Театр - яктылыкка, нурга илтә. Кире юлга җибәрми, уңга илтә. 
(Габдулла Тукай)

Понедельник, 22 января 2018 12:11 // Прочитано 197 раз

Кошлар – безнең дусларыбыз!

Кошлар – безнең дусларыбыз!

    Без быел зурлар инде! 1 нче сыйныфта укыйбыз. Яраткан апабыз Энҗе Равил кызы Гыйлемханова безне укырга, язарга, санарга гына түгел, тәртипле булырга, яхшылык эшләргә, табигатьне яратырга, дус яшәргә өйрәтә. Без бергәләп башваткычлар чишәбез, шигырьләр укыйбыз, рәсемнәр ясыйбыз.

    Кошларның безгә файда китерүе турында да апабыз күп сөйли. “Кошлар агачлардагы кортларны, бөҗәкләрне юк итәләр. Ә кышын безгә үзебез аларга булышырга тиеш”, - ди. Без әти-әниләр белән бергәләп җимлекләр ясап, агачларга элдек. Утыз ике укучыга – 32 җимлек. Көн саен анда төрле ярмалар салабыз. Сыйланыгыз, дускайлар,- диябез. Кошлар безнең дусларыбыз.

Кәримова Талия, 1а сыйныфы

Идел буе районы, 10 нчы татар-рус урта мәктәбе




Поделитесь с друзьями

Добавить комментарий

Защитный код
Обновить