Ләйсән - бик көнчел, Салават аннан да көнчелрәк... Таhир-Зөhрә, Ләйлә-Мәҗнүн мәхәббәтенә тиң: сөешү хакында сөйләсәләр, ышанмагыз: ир һәм хатын ягыннан бердәй тигез, тәңгәл хис-тойгы да, бертигез дәрәҗәдә сак, ипле мөгамәлә дә, бердәй дәрт-темперамент та була алмый. Гаиләдә берәү өстенлек итә – акыл-хәйлә көче белән идарә итә, ә икенчесе аңа буйсына, берсе күбрәк көч-куәт сарыф итә, икенчесе аңа аркалана, берәү әйдәп бара, икенчесе иярә. Һәм нәкъ шундый гаиләдә генә иминлек «Бәхетсез булдым инде...» Шундый язмалар була – без аны «аягы белән килеп кергән» дибез. Кем турында булса да язарга хыялланып йөрисең-йөрисең, гел җае чыкмый. Һәм кинәт... шалт, йә ул кеше үзе килеп керә, йә кем дә булса аның турында язып китерә. Бу да шундый бәхетле язмаларның берсе. «...Шекспир әсәрләрендә уйнармын дип яшәдем» 2014 елның 10 мартында Татарстанның халык артисты Хәлил Мәхмүтовка 75 яшь булыр иде. Инде менә синең көз дә җитә, Үзе килә, көтеп алмадың. Чәчләреңә көмеш сирпелсә дә, Горур булдың, бүрек салмадың. Йөрәгеңне сал син учларыма... Сәнгать институтының беренче курсын тәмамлагач армиягә алынган Зөфәрнең, ике елдан әйләнеп кайтып, укуын инде яңа курсташлары белән дәвам итәргә ниятләп аудиториягә аяк баскан мәлдә бер сылуга карап абына язуын, шуннан группадаш егетләрен: «Бу кызга өмет тотмагыз, ул минеке булачак!» − дип кисәтүен hәм соңгы курска житкәч, ниһаять, шул асыл зат белән кавышуларын сөйләп тә торырга җыенмыйм, чөнки сезнең боларны инде ишеткәнегез бар. Арагызда ишетми калганнар булса, Хужа Насретдин әйтмешли, белгәннәрегез белмәгәннәргә сөйләр. Карт буйдакның өйләнү кыйссасы Аты: Мөхлисулла углы Рабит Батулла Кушаматы: Турай, Алтатар. Пәйда булган вакыты: 1938 елның 26 март көне Иҗтимагый хәле: авыл мөгаллиме гаиләсендә дөньяга килгән, 3 тапкыр өйләнеп караган. Беренче хатыны белән никахсыз. Әмма загслы тормыш корган. Никах укытырга һәм балаларны татарча тәрбияләүгә риза булмаганга күрә, хатыны аны аерган. Икенче хатыны белән никах укытып өйләнгән, тик загслы булмаган. Бу хатыны: «Болай гына торыйк, нигә ул загс» дигәч, Батулла «болай гына торуны» хупламыйча, аерылган Төштә кайнанасын күргән ханым һәм хатынына мөкиббән ир Бу гаилә турында мин моннан берничә ел элек тә язган идем. Сәхнәдә тудырган образына соклана торгач, аларның тормыш-көнкүреше белән дә танышып, шул турыда бу икәүне яраткан тамашачы-укучыларыбызга да сөйләгән идем. Ул язмам да болай тәмамланган икән: «...Алсуны мин уналты еллап беләм. Ул тудырган һәр образга сокланам. Бу юлы мин аның пар канатлы, сөекле ир хатыны, бәхетле әни, әйбәт хуҗабикә була белүенә сокландым. Әгәр дә миннән: «Бәхетле гаилә нинди була ул?» – дип сорасалар, «Алсу белән Илдарныкы кебек» диячәкмен...» Әйе, әлеге юлларны мин туксан берне каршылау алдыннан язганмын. Ә бу еллар эчендә кайберәүләр «демократия» дияргә яраткан зилзилә җилләре һәр гаиләнең ишеген… Яшеннәрдәй кирәк яшьнәргә!.. Сиксәненче еллар башында татар эстрада сәнгате күгендә яңа йолдыз кабынды: Зөһрә йолдыз! Шаулы еллар иде бу. Күктән төшкән тәлинкәләрдән шомланып, илдәге икътисади-сәяси тотрыксызлыктан халыкның тәмам гаҗиз чагы иде. Ничектер, нәкъ шул чорда тамаша заллары тулып, сәхнәләр гөрләп торды. Күрәсең, дөнья ыгы-зыгысыннан башын кая куярга белмәгән халыкның җанына азыкны газиз моңнан эзләве булгандыр инде. 1988 елда уздырылган халыкара «Татар җыры» конкурсында Зөһрә Шәрифуллина икенче урынны яулый. «Татарстан яшьләре» газетасы уздырган анкеталар нәтиҗәсе буенча да Зөһрә Шәрифуллина халыкнын иң яраткан җырчыларының берсе булып таныла. Зөһрә чибәр! Зөһрә яшь! Зөһрә татар моңына гашыйкларның сөйгән кызы! Көянтә-чиләген калдырып Айдан сикереп төшкәнмени Зөһрә сәхнәгә. Шулай да... шулай да… Тәкъдирдә язганы шул булгандыр... Беренче класста гына укыса да, кинәт үсеп киткән, нәзек, курач кызыкай Нәкыянең тездән түбән төшеп торган ак ыштан балагыннан чеметеп тартып: «Әй, кызый, минем тирәмдә бик чыркылдап йөрмә, бер заман кайтып өйләнермен әле үзеңә», – дигән идем мин – унынчы класста укучы егет. Ник тарттым икән ыштан балагыннан! Соңыннан, байтак еллар үткәч, язмышлар безне гомерлеккә кавыштыргач, исем китеп, еш кына уйланган мизгелләрем булды. Шул уй-фикерләремә йомгак ясап, сезгә дә ачарга булдым күңел сандыгымны... Ир-атлар фронтта. Сугыш еллары хатын-кыз укытучыларны да кайсын кая таратып бетерде. 1944 елның көзендә мин укыган Югары Баграж урта мәктәбен дә яптылар. Мин унынчы классны ата-бабамның туган төбәге… Уралдым толымнарыңа Җитмешенче елларның башы иде. Сәхнәдә зур вакыйга булып бер-бер артлы ике яңа әсәр менде. Аларның икесендә дә авыру ир кеше ролен Ирек Баһман уйнады. Әйбәт әсәрләргә сусагангадыр, мөгаен, әлеге спектакльләрне мин кат-кат карадым. Ирек уйнавында «Әни килде» спектаклендәге (Шәриф Хөсәенов әсәре) Ананың Инсаф исемле улы да, «Әлдермештән Әлмәндәр»дәге (Туфан Миңнуллин әсәре) Атаның Искәндәр атлы улы да минем күңелемдә тормышның чын образы булып урын алды. Моңа хәтле дә мин Ирек белән «Хуш, Назлыгөл!» спектакле аша таныш идем. Ул анда да Газиз исемле үлем хөкемендәге авыру егетне уйнады. Инде менә – тагын авырулар, тагын образлар, һәм ниндиләре генә әле!.. Шуннан соң Ирекне мин… Кабатланмас актриса 1949 елның җәендә Мәскәүдән Казанга театр институты – ГИТИСны тәмамлап чыккан яшь актерларның беренче төркеме әйләнеп кайтты. Татар сәхнәсе тарихында, шулай итеп, беренче тапкыр башта – татар яшьләре театры, ә бер елдан соң Камал театры бусагасын югары белемле актерлар атлап керде. Эмиль Талипов: Берәүнең күзләренә туйганчы карап утырыр идем... Кыскалыкта осталык 1.Үзеңне нинди төс белән чагыштыра аласың? Кара. Ә гомумән алганда, артист кешедә барлык төсләр җыелмасы да булырга тиештер. Артист бит ул үзе рәссам. Төсләр җыелмасы баерак булган саен, рәсемнәр дә матурырак була. Моңлы халык артисты Кызык бу дөнья. Әйтик, син берәүне инде күптән беләм дип йөрисең. Әгәр дә ул берәү артист икән – сиңа аның иҗаты да яхшы таныш. Ә төптәнрәк уйлап карасаң – кем ул, ниндирәк кеше, аның күңел түрендә ниләр яшеренгән – берсен дә белмисең. Очрашканда, дистәләрчә еллар, үзе белән елмаеп исәнләшәсең дә кабат үз юлыңны дәвам итәсең. Тамыры тирән халыкның гомере озын була 25 августта күренекле драматург, җәмәгать эшлеклесе, Татарстан, Россия һәм Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Россиянең К.Станиславский, республикабызның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләре лауреаты Туфан Габдулла улы Миңнуллинның тууына 80 ел тула. Әле кайчан гына ул безнең арада иде. Аның милли гамь белән сугарылган ялкынлы чыгышлары күңелләребезгә сары май булып ятты. В началоНазад12345678910ВперёдВ конец Страница 1 из 36