Якыннан килеп кара

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының «Миркәй белән Айсылу» (Н.Исәнбәт) спектакленнән күренеш
Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының «Әтәч менгән читәнгә» (А.Гыйләҗев) спектакленнән күренеш
Әлмәт Татар дәүләт драма театрының «Әҗәлгә дару бар диләр» (Ж.Б.Мольер) спектакленнән күренеш.
Әлмәт татар дәүләт драма театрының Мария Огнева пьесасы буенча куелган «Адашкан җаннар» спектакленнән күренеш.
Чаллы татар дәүләт театрының «Яратылмый калган ярлар» (Б.Сәләхов) спектакленнән күренеш.
Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының «Гомер буе сине көтәм» (И.Гали) спектакленнән күренеш.
Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачылар театрының «Гашыйклар утравы» (Р.Сәгъди) спектакленнән күренеш
Татар Дәүләт «Әкият» курчак театрының «Бүре җиләге» (Р.Зәйдулла) спектакленнән күренеш
Әлмәт Татар дәүләт драма театрының «Кибет» (О.Жанайдаров) спектакленнән күренеш
С.Өметбаев исемендәге Минзәлә Татар дәүләт драма театрының «Каракүз» (К.Тинчурин) спектакленнән күренеш
Уфа «Нур»Татар дәүләт театрының «Башмагым» (Т.Гыйззәт) спектакленнән күренеш
Туймазы Татар дәүләт драма театрының «Каеннарым белән» (Р.Миңнуллин) спектакленнән күренеш
Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының «Дәрсе гыйбрәттер театр...» (Р.Мөхәмматшин) театраль сәяхәтеннән күренеш
Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының «Агыла да болыт агыла» (Х.Туфан, Т.Миңнуллин) спектакленнән күренеш
Чаллы татар дәүләт драма театрының «Ай тотылган төндә» (М.Кәрим) спектакленнән күренеш

Хәбәрләр

Электрон версиясе

Видео

  • Казанда “Мин күкне сайлыйм” авиашоу бәйрәме узды.Чараның төп максаты -  әлеге һөнәрне популярлаштыру һәм яшь…

Театр киштәсе

Реклама

Яңа мәкаләләр

Понедельник, 02 февраля 2015 06:51 // Прочитано 1021 раз

Буа Татар дәүләт драма театры директоры Раиль Садриев

        Буа Татар дәүләт драма театры директоры Раиль Садриев:
        Безнең ярты гомер тәгәрмәч өстендә уза ич инде – күптән түгел генә менә Ульян өлкәсеннән гастрольләрдән кайтып кердек. Күп кенә шәһәрләрдә «Булса да була икән» спектаклен күрсәтеп, тамашачы күңелен күтәрдек дип беләм.
        Минем исә театрда эшләвемә унике елдан артып китте. Акрынлап формат үзгәртү, күләмнән сыйфатка күчү мәсьәләсенә якын килә башладым кебек. Икенче
төрле әйткәндә – бүтән яссылыкка күчү турында уйланам. Ул болай да шулай килеп чыга кебек – бүленеп бирелә торган финанслар бер нормаль спектакльне чыгаруга гына җитә. Әлбәттә, путаны кысып бәйләп, аз актерлар составы белән генә берничәне дә әзерләп була. Әмма безнең татарның менталитеты шундый бит аның – аңа сәхнәдә бер авыл халкы кадәр кеше уйнавы кирәк. «Зәңгәр шәл»ски әйберләр… Ике-дүрт кешелек спектакльгә йөрергә яратмый безнең халык.
        Формат үзгәртү, дигәннән… Быел Мәскәүдән ике режиссер чакырттым. Алар ярдәмендә яңа сулыш, эзләнүләр туды кебек. Әмма дәүләт театры булсак та, проблемалар да шактый. Перифериядәге театрларның үзәккә үткән проблемасы – актерларның еш алышынып торуы. Яшьләрнең шәһәрдә каласылары килә, бөтен уңайлыгы булса да, район үзәкләренә кайтырга атлыгып торучылар юк. Бу мәсьәлә якын бер-ике елда хәл ителер дип ышанам – яшь актерлар белән ким дигәндә биш
еллык килешүләр төзү мөһим. Алайса, аларга көчеңне түгәсең, өйрәтәсең, тырышасың да – ә ул, капылт, тора да китеп бара…
        Планнарыбыз, яңа премьераларыбыз көтелә – аларга тулы куәткә әзерләнәбез. Параллель рәвештә гастрольләребез дәвам итә. Ул шәһәр-районнардагы
гастрольләр мәсьәләсендә дә дәүләттән аерым программа көтәм әле мин. Дәүләт театрларының һәвәскәр, теләсә нинди районга барып концерт биреп йөрүче җырчыларга караганда аерым бер өстенлеге булырга тиеш дип саныйм. Бу нисбәттән дәүләт контроле, худсоветы булдырылырга тиеш, дип ышанам…
       Эшлибез, эшлибез, эшли-эшли яшибез – бер сүз белән….
Фото: гаилә архивыннан алынды



Поделитесь с друзьями

Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

Филиал АО «ТАТМЕДИА» Редакция журнала «Сәхнә»

Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». Сайт зарегистрирован ФЕДЕРАЛЬНОЙ СЛУЖБОЙ ПО НАДЗОРУ В СФЕРЕ СВЯЗИ, ИНФОРМАЦИОННЫХ ТЕХНОЛОГИЙ И МАССОВЫХ КОММУНИКАЦИЙ (РОСКОМНАДЗОР). Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77 – 69870 от 29.05.2017 г.

Адрес редакции: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2
Телефон редакции +7 (843) 222-05-40 (16-10), e-mail: saxna@mail.ru

Режим работы: Понедельник–пятница с 9.00 до 18:00. Выходные: суббота, воскресенье.
Главный редактор: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович

Частичное или полное воспроизведение материалов журнала «Сәхнә» или сайта sahne.ru возможно только при наличии гиперссылки. 

© 2011 - 2018. Журнал «СӘХНӘ» . Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом. Перепечатка, воспроизведение и распространение
в любом объеме информации, размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
Создано при поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям РТ

Политика о персональных данных

12+