши, эшли башлагач кына татый алар. Мәскәү театр уку йортында укыячак талантлы тырыш кыз 11 яшьтә генә беренче тапкыр кулына каләм, китап тота... Әй, бу сугыш....

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисткасы һаман шат күңелле Рауза апа Хәйретдинова бәхетле иркә тормышта гына яшәгән кебек тоела.Әти-әнисенең берсе гармунда уйнап, берсе җырлап концерт-спектакльләрдә катнашып йөргән көннәре, түгәрәк матур гаилә, рәхәт балачак, сугыш башлану белән челпәрәмә килеп, төш- әкият кебек кенә истә кала. “Әти фронтка китте, 8 айдан, 8 апрель көне иде, суык тиюдән өзлегеп, әниебез вафат булды. Мин 13 яшьлек кыз, бер энем, бер сеңлем белән ялгыз өйдә торып калдым. Безне балалар йортынатаратмакчы булдылар. Кайлардан көч тапканмындыр инде, сугыш беткәнче, әти әйләнеп кайтканчы өч ел ярым хуҗалыкны тарткатмадым. Мәктәпкә күрше авылга йөри идем, укуны ташларга туры килде. Кышлар искитәрлек салкын булды. Өй суык. Хатыннар белән төнлә урманга качып кына утын кисәргә барулар дисеңме, чанага, арбага төяп алып кайтулар, өч чакрымнан аркага асып, кыш чыгарлык коры ботаклар җыеп кайтулар дисеңме, “Бөкрең чыгар, ул кадәр күтәрмә”, диләр иде миңа. Сыер да асрадык, тырыштык. Кечкенә энем үзе хәтле ике чалгы тотып үлән җыярга булыша иде... “Похоронка” алган өйләргә барып, авыл хатыннарын, ятим калган гаиләләрне юата иделәр. Ул елашулар... әмма шулай да халык кара кайгыда, кара киеп кенә хәсрәтләнеп яшәмәде. Юкс – бетәр иде ул. Өмет белән яшәдек. Мин гармунда уйный идем. “Рауза, гармуның белән кил әле”, дип мине кич утыруларга дәшәләр иде. Аларны җырлата- биетә кулларым тала иде. Үзебез бер иптәш кызым белән гел нигәдер көлә идек, ындыр табагында эшләгәндә дә юктан да тәгәрәп көлә идек, олылар ачуланып та бетә иде. Без бит хәтта ел саен болынлыкта гадәт буенча Сабантуе да үткәрдек, гармун тотып, авыл буйлап сөлге җыядыр идек. Малайлар көрәшә иде, чабышу, сикерү, йөгерүләр, бөтенесен кылана идек... “Яңгыр килә, торыгыз, көлтәләрне җыярга кирәк”, дип авыл буйлап тәрәзә шакып кычкырсалар,төнлә сикереп торып чаба идек... Ул елларда күргәннәрне сөйләп бетереп булмый. Әмма кеше чыдый, исәне яши икән... Атка атланган бер малай авыл буйлап”Сугыш беткән, сугыш беткән!”, дип кычкырган тавыш һаман колакта яңгырап тора сыман... Ә 60 ел узып киткән...”

Әйе, сугышсыз, тыныч тормышта әле нибары бер буын гына.... Сугыш һәм сәнгать сүзләре бары тик хәтер яңарту уңаеннан, иҗади әсәрләрдә генә янәшә килсеннәр иде...

Автор:  Луара Шакирҗан


Поделитесь с друзьями

Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

Филиал АО «ТАТМЕДИА» Редакция журнала «Сәхнә»

Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». Сайт зарегистрирован ФЕДЕРАЛЬНОЙ СЛУЖБОЙ ПО НАДЗОРУ В СФЕРЕ СВЯЗИ, ИНФОРМАЦИОННЫХ ТЕХНОЛОГИЙ И МАССОВЫХ КОММУНИКАЦИЙ (РОСКОМНАДЗОР). Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77 – 69870 от 29.05.2017 г.

Адрес редакции: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2
Телефон редакции +7 (843) 222-05-40 (16-10), e-mail: saxna@mail.ru

Режим работы: Понедельник–пятница с 9.00 до 18:00. Выходные: суббота, воскресенье.
Главный редактор: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович

Частичное или полное воспроизведение материалов журнала «Сәхнә» или сайта sahne.ru возможно только при наличии гиперссылки. 

© 2011 - 2018. Журнал «СӘХНӘ» . Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом. Перепечатка, воспроизведение и распространение
в любом объеме информации, размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
Создано при поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям РТ

Политика о персональных данных

12+