Сәнгать гөлен кырау алмый Йөзләреннән һәрвакыт кояштай якты нур сирпелгән мөлаем артист Вера апа Минкина белән очрашканда аның һаман җор телле, шаян булуы сокландыра. Аны әле һич кенә дә гомеренең туксанынчы көзен каршыларга җыена димәссең. «Йөзгә җитәсе кешеләрнең исемлеген төзесәләр, аның башында үзем торачакмын», — диде ул шаяртып. Үзенең туган ягы Чистай районы Бахта авылындагы әбиләрнең балачактан ук аңа озын гомер юраулары да исеннән чыкмый. Заманында сәхнәдә «Банкрот» спектаклендә уйнаганнан соң, Вера авылдашлары арасында «кечкенә артист»ка әйләнеп куя. Бервакыт ат белән күрше авылга барганда Верага әтисе: «Минем улым да юк, син, олы кыз буларак, фамилияңне үзгәртмәссең, яме», — ди. Әйе, гомер буе Вера Минкина… Берәү генә... (тамашадан соң уйланулар) «Артистлар күп, ләкин ул берәү...» Кем турында сөйлиләр икән дип баш ватмагыз, «берәү» — Салават булыр! Җырчының утызынчы юбилей концерт сезоны башланыр алдыннан игълан-белдерүләрдә әнә шундый сүзләр яңгыраган иде. Бәгъзеләрнең моңа эче дә пошты, билгеле. Янәсе, ә без икәүме, өчәүме яки йөзәүме, кыскасы, без көтүме? Татар көнләшмәсә, тынычлап йоклый мени! Мөгаен, Салаватның «берәү» дип аталырга хакы да бардыр. Өч дистә ел сәхнә тот әле син! Үзе нәзберек, үзе чуар тамашачыңны биздермә, һаман яраттыр, һаман сокландыр әле! «Залларны тутыр!» дип өстәргә базмыйм. Кем-кем, эре-эре оешма җитәкчеләре белән дуслаша белгән, мөнәсәбәтләрне көйли белгән иҗатчы өчен «алма төшәрлек тә урын калдырмау» проблема түгел. «Популярлык миннән мәңге китмәячәк. Ул минем белән гомерлеккә, чөнки мин эшлим, ат кебек үз йөгемне тартам. «Салават» эстрада театры гастрольләргә иң… Һәр милләтнең булсын Нәккаше! Каллиграф, график, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Нәҗип Фәйзрахман улы Нәккашка (Исмәгыйлевкә) 70 яшь тулды. Нәҗип аганы олуг юбилее белән ихластан котлыйбыз! Зиннур ХөсниярНӘҖИБ НӘККАШКӘОлуг юбилее уңаеннанБабалардан калган шамаилләрТоныкланган вакыт җиленнән.Ходай рухы - иман көзгесе улТамырланган Болгар иленнән - күңелләргә кереп уелган да,диварларга безнең эленгән.Ходай сүзе диварларда безнең,Адәм белән Һава яшьтәше.Иманнардан дога үрә торганҺәр милләтнең булсын Нәкькаше!Нәкькашне дә назәкатьле иткәнБула берәр Нәҗиб Нәккаше.Шул турыда килә бик сөйлисе,Шушы хакта килә әйтәсе.Баш өстендә шамаилләр тора,Диварларда - Аятөл көрси.Фәрештәләр аңа әйтеп тора.Ә калганын йөрәк үзе эшли.Дөнья бүген сыңар догасыз бит.Яңартасы иде иманны!Җанындагы яшерен догасынДиварларда күрәм мин аның!..Нәкькашне… "Курчак театры - изге урын" Татар дәүләт курчак театрының әйдәп баручы артисткаларыннан берсе — Миләүшә Муса кызы Фәйзрахманова бу көннәрдә үзенең гомер бәйрәмен билгеләп үтә. Ул Татарстанның Биектау районы Бикнарат авылында туып үсә. Күршедәге Зур Битаман урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Казан театр училищесында белем ала. Читтән торып Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтын тәмамлый. 1989 елдан Татар дәүләт курчак театрында хезмәт итә. Танылган артистканың әдәби тәнкыйтьче Әлфәт Закирҗанов белән әңгәмәсен тәкъдим итәбез. –Миләүшә, син курчак театры дигән үзенчәлекле дөньяга ничек килдең? — Кечкенәдән җыр-биюне яратып, концерт-фестивальләрдә, конкурсларда катнашып үстем. Спектакльләрдә, бигрәк тә кечкенә күләмле скетчларда уйнавым әле дә күз алдымда тора. Мәктәп елларында уйнаган… Язмыш Адәм балаларының язмышлары төрлечә була дигән гыйбарәгә ничек ышанмыйсың: егерме йортлы кечкенә генә бер авылдан чыккан ике артист 40 ел буена Г.Камал исемендәге Академия театрында эшләсен әле. Болардан берсе — Нәҗибә ханым Ихсанова, икенчесе мин идем. Безгә кайда да булса укырга кирәк ич инде дип, үзебезне Казанга, институтка укырга керергә әзерлибез. Моның өчен колхоздан справка алырга кирәк. Сине колхоз укырга җибәрергә рөхсәт бирә дип. Колхоз председателе Канәгать абый артыннан басуда, сөргән кара җирдә: «Канәгать абый! Канәгәть абый! Зинһар, справка бир инде», — дип елый-елый Нәҗибә белән чапканым әле дә хәтеремдә. Ул, ат өстеннән генә: «Әгәр без сезне колхоздан җибәрсәк, монда эшләргә кем кала?» — дип, котыбызны алган иде. Рәхмәт инде, бик ялынгач, язып бирде. Минем бәләкәй чагымда авылыбызда… ИСЕМНӘРЕ ДАНИЯ Ул — Камал театры артисты. Таланты — кояшлы яңгыр төсле. Үзе җитез, моңлы, ягымлы, образга керә, яши, ышандыра. Дания Нуруллина катнашкан күптөрле спектакльләрне карагач, мин шундый фикергә килдем һәм үземнең утыз ел буена алып бара торган көндәлегемә шулай кыскача гына язып куйдым. Камал театры сәхнәсендә Мостай Кәримнең «Ай тотылган төндә» трагедиясе бара. Дания топ рольдә — Шәфәкъ образын иҗат итә. Биредә шамакайланып та, тавышың белән уйнап та, боргаланып-сыргаланып йөреп, кеше көлдереп тә булмый. Шәфәкъне спектакль азагында авылдашлары караңгы далага, ач бүреләр янына озаталар. Әмма аңарчы әле аның мәхәббәте, җаннарны айкап ала торган мәхәббәте бар. Адәм баласының тирән кичерешләрен, күңел тибрәнешләрен… АЙДАР ХАФИЗОВ: «АРТИСТ БУЛУ — ЗУР ҖАВАПЛЫЛЫК УЛ» Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Айдар Хафизов исеме театр сөючеләргә яхшы таныш. Илле елга якын Г.Камал театрында хезмәт куеп, ул сәхнәдә күпсанлы кабатланмас образлар иҗат итә, үзенең йомшак тавышы, ихласлыгы, гадигадәтилеге һәм үзеннән бөркелгән җылылыгы белән тамашачыларның олы мәхәббәтен казана. Әдәби тәнкыйтьче Әлфәт Закирҗановның түбәндәге очеркында 75 яшен тутырган артистның шәхес һәм иҗатчы буларак серләре ачыла. Халык акылы — таяныч... Без Айдар Хафизовның зәвык белән җиһазландырылган иркен фатирында очраштык. Истәлек-хатирәләр белән тулы әңгәмә аның туган ягын, әти-әнисен, балалык һәм яшүсмерлек елларын искә төшерүдән башланып китте. Кешенең кем һәм нинди булуы күп очракта аның туган җире, гаиләсе, балачагы үткән мохит һәм… Аны халык ярата Туфан Миңнуллин — гаҗәп талант иясе. Берсеннән-берсе оста, талантлы сәхнә әсәрләре тудырган шәхес. Ходай аңа оригиналь фикерләү сәләтен, тормышны өйрәнә белү тырышлыгын, аны чагылдыру осталыгын бер дә кызганмый биргән.Заманыбызның, тормышның кайсы ягына гына кагылмасын, Туфан аны үзенчә күрә, үзенчә бәяли һәм халык күңеленең иң нечкә кылларын тибрәндерерлек итеп сурәтли белде. Аның һәр әсәрендә әллә никадәр табыш бар. «Әлдермештән Әлмәндәр», «Моңлы бер җыр», «Үзебез сайлаган язмыш», «Әниләр һәм бәбиләр», «Гөргөри кияүләре» һәм башка бик күп спектакльләр — болар бит татар тормышының энциклопедиясе. «Әлдермештән Әлмәндәр», гомумән, мәңгелек, классик әсәр. Туфан, икенче яктан, татар сәхнә сәнгатенең, иң бай, иң мул, иң үзенчәлекле иҗат чыганагы. Татар театры сәнгатен ул әйдәп барды дисәк тә һич артык булмас. Галиәсгар Камал, Мирхәйдәр Фәйзи, Кәрим Тинчуриннар традицияләре Туфан әсәрләрендә дәвам итә. Дөньяда яшәүнең… ЭШ АТЫ — ПРАЗАТ Бу сөйләшү танылган режиссёр Празат Исәнбәт өендә булды, мин бу очрашуны видеога язган идем, әңгәмә шул тасмадан күчерелде. Батулла. Празат абый, иң беренче эш итеп, исемең турында сөйләшеп алыйк әле. Татарда бик сирәк очрый торган исем… Празат. Ие, әтием аңлата торган иде, әтием ул исемне фарсы теленнән алган. Ул ике өлештән тора. «Пөр» белән «азат». Тулы азатлык иясе, дигән сүз. Әтием минем тулы азатлыкка ирешүемне теләгәндер, мөгаен. Батулла. Синдә «эш аты» дип әйтерлек бер хосусият бар. Кемдер куярга алынмаган пьеса, ташландык пьеса, хәтта күп кешегә ошамаган пьеса, ләкин темасы белән ниндидер бер датага туры килә, куярга кирәк. Син гадәттә «ошамый» дип тормыйсың, җиң сызганып эш башлыйсың. Һәм, әйтергә кирәк, шул үги пьесадан кеше карарлык спектакль ясап чыгара торган… “Мин күкне сайлыйм” авиашоу бәйрәменнән фоторепортаж “Мин күкне сайлыйм” авиашоу бәйрәмендә 17 һава судносы катнаша. Бу хакта бәйрәмгә багышланган матбугат конференциясендә җәйге динамика буенча Татарстан үзәк аэроклубы җитәкчесе урынбасары Сергей Логвиненко хәбәр иткән иде. Фото: редакция Мин матурлыкка гашыйк! Тормышымны яңадан башлау мөмкинлеге бирелсә, ул очракта мин Вәлине генә эзләр идем. Язмышыма сөйгәнем Вәли белән очраштырганы өчен бик рәхмәтлемен.Тормышымны яңадан башлау мөмкинлеге бирелсә, ул очракта мин Вәлине генә эзләр идем. Аның кебек зирәк, миһербанлы, сабыр, акыллы кеше юк сыман. Вәли белән «Мәхәббәт» дуэтыбызны яңартырга теләгебез бар, парлап башкарган җырга клип та төшерәсебез килә, ләкин вакыт җиткерә алмыйбыз. Иң беренче чиратта без әти-әни, шуңа күрә вакытында балаларыбызга яхшы белем, нигезле тәрбия бирергә бурычлы булуыбызны аңлыйбыз.Мин үскәндә барлык дәрестән тыш түгәрәкләр үзем укыган Түбән Кама шәһәренең 2 номерлы гимназия базасында булганлыктан, уңайлы иде. Улыбыз Мөхәммәтнең дә тавышы бар, матур җырлый, ләкин хәзер, яшь үзенчәлеге белән бәйле булгангамы, ояла башлады. Ул эзләнә, бер генә кызыксынуына да каршы килмибез: бассейнга, акробатикага язылдык, хоккей, футбол… ТЕАТР ДӨНЬЯСЫ ДА БИК ЯКЫН МИҢА Барлык булмышы белән сәхнә өчен туган затлар була, Гөлназ Гафурованы да шундыйлардан дип исәплим. Беркайчан да карьера ясауны тормышта беренче урынга куймадым, ди җырчыбыз. Ләкин табигать биргән сәләтләрен үстерүдә тырышлыклары күренеп тора. — Гөлназ, җырчы булу балачак хыялың идеме? — Чыннан да, бала чакта күпләрнең якты теләге җырчы булудыр ул. Мин дә искәрмә түгел.Ләкин рәсем ясауны күбрәк яраттым, дизайнер булырга хыялландым. Мәскәүгә модельер-дизайнерлыкка укырга керергә теләгем бар иде. Күп кенә күлмәкләрем үземнең сызымнар буенча тегелгән, сабакташларыма да төрле кием фасоннары ясап бирә идем. Түбән Камада сәнгать мәктәбендә укыдым. Шулай ук бию белән шөгыльләндем, музыка мәктәбендә фортепианода уйнау серләренә төшендем, нәкъ менә шул чорда укытучым Луиза Шакирҗан кызы миндә җырлау сәләте барлыгын күреп алды, шул юнәлешкә кереп… Күпкырлы талант иясе Ул күптән инде халык арасында абруй яулады. Сүз нинди генә эшкә алынса да, зур уңышларга ирешкән Россиянең атказанган,Татарстанның халык артисткасы, Н.Җиһанов исемендәгеКазан дәүләт консерваториясе доценты һәм җыр укытучысы Клара Әкрам кызы Хәйретдинова турында бара. Мондый күпкырлы талант ияләре сирәк туа. Әгәр Клара ханым иҗатын фәкать эстрада жанры белән генә чикләсә дә, иң популяр җырчы сыйфатында хәтердә калыр иде. Без әле аны тагын ил һәм дөньякүләм танылган опера җырчысы буларак та беләбез. Соңгы ике дистә елда Клара Әкрам кызы яшь талантлар тәрбияли.Бу юнәлештә дә аның хезмәте мактауга лаек: шәкертләре ил һәм дөнья сәхнәләрен яулап, яраткан остазларына дан китерә. «Авыл кызы булып үстем!» — Мин урта белемне 8 мәктәптә укып алдым, — дип сүз башлады Клара Әкрам кызы. — Сәбәбе шул: төрле җаваплы эшләр башкарган әнием белән авылдан-авылга йөреп укыдым. Шуңа… В началоНазад234567891011ВперёдВ конец Страница 7 из 36