Четверг, 23 ноября 2017 08:23 // Прочитано 1413 раз

Мин яратам сине, Татарстан

Мин яратам сине, Татарстан.

  Шүркә: ( Сөйләнә -сөйләнә керә) Их, нинди матур иртә! Кара әле, нинди матур булып кояш чыгып килә. Ай-яй, бу кояш Шүрәле бабамның бармагын ярыкка кыстырган Былтырның арба тәгәрмәче кадәрле бар бит. Кремльне, Сөембикә манарасын гына күр әле син, нурда коеналар. Их, безнең Казан шәһәрендә бигрәк тә матур булып ата инде таң! (Галим килгәне күренә.)

  Галим: Шүркә дим, Шүркә, нишләвең инде бу? Уянып китсәм, син юк. Ары карадым, бире карадым, сине таба алмадым. Ә син монда таң атмас борын, урам буйлап үз-үзең белән сөйләшеп йөрисең.

  Шүркә: Кара әле, Галим дус, йоклап ята торган чак мени. Күр, нинди матур булып таң ата, кояш чыга. (Икәүләшеп кулларын каш өстенә куеп озаклап офыкка карап торалар).

  Галим: Дөрестән дә ничек матур, ничек хозур! Беләсеңме, Шүркә дус, минем туган авылым- Бәрәзкәдә дә таң шундый матур булып ата! Анда кояшның нурлары тагы да җылырак, нурлырак. Бабам Мыраубатыр белән әбием Мыраубикә инде уянганнардыр. Түр тәрәзә төбенә сузылып ятып, иртәнге кояш нурларында иркәләнәләрдер.

  Шүркә: Әй, Галим дус, мактанып торган булма инде, безнең Кырлай урманына җитәме соң?!  Минем дә Шүрәле бабам белән Шүрбикә әбием уянганнардыр инде. Иртәнге чәйгә кура, каен һәм дә җир җиләкләре җыеп йөриләрдер. Андагы җиләкне күрсәң иде син, Галим дускаем! Тукай бабай әйтмешли, күз ачып йомганчы, һичшиксез җыярсың бер чиләк.

  Галим: Шулаен шулайдыр да бит, җиләк белән чәй әчү бик тәмледер. Әмма кояш белән бергә торып, яңа гына сауган җылы, парлы  сөт әчүгә һәм каймак ялауга җитми инде. (Каймак ялагандай ялмана).

 Шүркә: Килешәм, дускаем, килешәм. Ләкин хикмәт җиләк яки сөт белән чәй эчүдә генә микән? Менә уйлап кара әле син, Казанда җиләк тә үсми, сөт һәм каймакны да кибеттән генә сатып алабыз. Чәйне дә күп вакыт җиләксез һәм сөтсез әчәбез. Әмма күпме генә карасам да, мин Казаныбызда таң атуын күреп туя алганым юк. Алай гына түгел, Казанымның һәр йорты, урамы, хәтта урам ташлары якын миңа. Сызылып таң атамы, яки моңаеп кояш батамы, яз, көз, җәй, кыш җитәме, үзенә күрә серле бер матурлыкка күмелә бит безнең Казаныбыз. Шушы сихри матурлыкка сокланып карап торам- торам да,үзем дә сизмәстән хыял диңгезенә чумып, үземнең туган ягым Кырлай урманына килеп чыгам. Ә андагы матулыкны сөйләп бетерергә мин хәтта сүзләр таба алмыйм.

    Галим: Шулаен шулайдыр да бит, ләкин безнең  Бәрәзкә авылында да таң шундый матур итеп ата, Казандагыдан һәм сезнең Шүрәле урманындагыдан бер дә ким түгел.

  Шүркә: Юктыр ла, бездәге хәтле үк түгелдер.

  Галим: Нишләп булмасын, бәлки әле артыграктыр да.

  Шүркә: Булмас ла, безнең Кырлай урманы турында Габдулла Тукай үзе мактап язган.

  Галим: Миңа ышанмасаң, әнә Мырауҗан бабам белән Мияубикә әбиемнән кайтып сора. ( Шулвакыт Шаян белән Елмай күренәләр).

  Шаян: Кара әле бу төн пәриләрен, кояш чыгар чыкмас, ду килеп бәхәсләшәләр.

  Елмай: (Көлә-көлә) Бу кадәрле ни дип шулай бәхәсләшәгез? Хәтта Чукмар белән Тукмарга охшап калгансыз бит.

  Шүркә: Без бәхәсләшергә уйламаган идек тә, башта бергәләп таң атуын,  кояш чыгуын күзәттек, шушы матурлыкка бергәләп сокландык. Аннан соң Галим үзләренең Бәрәзкә авылын исенә төшерде. Имештер аларда таң тагы да матурырак булып ата, кояшның нурлары тагы да җылырак, нурлырак. Бәлки ул шулайдыр да, ләкин безнең Кырлай урманында таң атуын күрсәгез иде сез. Андагы матурлык бүтән бер кайда да юктыр.

  Шаян: Хи, тапкансыз икән бәхәсләшерлек әйбер. Казан, Бәрәзкә, Кырлай имеш. Көн дә саен бер үк күренеш, көн дә саен бер үк кояш чыга да бата, чыга да бата.

  Шүркә: Ничек нде алай булсын?

  Галим: Юк, һәр көн үзенә күрә бер төрле матур булып туа, яңалыклар һәм шатлыклар алып килә.

  Шүркә: Көн саен җиргә никадәрле сабыйлар туа, яңа җырлар яңгырый. Кешеләр бер-берләренә елмаю, бәхет бүләк итәләр.

  Шаян: Исең киткән икән иске чикмәнгә. Ни генә әйтсәң дә көн дә саен бер үк кешеләр, йортлар, урамнар...

  Галим: Әй, Шаян, Шаян, шаяруың гынамы, әллә чынлап сөйлисеңме? Көн саен күпме яңа дуслар табабыз бит без, көн саен дусларыбыздан никадәрле хатлар алабыз. Аларның саны көннән-көн, айдан-айга арта бара. Барысы да безнең “Салават күпере” журналы битләрендә үзләренең кайгы -шатлыклары, уңышлары белән  уртаклашалар.

  Шаян: Анысы хак, ләкин минем чит җирләрне, чит илләрне күрәсем килә.

  Шаян: Ой, минем дә чит илләрне, чит җирләрне күрәсем килә.

  Шүркә: Ни калган инде сезгә чит җирләрдә?

  Галим: Ни җитми сезгә туган җирегездә, туган илегездә?

  Шаян: Бар да җитә, әмма кызык бит дөнья буйлап сәяхәт итүләре.

  Елмай: Их, барып күрәсе иде Американы, Англияне, Африканы, Австралия һәм Италияне.

  Шаян: Кытай, Һиндстан, Гәрәпстан, Пакистан, Корея, Индонезия һәм дә Франция. Вәт шәп булыр иде, шул илләрне үз күзләрең белән күреп кайтсаң!

  Шүркә: Их, буш куыклар, хыялыйлар, үзегез чит телдә бер сүз дә белмисез, ә үзегез дөнья буйлап гизмәкче буласыз.

  Шаян: Нишләп белмәскә, беләм, мэрси, бонжур, окей, гутен так.

  Елмай: Шаян молодец ул, аның белмәгәне юк.

  Шүркә: Йөрмәгез кеше көлдереп, җир шарын әйләнеп чыксагыз да, Казаныбыздан, Татарстаныбыздан матуррак җирне беркайчан да, беркайдан да таба алмассыз.

  Галим: Шундый сүзлек запасыгыз белән сез бит бакча башыгыздан да ераграк китә алмассыз.

  Шүркә: Әйе, чит телләрне белүегез юк дәрәҗәсендә икән. Ичмасам, татар телен – туган телегезне яхшылап беләсезме?

  Шаян: Беләм, нигә белмәскә, ләкин татар теле белән ерак китеп булмый бит.

  Галим: Кем әйтте сиңа бу җүләр сүзне?

  Шүркә: Дошман сүзе сөйлисең, Шаян дус. Бу сүзләреңне Кырлай авылының Былтыр атлы егет ишетсә, бүрәнә ярыгына бармагыңны түгел, телеңне кыстырып калдырыр иде.

  Галим: Ә син туган телебез булган татар теленең тәмен дә, ямен дә белмисең икән.

  Шүркә: Үлемсез батырлар теле бит ул безнең татар теле.

  Галим: Бу телдә безнең бөек Тукаебыз, герой шагыйребез – Муса Җәлил иҗат иткәннәр.

  Шүркә: Бу телне безгә әби-бабайларыбыз, әти-әниләребез мирас итеп калдырганнар. Шуңа күрә дә күңелгә бик якын ул.

  Галим: Әти-әни, әби-бабай, Ватан, туган ил, газиз җир. Бу сүзләр үзләре генә дә бит йөрәккә май булып яталар, күңелдә ярату, горурлык һәм хөрмәт хисләре уяталар.

Шаян: Ә сез миңа үз сазлыгын мактап бакылдаган баканы хәтерләтәсез.

  Галим: Кара әле моның кыланышына, хурланыплар үләрсең.

  Шүркә: Әле шулай мени?! Барыгыз алайса, хәзер үк чит илләрне гизәргә чыгып китегез, Юлыгызга ак җәймә.

  Шаян: Бик китәр идек тә бит, җаен гына белмибез.

  Шүркә: Алай бик китәсегез килгәч, җаен мин сезгә үзем өйрәтәм. (Кесәсеннән бер кипкән чәчәк ала). Бу гади генә чәчәк түгел, ә тылсымлы чәчәк. Бу чәчәкне Шүрәле бабам мине Казанга озатканда биргән иде. “Әгәр дә безне, Кырлай урманын бик сагынсаң, бер дә түзәр чамаң калмаса, шушы чәчәкнең таҗларын берәм- берәм өзәрсең,теләгеңне әйтерсең һәм күз ачып йомган арада кайтып җитәрсең,”-дигән иде. Бу чәчәкне мин сезгә бүләк итәм. Чит илләргә барып гыйбрәт алып кайтыгыз. Ләкин соңгы таҗны өйгә кайтыр өчен калдырыгыз. Югыйсә, чит ирләрдә, чит илләрдә мәңгелеккә калырсыз. (Чәчәкне Шаянга бирә).

  Елмай: Шаян, мине дә үзең белән ал.

  Шаян: Бик рәхәтләнеп,бергә-бергә күңеллерәк булыр. (Кулга кул тотынышып басалар, Шаян чәчәкнең бер таҗын өзә).

  Шаян, Елмай бергә:

Чәчәк таҗын өзик без,

Чит илләрне гизик без,

Чит җирләрне гизик без.

(Зырылдап әйләнә башлыйлар һәм юкка да чыгалар).

  Галим: Ой, чыннан да юкка чыктылар, мин сине шаяртасың гына дип торам.

  Шүркә: Юк, Галим дускаем, туган телнең, туган җирнең кадерен белмәүчеләр белән шаярып торырга минем бер генә дә теләгем юк.

   Галим: Әйе, әйе, теләсә ни эшләсеннәр. Бездә үз Казаныбызда да бик яхшы. Кара эле, Шүркә дус, бик күптәннән бирле синнән бер әйбер турында сорасым килеп йөрим. Габдулла Тукай яшәгән заманнарда ук, синең Шүрәле бабаңның бармагын, Кырлай авылының Былтыр атлы бер егет бүрәнә ярыгына кыстырып калдырган бит.Ул мескен Һаман да шул килеш, иптәш шүрәлеләрен ярдәмгә чакырып, кычкырып торамы? Бу хакта балаларның да беләселәре киләдер.

  Шүркә: Юк ла инде, әллә кайчан котылды инде ул аннан.

  Галим: Яхшылабрак сөйлә әле, ничек итеп котыла алды соң ул бу бәләдән?

  Шүркә: Син әле минем Шүрбикә әбиемне белмисең, яшь вакытында баскан җиреннән ут чыгара торган булган ул. Шүрәле бабамның бармагын Былтыр кыскан кичне, әбием аны бик озак көткән. Көтеп-көтеп тә бабам кайтмагач, бу тагын Шүрәле кызлары белән кети-кети уйнап йөридер, дип уйлап, ыргак башлы көянтәсен алган да, киткән бабамны эзләп. Озак эзләргә туры килмәгән, чөнки Шүрәле бабамнын ярдәм сорап кычкыруы әллә кайларга кадәр ишетелеп торган. Әбием йөгереп барып җиткәндә, бабамның иптәш шүрәлеләре, “Ах юләр син, ах, ахмак син, кысканга былтыр, кычкыралармы быел”, дип эчләрен тота- тота көлеп яткан чаклары булган. Ни булганын аңлап алганнан соң әбием, башта куландагы көянтәсе белән пыр туздырып, шүрәлеләрне куган, аннан соң агач ярыгындагы чөйне эзләп тапкан, ничек итсә иткән, чөйне кире үз урынына каккан. Шуннан файдаланып, бабам  Шүрәле  бармагын ярыктан тизгенә тартып алган. Аннан соң бабамның бармагы бик озак авыртып йөргән . Әбием аны төрле үләннәр белән төреп бәйләгән. Шулай дәвалый торгач, бармак бөтенләй дә тазарган, җәрәхәтнең хәттә эзе дә калмаган. Туган якның бит аның үләннәренә хәтле шифалы!

  Галим: Ай-яй, Шүрбикә әбиең бигрәк тә молодец булган икән синең! Кара әле, Шүркә дус, Шүрәле бабаң белән Былтырның аралары хәзер ничегрәк соң?

  Шүркә: Хәзерме? Хәзер бик шәп! Теге вакытта  бит әбием Былтырның да кирәген биргән. Аның икенче тапкыр урманга килгәнен саклап торган да, каршына чыккан. Әгәр дә тагын бер генә тапкыр булса да, минем Шүрәлемнең бармагын агач ярыгына кыстырып калдырсаң, мин синең белән кети-мети уйнап тормам, кулымдагы шушы көянтәм белән сыртыңны ярырмын, - дигән. Былтыр бүтән беркайчан да алай эшләмәскә сүз биргән.

  Хәзер инде Шүрәле бабам да, Былтыр да картайдылар, балалары, оныклары үсеп җиттеләр. Ул вакытта булып үткән хәлләрне гыйбрәт итеп, аларга сөйлиләр, үзара дус, тату яшәргә кушалар. Беләсеңме, Галим дус, сөекле шагыйребез – Габдулла Тукайның туган көннәрен билгеләп үткәндә, аларны да кунакка чакыралар.  Алай гына да түгел, Тукай Кырлай авылында  хәзер  татар Кыш бабаеның резеденциясе урнашкан. Һәр елны Яңа ел бәйрәмнәренә дә аларны көтеп алалар. Шулай ук Сабантуй бәйрәмнәре дә алардан башка үтми. Авыл халкы һәм дә килгән кунаклар аларны бик хөрмәт итәләр.

  Галим: Дуслашулары бик әйбәт булган, гомер буенча, үпкәләшеп яшәү бер генә дә дөрес түгел инде ул. (Шул вакыт Шүркә белән Галим алдында кечерәк кенә өермә кузгала. Өермә акрынлап тына, Шаян белән Елмай пәйда булалар).

  Шаян: Ура-а-а-а! Ниһаять без үзебезнең Татарстаныбызга кайтып җиттек!

  Елмай: Ура-а-а-а! Ниһаять без үзебезнең Казаныбызга кайтып җиттек!

(Каршыларына очраган бөтен әйберне кочаклап үбә башлыйлар).

  Шүркә, Галим бергә: Ни эшләвегез бу?

(Шаян белән Елмай Шүркә белән Галимне дә кочаклап алалар).

  Шаян: Исәнме, Шүркә дускаем!

  Елмай: Исәнме Галим җанкисәккәем!

Шүркә: Бик тиз кайтып җиттегез әле сез.

Елмай: Син биргән  чәчәк дөрестән дә тылсымлы булып чыкты, Шушы кыска гына вакыт эчендә бөтен җир шарын әйләнеп чыктык. Күрмәгән илебез, күрмәгән җиребез калмады.

  Шаян: Бигрәк каты сагындык үзегезне.

  Елмай: Үлепләр сагындык.

  Шүркә: Юктыр ла.

  Галим: Булмас ла.

  Шаян: Алай димәгез, без туган ягыбызны шундый сагындык! Хәттә аяк астындагы туфракка ятып елыйсым килә.

  Елмай: Ә мин, ә мин Казаныбызда  яшәүче һәр кешене, агачларны, чәчәкләрне, үләннәрне, йортларны һәм хәтта урам ташларына кадәр кочаклап үбәсем килә.

  Шаян: Юктыр ла. Сезнең бит чит илләрне бик күрәсегез килгән иде.

  Галим: Булмас ла. Сезнең бит чит җирләрне бик гизәсегез килгән иде.

  Шаян: Килгән иде дә бит, ләкин без Туган илдән дә кадерлерәк ил юклыгын бик тиз аңладык.

  Елмай:  Әйе, әйе, туган җирдән дә газизрәк җир бүтән бер җирдә дә юк икән!

  Шаян: Эх, дусларым, безнең Казан шәһәреннән дә матуррак шәһәр бүтән бер кайда да юк икән!

  Елмай: Әйә, әйе мондый матур шәһәрне без бүтән бер җирдә дә очратмадык.

  Шаян: Нинди матур, гүзәл, сихри бит ул безнең Казаныбыз! Ой. ой, минем күрәгемдә шигьри хисләр туа башлады. (Сөйләп китә).

Атлап барам Казан урамыннан

Йөрәгемдә шатлык, горурлык.

Бөтен нәрсә шундый матур монда!

Исең китеп карап торырлык.

Елмай: Ой,ой, минем дә күңелемдә шигьри юллар туа башлады.(Сөйли башлый).

Монда үтте минем бала чагым,

Монда үтте минем яшьлегем.

Казаныма булган хисләремне

Йөрәк түрләренә яшердем.

Шаян:

Хисләремне яшерә алсам да,

Елмаюым чыга йөземә.

Әкияттәге бер шәһәр булып

Күренә ул минем күземә.

Елмай:

Тукай эзләренә баса-баса

Мин урыймын Казан урамын.

Ишетәмен кебек һәр тарафта

Җанга якын Сәйдәш моңнарын.

Шаян:

Казанымның миңа һәрбер йорты,

Урам ташы хәтта кадерле.

Читтә йөргән чакта искә төшеп,

Өтеп-өтеп алды бәгырьне.

Елмай:

Иделкәйнең дулкыннары, гүя

Йөрәк кылларыма кагыла.

Азга гына синнән китсәм дә мин

Күңелкәем сине сагына.

Шаян:

Казаныма иман нуры сибеп,

Төнге күктә ярым ай йөзә.

Бу илаһи матурлыкны күреп,

Сокланмый, я кайсыгыз түзә?

Елмай:

Сокланыплар карап торам сиңа,

Әй син, минем газиз таш калам.

Татар иленең горурлыгы-син!

Әй, горур һәм гүзәл башкалам!

Шүркә: Кара әле син боларны, читтә йөреп, шагыйрь булып беткәннәр бит болар.

 Шаян: Туган җирне сагыну, шулай шагыйрь итә икән ул кешене.

Елмай: Без үзебезнең татар телен дә бик сагындык, аны бер ишетергә тилмердек. Әниемнең бишек җырлары исемә төшеп, үзәгемне өзә иде.

Шаян: Ә миңе әниемнең пешергән токмачлы ашлары, пилмәннәре, бәлешләре, өчпочмаклары, пәрәмәчләре, кыстыбыйлары, чәк-чәкләре, коймаклары төшләремә кереп йөдәтте.

Шүркә: Нәрсә, французский бака ботлары бик тиз туйдырды мени?

Шаян: Ярар көлмә инде.

Елмай: Туган якның эчәр сулары да татлы була икән ул!

Шаян: Җилләренә кадәр йомшаграк, җылырак!

Елмай: Ай белән кояшы да нурлырак!

Шаян: Таңнары да аеруча матур булып ата!

Шүркә: Шулай мени? Без әйткәнгә ышанмаган идегез бит.

Шаян: Ярый, гафу итегез инде, бик нык ялгышканбыз.

Галим: Күрсәтәсе иде сезгә, безнең Бәрәзкә авылында ничек матур итеп таң атуын.

Шүркә: Ә безнең Кырлай урманы өстенлә таң атуын күрсәгез, ни дияр идегез икән?! Беләсезме, минем Шүрәле бабамның шул турыда язган шигыре дә бар.

Елмай: Безгә дә сөйләп күрсәт әле.

Шаян: Әйе,әйе, бик ишетәсебез килә.

Шүркә: Ярар, алайса тыңлагыз. (Сөйли башлый).

  Кырлай урманы.

  Тып –тын иртә. Алсу шәфакъ

Җир өстенә сибә нурларын.

Талгын җилләр назлап кына

Уята күк Кырлай урманын.

Таң сулышын тоеп гүя,

Кефек сирпеп гөлләр елмая.

Күңелләрне җилкендереп,

Төрле яктан кошлар моңая.

Яфрак өстендәге чыклар

Энҗе бөртегедәй җемелди.

Гөлгә кунып бал кортлары

Татлы ширбәт эзләп безелди.

Хәтфә үлән арасында

 Җир җиләге пешә балланып.

Урман өстендә гел шулай

Таңнар атсын иде алланып.

                                                                                                                                   

Таң җилләре уйнап сүтә

 Толымнарын каен кызының.

Курай моңы ишетелә                                                                                                  

 Ярысыннан каен тузының.

                                                                                                                                  

Бөдрә таллар шыпырт кына

Серләрен җилләргә сөйлиләр.

Менъяшәр имәннәр, гүя

“Карурман”ны сузып көйлиләр.

Чыршы, нарат агачлары

Күк гөмбәзен гүя терәткән.

Шушы гүзәллекне күреп,

Шатлык хисе ташый йөрәктән.

Илаһи хискә ияреп

Күңелкәем алга ашкына.

“Әллүки”не көйли-көйли

Тукай чыгар кебек каршыма.

Тәннәремә сихәт өсти

Чәчәк, үләннәрнең исләре.

Йөрәгемнән ташып чыга

Ярату һәм хөрмәт хисләре.

 

Бу урманның һәр үләне,

Һәр агачы миңа кадерле.

Читкә китсәм, искә төшеп,

Өтеп-өтеп ала бәгырьне.

Ялгыз кәккүк баш очымда

Озын гомер миңа юрады.

Әнә шундый тылсымлы да,

Матур да ул Кырлай урманы.

Елмай: Шүркә , дим,Шүркә, синең Шүрәле бабаң чын шагыйрь икән бит!

Шаян: Бармагыңны Былтыр кысса, син дә булырсың шагыйрь.

Шүркә: Юк, эш монда Бармакны Былтыр кысуда гына түгел. Минем бабам үзе туып үскән Кырлай урманын чын күңеленнән ярата, читтә яшәүне күз адына да китерә алмый. Андагы матурлыкны күңел күзе белән күрә белә.

Шаян: Дусларым, карагыз эле, минем дә Кырлай урманын барып, үз күзләрем белән күрәсем килә башлады.

Елмай: Минем дә күрәсем килә. Шулай ук безнең дустыбыз-Галим туып үскән Бәрәскә авылын да бик теләп барыр идем.

Галим: Чынлапмы? Алайса, минем сезгә бер тәкъдимем бар. Әйдәгез, Татарстаныбыз буйлап сәяхәткә чыгабыз. Үзебез белән бергә журнал укучы дусларыбызны да алабыз. Бергә-бергә күңеллерәк булыр.

Бөтенесе бергә: Хәерле сәгатьтә!

Шаян: Беләсезме,минем бөтен кеше ишетерлек итеп, мин яратам сине , Татарстан, дип кычкырасым килә.

Шүркә: Кычкырып йөрүдән ни мәгънә? Әйдәгез, бергәләп “Мин яратам сине, Татарстан”, дигән җырны җырлыйбыз. Дусларыбыз да безгә кушылсыннар.

(Шүркә җыр башлый).

Мин яратам сине, Татарстан.

(Фәнис яруллин сүзләре).

Мин яратам сине, Татарстан.

Ал таңнарың өчен яратам.

Күк күкрәп, яшен яшьнәп яуган,

Яңгырларың өчен яратам. (Башкалар да аңа кушыла).

Тәрәзәләрдән балкыр утлар белән

Кайтыр төнең өчен яратам.

Җан эретә торган әнкәм теле-

Татар телең өчен яратам.

Арыш кырың, урманнарың өчен,

Җәйләүләрең өчен яратам.

Тукайларың, Сәйдәшләрең өчен,

Җәлилләрең өчен яратам.

Мин яратам әлмәт, Яр Чаллыны,

Киң күңелле Казан каласын.

Илем букетында, Татарстан,

Ак канәфер булып янасың!

 

Захарова Раушания Низамутдиновна




Поделитесь с друзьями

Комментарии  

0 #8 Гульнара Наилевна 08.12.2017 20:24
Раушания Низамутдиновна! Бик матур,эчтэлекле,тэрбияви сценарий язгансыз.Мэктэпкэчэ яшьтэге балаларны тэрбиялэудэ уз эшемдэ куллану эчен бик яхшы материал.Унышлар Сезгэ !
Цитировать
0 #7 алсу 04.12.2017 17:52
Һич чиксез беренче урынга лаеклы.
Цитировать
0 #6 Алсу 03.12.2017 11:56
Бик ошады
Цитировать
0 #5 Рушания Сонгатуллина 02.12.2017 04:42
Эфэрин, Раушания Низаметдиновна! Бик тирэн эчтэлекле, кон кадагына туры килэ торган сценарий язгансыз. Туган телебезне, мэдэниятебезне, соекле халкыбызны саклап калу мэсьэлэсендэ бугенге кондэ ж,ан эрни. Шул ук вакытта сценарий бик гади шаян тел белэн язылган, ж,ин,ел укыла. Аны кече яшьтэге, мэктэп яшендэге балалар да уйный ала, тэж,рибэле артистлар репертуарына да кертеп була. Шулай дэвам ит, иж,атында ун,ышлар син,а! Алдагы эсэрлэрен,не туземсезлек б/н котеп калабыз
Цитировать
0 #4 Зиатдинова 28.11.2017 14:05
Бик шәп! Яхшы уйланылган, кызыклы, күңелле, тәрбияви.
Цитировать
0 #3 Вероника 28.11.2017 13:18
Болеем только за вас Раушаньч Низамутдиновна !вы лучший сценарист
Цитировать
0 #2 алсу 28.11.2017 13:10
бик шэп!
Цитировать
0 #1 Эльза Ринатовна 28.11.2017 10:18
Раушания Низамутдиновна беренче урынга лаеклы :P
Цитировать

Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

Филиал АО «ТАТМЕДИА» Редакция журнала «Сәхнә»

Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». Сайт зарегистрирован ФЕДЕРАЛЬНОЙ СЛУЖБОЙ ПО НАДЗОРУ В СФЕРЕ СВЯЗИ, ИНФОРМАЦИОННЫХ ТЕХНОЛОГИЙ И МАССОВЫХ КОММУНИКАЦИЙ (РОСКОМНАДЗОР). Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77 – 69870 от 29.05.2017 г.

Адрес редакции: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2
Телефон редакции +7 (843) 222-05-40 (16-10), e-mail: saxna@mail.ru

Режим работы: Понедельник–пятница с 9.00 до 18:00. Выходные: суббота, воскресенье.
Главный редактор: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович

Частичное или полное воспроизведение материалов журнала «Сәхнә» или сайта sahne.ru возможно только при наличии гиперссылки. 

© 2011 - 2018. Журнал «СӘХНӘ» . Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом. Перепечатка, воспроизведение и распространение
в любом объеме информации, размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
Создано при поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям РТ

Политика о персональных данных

12+