Якыннан килеп кара

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының «Миркәй белән Айсылу» (Н.Исәнбәт) спектакленнән күренеш
Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының «Әтәч менгән читәнгә» (А.Гыйләҗев) спектакленнән күренеш
Әлмәт Татар дәүләт драма театрының «Әҗәлгә дару бар диләр» (Ж.Б.Мольер) спектакленнән күренеш.
Әлмәт татар дәүләт драма театрының Мария Огнева пьесасы буенча куелган «Адашкан җаннар» спектакленнән күренеш.
Чаллы татар дәүләт театрының «Яратылмый калган ярлар» (Б.Сәләхов) спектакленнән күренеш.
Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының «Гомер буе сине көтәм» (И.Гали) спектакленнән күренеш.
Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачылар театрының «Гашыйклар утравы» (Р.Сәгъди) спектакленнән күренеш
Татар Дәүләт «Әкият» курчак театрының «Бүре җиләге» (Р.Зәйдулла) спектакленнән күренеш
Әлмәт Татар дәүләт драма театрының «Кибет» (О.Жанайдаров) спектакленнән күренеш
С.Өметбаев исемендәге Минзәлә Татар дәүләт драма театрының «Каракүз» (К.Тинчурин) спектакленнән күренеш
Уфа «Нур»Татар дәүләт театрының «Башмагым» (Т.Гыйззәт) спектакленнән күренеш
Туймазы Татар дәүләт драма театрының «Каеннарым белән» (Р.Миңнуллин) спектакленнән күренеш
Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының «Дәрсе гыйбрәттер театр...» (Р.Мөхәмматшин) театраль сәяхәтеннән күренеш
Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының «Агыла да болыт агыла» (Х.Туфан, Т.Миңнуллин) спектакленнән күренеш
Чаллы татар дәүләт драма театрының «Ай тотылган төндә» (М.Кәрим) спектакленнән күренеш

Хәбәрләр

Электрон версиясе

Видео

  • Казанда “Мин күкне сайлыйм” авиашоу бәйрәме узды.Чараның төп максаты -  әлеге һөнәрне популярлаштыру һәм яшь…

Театр киштәсе

Реклама

Яңа мәкаләләр

Тормышымны яңадан башлау мөмкинлеге бирелсә, ул очракта мин Вәлине генә эзләр идем. Язмышыма сөйгәнем Вәли белән очраштырганы өчен бик рәхмәтлемен.Тормышымны яңадан башлау мөмкинлеге бирелсә, ул очракта мин Вәлине генә эзләр идем. Аның кебек зирәк, миһербанлы, сабыр, акыллы кеше юк сыман. Вәли белән «Мәхәббәт» дуэтыбызны яңартырга теләгебез бар, парлап башкарган җырга клип та төшерәсебез килә, ләкин вакыт җиткерә алмыйбыз. Иң беренче чиратта без әти-әни, шуңа күрә вакытында балаларыбызга яхшы белем, нигезле тәрбия бирергә бурычлы булуыбызны аңлыйбыз.Мин үскәндә барлык дәрестән тыш түгәрәкләр үзем укыган Түбән Кама шәһәренең 2 номерлы гимназия базасында булганлыктан, уңайлы иде. Улыбыз Мөхәммәтнең дә тавышы бар, матур җырлый, ләкин хәзер, яшь үзенчәлеге белән бәйле булгангамы, ояла башлады. Ул эзләнә, бер генә кызыксынуына да каршы килмибез: бассейнга, акробатикага язылдык, хоккей, футбол…
Барлык булмышы белән сәхнә өчен туган затлар була, Гөлназ Гафурованы да шундыйлардан дип исәплим. Беркайчан да карьера ясауны тормышта беренче урынга куймадым, ди җырчыбыз. Ләкин табигать биргән сәләтләрен үстерүдә тырышлыклары күренеп тора. — Гөлназ, җырчы булу балачак хыялың идеме? — Чыннан да, бала чакта күпләрнең якты теләге җырчы булудыр ул. Мин дә искәрмә түгел.Ләкин рәсем ясауны күбрәк яраттым, дизайнер булырга хыялландым. Мәскәүгә модельер-дизайнерлыкка укырга керергә теләгем бар иде. Күп кенә күлмәкләрем үземнең сызымнар буенча тегелгән, сабакташларыма да төрле кием фасоннары ясап бирә идем. Түбән Камада сәнгать мәктәбендә укыдым. Шулай ук бию белән шөгыльләндем, музыка мәктәбендә фортепианода уйнау серләренә төшендем, нәкъ менә шул чорда укытучым Луиза Шакирҗан кызы миндә җырлау сәләте барлыгын күреп алды, шул юнәлешкә кереп…
Ул күптән инде халык арасында абруй яулады. Сүз нинди генә эшкә алынса да, зур уңышларга ирешкән Россиянең атказанган,Татарстанның халык артисткасы, Н.Җиһанов исемендәгеКазан дәүләт консерваториясе доценты һәм җыр укытучысы Клара Әкрам кызы Хәйретдинова турында бара. Мондый күпкырлы талант ияләре сирәк туа. Әгәр Клара ханым иҗатын фәкать эстрада жанры белән генә чикләсә дә, иң популяр җырчы сыйфатында хәтердә калыр иде. Без әле аны тагын ил һәм дөньякүләм танылган опера җырчысы буларак та беләбез. Соңгы ике дистә елда Клара Әкрам кызы яшь талантлар тәрбияли.Бу юнәлештә дә аның хезмәте мактауга лаек: шәкертләре ил һәм дөнья сәхнәләрен яулап, яраткан остазларына дан китерә. «Авыл кызы булып үстем!» — Мин урта белемне 8 мәктәптә укып алдым, — дип сүз башлады Клара Әкрам кызы. — Сәбәбе шул: төрле җаваплы эшләр башкарган әнием белән авылдан-авылга йөреп укыдым. Шуңа…
Камал театрында Салават Фәтхетдиновның 30нчы юбилей сезоны концертлары башланып китте. “Татар-информ” хәбәрчесе аның концерты вакытында сәхнә артында Татарстанның атказанган артисты, популяр композитор Фирзәр Мортазин белән бүгенге эстрада, дуслык, гаиләсе турында әңгәмә корды. Фирзәр Мортазинны сәхнә артында үзенең чыгышын көтеп йөргән вакытта тотып алдым. “Беренче бүлектән соң гына җырларга чыгам, шуңа күрә матур итеп киенеп куймаган идем. Фотосурәткә төшермәссез инде”, - диде ул. Ләкин сорауларыма җавап бирүдән баш тартмады. “Салаватның да, минем дә көндәшләр җитәрлек” - Фирзәр абый, Салават Зәкиевич белән озак еллар бергә эшлисез. Җырчы белән сезнең арадагы дуслыкның сере нәрсәдә? Автор: Ләйлә ХӘКИМОВА Фото: Рамил Гали интертат Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/shou-biznes-yanalyklary/firz-r-mortazin-fonogrammaga-yrlauchylarny-bashyna-tavyk-yomyrkasy-yrgytasym-kil-/
Чит ил татарлары татар халык бию элементлары белән таныштылар. (Казан, 3 август, “Татар-информ”, Рәфидә Галимҗанова). VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумы кысаларында үткән “Калеб” кичәсендә чит ил татарлары татар халык бию элементлары белән таныштылар. “Калеб” кичәсе гадәттәгеләреннән аерылып торды. Катнашучыларны шигырьләр белән түгел, биюләр белән таныштырдылар. Татарстанның дәүләт җыр һәм бию ансамбле биючеләре “Канатлы яшьлек”, “Ярмәк”, “Балтач чабатасы” биюләре мисалында бию күнегүләренең мәгънәләрен аңлаттылар. Ул күнегүләрнең балетта ничек эшләнүе күрсәтелде. Сәхнәгә делегатларны да чакырып, аларның да сәләтләрен тикшерделәр. Чараның музыкаль бизәлеше өчен җаваплы гармунчы Ринат Вәлиев үзе дә чыгыш ясады.  Фото: Салават Камалетдинов татар-информ Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/08/03/169013/

Филиал АО «ТАТМЕДИА» Редакция журнала «Сәхнә»

Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». Сайт зарегистрирован ФЕДЕРАЛЬНОЙ СЛУЖБОЙ ПО НАДЗОРУ В СФЕРЕ СВЯЗИ, ИНФОРМАЦИОННЫХ ТЕХНОЛОГИЙ И МАССОВЫХ КОММУНИКАЦИЙ (РОСКОМНАДЗОР). Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77 – 69870 от 29.05.2017 г.

Адрес редакции: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2
Телефон редакции +7 (843) 222-05-40 (16-10), e-mail: saxna@mail.ru

Режим работы: Понедельник–пятница с 9.00 до 18:00. Выходные: суббота, воскресенье.
Главный редактор: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович

Частичное или полное воспроизведение материалов журнала «Сәхнә» или сайта sahne.ru возможно только при наличии гиперссылки. 

© 2011 - 2018. Журнал «СӘХНӘ» . Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом. Перепечатка, воспроизведение и распространение
в любом объеме информации, размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
Создано при поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям РТ

Политика о персональных данных

12+