100 header

https://www.ok.ru/profile/591523331094
Вторник, 12 февраля 2019 13:11 // Прочитано 185 раз

«Мәхәббәтемне дә театрда таптым...»

Бу иҗат кешеләре турында сирәк язалар. Балет артисты күпләр өчен тылсымлы дөньядан иңгән зат кебек тоела: үзе берни дә сөйләми, бары тик хәрәкәтләр белән генә героеның бөтен халәтен ачып сала. Хәер, күзләр «сөйли», куллар «сөйли», һәм син сәхнәдә ул җанландырган образны тулысы белән аңлап утырасың. Сирәк язалар дигәннән, балет – сәнгатьнең иң яшь төре шул.

Туган иле Төньяк Италия дип исәпләнә. Италия аксөякләре - нәзберек токым, кара халыкның «тыпыр-тыпырлар»ын өнәмәгән, алар өчен танцмейстерлар аерым биюләр әзерләгән. Балет термины исә XVI гасыр ахырында барлыкка килгән дип саныйлар. Беренче балет-спектакль 1581 елда балетмейстер Бальтазарини ди Бельд-Жойозо тарафыннан куелган. Россиядә тәүге балет 1673 елда тамаша кылынган. Бәлки, сәнгатьнең бу төре югары катлам вәкилләре – князьләр, дворяннар, хәтта ки патшалар өчен оештырылганга күрә гади халыкка ул, әйтик, театр, концертлар кебек үк якын түгелдер дисәк, бүгенге заманда андый бүленеш сизелми кебек. Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры заллары һәрчак шыгрым тулы була. Бездә балет яраталар. Кайбер мөселман илләрендә ул тыелган. Әнә Төрекмәнстанның элеккеге президенты Сапармурат Ниязов: «Миңа балет нәрсәгә ул? Үзебезнең милли сәнгатебезне үстерергә кирәк», - дип театрны яптырганда Татарстанда балет, киртәләргә очрамыйча, исем-дан алып яшәде һәм яши. ХIХ гасырда Казанда аз санлы гына балет коллективы оешса, 1938 елда аның штатында 24 биюче тупланган һәм еллар үтү белән ул тагын да тулылана барган.

Бүген безнең дәүләт опера һәм балет театры чит ил сәхнәләрен яулады. Арада исемнәре тамашачы күңеленә якын булган биючеләр дә шактый. Шуларның берсе танылган балет артисты, Татарстанның халык артисты Луиза Илдус кызы Мөхәммәтгалиева белән әңгәмә корам дип килгәндә, арган-талчыккан хатын-кыз каршы алыр дигән идем. Авыр хезмәт бит. Ләкин каршыма елмаеп чыккан ханым әлеге уйларымны сызып ташлады: ул һаман яшь иде, һаман чибәр иде, 55 саныннан 20 сен киметсәң дә бик таман икән, дидем. Әллә балет мәңге яшь калу серләрен өйрәтә микән? Бәлки үз һөнәреңне чын йөрәктән ярату нәтиҗәседер бу. Югыйсә, Луиза өчен балет нихәтле генә үрелсәң дә, буй җитмәслек йолдыз төсле була.

- Луиза ханым, балерина дип әйтүгә иң әүвәл сәхнәдә очып кына йөргән, гәүдәсе мамыктан дә җиңелрәк күбәләк күз алдына килә. Ләкин бу һөнәрнең күпме көч, күпме энергия суырганын, мөгаен, Сез үзегез генә беләсездер.

- Мин балет турында хыялланып та карамаган идем. Әти-әни, гәрчә сәнгатьтән ерак торсалар да, рухы белән иҗат кешеләре иде. Әти заводта эшләгәндә оркестрда уйнады, алар бәйрәм демонстрацияләренә чыкканда, иң алгы рәтләрдән бара, һәм мин дә әти белән янәшә атлый идем. Энем спорт белән шөгыльләнде, хоккей уйнады. Балачагымда мин фигуралы шууга, төрле бию, нәфис гимнастика түгәрәкләренә йөрдем. Шулай бервакыт опера һәм балет театрында чыгыш ясаганда мине музыка мәктәбенең хореография бүлеге җитәкчесе Сәйяра Юнысова күрде. «Безгә кил», - диде. Мин бардым, сынауларны үтеп, студент та булдым. Ул миннән: «Балет артисты булырга телисеңме?» - дигәч: «Юк», - дидем. Чөнки, мондый бәхет турында хыялланырга да ярамый кебек иде.

- Ә учыгызга күктәге йолдыз үзе чәчрәп төшә...

- Әйе, 1978 елда училище тәмамлагач, безнең чыгарылышны М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрына җибәрделәр. Безнең өчен бу иң зур шатлык иде. Билгеле, мин кордебалеттан башладым. Аннары әкрен генә миңа аерым фрагментлар бирделәр. Ә Р.Щедринның «Конек-Горбунок» балетында Кыз-патша партиясен биегәннән соң бәхет тагын елмайды. Беркөнне мине баш балетмейстер кабинетына чакырдылар. Керсәм, кәнәфидә атаклы Мария театры примасы Нина Федорова утыра. «Луиза, без уйладык-уйладык та, сине «Аккош күле» («Лебединое озеро») спектаклендә (П.Чайковский әсәре) катнаштырырга булдык. Сиңа Одетта-Одиллияне тәгаенлибез”, дигәч, куркуымнан: «Юк, юк, мине булдыра алмыйм!» - дидем. Әмма репетицияләр башланган иде инде...

- Ә бит һәрбер биюче бу хакта хыяллангандыр. Сез сынатмагансыз, сынауны узгансыз, Луиза ханым. Әлбәттә, иҗат тавы биек, анда күтәрелү өчен шактый тир түгәргә туры килә. Сезне исә балачактан ук үҗәтлек, тырышлык кебек сыйфатлар озатып йөри. Талантыгыз турында сүз дә юк. Сезнең тарафтан башкарылган Марта (А.Адан, «Жизель»), Гамзатти (Л.Минкус, «Баядерка»), Аврора, Фея Карабос, Фея Сирени (П.Чайковский, «Спящая красавица»), Китри, Урам биючесе, Повелительница дриад (Боеручы рухлар), Чегән биюе (Л.Минкус, «Дон Кихот»), Кармен (Ж.Бизе-Р.Щедрин, «Кармен-сюита»), Үги ана (К.Хачатурян, «Белоснежка и семь гномов»), Озе (Э.Григ, «Пергюнт») һ.б. партияләр тамашачы күңелендә гомергә уелып калды. Балетка мөкиббән китүчеләр махсус Мөхәммәтгалиеваның биюен күреп сокланыр өчен театр ишекләрен ачкан икән, димәк, Сез балет тарихында матур эз калдыргансыз. Кабат хыялларга әйләнеп кайтыйк әле. Гел уңышларга гына ирешкән балерина, мөгаен, ул хакта бик уйламагандыр.

- Уйладым. Училищеда укыганда бер педагог: «Кайсы партиядә биер идең?» - дип сорагач: «Кармен», - дигәнем хәтердә. Бу образ минем җанымны биләгән иде. Аны заманында Майя Плисецкая биегән иде. Һәм менә безнең театрда Ж.Бизе балеты - «Кармен-сюита» куелды. Минем йөрәгемнең ничек типкәнен белсәгез! Хыялым тормышка ашты: Кармен ролен миңа тапшырдылар

- Сез балет тәнкыйтьчеләре тарафыннан да югары бәяләнгән артист. Шуларның икесенә генә тукталам. Владимир Дмитриев: «Балеринаның «Пер Гюнт» балетындагы соңгы драматик роле Луиза Мөхәммәтгалиеваның зур актерлык осталыгын һәм үзенчәлеген ачык күрсәтте» дисә, Мәскәүдән музыка белгече Елизавета Дюкина болай дигән: «Л.Мөхәммәтгалиева «Дон Кихот» спектаклендә өч төрле сыйфатта - болеро һәм Чегән биюләрендә катнашты, Урам биючесе партиясендә чыгыш ясады. Балерина аларны югары бию осталыгы белән башкарып, һәрберсендә төсләр байлыгын һәм хисси халәтләренең нечкәлекләрен тапты”.

Луиза ханым, һәр артист вакыты җиткәч сәхнә белән саубуллаша. Артта яраткан рольләр тезелеп кала, алмашка яшьләр килә. Ә Сезнең язмыш гел бәхет җепләре белән үрелгән: егерме ел элек үк хореография училищесында укыткансыз, укучыларыгыз төрле шәһәрләрдә, хәтта чит илләрдә дә эшли.

- Әйе, мин репетитор вазифасына сәхнәдә биегәндә үк керешкән идем. Берьюлы иҗат һәм труппа белән шөгыльләнү авыр иде. Аннары, тамашачымнан аерылырга әле мин бит яшь идем. Ләкин педагог-репетиторның күркәм яклары бар: яшь талантларны үстерү үзе бер изге вазифа.

 - Шул исәптән кызыгыз балет артисты Алина Штейнбергның әнисе дә бит Сез. Аның Сезнең һөнәрне сайлавы - балетта бер династия барлыкка килә дигән сүз.

 - Мин кызыма башкарак язмыш юраган идем, ул да әтисе Захар Штейнберг кебек музыкант булыр дигән идем. Алина музыка мәктәбендә укыды, бик матур җырлый иде. Театр диварлары эчендә үскән баладан ни көтәсең инде, билгеле, хореография өлкәсен үз итте. Училищедан соң ул безнең театрга эшкә урнашты һәм тиз арада төп рольләргә тиенде. Кайчандыр минем йөрәгем аша үткән Кармен, Ана бүре, Фея Карабос кебек партияләрне биегәндә горурлык хисе кичерәм. Әмма мактауларга саран мин, кызыма гел тәнкыйть күзлегеннән карыйм. Орышам да, чөнки үзеңнекеннән күбрәк таләп итәсең.

- Луиза ханым, Сез Остаз статусында шактый гына шәкертләр тәрбияләдегез, ә менә Сезгә иҗат дөньясына хәер-фатиха биреп озатучы мөгаллимнәрегез кемнәр иде?

- Училищеда безгә гаҗәеп киң күңелле, игелекле Сәйяра Юнысова, Камил Гайнуллин, Сания Хантимерова, Виталий Бортяковлар белем бирде. Шәхсәнәм Әсфәндиярова актерлык осталыгы серләренә төшендерде. Театрда мин Рафаэль Саморуков, Ирина Хәкимова, Валентина Прокопова, София Тулубьевалардан күп нәрсәгә өйрәндем.

- Казанда профессиональ классик балет мәктәбенә нигез салган Сәйяра Юнысовага Сез олыгайган көнендә терәк булгансыз икән.

- Кызганыч, 80 яшен тутырган Сәйяра Сәгыйровна кисәк кенә авырды. Мин ярдәм йөзеннән хәлемнән килгәннең барысын да эшләдем, әмма үлем беркемне дә аямый, укытучым һәм остазымны югалту җанымны әле дә әрнетеп тора.

- Луиза ханым Мөхәммәтгалиева-Штейнберглар гаиләсе театрның тоткасы дисәк, һич арттыру булмастыр.

- Кызым Алина турында әйттем инде. Ирем Захар кыллы оркестр җитәкчесе. Иҗади бәхетемне генә түгел, мәхәббәтемне дә мин театрда таптым.

- Без Сезне чын күңелдән гомер бәйрәмегез белән котлыйбыз. Дистә-дистә еллардан соң да Сезнең белән - яшь һәм чибәр ханым белән очрашырга язсын!

 - Рәхмәт!

Нәбирә Гыйматдинова

Сәхнә журналы 2015 ел, октябрь




Поделитесь с друзьями

© 2015-2018 Сетевое издание Сәхнә-Сцена.Все права защищены.

© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом. Перепечатка, воспроизведение и распространениев любом объеме информации, размещенной на сайте, возможна только при наличии письменного согласия редакций СМИ.

Создано при поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям РТ.

Наименование СМИ: Сәхнә-Сцена (sahne.ru). Сайт зарегистрирован ФЕДЕРАЛЬНОЙ СЛУЖБОЙ ПО НАДЗОРУ В СФЕРЕ СВЯЗИ, ИНФОРМАЦИОННЫХ ТЕХНОЛОГИЙ И МАССОВЫХ КОММУНИКАЦИЙ (РОСКОМНАДЗОР). Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77 – 69870 от 29.05.2017 г.

Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». Адрес: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2

Адрес редакции: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2, 7 этаж.Телефон редакции +7 (843) 222-05-40 (1610), e-mail: saxna@mail.ru .

Главный редактор: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович (Зиннур Хуснияр).

О фактах коррупции просим сообщать по адресу saxna@mail.ru .

Антикоррупционная политика

Политика о персональных данных

Настоящий ресурс может содержать материалы 12+