100 header

https://www.ok.ru/profile/591523331094
Вторник, 12 февраля 2019 12:13 // Прочитано 242 раз

Сәхнә алиһәсе

                        

Аның белән күптән утырып сөйләшәсе килә иде. Тик һаман җае чыкмады. Сәгате сукмаган, димәк. Мин күбрәк гайре табигый кешеләргә тартылам. Фәкать аларга карата гына яратып кулланган бер сүзем бар: «керпе». Алар холык-фигыле белән бүтәннәргә охшамаган: алар горур, башбирмәс, тәвәккәл, туры сүзле һәм гаҗәеп дәрәҗәдә талантлы халык. Шунысы кызык: теләсә кем аларның башыннан сыйпарга җөрьәт итми, чөнки энәсенә кадалудан курка...

Бүгенге әңгәмәдәшемне берсеннән берсе асыл билгеләмәләр белән тамгаларга мөмкин: «йөзек кашы», «энҗе бөртеге», «асылташ», «якты йолдыз» һ.б. Һичшиксез ул бу атмаларның һәркайсына лаек ханым. Шәт, үпкәләмәс, Татарстанның халык артисты, Россиянең атказанган артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Наилә Гәрәеваны да үзем сокланган «керпеләр» төркеменә кертәм. Рәхиләсе («Беренче мәхәббәт», Х.Вахит), Зөбәйдәсе («Зөбәйдә - адәм баласы», Ш.Хөсәенов) белән үк тамашачы күңеленә ачкыч тапкан һәм шуннан соң Ана («Әни килде», Ш.Хөсәенов), Зөбәрҗәт («Ай тотылган төндә», М.Кәрим), Әсәл («Гүзәлем Әсәл», Ч.Айтматов), Бибкәйнур («Кыю кызлар», Т.Гыйззәт), Энҗе («Кол Гали», Н.Фәттах), Миләүшә («Хушыгыз!», Т.Миңнуллин), Шамбодэ («Тол ханымда тукталыш», Э.Лабиш), Сабира («Зәңгәр шәл», К.Тинчурин), Хәлимә Әмировна («Бабайлар чуагы», И.Зәйниев), һ.б. һ.б. йөзләгән рольләрдә уйнаган артистканың гомер дәфтәренә ниләр теркәлгән икән? - шул хакта сөйләшеп алыйк әле.

 - Талант ул һәркемгә дә кушучлап таратылган бүләк түгел, табигать аны чамалап кына өләшә. Сез шул бүләккә ия затларның берсе. Үзенчәлекле тавыш, нәфис нәзәкатлелек Сезне сәхнә алиһәсе итә дә куя. Әллә нәселегездә кемдер иҗат утын кечкенәдән үк күңелегездә үрләтеп калдырдымы?

 - Нәсел дигәннән, дәү әнинең бертуган абыйсы Авзал хаҗи Казанда беренчеләрдән булып хаҗ сәфәре кыла. Ул Татар бистәсендә үз йорты белән байлыкта-муллыкта яши, соңыннан совет хакимияте аның бөтен мал-мөлкәтен тартып ала. Минем бабам, ягъни әнинең әтисе Кадир - милләте белән азербайҗан, әни тугач кызына сирәк очраган Раван исемен кушып кына өлгерә, шуннан соң үлә ул. Әни әнә шул Авзал хаҗиларда үсә. Ата-ана йогынтысы көчле булгандыр дип уйлыйм, чөнки безнең әти бик матур җырлый иде. Заманында ул С.Сәйдәшев, Х.Сәлимҗанов, Ф.Йосыповлар белән аралашкан, концерт-спектакльләргә йөргән. Хәрби кеше булса да, сәнгать дөньясына тартылган. Әни инде матурлыкка мөкиббән иде, аны хәтта матурлык корбаны дияргә дә мөмкин. Аның өчен өйдә табак-савытмы, тәрәзә пәрдәләреме, урын-җирме, кием-салыммы - һәммәсе матур булырга тиеш иде. Ул бик оста тегүче, ул теккән күлмәкләр модельерлар көнләшерлек иде. Диварда безнең картиналар, ике якта - берсендә шагыйрьләрнең, икенчесендә композиторларның сурәтләре төшерелгән зур-зур плакатлар эленгән иде. Минем балачак Казанның Подложная урамында үтте. Без анда авыл тормышы белән көн иттек.

 - Сезне көянтә белән су ташыгандыр дип күз алдына китерүе дә кыен.

- Ә мин ташыдым! Колонка урамда иде. Агач йорт, газ юк, өйдә мич ягарга кирәк. Абый һәм мин икәүләшеп пычкы белән утын кистек. Әле тирә-күршеләр сыер, тавык-чебеш асрый иде.

- Ә кырыс чынбарлык хыял канатларын сындырмаган... Югыйсә сез сугыш арты баласы... Сезнең буынга күп авырлыклар тигән бит.

 - Мин мәктәптә укыганда драма түгәрәкләренә йөрдем. Пионерлар сараенда бөтен түгәрәктә - биюме, җырмы, катнаштым. Әни өчебезне дә музыка мәктәбенә бирде. Абый белән без - срипкада, апа фортепьянода уйнарга өйрәнде. Абый бу уен коралының чын остасы иде, ахырдан ул Рахлин оркестрына эшкә урнашты.

 - Язмышымны театр белән бәйлим дигән уй күңелегезгә кайчан кагылды соң? Әле бит җыр өлкәсе бар, бию өлкәсе бар дигәндәй.

 - Миңа театр җене ияләшкән иде инде. Сәгатьләр буе болытларга карап үз дөньямны төзеп, хыялланып утыра идем. Әби: «И, бу балакай ничек көн күрер, тагын мәрткә чумган», - дия иде. Ул чорларда радиодан рус спектальләрен тапшыралар, мин шуларны тыңлый-тыңлый Вахтангов театры белән саташа башладым. Исәбем - Мәскәүгә бару иде. Әни ситса тукымадан киң итәкле күлмәк текте, күршебез Тайфә апа туганнарының адресын кулыма тоттырды һәм мин башкала яуларга киттем. Ялгызым гына. Аңа кадәр әз-мәз дөнья күргән бар иде: «Артек» пионерлар лагерында ял иттем, комсомол путевкасы белән Чехиядә булдым. Әмма бу юлысы шыр ялгызым. Имтиханда мин беренче турдан ук узмадым. «Сез безгә туры килмисез шул, без быел героинялар кабул итәбез. Ә сез травести амплуасында. Сезнең Казанда Качалов студиясе ачыла, сезне анда биш куллап алачаклар, сез талантлы «кыз», - диделәр.

- Язмыш Сезне үзе боргандыр, бәлки. «Син, бала, татар театры сәнгате өчен туган», дигәндер.

- Ә мин бит Качалов студиясенә рус төркеменә имтихан тоттым! Чөнки рус мәктәбендә укыдым. Дөрес, өйдә без татарча сөйләшә идек, әмма ул әдәби тел түгел иде. Монда да шома гына үтмәдем әле. «Сезгә ничә яшь?» - диделәр. «Унбиш», - дигәч комиссия әгъзасының берсе: «Ашыкмагыз әле», - диде. Икенчесе сарказм белән: «Ә сез нәрсә уйнарга телисез инде?» - диде. «Анна Каренинаны», - дигәч, барысы да көлде. Мин шуннан соң бүлмәдән елап чыгып киттем. Ахырдан гына белдем, мине ирештерүче Хәким Сәлимҗанов булган икән. Хуш, бер мәрхәмәтлесе тынычландырып яңадан кертеп җибәрде. Икенче турдан соң исемлектә үз фамилиямне күреп сөендем инде. Шулай басып торганда миңа берәү эндәште:

Дәвамы бар

Нәбирә Гыйматдинова

«Сәхнә» журналы 2015 ел, ноябрь




Поделитесь с друзьями

© 2015-2019 Сетевое издание Сәхнә-Сцена.Все права защищены.

© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом. Перепечатка, воспроизведение и распространениев любом объеме информации, размещенной на сайте, возможна только при наличии письменного согласия редакций СМИ.

Создано при поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям РТ.

Наименование СМИ: Сәхнә-Сцена (sahne.ru). Сайт зарегистрирован ФЕДЕРАЛЬНОЙ СЛУЖБОЙ ПО НАДЗОРУ В СФЕРЕ СВЯЗИ, ИНФОРМАЦИОННЫХ ТЕХНОЛОГИЙ И МАССОВЫХ КОММУНИКАЦИЙ (РОСКОМНАДЗОР). Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77 – 69870 от 29.05.2017 г.

Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». Адрес: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2

Адрес редакции: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2, 7 этаж.Телефон редакции +7 (843) 222-05-40 (1610), e-mail: saxna@mail.ru .

Главный редактор: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович (Зиннур Хуснияр).

О фактах коррупции просим сообщать по адресу saxna@mail.ru .

Антикоррупционная политика

Политика о персональных данных

Настоящий ресурс может содержать материалы 12+