Четверг, 23 ноября 2017 07:45 // Прочитано 716 раз

Ямьле җәйнең бер көнендә

Ямьле җәйнең бер көнендә

Катнашалар:

Шүркә

Елмай

Шалай

Галим

Азалия – күрше кызы

Самат – күрше малае

Әби – Шалайның әбисе

Безнең дусларыбыз Шүркә, Елмай, Шалай һәм Галим авылга кунакка кайталар. Шәһәр кунакларын Шалайның әбисе каршы ала.

Әби: Исән-сау кайтып җиттегезме? (Исәнләшәләр, күрешәләр) Керегез балалар, чәйләп алыйк.

Шалай: Әби, менә сиңа күчтәнәчләр. (Пакет белән җиләк-җимеш, чәй, ипи суза)

Әби: Аллаһның рәхмәтләре яусын, улым.

Табын артында, чәй эчәләр, үзара сөйләшәләр. Башта авылның урманын карарга уйлыйлар.

Шүркә: Әби, урманыгыз әкияттәгечә матур ди.

Елмай: Әби, анда төрле чәчәкләр, җиләкләр бик күп ди.

Галим: Әби, урмандагы һава гел икенче ди.

Әби: Кем шулай ди? (Шалайга карый)

Шалай: Мин инде әби, мин. (Көлешәләр)

Әби: Әйе, балалар. Шәһәр һавасы, шәһәрдә калсын. Үпкәләрегезгә урман һавасы шифа булсын. Чәчәкләр дә, җиләкләр дә җыярсыз.

Шул вакыт күрше балалары Азалия белән Самат керә.

Азалия: Исәнмесез! Кунаклар кайткан икән. (Исәнләшәләр, күрешәләр)

Әйдәгез безнең белән җиләккә.

Самат: Без урманның иң җиләкле аланын беләбез.

Шалай: Дуслар, барабызмы?

Һәммәсе: Әлбәттә барабыз!

Әзерләнәләр, һәрберсе бер кәрҗин ала. Урманга юл тоталар. Урманга килеп керүгә:

Елмай: Карагыз әле, нинди биек агачлар!

Галим: Бу нарат агачлары. Алар биек булып үсәләр. Сизәсезме? Урмандагы һава үзенә бер төрле ис белән тулган.

Шүркә: Ничек рәхәт. Сулавы да җиңел.

Самат:(Кулы белән күрсәтә) Әнә җиләкле алан. (Аланга чабып та керә, җиләкне авызына җыя да башлый)

Азалия: Башта җыйыйк, аннары ашарбыз.

Шалай: Җиләк пешкән ахры. (Кабып карый) Телеңне йотарлык!

Дуслар җиләк җыя башлыйлар. Самат ашап туйгач, телефонын кесәненнән чыгарып уйный башлый.

Азалия: Самат, син мине ишетәсеңме? Ник җыймыйсың?

Самат: “Не хочу!”

Елмай: Алайса чәчәкләр, мәтрүшкәләр, файдалы үләннәр җый.

Самат: Мин бит кыз түгел, чәчәк җыярга.

Шүркә: Ичмасам, телефонда уйнама, ә фотокарточкага төшер, урман тавышын яздыр.

Самат: Соңрак, яме? (Үзе телефоннан күзен дә алмый)

Җиләк җыя-җыя аланның төрле ягына таралалар. Ә Самат уйный-уйный урман эченә кереп китә.

Дуслар җиләк җыеп бетергәч, алан уртасында җыелышалар. Ә Самат юк!

Азалия: Самат кайда? Сама-а-а-ат!

Шалай: Телефонда уйнап, дөньясын оныткан ахры.

Галим: Ерак китмәгәндер. Әйдәгез бүлешмик, без бит бу урманда беренче тапкыр.

Елмай: Шулай шул. Адашып бетәрбез тагын.

Шүркә: Тулы чиләкләр белән читен. Җыйган җиләкләрне бер агач төбендә калдырыйк. Аннары килеп алырбыз.

Имән агачы төбендә кәрҗиннәрне калдырып, урман эченә кереп китәләр. Ә бу вакытта, Самат һаман телефонда уйный. Кинәт аңа атлавы кыенлаша, аяк астына караса... сазлык!

Самат: А-а-а-ааа! Аякларымны күтәрә алмыйм! Коткарыгыз-з-з!

Урманның икенче ягында тавышлар.

Шүркә: Монда телефон тотмый шул. Нишләргә икән?

Галим: Урманны тыңларга кирәк. Әгәрдә җил ул булган яктан иссә, без аны ишетербез.

Елмай: Чокырлы, сулы, сазлык урыннарны карарга кирәк.

Шалай: Алайса, су ягына таба барыйк. Урманның теге башында чишмә бар.

Азалия: Әйе шул... (туктап кала). Тссс! (Бармагы белән авызын каплый). Ишетәсезме? Музыка тавышы килә.

Шүркә: Чынлап! Самат телефонында музыка кабызган.

Галим: Әйдәгез, тизрәк. Тавышка таба барыйк.

Зур-зур атлап, музыка яңгыраган якка китәләр.

Сазлык. Самат ялгызы. Бөтен көченә телефоны кычкыра.

Самат: Ишетмиләрмикәнни? Шүркә-ә-ә! Шала-а-а-ай!

Алдан Самат янына малайлар, соңрак кызлар килеп чыга.

Галим: Булды, сүндер! Ат безгә телефоныңны (Телефонын ата)

Шалай: Без сине хәзер тартып чыгарабыз. (Малайлар озын агач табып, Саматны чыгаралар)

Самат:(авыр сулап) Рәхмәт сезгә! Мин шундый курыктым!

Азалия:(курыккан, борчылган тавыш белән) Ник соң аяк астыңа карамадың? (Саматны ачулана башлыйлар)

Шүркә: Ярар, ачуланмагыз. Ул бит үзе дә курыккан. Самат, телефоның гаепле булса да, бу юлы,  ул сине коткарды.

Елмай: Ничек инде?

Шүркә: Ә без аны ни өчен таптык?

Елмай: Музыка тавышына таба бардык.

Галим: Шулай! Башың яхшы эшли икән. Афәрин, Самат!

Шүркә: Самат, икенче юлы безнең белән җиләк җыеп, урман тавышын тыңлап, назлы җилгә, кошлар сайравына сокланып йөрерсең дип уйлыйм.

Самат: Гафу итегез мине. Мин аңладым. Урманда телефонсыз, ноутбукларсыз, дуслар белән аралашып ял итәргә кирәк.

Имән төбендәге җиләкләрен алып, өйләренә кайтып китәләр.

Сәгыйдуллина Ләйсән Рәфис кызы

 




Поделитесь с друзьями

Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

Филиал АО «ТАТМЕДИА» Редакция журнала «Сәхнә»

Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». Сайт зарегистрирован ФЕДЕРАЛЬНОЙ СЛУЖБОЙ ПО НАДЗОРУ В СФЕРЕ СВЯЗИ, ИНФОРМАЦИОННЫХ ТЕХНОЛОГИЙ И МАССОВЫХ КОММУНИКАЦИЙ (РОСКОМНАДЗОР). Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77 – 69870 от 29.05.2017 г.

Адрес редакции: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2
Телефон редакции +7 (843) 222-05-40 (16-10), e-mail: saxna@mail.ru

Режим работы: Понедельник–пятница с 9.00 до 18:00. Выходные: суббота, воскресенье.
Главный редактор: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович

Частичное или полное воспроизведение материалов журнала «Сәхнә» или сайта sahne.ru возможно только при наличии гиперссылки. 

© 2011 - 2018. Журнал «СӘХНӘ» . Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом. Перепечатка, воспроизведение и распространение
в любом объеме информации, размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
Создано при поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям РТ

Политика о персональных данных

12+