100 header

https://www.ok.ru/profile/591523331094
Четверг, 14 февраля 2019 11:45 // Прочитано 234 раз

Син түгел бу, син түгел...

«Ишетәсеңме, безнең уртак хыялыбыз чынга ашты! Ишетәсеңме-е...»

Ул һәр төн, күктә йолдызлар калыккач, шуларның иң яктысына карап, сары чәчле балачак дустына эндәшә, гүя җиһан нур аша икәүнең җанын бергә тоташтыра иде.

Ә бүген аларның хыялына кизәнделәр... Чәйханә тәрәзәләре күзе чокылган ямьсез курчакка охшаган, ватык пыяла кисәкләре идәнгә чәчелгән иде. Полиция хезмәткәрен чакыруына үкенеп туялмады хатын.

Кылыч борынлы ир-егет тота да:

- Сезнең көндәшләрегез бармы, гражданка? - дип сорый.

- Бардыр, бәлки. Карга да чыпчыктан көнләшкән бу заманда «брат братның көтү көтүенә рад».

- Исемнәрен атагыз, гражданка, - диде хезмәткәр катгый тавыш белән.

- Әй, уен уйнамагыз, зинһар! - Бибисара да усалланды. - Кем миннән көнләшсен ди! Бизнесны мин хәләл акчама оештырдым. Берәүне дә таламадым. Беркөнне өч такырбаш кергән иде. Безнең биләмә законы буенча, ай саен фәлән тәңкә түлисез, диделәр. Мин ишетмәмешкә салыштым. Такырбашлар тамак кырды, ютәлләде. Аңлыйсыздыр, шәт.

- Нәрсәне, гражданка?

- Түләмәсәң үкенерсең, апай, диделәр. Энем, нигә син күзеңне шарландырасың, ә?! Казанда һәр ачылган кибет-кафелардан шушы урам этләре салым каералар бит инде. Бер яктан - дәүләт, икенче яктан бандитлар изә. Сез полициягә башкисәрләрнең кемнәр икәне күптән мәгълүм ләбаса! Ник үзләрен бераз селкетмисез?! Шүрләтәдер, мөгаен.

- Ярсымагыз, гражданка! - диде тәнкыйть яратмаган тәртип сакчысы.   - Иту мин “эш”не ябам да куям. Сезнең бәрәңге-суганнарыгызда казынырга минем вакытым юк. Аш-су ноктагыз торак йортның беренче катында урнашкан. Мужыт, халык сезне өнәмидер. Төн ката банкет, музыка, акырыш-бакырыш, сүгенү. Йоклатмыйсыздыр кешеләрне.

- Безнең чәйханәдә тыныч, энем. Исерткеч эчемлекләр сатылмый. Алла боерса, китап укып, чәйләп утырулар булыр монда.

- Китап укып? Хым... Әгәр дә мәгәр, китапка ышыкланып, секта әгъзалары җыеп ятсагыз, үзегезгә үпкәләгез!

- Кисәтүегез өчен рәхмәт, энем.

- Чәйханәгезне кайчан рәсмиләштердегез?

- Ике ай элек.

- Каравылчы яллагыз яки... - Полиция хезмәткәре, фуражкасын этеп, маңгаен кашыды. - Өлешләрен бирегез тегеләргә. Бинагыз бәләкәй, ат бәясе алмаслар. Хушыгыз!

Авыл баласы, ахрысы, ат бәясе дигән онытыла язган сүзләр белә. “Безгә таянма, бинаңны үзең сакла”, димәк. “Әни, яп, сиңа аның зыяны гына тия бит!” - ди кызы. Ябар өчен ачмады шул аны Бибисара. Ачмады... Ничә еллар буе хыял иленнән чынбарлыкка күчә-күчә, ниһаять, теләгемә ирештем дигәндә генә, барысына да кул селтәргәме? Чур!

- Кызым, быел диңгезгә ерактан гына сәлам юлларбыз кебек, - диде ул. - Ялны чигерербез, тәрәзә пыялаларына акча кирәк.

- Яңа тәрәзәләр озакка чыдар микән, әни? - диде Алиясе. - Сине бандюгалар кисәттеләр! Эре сортлары аның супермаркет-рестораннарны чистарта, банк баса, оешмаларны үзенә авыштыра, ә болары - өйрәнчекләре. Синең кебек яклаучысыз ялгыз хатыннарның кесәсен бушата! Бүлешмәсәң, чәйханәңне пыран-заран китерәчәкләр! Мин быел җәйге сессияне иртәрәк төгәллим дә дүрт айга Америкага - эшкә китәм. Колагыңа киртлә, әни, мин бу илдә - чүплек оясында яшәргә теләмим! Анда үземә урын эзләп кайтам.

- Кызым, әгәр ял дисәң, әзрәк акча юнәтәм инде анысы.

Алия, йомшарып, аның иңнәреннән кочаклады:

- Син нәрсә, әни! Болай да муеннан бурычка чумдың. Мин эгоист мәллә, хәлеңне чамалыйм бит. Өйдә дә рәхәт әле. Ә Америка сызылмый, ул планда, яме? Синең белән без бер факультетта укыдык, тикмәгә генә чит телләр өйрәндекмени! Төпләнгәч, сине дә үз яныма алдырам. Яле, инглизчә сөйләшеп карыйк. Онытмадың микән? Хау а ю, мисс?

- Кызым, шаяртмасана. Миңа үз телем газиз, үз ватаным якын.

- И беркатлы әни! Сезнең буын йодрык белән авызына сугып канатканда да: “Рәхәт, иркен тормыш тик безнең илдә генә”, - дип җырлар, ахрысы. Ничек бу хәтле сезне үги иткән Ватаныгызның җанатарларына әйләндегез икән сез? Гаҗәп, әни!

Хатын, юк, кызым, безнең ватан бүтән ул, дияр иде, бәхәс кенә уятыр. Без сукыр кычытканга да гашыйк идек, дияр иде, ясалма тоелыр. Бүгенге яшьләр корырак, алар өчен хис ят әйбер. Ә шулай да Алиясенә сөйлисе килә! Ватан ул, сабыем, әкиятләрдән яралган минем туган авылым Акъяр диясе килә! Әнә Акъярым күктә җемелдәгән йолдызлары, челтерәп аккан чишмәләре, болынга сибелгән аллы-гөлле чәчәкләре, сызылып аткан таңнары, моңсуланып кына баеган кояшы, карлы-бозлы яңгырлары, яланаяк йөгергән урамнары, ботыңны чеметкән ата казлары һәм тагын әллә ниләре, әллә ниләре белән йөрәгемә кереп оялаган да күземнән яшьләр агыздыра диясе килә...

Тик бит кыз шәһәр баласы! Ташта шыткан гөл лә ул! Ярар, аның белән бәхәсләшеп ни отарсың. Әгәр өлкәннәр белән яшьләр үзара аңлашып яшәсә, дөньяның кызыгы бетәр иде. Әлбәттә, Бибисара «әллә ниләр» дип шудырып кына үтмәскә, исемлек башына ук китапханәне теркәргә тиеш иде. Китапханә, китапханә... Клуб каршындагы кечкенә генә агач өй... Бүлмәләре тар, ә кодрәте киң: күңел гел шунда тартыла иде. Әйтерсең киштәләргә сүздән генә тукылган тылсым тезелгән, әгәр шуларны ачсаң, кәгазь битләр, канатларга әверелеп, биек-биеккә - хыял иленә очыртыр төсле иде.

Ул чакларда китапның кадере зур иде шул. Өстәлләрдә әле «тимер күзле тартмалар» кукраеп утырмый иде. Алар икәү бер-берсе белән ярыша-ярыша укыды. Көндәше Талип исемле малай иде. Илаһым, котсыз! Илаһым, телгән чырадай ябык, озын! Әгәр бөгелсә, чыртлап урталай сынар шикелле. Талип килмешәк иде. «Төрмә чыпчыгы» Гаптери Акъярга балалы хатын җитәкләп кайтты. Зимагурның ата-анасы күптән гүр иясе, өч ботак туганнарыннан гайре сыеныр кешесе дә юк иде. Авылдашлары аның кайтуына сөенмәде, киресенчә, кара кайгыга батты. Ник дигәндә, Гаптеринең кулы кәкре, аңа «Каптырый» дигән кушамат та тагылган иде. Төрмәгә эләккәнче, егет халыкны зар елатты. Кемнеңдер сарыгын «бүре» ботарлый, кемнеңдер каз-үрдәкләрен «төлке» чәлдерә, ә тавык-чебеш ише вак-төякләрне «күсе» оясына ташый иде. Сыерларга хәтле «урман шүрәлесе» бугазлый, ахырдан хуҗалары тиресе белән баш-аякларын гына табып ала иде. «Бу синең кыңгыр эшең!» - дип, зимагурның өенә барып кара! «Йа, нәкъ без - Гаптери хәзрәтләре хайваныңны урлады димсеңме? Күзләрем чәчрәсен, валлаһ, ул син, дисеңме, кем бабай, кем әби? Өстемә ни кигән идем? Күлмәкме? Фуфайкамы? Ә-ә, күрмәдең ызначит! Ничек оят түгел сиңа, кем бабай, кем әби! Син бит намаз карты, син бит намаз карчыгы! Бәнахакка миңа яла яккан өчен, Аллаһ тәмугта яндырачак сине! Минем сымак бәхетсез, ятим малайга өясез инде бөтен гаепне! Яшь-җилкенчәк төнлә елга буенда шашлык кыздыра иде. Сезнең кара сарыгыгыз итеннәндер. Көлгә каз күмгәннәр, ансы да сезнекедер, кем бабай. Күзе сукыр иде, әйеме?» Менә шулай теле белән үзе һөҗүм итә иде зимагур. Син урладың дип, берничек тә дәлилләп булмый иде шул. Инде дә, батыраеп, аның бугазына ябышсаң, ахырдан ул тагын да катырак үчләшергә керешә иде. Сәлим карт, шулай «син генә яшь бозавымны яшереп суйдың» дип, моның башына таягы белән оргач, карак, абзар түбәсеннән төшә-төшә, бабайның бөтен терлек-туарын корытты. Ишегалдындагы соңгы аксак тавыгына кадәр койма өстеннән «очты» картның.

Берсендә Бибисараларның кәҗәсе югалды. Әтиләре үлгәч, ирсез сыер асравы кыен дип, әнисе Шаян исемле кәҗә бәтие үстерде. Бакчадагы яшелчәләргә көн күрсәтмәсә дә, сөт белән кинәндерә иде малкай. Әниле-кызлы Атау болыннарын, Сандугач әрәмәлекләрен урады, Шаянны җир йоткан иде.

- Чү әле, кызым, - диде әнисе. - Әйдәле.

Алар Гаптеринең ишеген какты. Үзе тәбәнәк, үзе караңгы өй эченә итле шулпа исе таралган. Түрдә - өч аяклы япмасыз такта өстәл...

Хуҗа, изүенә май агыза-агыза, сөяк кимерә.

- Узыгыз, уз, Сәрвәр апа, - диде зимагур, кулын майкасына сөртә-сөртә. - Нинди җилләр ташлады сезләрне без Гаптери хәзрәтләре хозурына?

Бер-бер уй белән бу адәмнең бусагасыннан атлаган әнисенең сүз төене тиз генә чишелмәде, ул карашы белән табынны айкый иде.

- Ни, энем... Ите тәмлеме соң димәкче идем.

- Ә-ә, син шуны белмәк идеңмени, Сәрвәр апа! - Каптырый гырылдатып кикерде. - Тал кайрысы кимергән, каһәресе. Ите әчерәк.

- Оят...сыз, - диде әнисе, сыкранып кына.

- Кем? Минме? Ай-вай, рәнҗетәсең тәки, Сәрвәр апа! - дип, артист роленә кереп маташкан егетне әнисе тизрәк тынычландырырга ашыкты:

- Тал кайрысы кимергән кәҗәбезне тиргим, энем. Шул гына.

- Әни, әни, - диде гарьләнгән Бибисара.- Нишләп син Гаптерине орышмадың?! Ул безнең кәҗәне ашый иде түгелме соң?!

- Ашый иде, кызым. Әле өч сарык бәрәнебез, ун баш казыбыз, егерме тавыгыбыз бар. Әгәр мин Шаянны таптыра башласам, Сәлим бабаң хәлендә калабыз. Иншалла, бездән чиратын уздыргандыр, капкорсак.

Шеш тула-тула да азактан тишелә икән. Гаптеридән җәфа чиккән карт-корыга Аллаһы Тәгалә булышты. Аларның “коткар” дип ялварулары күкләр катына барып иреште. Абага чәчәге капкандай, күзгә чалынмыйча гына авылдашларының абзар-курасын чистарткан зимагур бер очрактан соң эләкте. Акъяр клубына килгән танылган җырчыны мөдир Нәбиуллалар фатирына урнаштырдылар. Концерттан соң ул кунып, иртән күрше авылга күченде. Аны Нәбиулла хатыны белән туганнарына үзе илтте. «Без сезне тыңлап туймадык, Илһам абый», - дип, ирле-хатынлы кичен дә шунда калганнар. Ә инде клуб тирәсендә иснәнгән Гаптери мондый форсатны кулдан ычкындырамыни! Нәбиулла абзыйлар ул чорда күркә үрчетә, әлеге кош заты тәвәдән бер дә ким түгел, эре токымлы иде. Капка йозак-фәләнгә бикләнмәгән, йорт аулакта - Атау читендә. Этем дә өрмәс дип, арыш капчыгын култык астына кыстырып, Каптырый «ауга» юнәлә. Ә бу вакытта җырчыны сәфәрендә озатып йөргән фотограф махмырдан мие кайнап Нәбиуллалар чоланында катык суы белән баш төзәтә икән. «Айныгач кичкә кил», - дип, бичараны хуҗалар калдырып киткән икән. Ишегалдындагы шау-шуга шаккатып (күркәләр гыйк-гыйк кычкыра!) фотограф әфәнде тәрәзәчектән үрелеп карый, ә анда ниндидер ике аяклы ерткыч кошларның муенын бора да капчыгына шудыра, бора да шудыра... Махмыр колы айнып, фотоаппартын тәрәзәчеккә төби һәм чалт та чолт тамашаны сурәткә төшерә...

...Тикшерүче Гаптеридән беренче болай сораган:

- Капчык белән кая бардың, иптәш Ахияров?

- Юл кырыйларына чәчелгән бодайга, иптәш нәчәлник, - дигән Каптырый.

- Казыңамы, тавыкларыңамы?

- Һи-һи, миндә аларның әсәре дә юк, мин зерә ярлы, иптәш нәчәлник. Ниятем изгедән иде, Нәбиулла Саматовларның күркәләре ач иде, шуларны бодай белән сыйламакчы идем, ә ул мәхлүк җаннар ботымнан чеметте. Көчкә-көчкә качтым, чалбар балакларым ертылды. Уф, иптәш нәчәлник, эттән дә хужы икән Нәбиулла күркәләре!

 «Тиле, җүләр, акылга сай”, - дип, беркетмә төзеп, Гаптерине иреккә генә җибәр! Җинаятен раслаган фотосурәтләр булмаса, әлбәттә, тикшерүченең шулай эшләячәге көн кебек ачык иде.

- Бәрәчулла, Гаптери хәзрәтләренә охшаган кеше дә бар икән дөнҗаларында! - дигән Каптырый, сурәтләрне әйләндерә-тулгандыра. - Кайда яши минем игезәк сыңарым, иптәш нәчәлник?

- Акъярда , иптәш Ахияров.

Дәвамы бар

Нәбирә Гыйматдинова




Поделитесь с друзьями

© 2015-2018 Сетевое издание Сәхнә-Сцена.Все права защищены.

© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом. Перепечатка, воспроизведение и распространениев любом объеме информации, размещенной на сайте, возможна только при наличии письменного согласия редакций СМИ.

Создано при поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям РТ.

Наименование СМИ: Сәхнә-Сцена (sahne.ru). Сайт зарегистрирован ФЕДЕРАЛЬНОЙ СЛУЖБОЙ ПО НАДЗОРУ В СФЕРЕ СВЯЗИ, ИНФОРМАЦИОННЫХ ТЕХНОЛОГИЙ И МАССОВЫХ КОММУНИКАЦИЙ (РОСКОМНАДЗОР). Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77 – 69870 от 29.05.2017 г.

Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». Адрес: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2

Адрес редакции: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2, 7 этаж.Телефон редакции +7 (843) 222-05-40 (1610), e-mail: saxna@mail.ru .

Главный редактор: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович (Зиннур Хуснияр).

О фактах коррупции просим сообщать по адресу saxna@mail.ru .

Антикоррупционная политика

Политика о персональных данных

Настоящий ресурс может содержать материалы 12+