Четверг, 23 ноября 2017 07:29 // Прочитано 507 раз

Шүрәле – табигать сакчысы!

Шүрәле – табигать сакчысы!

Кыз:

Татарстанның нәкъ чигендә

Бар бер авыл – Уразай.

Тукай әкиятендәге кебек

Хәтта “тавыклары җырлай”.

Ул авылның, һич онытмыйм, һәрьягы урман иде,
Ул болын, яшел үләннәр хәтфәдән юрган иде.
Зурмы, дисәң, зур түгелдер, бу авыл бик кечкенә;
Халкының эчкән суы бик кечкенә — инеш кенә.
Анда бик салкын вә бик эссе түгел, урта һава;
Җил дә вактында исеп, яңгыр да вактында ява.
Урманында кып-кызыл кура җиләк тә җир җиләк;
Күз ачып йомганчы, һичшиксез, җыярсың бер чиләк.
Бик хозур! Рәт-рәт тора, гаскәр кеби, чыршы, нарат;
Төпләрендә ятканым бар, хәл җыеп, күккә карап.

Билгеле, бу кап-кара урманда һәр ерткыч та бар,
Юк түгел аю, бүре; төлке — җиһан корткыч та бар.
һәм дә бар монда куян, әрлән, тиен, йомран, поши,
Очрата аучы булып урманда күп йөргән кеше.
Бик куе булганга, монда шүрәлеләр бар, диләр.

Нәкъ әкияттәгечә, кәкре мөгезле, озын бармаклы, ямьсез, диләр.

Тик Тукай ялгышкан бераз, Шүрәлене яманлап.

Берничә сүз әйтим әле  “урман сарыгын” яклап.

Шүрәленең яшел урманны килә саклап каласы.

Аның туган йорты бит ул, ул бит – урман баласы.

Беркөн яшел урманга кешеләр килеп кергәннәр,

Шүрәленең йортында “хуҗа-мин!” дип йөргәннәр.

Шүрәле:

Урманга кешеләр килеп

Агачларны кистеләр.

Кош ояларын ваттылар,

Суларны пычраттылар,

Пыяла, чүп аттылар.

Эссе чакта, коры чакта

Урманда ут яктылар.

Җәнлекләрне, кош-кортларны

Куркытып таш аттылар.

Кырмыска:

Үземнән зур йөк күтәреп

Көне буе мин чабам.

Табигатькә үз файдамны

Китерергә ашыгам.

Туфрак ясауда катнашам,

Корткычларны юк итәм.

Миннән дә файдалы бөҗәк

Бу дөньяда бар микән?

Беркөн безнең урманга

Килделәр шук малайлар.

Кулларына тотканнар

Озын-озын таяклар.

Ылыстан, коры ботактан

Җиткергән зур йортымны

Шул малайларның берсе.

Су анасы:

Мин яшим су төбендә,

Елганын иң түрендә.

Су асты патшалыгы

Таяк белән тузгытты.

Шунда яшәүче эшчеләр,

Патшабикә, балалар

Йортсыз-җирсез калдылар.

Хәзер кайда куналар.

Су анасы:

Мин яшим су төбендә,

Елганын иң түрендә.

Су асты патшалыгы


Моннан яхшы куренә.

Кулымда алтын тарак.

Утырам чәчем тарап,

Суда куышлы уйнаган

Балыкларымны санап.

Безнең Татарстаныбыз

Бик бай күл-елгаларга.

Ул сулыкларда яшиләр

Күп төрле балыклар да,

Суүлчәр-кандалалар,

Кысла һәм чукмарбашлар,

Әкәм-төкәм, ондатра,

Су күсесе һәм кама.

Суда үсә җикәнбаш,

Төнбоеклар һәм камыш,

Яшел бака тәңкәсе-

Барыгызга да таныш.

Минем дә кешеләргә

Бик зур үпкәм бар.

Ни өчен безгә карата

Сезнең күңелегез тар?

Нигә пакет, шешәләрне

Ташлыйсыз елгаларга?

Алар бит черемиләр

Әллә ничә елда да.

Без яшәгән сулыкларга

Агызасыз нефть һәм май.

Балыкларым, бакаларым

Иркенләп сулый алмый.

Эшләр болай барсалар

Үлеп бетәрләр алар.

Сездән соң килгән буынга

Әйтегез, нәрсә   калыр?

Шүрәле:

"Табигать- туган йортыбыз” дип

Юкка гына әйтмиләрдер.

Кайберәүләр бу сүзләрне

Бөтенләй белмиләрдер.

Бу сүзләрне белмәс бары,

Итагатьсез кешеләр.

"Табигатьсез нишләрбез?” дип

Уйламаучы җүнсезләр.

Табигатьсез кош-кортлар да

Булмаслар бу дөньяда.

Табигатьсез матур кошлар

Сайрамаслар болында.

Кемнең соң яшисе килер

Шул табигать булмаса .

Бал кортлары безелдәп

Чәчәктән бал җыймаса.

Үкенер алар, табигатьне

Сакламаганы өчен.

Көрәшә башларлар алар

Куеп барлык көчен.

Ләкин инде соң булыр,

Табигать юкка чыгар.

Мондый начар хәлләрне

Күреп кем соң чыдар?

Уйланыгыз, кешеләр,

Табигатьсез нишләрсез.

Табигатьне яратмаган

Нинди кешеләр соң сез?

Кыз:

Ничек саклыйк табигатьне –

Утыртыйк күп урманнар.

Елга-суларны чистартыйк,

Исән калыр балыклар.

Гөлчәчәкләрне өзмик без,

Агачларны сындырмыйк,

Кош һәм урман җәнлекләрен

Беркайчан кыерсытмыйк.

Үзебезнең балаларда

Тәрбиялик сакчыллык:

Шул чагында исән калыр,

Җирдәге бар матурлык.

Су анасы:

Фаҗига чыкмасын – дип,

Әгәр дә без теләсәк.

Саклыйк бергә табигатьне-

Матур булыр киләчәк.

Шүрәле:

Бик яхшы,

Шул чагында табигать

Юмарт булыр безгә дә.

Җиләк-җимеш, гөмбәләрен

Бирер ул һәркемгә дә.

ТУГАН ҖИРНЕҢ ХАЛӘТЕ

ТУРЫНДА БЕЗ УЙЛАНЫЙК.

ЧЫН КЕШЕ ДИГӘН ИСЕМГӘ

ЛАЕКЛЫ БУЛЫП КАЛЫЙК!

 

Әгерҗе муниципаль районы Салагыш гомумбелем бирү мәктәбенең мәктәпкәчә белем бирү тәрбиячеләре Исмәгыйлева Алсу Сәетгали кызы, Халматова Вәсилә Зәкәри кызы, Шайхетдинова Йолдыз Азат кызы.




Поделитесь с друзьями

Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

Филиал АО «ТАТМЕДИА» Редакция журнала «Сәхнә»

Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». Сайт зарегистрирован ФЕДЕРАЛЬНОЙ СЛУЖБОЙ ПО НАДЗОРУ В СФЕРЕ СВЯЗИ, ИНФОРМАЦИОННЫХ ТЕХНОЛОГИЙ И МАССОВЫХ КОММУНИКАЦИЙ (РОСКОМНАДЗОР). Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77 – 69870 от 29.05.2017 г.

Адрес редакции: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2
Телефон редакции +7 (843) 222-05-40 (16-10), e-mail: saxna@mail.ru

Режим работы: Понедельник–пятница с 9.00 до 18:00. Выходные: суббота, воскресенье.
Главный редактор: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович

Частичное или полное воспроизведение материалов журнала «Сәхнә» или сайта sahne.ru возможно только при наличии гиперссылки. 

© 2011 - 2018. Журнал «СӘХНӘ» . Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом. Перепечатка, воспроизведение и распространение
в любом объеме информации, размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
Создано при поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям РТ

Политика о персональных данных

12+