100 header

Якыннан килеп кара

К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының «Яшерен эзләр» (Х.Вахит) спектакленнән күренеш
Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театрының «Гүзәлем Әсәл» (Ч.Айтматов) спектакленнән күренеш
«Әкият» татар дәүләт курчак театрының «Принцесса Крапинка» (Анни Шмидт, Э.Гыйлемханова инсц.) спектакленнән күренеш
Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының «Тормышмы бу?» (Г.Исхакый) спектакленнән күренеш
В.Качалов исемендәге рус драма театрының «Бег» (М.Булгаков) спектакленнән күренеш
Яр Чаллы татар дәүләт драма театрының «Бер мәхәббәт кыйссасы» (Т.Миңнуллин) спектакленнән күренеш
К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының «Алай түгел, болай ул» (Т.Миңнуллин) спектакленнән күренеш
С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрының «Яшенле яңгыр» (А.Островский) спектакленнән күренеш
Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының «Килмешәк» (С.Гаффарова) спектакленнән күренеш
Т.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театрының «Анам кыры» (Ч.Айтматов) спектакленнән күренеш

Хәбәрләр

Яңа мәкаләләр

Татар театры нинди юл белән барырга тиеш? Әлеге сорау татар театры барлыкка килгәннән бирле көн кадагында булып, әледән-әле җитди бәхәсләргә дә китерә. Соңгы вакытта татар театрының торышы, бүгенгесе һәм киләчәге турында бәхәсләр көчәеп китте. Моның үзара тыгыз бәйләнгән ике сәбәбе бар: берсе — театрларда эзләнүләр, төрле экспериментлар, төрле якка чарпаланулар күзәтелеп, аның бүгенге торышы белән тулысынча канәгать булмау; икенчесе — милләтнең теле, мәдәнияте, менталь сыйфатлары сагында торган театрның киләчәктә дә милли йөзен саклап калуына ирешү турында уйланулар чагылышы. 9 август көнне Буа дәүләт драма театрында үткәрелгән театр лабораториясенә йомгак ясау да әлеге бәхәсләрдә чагылган сорауларга җавап эзләү булып торды. Рус телендә «Буинская Талия» дип аталган чара икенче тапкыр үткәрелә. Әлеге проектның авторы — Г.Камал исемендәге театрның әдәби бүлек мөдире Нияз Игъламов,…
Уйнаган күптөрле образлар арасында төрлесе — әйбәтләре, искиткеч уңышлылары, уртачалары да булырга мөмкин. Ләкин төрле яшьтәге, төрле һөнәрдәге, төрле милләттәге кешеләрне сурәтләгән образлар арасында сирәк очрый торган энҗе бөртеге кебек бер герой аерылып тора һәм ул образ милли сәхнәдә генә түгел, бөтен илебез театр сәнгатендә вакыйга буларак кабул ителә. Теләсә кайсы актёр, әгәр дә үзенең озын иҗат юлында язмышның чын бүләге булырлык мондый образ белән бер генә мәртәбә очрашса да, үзен бәхетле дип санар иде. Шәүкәт Биктимеров үзен бик бәхетле дип саный ала. Язмыш аны хыялланырга гына мөмкин булган сәхнә герое белән очраштырды. Мин, әлбәттә, Әлдермеш авылының танылган Әлмәндәрен күз алдында тотам. Актёр театрда «Әлдермештән Әлмәндәр» пьесасын укыгач, нәрсә уйлаганын болай дип искә төшерә: «Туфан бай актёр материалы булган яхшы пьеса язган. Әйбәт…
«Артистлар күп, ләкин ул берәү...» Кем турында сөйлиләр икән дип баш ватмагыз, «берәү» — Салават булыр! Җырчының утызынчы юбилей концерт сезоны башланыр алдыннан игълан-белдерүләрдә әнә шундый сүзләр яңгыраган иде. Бәгъзеләрнең моңа эче дә пошты, билгеле. Янәсе, ә без икәүме, өчәүме яки йөзәүме, кыскасы, без көтүме? Татар көнләшмәсә, тынычлап йоклый мени! Мөгаен, Салаватның «берәү» дип аталырга хакы да бардыр. Өч дистә ел сәхнә тот әле син! Үзе нәзберек, үзе чуар тамашачыңны биздермә, һаман яраттыр, һаман сокландыр әле! «Залларны тутыр!» дип өстәргә базмыйм. Кем-кем, эре-эре оешма җитәкчеләре белән дуслаша белгән, мөнәсәбәтләрне көйли белгән иҗатчы өчен «алма төшәрлек тә урын калдырмау» проблема түгел. «Популярлык миннән мәңге китмәячәк. Ул минем белән гомерлеккә, чөнки мин эшлим, ат кебек үз йөгемне тартам. «Салават» эстрада театры гастрольләргә иң…
Каллиграф, график, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Нәҗип Фәйзрахман улы Нәккашка (Исмәгыйлевкә) 70 яшь тулды. Нәҗип аганы олуг юбилее белән ихластан котлыйбыз!   Зиннур ХөсниярНӘҖИБ НӘККАШКӘОлуг юбилее уңаеннанБабалардан калган шамаилләрТоныкланган вакыт җиленнән.Ходай рухы - иман көзгесе улТамырланган Болгар иленнән - күңелләргә кереп уелган да,диварларга безнең эленгән.Ходай сүзе диварларда безнең,Адәм белән Һава яшьтәше.Иманнардан дога үрә торганҺәр милләтнең булсын Нәкькаше!Нәкькашне дә назәкатьле иткәнБула берәр Нәҗиб Нәккаше.Шул турыда килә бик сөйлисе,Шушы хакта килә әйтәсе.Баш өстендә шамаилләр тора,Диварларда - Аятөл көрси.Фәрештәләр аңа әйтеп тора.Ә калганын йөрәк үзе эшли.Дөнья бүген сыңар догасыз бит.Яңартасы иде иманны!Җанындагы яшерен догасынДиварларда күрәм мин аның!..Нәкькашне…
Туфан Миңнуллин — гаҗәп талант иясе. Берсеннән-берсе оста, талантлы сәхнә әсәрләре тудырган шәхес. Ходай аңа оригиналь фикерләү сәләтен, тормышны өйрәнә белү тырышлыгын, аны чагылдыру осталыгын бер дә кызганмый биргән.Заманыбызның, тормышның кайсы ягына гына кагылмасын, Туфан аны үзенчә күрә, үзенчә бәяли һәм халык күңеленең иң нечкә кылларын тибрәндерерлек итеп сурәтли белде.  Аның һәр әсәрендә әллә никадәр табыш бар. «Әлдермештән Әлмәндәр», «Моңлы бер җыр», «Үзебез сайлаган язмыш», «Әниләр һәм бәбиләр», «Гөргөри кияүләре» һәм башка бик күп спектакльләр — болар бит татар тормышының энциклопедиясе. «Әлдермештән Әлмәндәр», гомумән, мәңгелек, классик әсәр. Туфан, икенче яктан, татар сәхнә сәнгатенең, иң бай, иң мул, иң үзенчәлекле иҗат чыганагы. Татар театры сәнгатен ул әйдәп барды дисәк тә һич артык булмас. Галиәсгар Камал, Мирхәйдәр Фәйзи, Кәрим Тинчуриннар традицияләре Туфан әсәрләрендә дәвам итә. Дөньяда яшәүнең…
Тормышымны яңадан башлау мөмкинлеге бирелсә, ул очракта мин Вәлине генә эзләр идем. Язмышыма сөйгәнем Вәли белән очраштырганы өчен бик рәхмәтлемен.Тормышымны яңадан башлау мөмкинлеге бирелсә, ул очракта мин Вәлине генә эзләр идем. Аның кебек зирәк, миһербанлы, сабыр, акыллы кеше юк сыман. Вәли белән «Мәхәббәт» дуэтыбызны яңартырга теләгебез бар, парлап башкарган җырга клип та төшерәсебез килә, ләкин вакыт җиткерә алмыйбыз. Иң беренче чиратта без әти-әни, шуңа күрә вакытында балаларыбызга яхшы белем, нигезле тәрбия бирергә бурычлы булуыбызны аңлыйбыз.Мин үскәндә барлык дәрестән тыш түгәрәкләр үзем укыган Түбән Кама шәһәренең 2 номерлы гимназия базасында булганлыктан, уңайлы иде. Улыбыз Мөхәммәтнең дә тавышы бар, матур җырлый, ләкин хәзер, яшь үзенчәлеге белән бәйле булгангамы, ояла башлады. Ул эзләнә, бер генә кызыксынуына да каршы килмибез: бассейнга, акробатикага язылдык, хоккей, футбол…

© 2015-2019 Сетевое издание Сәхнә-Сцена.Все права защищены.

© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом. Перепечатка, воспроизведение и распространениев любом объеме информации, размещенной на сайте, возможна только при наличии письменного согласия редакций СМИ.

Создано при поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям РТ.

Наименование СМИ: Сәхнә-Сцена (sahne.ru). Сайт зарегистрирован ФЕДЕРАЛЬНОЙ СЛУЖБОЙ ПО НАДЗОРУ В СФЕРЕ СВЯЗИ, ИНФОРМАЦИОННЫХ ТЕХНОЛОГИЙ И МАССОВЫХ КОММУНИКАЦИЙ (РОСКОМНАДЗОР). Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77 – 69870 от 29.05.2017 г.

Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». Адрес: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2

Адрес редакции: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2, 7 этаж.Телефон редакции +7 (843) 222-05-40 (1610), e-mail: saxna@mail.ru .

Главный редактор: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович (Зиннур Хуснияр).

О фактах коррупции просим сообщать по адресу saxna@mail.ru .

Антикоррупционная политика

Политика о персональных данных

Настоящий ресурс может содержать материалы 12+