Театр - яктылыкка, нурга илтә. Кире юлга җибәрми, уңга илтә. 
(Габдулла Тукай)

Понедельник, 02 февраля 2015 06:47 // Прочитано 1328 раз

"...кулдагы чыпчык хәерлерәк"

Күптән түгел Г.Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры «Әкият» балалар үзәгендә М.Фәйзи әсәре буенча куелган «Галиябану» спектакле белән чираттагы иҗат фасылын ачты.

Бу спектакль элеккегесенә   караганда да матуррак булып чыккан кебек тоелды. Гомумән, Г.Кариев театры бүген ничек яши, аның киләчәккә теләкомтылышлары нинди? Бу сорауга җавап алыр өчен без театрның баш режиссеры, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Россиянең атказанган артисты Ринат Әюпов белән очраштык.

– Ниһаять, сукбай тормышта интегүләребез артта калды, театрыбыз тулы көченә эшли башлады, – дип башлады ул сүзен. – Әйтергә кирәк, йортсыз тилмергән арада кайбер спектакльләребез уйналмый торды. Ә спектакль уйналмаса, аңа билгеле бер дәрәҗәдә хилафлык килә. Шуңа күрә бүгенге көндә беренче бурычыбыз – репертуарыбызны яңарту һәм яңа сәхнәгә җайлаштыру. Һәм бу җәһәттән без байтак эш башкардык. Бүгенге көндә яңа сәхнәне өлешләп күтәрү механизмы булмау сәбәпле, «Сак-Сок» һәм «Король Лир» спектакльләрен генә җайлаштырып булмады. Әмма озакламый аларны да тамашачыга кайтару чарасын табарбыз, иншаллаһ. Гомумән, озак еллар уйналган һәр спектакльне ара-тирә яңартырга кирәк, чөнки заман үзгәрә, артистларның да хис-кичерешләре баеганнан-байый бара. Режиссерларга да күптән куелган спектакльләрдә кайбер өлешләр артык тоелырга мөмкин. Нәтиҗәдә, спектакль бөтенләй яңа темп-ритм ала. Артистлар да яңа куелышта тагын да кызыксыныбрак уйный. «Галиябану»ны гына мисалга алыйк. Хәзерге заманда ул моннан 30-40 ел куелган рәвешендә уйнала алмый, әлбәттә, чөнки заман нык үзгәрде. Әмма айпад, айфоннар заманында яшәгән бала «Галиябану»ны ошатсын өчен аны ничек куярга соң? Элек яшьләр кичке уеннарда такмак әйтешеп, шулар аша бер-берсенә хис-кичерешләрен белдерә торган булган. Ә хәзерге яшьләр смс алыша. Баксаң, такмак шул ук смс ул. Спектакльдә кичке уен күренешен җәелдеребрәк күрсәтүем дә шуннан килә. Менә шундый кызыклы параллельләр үткәрергә була.

– Ринат әфәнде, түбәле булуыгызга без дә бик шат. Ә киләчәктә бина мәсьәләсе ничек чишелер икән?

– Иң элек шуны әйтергә кирәк, хакимиятебез, аерым алганда, Мәдәният министрлыгы безне «Әкият» балалар үзәгенә урнаштырып бик акыллы эшләде, рәхмәт җитәкчеләребезгә. Ник дигәндә, биредә әле файдаланып өлгермәгән буш мәйданнар байтак. Аларны белеп файдалансаң, безнең театрга рәхәтләнеп биредә төпләнеп калырга була. Артистларыбыз иркен, якты, җылы грим бүлмәләренә кереп урнашкач тагын да илһамланыбрак, яңа рух, яңа дәрт белән иҗат итә башлады. Үземне дә канатлар үскәндәй кебек хис итәм. Тамаша залы да нәкъ менә безнең театр өчен уйланылган кебек. Яшьләр театры, билгеле инде, яшь тамашачы мәнфәгатен истә тотып иҗат итәргә тиеш. Ә яшьләр яңалык, кызыклы табышлар ярата. Тамаша залында утыргычларның идәнгә беркетелмәве дә безнең файдага. Өстәвенә, 150 кеше урнашырлык балкон бар. Кыскасы, тамаша залын әле болай, әле тегеләй үзгәртеп, спектакльне сәхнәдән генә түгел, тамашачы янында да уйнап, әллә нинди тәҗрибәләр үткәрергә була. Җыеп кына әйткәндә, һавадагы торнаны тотарга талпынганчы, безгә булганын ычкындырмау хәерлерәктер, чөнки элеккеге Офицерлар йорты театр өчен бөтенләй җайлашмаган. Аны җайлаштыру яңа бина төзүгә тиң булачак. Яшьләр театрын «Әкият» балалар үзәгендә калдыру әзрәк чыгым белән театрны йортлы итү булыр иде.

– Ике театрның бер бинада урнашуы кыенлыклар тудыр мыймы соң?

– Без биредә инде бер ел эшлибез. Вәли дә, Гали дә үз эшендә, дигәндәй, дөресен генә әйткәндә, курчак театры белән очрашканыбыз да юк. Аннары ике театрның да максаты бер – яшь буынга рухи тәрбия бирү, шуңа күрә бер бинада эшләвебез табигый да. Яшьләр театрының «Әкият» балалар үзәгендә төпләнеп калу турындагы фикерне күптән түгел бер очрашканда Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тә хуплады. Бу акыллы уйланылган супермаркет системасына охшаш, диде ул. Чыннан да, ни өчен халык супермаркетларга бик теләп йөри? Чөнки аларда күп мөмкинлекләр каралган. Бер урында ризык, кием алырга, кино карарга, баланы уйнатырга була. «Әкият» тә тулы канлы балалар үзәгенә әверелер иде.

– Театр сукбайлыкта йөргән арада Казан тамашачысы эзегезне югалткан булуы да мөмкин.

– Иң сөендергәне шул – «Әкият» балалар үзәгендә бер ел эшләү дәверендә тамашачы театрыбызның яңа йортына ияләшеп өлгерде. Билгеле булганча, репертуарыбызда өлкән тамашачылар өчен дә спектакльләр бар. Көндез балалар, яшьләр өчен тамашалар куйсак, кичләрен аларның ата-аналарын, әби-бабаларын спектакльләребезгә чакыра алабыз. Киров районында Алафузов театрында урнашканда бу шактый кыен иде, чөнки тамашачы кичләрен аннан кайта алмыйча интекте. Хәзер исә спектакльдән соң кайту да уңайлы.

– Ринат әфәнде, сезне төрки тамырларыбызга, мили спектакльләргә йөз тотучы режиссер буларак беләбез. Сез куйган «Сак-Сок», «Печән базары» спектакльләре Бишкәктә «Арт-Ордо» фестивалендә дә зур бәя алды. Киләчәктә тамашачыны нинди матур спектакльләр белән сөендерергә ниятлисез?

– Бу җәһәттән театрыбызның дуслары, хезмәттәшләребез Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев һәм директоры Илфир Якуповка бик рәхмәтлебез. Алар безнең театрга әзәрбайҗан дастанының бер бүлеген куярга тәкъдим ясады. Бәхетебезгә, театрыбыз Татарстан Театр әһелләре берлегенең грантын отты. Спектакльне шул акчага куябыз. Гомумән, Камал театры җитәкчелегенә рәхмәтебез бик зур, чөнки сукбайлыкта йөргән чакта алар безгә ярты ел дәвамында кече залда спектакльләр күрсәтү мөмкинлеге тудырды һәм моның өчен бездән бер тиен акча сорамадылар. ТӨРКСОЙ халыкара оешмасы Төркиянең Конья шәһәрендә 12 төрки ил катнашында театр фестивале үткәрергә әзерләнә. Анда һәр көн саен «Коркыт бабай китабы» тарихи дастанының берәр бүлеге күрсәтеләчәк. Спектакльдә огызлар һәм кяферләр арасында барган сугышлар чорында Айрыз батырның үз әтисен әсирлектән коткаруы турында бәян ителгән. Сәхнәдә юрта корачакбыз. Түгәрәк буйлап озынча мендәрчекләрдә утырып йөзләп тамашачы урнашачак. Музыкантларга кушылып чичән үзенең бәянын башлап җибәрер. Спектакльнең рәссамы – Бөгелмә дәүләт рус драма театрының рәссамы Валерий Яшколов.

– Ел дәвамында тагын нинди премьералар каралган?

– 22 декабрьдә нәни тамашачыларга Т.Миңнуллин әсәре буенча куелган «Әйт әле, күбәләк» музыкаль мистериясен тәкъдим итәргә әзерләнәбез. Исеменнән үк аңлашылганча, ул олуг шагыйребез Габдулла Тукайның балачагы турында. Аның музыкасын яшь композитор Эльмира Галимова, сәхнә бизәлешләрен күренекле театр рәссамы Сергей Скоморохов иҗат итте. Бала кичерешләрен хатын-кыздан да шәбрәк белүче юктыр, дип Апуш роленә Алия Кәлимуллина һәм Гөлназ Галимуллинаны билгеләдек. Спектакльдә алты-җиде кешелек оркестр да уйнаячак. «Әйт әле, күбәләк», «Зәйтүнәкәй», «Печән базары» спектакльләре олуг шагыйребез Габдулла Тукайга багышланган үзенә күрә трилогия булачак. Һәм без аны апрельдә Тукай көннәрендә тамашачыларыбызга трилогия буларак тәкъдим итәргә ниятлибез. Киләсе елда Татарстанның атказанган артисты Халидә Сөнгатуллинаның гомер бәйрәме уңаеннан драматург Рабит Батулланың «Кичер мине, әнкәй» пьесасын сәхнәләштерергә ниятлибез. Нәкый Исәнбәтнең «Портфельле кияү» әсәрен кую да күздә тотыла. Ә Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан И.Сираҗи инсценировкасы буенча куелган «Газинур», Ф.Галиевнең каһарман-шагыйрь Муса Җәлил әсәрләренә нигезләнгән «Җырларым» һәм Р.Шәриповның хәзерге заманда сугыш ветераннарының тормышын тасвирлаган «Көзебезнең язы» спектакльләрен яңарту ниятләнелә. Бу спектакльләр Җиңүгә багышланган трилогия булачак. Киләсе иҗат фасылында Габдулла Кариевнең «Артист» пьесасын сәхнәләштерү хыялыбыз бар.

– Яшьләр театрының бүгенге көндә тагын нинди хәл ителмәгән мәсьәләләре бар?

– Спектакльләребез тамашачыларга барып җитсен иде дип хыялланам. Моның өчен Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы белән бергәләп даими эшләү кирәк. Ник дигәндә, театрыбызның бөтен репертуары диярлек мәктәп программасына корылган. Нәкый Исәнбәт, Кол Гали, Габдулла Тукай, Таҗи Гыйззәт, Мирхәйдәр Фәйзи, Туфан Миңнуллин, чит ил классикасыннан Уильям Шеспир һ.б. Безнең театрыбыз студия буларак Мәгариф һәм фән министрлыгы каршында барлыкка килгәнен дә онытмыйк. Совет заманында бу эш бик әйбәт җайланган иде. Мәктәпләрнең спектакльләргә ихтыяҗы зур булды. Г.Камал театрының элеккеге директоры Шамил Закиров 1988 елда Щепкинчыларның икенче чыгарылышы, шул исәптән мин дә Казанга әйләнеп кайткач, юкка гына театр эчендә «Балачак» студиясе оештырмады һәм бездән балалар өчен спектакльләр куйдыртмады. Шунда мин беренчеләрдән булып Н.Исәнбәт әсәре буенча «Былтыр кысты» спектаклен куйган идем. Шулай итеп минем яшьләр театрында эшләвем дә очраклы түгел, диясем килә. Щепкинчыларны искә алуымның тагын бер сәбәбе бар. Билгеле булганча, Россиянең Кече театры каршындагы М.Щепкин исемендәге Югары театр училищесын республикабыздан ике төркем артистлар тәмамлап кайтты. Алар театр сәхнәләрендә бик уңышлы иҗат итте һәм итә. Әмма республикабыздан иң сәләтле балаларны туплап кабат укырга җибәрү кирәк, минемчә. Мәскәүдә уку иҗат офыкларын киңәйтә. Андагы 100 театрның берсенең репертуарын карап чыгу гына да артист өчен зур мәктәп булачак. Щепкин институтына 25 кеше җибәрсәк, аларның биш-алтысы безнең театрыбызга әйләнеп кайтса, бу зур байлык булыр иде.

 




Поделитесь с друзьями

Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

Игъланнар тактасы

Конкурслар

Әти-әниләр һәм мөгаллимнәр өчен махсус кушымта