Четверг, 08 февраля 2018 15:27 // Прочитано 617 раз

Кошларны кайгыртабыз

              Салкын кыш җитү белән Кариле балалар бакчасында туган ягыбызда кышлаучы кошларны кайгырта башлыйлар. Кошларга җимлек ясау, җимлекләргә ашау салу – күркәм традициягә әйләнеп китте.

     Зурлар төркеме балалары “Кышлаучы кошлар” проекты кысаларында,әти - әниләре белән берлектә, җимлек ясап килделәр. Әйтергә кирәк, әти-әниләрнең дә, балаларның да бу яктан фантазияләре чиксез бай икәнлеге күренде – арада нинди генә эшләр юк иде. Кошларны куандырып, без аларны бакчаның торле урыннарына элеп тә куйдык. “Кошларга ярдәм ит” темасына әңгәмә дә корып җибәрдек.

     Балаларыбыз табигатьтәге хәрбер үзгәрешне зур кызыксыну белән күзәтеп баралар. Саф һавага чыккач та, кошлар турында онытмыйча, җимлекләргә җим салалар, җимлеккә килгән кошларны күзәтәләр. Кышның сихри матурлыгы җем – җем иткән карларда, кышлаучы кошларда. Шуңа да, кырыс салкын көннәрдә, кечкенә дусларыбызга ярдәм итәргә кирәклеген балаларыбыз гына түгел, бөтенебез дә аңласак иде.

                                                               Балтач районы Кариле балалар бакчасы

                                                             Эльмира Хөсәенова

                                                             Гөлүсә Файзрахманова

                                                             Зәлия Якупова 




Поделитесь с друзьями

© 2015-2018 Сетевое издание Сәхнә-Сцена.Все права защищены.

© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом. Перепечатка, воспроизведение и распространениев любом объеме информации, размещенной на сайте, возможна только при наличии письменного согласия редакций СМИ.

Создано при поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям РТ.

Наименование СМИ: Сәхнә-Сцена (sahne.ru). Сайт зарегистрирован ФЕДЕРАЛЬНОЙ СЛУЖБОЙ ПО НАДЗОРУ В СФЕРЕ СВЯЗИ, ИНФОРМАЦИОННЫХ ТЕХНОЛОГИЙ И МАССОВЫХ КОММУНИКАЦИЙ (РОСКОМНАДЗОР). Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77 – 69870 от 29.05.2017 г.

Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». Адрес: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2

Адрес редакции: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2, 7 этаж.Телефон редакции +7 (843) 222-05-40 (1610), e-mail: saxna@mail.ru .

Главный редактор: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович (Зиннур Хуснияр).

О фактах коррупции просим сообщать по адресу saxna@mail.ru .

Антикоррупционная политика

Политика о персональных данных

Настоящий ресурс может содержать материалы 12+