Кемнең кулы барды икән? Вторник, 09 июля 2019 09:20 Күпме гөлдән берәү калган, Анысы да җиргә ауган, Өстендә чык бөртекләре; Чыкк а түгел, күз яшенә Чыланган күк керфекләре. Берәрегез күрмәдеме: Бакчадагы гөлләремне Кайсы өзеп алды икән? Матурлыкка кагылырга Кемнең кулы барды икән?! Хәкимҗан Халиков Тавык нигә суда йөзә алмый? Пятница, 05 июля 2019 11:29 (Легенда ) Имештер, кайчандыр элек Тавыкның тәпие дә каз-үрдәк тәпие кебек бармак аралары ярылы булган да шуңа күрә күлдә бик шәп йөзгән, ди, бу. Үзе һаман мактана: – Мин шәп йөзәм дә, мин шәп йөзәм! Кыт-кыт-кыт, миннән оста беркем юк! – ди икән. Үрдәкнең моңа бик ачуы килгән: – Әйдә, алай булса ярышабыз, – дигән. Тавык әйткән: – Әйдә! Үрдәк шуннан бер хәйлә уйлаган. Күлдәге бер кысланы тоткан да әйткән: – Син су астыннан бар да... Яңгыр, яу ! Четверг, 04 июля 2019 09:14 Яңгыр, яңгыр, яңгыр, яу Көмеш кадак, ука бау... Яу син, яу, килеп кенә, Тыпырдап биеп кенә; Чамасын белеп кенә, Җиргә ямь биреп кенә. Яңгыр, яңгыр, яңгыр, яу. Көмеш кадак, ука бау! Яу син, яу көмеш булып, Безгә гөлҗимеш булып, Зәңгәр чәчәкләр булып, Ал-кызыл мәкләр булып. Яңгыр, яңгыр, яңгыр, яу! Көмеш кадак, ука бау... Җиргә татлы дым булсын, Игеннәр гөрләп уңсын, Бар дөньяга нур бөркеп, Туган җир балкып торсын! Яңгыр, яу! Резеда Вәлиева Фото:... 107 балалар бакчасы чыгыш ясый. ВИДЕО Понедельник, 01 июля 2019 14:54 Җиләкле туңдырма ясыйбыз! ВИДЕО Понедельник, 01 июля 2019 14:12 Мин җәйне шундый яратам! Бигрәк тә су коену, туңдырма һәм җиләкләр ашау ошый. Дускай, бүген сине дә җиләкле туңдырма ясарга өйрәтмәкче булам! Әзерме? Кирәк булачак: - сөт өсте; - җиләкләр; - савыт һәм таякчыклар; 1. Майлылыгы 20 яки 33% булган сөт өсте ал һәм әз генә күперт. 2. Шунда изелгән җиләкләр сал һәм әйбәтләп болгат. 3. Килеп чыккан сыекчаны төрле савытларга сал (таякчыклар кадап куй) һәм 6-8 сәгатькә суыткычка урнаштыр. Татлы җәй исе килеп... Жираф турында кызыклы фактлар. ВИДЕО Понедельник, 01 июля 2019 11:27 Крокодил турында кызыклы фактлар. ВИДЕО Понедельник, 01 июля 2019 11:22 Дөя турында кызыклы фактлар. ВИДЕО Понедельник, 01 июля 2019 11:06 Фил турында кызыклы фактлар. ВИДЕО Понедельник, 01 июля 2019 10:54 В началоНазад123456789ВперёдВ конец Страница 1 из 9