Четверг, 23 ноября 2017 10:48 // Прочитано 498 раз

“Салават күпере” әкияте

“Салават күпере” әкияте

 Урман аланы.  Бию көенә  2 күбәләк очып керәләр, бииләр.

 Урман кызы керә..

 Урман кызы.               Исәнмесез, күбәләкләр!

 Күбәләкләр.                 Исәнме, Урман кызы.

 Урман кызы.               Исәнмесез, кошларым! Агачларым, дусларым!

                                        Урманда бераз йөрим, хәлләрегезне белим.        / Җиләк җыеп йөри/.

Каргалар  йөгереп чыга.                  

Караул, талаганнар! Салават күперен урлаганнар!

Урман кызы.                   Ай-яй-яй, ни хәл итик?  Барсына хәбәр итик!  / борчыла , китәләр/

 Тавык тәпиле Йорт, аның артыннан Убыр керә.

 Убыр. Качма, качма, Йортым!

            Ике төсне генә урладым,

            Шүрәлене куркыттым.

            Тәрәзәмне буярмын,

            урынына куярмын.

Йорт.   Юк, Убыр, китәм, булмыйм йортың бүтән.

            Ул төсләргә кагылма, миңа тагылма.                       /Йорт чыгып китә/

Урман кызы, күбәләкләр белән керә. Убыр, син- урлаучы? Тәрәзә буяучы?

                                                                    Җибәр Салават күперен, дусларыңны тыңлачы!

Убыр.      Юк, юк, бирмим!                                     /Ул да йөгереп чыгып китә/

Куяннар керә. Мин- Куян, күп күрәм.

                           Салават күперен

                           урлаучыны беләм!

                           Әйдәгез, минем арттан,

                            курыкма карактан!                / китәләр/

Музыка.  Ауган агач  төбендә  өч түмгәк, аларга Шүрәле , Бүре,  Аю утырган.

Шүрәле.                                     Менә бит, кызык иттем, Былтырга үч иттем!

                                                   Бармагым сызласа да, ничә ел кычкырсам да,

                                                   Ярдәмгә чакырсам да, килмәде беркем!

                                                  Шуңа урладым Салават күперен!

Ай-яй-яй, бу ни эш? Җиде төс булырга тиеш.     /төсләрне саный.

Куян һәм башкалар керәләр.

Куян. Каравыл, каравыл, менә ул! Менә ул! /Шүрәлегә күрсәтә/.

Урман кызы. Исәнме , Шүрәле, урманым бизәге!

                        Салават күпере әллә синдәме?

Шүрәле. Миндә! Бирмим беркемгә дә! Барыгыз ташладыгыз, дошманлаштыгыз!

Аю, Бүре.    Без сине ташламадык, дошманлашмадык.

                     Үзең киттең, безне ят иттең.

Урман кызы. Шүрәле, бир Салават күперен . Үч тотып яшәмә, дус булыйк , әйдә!

Шүрәле. Ярый. Бирәм. Мә Салават күпере төсләрен. Әйдә, дус яшик алайса.

Урман кызы. Рәхмәт, Шүрәле дустыбыз.

Убыр , Йорт керә.

Убыр.               Дуслар,  Урман кызы! Менә миннән ике төс.

Йорт.               И хуҗам! Рәхмәт сиңа, йортың булырга мин риза.

Шүрәле. Хәлләремә керегез, зинһар, кичерегез!

                Бүтән болай урламам. Кешеләрне хурламам. Дус булуга ни җитә?

Барысы. Яхшылыкка ни җитә? Татулыкка ни җитә?

             Дуслар белән күңелле, дус булуга ни җитә?

Урман кызы. Яхшылыкка юк киртә. Татулыкка юк киртә.

Барысы бергә. Яхшылык күрәсең килсә, яхшылык ит!

                             “Дуслар җырын” җырлыйлар, бию.       / Р. Корбан сүзләре/.

Дуслар белән күңелле,

Яшәве рәхәт.

Дустым булганың өчен

Сиңа зур рәхмәт.

Син-  минем якын дустым,

Мин- синең дустың.

Яхшы һәрвакытта да

Булганы дусның.

 

162 нче балалар бакчасы

 

 

 

 




Поделитесь с друзьями

© 2015-2018 Сетевое издание Сәхнә-Сцена.Все права защищены.

© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом. Перепечатка, воспроизведение и распространениев любом объеме информации, размещенной на сайте, возможна только при наличии письменного согласия редакций СМИ.

Создано при поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям РТ.

Наименование СМИ: Сәхнә-Сцена (sahne.ru). Сайт зарегистрирован ФЕДЕРАЛЬНОЙ СЛУЖБОЙ ПО НАДЗОРУ В СФЕРЕ СВЯЗИ, ИНФОРМАЦИОННЫХ ТЕХНОЛОГИЙ И МАССОВЫХ КОММУНИКАЦИЙ (РОСКОМНАДЗОР). Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77 – 69870 от 29.05.2017 г.

Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». Адрес: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2

Адрес редакции: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2, 7 этаж.Телефон редакции +7 (843) 222-05-40 (1610), e-mail: saxna@mail.ru .

Главный редактор: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович (Зиннур Хуснияр).

О фактах коррупции просим сообщать по адресу saxna@mail.ru .

Антикоррупционная политика

Политика о персональных данных

Настоящий ресурс может содержать материалы 12+