Хыялыңа хыянәт итмә Сәхнәдәге чыгышлары белән ут яндыручы җырчы, татар эстрадасының «зажигалкасы» Римма Никитина белән күпләребез таныш. Сәләтле һәм тырыш җырчы кыз тиз вакыт эчендә татар сәхнәсендә танылу алды һәм үз тамашачысын табуга иреште. Ул ир-егетләрне бер мизгелдә үзенә гашыйк итә, ә яшь кызлар аңа охшарга тели. Шулай да Римманың балачагы һәм кызыксынулары турында без бик аз беләбез. Җырчының мәктәп еллары, балачак хатирәләре һәм иҗат серләре турында үзе белән сөйләштек. – Син узеңне нинди җанр артисты дип саныйсың? Ни өчен шул юнәлешне сайларга булдың? – Татар эстрадасына «зажигалка» буларак килеп кердем, азмы-күпме үземнең тыңлаучыларым «минем хорошийларым» Аллага шөкер бар. Яшьләр стилендә эшләү миңа… «Мин «Юк!» дип әйтә белмим» Безнең кунагыбыз — театр һәм кино артисты, режиссёр, сценарийлар авторы, «Болгар радиосы» алып баручысы, продюсер Илфак Илшат улы Хафизов. — Илфак, Сез эшләгән «Болгар радиосы»ның «Иртәнге чәй» тапшыруы бүген радио тыңлаучылар арасында бик популяр. Җырларым белән ярты Рәсәйне уздым – Илназ, безнең халык шундый инде: «Ә-ә, аңа үсәргә әтисе ярдәм иткән», – дияргә мөмкин. Оясында ни күрсә – очканында шул булыр, янәсе. Чынлап та, иҗатка тартылуыгызда әтиегезнең өлеше булдымы? Шәхсән мин шикләнмим: Сезгә кемгәдер таяну, кемдер салган сукмактан атлау хас түгел, «үзем!» дигән шигар маңгаегызга ук язылган. – Әгәр балачагымны күздән кичерсәм, без энекәш белән әти-әнигә карап үстек. Аллага шөкер, алар 34 ел бергә гомер кичерә. Бу үзе үк яшь парлар өчен үрнәк күрсәткеч. Тормышта әти-әни күп сынаулар узды. Әти – чын мәгънәсендә иҗат кешесе. Әнием алдында баш иям, ул искиткеч сабыр һәм түзем. Аңлыйсыздыр, сәнгать кешесе ул аерым… Ул сәхнә өчен туган... Лилия Зөфәр кызы кебекләр турында «Ул сәхнә өчен туган», – диләр. Аның чыгышлары тамашачы тарафыннан һәрчак көтеп алына. Күңелнең яшерен кылларын тибрәтүче моңлы җырлары аша да, район күләмендә иң җаваплы чараларны алып баручы буларак та иҗатына гашыйклар көннән-көн арта. Моның сере гади: сәхнә һәрвакыт яктылыкны, матурлыкны һәм яңалыкны ярата бит. Бу өч сыйфат та аңа табигатьтән бирелгән. Лилия Зөфәр кызының холкын чагылдырган шул күркәм сыйфатлары җитәкче булгач та үзләрен һәрвакыт сиздереп тора. Иң беренче көненнән үз алдына зур максатлар куеп башлап җибәрде ул эшчәнлеген. Бүлекнең матди-техник базасын ныгыту, районның үз кадрларын табу һәм үстерү, эш барышында заманча алымнарны куллану никадәр… Тормыш миңа күрсәтте, еламаска өйрәтте... – Бер көнне инстабитеңә язып элгән «ике ел элеккеге тарих» – әтиең белән булган күңелсезлекләр... Җайлашып беттеме әле, Заһир Исрафилов үз бизнесын кире кайтара алдымы? – Әйе, акрынлап бар да җайланып килә. Ширкәтен үзенә кайтарды әти, дөрес, әле суд эшләре автопром белән бәйле бизнесыбыз эшләрен консервлап куйды... Әмма анда ул суд, сизо проблемаларыннан бигрәк, башкасы бик авыр булды. Гаиләбезнең бик якын дусты тез астына китереп сукты. Бик зур суммада безнең гаиләнең акчасын үзләштерде... Без аны дусларча өйгә чакырып кунак итә идек, ул баксаң, безгә досье туплап йөргән булып чыкты. Әмма дөреслек бар ул: без үзебезнең карак булмавыбызны расладык, ә ул… Моңнарымны сезгә тапшырам... Сәхнәдә зифа буйлы, айдай яктылык, нур сирпелеп торган, түгәрәк йөзле, сөйкемле бер кыз җырлый. Юк җырламый гүя аккош кебек йөзеп бара, менә-менә канатларын җилпеп очып китәр, бар җиһанны тутырыр төсле. Вафирә Гыйззәтуллина хакында әнә шундый балачак тәэсирләрем генә хәтергә уелып калган. Зәңгәр экраннар аша моңнарын ирештерүче бу ханымның ни дәрәҗәдә зур йолдыз икәнлеген ул чакта сабыйлыгым белән аңлап та Илһам – халкыбызның илһамы ул Җәмгыять тормышында һәр шәхеснең үз урыны, аңа гына хас булган вазифасы бар. Укытучы кеше балага белем бирергә, кибетче әйбәт сәүдә итәргә, машина уйлап табучы яңа төр машиналар булдырырга, җитәкче кешеләр үз кул астында эшләүчеләрнең хезмәт хакы, тормыш-көнкүреше турында кайгыртырга тиешләр. Үз эшен җиренә җиткереп, әйбәт итеп башкаручыларны халык якын итә, аларны үз күрә. «Тәҗрибәле укытучы», «намуслы кибетче», Ләйсән - бик көнчел, Салават аннан да көнчелрәк... Таhир-Зөhрә, Ләйлә-Мәҗнүн мәхәббәтенә тиң: сөешү хакында сөйләсәләр, ышанмагыз: ир һәм хатын ягыннан бердәй тигез, тәңгәл хис-тойгы да, бертигез дәрәҗәдә сак, ипле мөгамәлә дә, бердәй дәрт-темперамент та була алмый. Гаиләдә берәү өстенлек итә – акыл-хәйлә көче белән идарә итә, ә икенчесе аңа буйсына, берсе күбрәк көч-куәт сарыф итә, икенчесе аңа аркалана, берәү әйдәп бара, икенчесе иярә. Һәм нәкъ шундый гаиләдә генә иминлек «Бәхетсез булдым инде...» Шундый язмалар була – без аны «аягы белән килеп кергән» дибез. Кем турында булса да язарга хыялланып йөрисең-йөрисең, гел җае чыкмый. Һәм кинәт... шалт, йә ул кеше үзе килеп керә, йә кем дә булса аның турында язып китерә. Бу да шундый бәхетле язмаларның берсе. «...Шекспир әсәрләрендә уйнармын дип яшәдем» 2014 елның 10 мартында Татарстанның халык артисты Хәлил Мәхмүтовка 75 яшь булыр иде. Инде менә синең көз дә җитә, Үзе килә, көтеп алмадың. Чәчләреңә көмеш сирпелсә дә, Горур булдың, бүрек салмадың. Йөрәгеңне сал син учларыма... Сәнгать институтының беренче курсын тәмамлагач армиягә алынган Зөфәрнең, ике елдан әйләнеп кайтып, укуын инде яңа курсташлары белән дәвам итәргә ниятләп аудиториягә аяк баскан мәлдә бер сылуга карап абына язуын, шуннан группадаш егетләрен: «Бу кызга өмет тотмагыз, ул минеке булачак!» − дип кисәтүен hәм соңгы курска житкәч, ниһаять, шул асыл зат белән кавышуларын сөйләп тә торырга җыенмыйм, чөнки сезнең боларны инде ишеткәнегез бар. Арагызда ишетми калганнар булса, Хужа Насретдин әйтмешли, белгәннәрегез белмәгәннәргә сөйләр. Карт буйдакның өйләнү кыйссасы Аты: Мөхлисулла углы Рабит Батулла Кушаматы: Турай, Алтатар. Пәйда булган вакыты: 1938 елның 26 март көне Иҗтимагый хәле: авыл мөгаллиме гаиләсендә дөньяга килгән, 3 тапкыр өйләнеп караган. Беренче хатыны белән никахсыз. Әмма загслы тормыш корган. Никах укытырга һәм балаларны татарча тәрбияләүгә риза булмаганга күрә, хатыны аны аерган. Икенче хатыны белән никах укытып өйләнгән, тик загслы булмаган. Бу хатыны: «Болай гына торыйк, нигә ул загс» дигәч, Батулла «болай гына торуны» хупламыйча, аерылган Төштә кайнанасын күргән ханым һәм хатынына мөкиббән ир Бу гаилә турында мин моннан берничә ел элек тә язган идем. Сәхнәдә тудырган образына соклана торгач, аларның тормыш-көнкүреше белән дә танышып, шул турыда бу икәүне яраткан тамашачы-укучыларыбызга да сөйләгән идем. Ул язмам да болай тәмамланган икән: «...Алсуны мин уналты еллап беләм. Ул тудырган һәр образга сокланам. Бу юлы мин аның пар канатлы, сөекле ир хатыны, бәхетле әни, әйбәт хуҗабикә була белүенә сокландым. Әгәр дә миннән: «Бәхетле гаилә нинди була ул?» – дип сорасалар, «Алсу белән Илдарныкы кебек» диячәкмен...» Әйе, әлеге юлларны мин туксан берне каршылау алдыннан язганмын. Ә бу еллар эчендә кайберәүләр «демократия» дияргә яраткан зилзилә җилләре һәр гаиләнең ишеген… В началоНазад12345678910ВперёдВ конец Страница 1 из 36