100 header

https://www.ok.ru/profile/591523331094
Четверг, 14 февраля 2019 15:31 // Прочитано 250 раз

«Иң зур бәхетем – тамашачы мәхәббәте...»     

...Кичәге завод директоры ерак җирләрдән туган авылына кайтып төшә. Ул кабинетыннан әле генә чыкканмыни, ап-ак күлмәк белән костюм кигән, галстук таккан, чалбарының сыры кулыңны кисәрлек итеп үтүкләнгән, кырынган йөзе пөхтә-матур. Менә сиңа коеп куйган җитәкче образы! 

Килеш-килбәте белән үк түрә икәнлегенә ышандыра. Юкса, өтек-төтек кенә киенсә, тамашачы: «Фи, шушы да булдымы директор!» - дияр һәм спектакльнең бермә-бер дәрәҗәсе кимер иде. Элгәре үк Өмет (И. Юзеев, «Гашыйклар тавы»), Рәшит (К.Тинчурин, «Назлы кияү»), Ямгырчы би (Н.Фәттах, «Итил суы ака торур»), Пурсоньяк (Мольер, «Галиҗәнап де Пурсоньяк»), Миннәт (М.Гыйләҗев, «Бала баласы балдан татлы»), Исхак (Т.Миңнуллин, «Ай булмаса, йолдыз бар») һ.б. кебек йә фаҗигале, йә көлкеле, йә җырлы-биюле рольләре белән сокландырган, хәтта ки көнләштергән Татарстан Республикасының халык артисты Зөфәр Харисов иде ул Габдерәхим исемле «директор» әфәндебез. («Бер тамчы ярату», Т.Хәләф сценарие, Н.Гыйматдинова әсәре).

Сәхнә һәм чынбарлык икесе ике дөнья, һәм шушы уртаклыкта торган актер үзе дә образ булып гәүдәләнә. Бервакыт миңа шундый бәхәстә катнашырга туры килде: татар ир-егетләре һәм татар хатын-кызлары ничек киенергә тиеш? Бигрәк тә әдәбият-сәнгать әһелләре. Чөнки алар күз өстендәге каш кебек. «Киемеңә карап каршы алалар, акылыңа карап озаталар», - әлбәттә, әйбәт мәкаль, әмма, мин акыллы дип, иске-москыга төренеп йөрү дә килешмидер. Сүзен туры ярып әйткән бер каләмдәшебез: «Без кемнән ким?! Татар матур киенсен, бүтән милләтләр аны: «Кара, кыяфәте бигрәк мескен димәсен. Әнә, театр артисты Зөфәр Харисовтан үрнәк алыгыз: озын кара пәлтәдән, муенына кызыл шарф ураган, ул урамнан узганда: «Менә ичмасам!» - дип горурланып каласың”, - диде. Юк, монда фәлән мең долларлык кыйбатлы кием-салым турында бәхәс купмады. Зөфәр Италиядән кадәр бренд саналган Версаче яисә Diesel киемнәре кайтармый, безнең татар артистлары бик тыйнак яши, монда сүз эчке культураны чагылдырган зәвык турында иде. Килешле итеп киенә белү бөтен кешегә дә бирелмәгән талант инде ул. Баксаң, Зөфәр балачакта ук «Музыкальная жизнь» дигән журнал алдырган, анда исә сан саен фырт урыс артистларының фотосурәтләре басылган.

- Зөфәр, сине шулкадәр мактагач, укучыларыбыз: «Бу егет кайсы мәмләкәттән икән соң?» - дип кызыксынмасмы, икән

- Кызыксынсалар, яз инде, мин Мөслим районының Ыклы, әрәмәле, чишмәле Түбән Табын авылында туып үстем.

- «Тормыш көндәлегең»не күздән кичердем дә, үзеннән-үзе бер сорау туды. Театр артисты дигәч, без шулай күнеккән: ул йә Казан театр училищесы шәкерте, йә Мәскәүдә укып кайткан щепкинчы. Ә син боларның икесен дә читләтеп, сәнгать иленә бүтән сукмактан килеп кергәнсең

- Әйе, мин 1978 елда Мәдәният институтының режиссерлар бүлеген тәмамладым. Җитәкчебез атаклы Ш. Сарымсаков иде. Училищега юлларым урау булды шул. Мөслим- Татарстанның ерак төбәкләренең берсе. Чакрымнарны исәпләсәң - баш әйләнә. VIII сыйныфтан соң әти-әни мине Таһир исемле авылдаш абыйга ияртеп Казанга озатты. Икәү фатирга урнашкач Таһир абый, мин - ундүрт яшьлек малайны, училище ишеге төбендә бастырып калдырды. Коридорда бер җан иясе юк, тып-тын! Тәрәзә янында унбиш минут чамасы торгач, кисәк авыл, йортыбыз, әниләр күз алдыннан йөгереп узды да, елап та җибәрдем. Шунда беренче тапкыр сагынуның никадәр әче икәнен тойдым. Фатир хуҗасы кызганып үземне аэропортка илтеп куйды, ә анда билетлар сатылып беткән, икенче көнгә - кичкә генә урыннар бар. Дүрт көннән соң Түбән Табынга кайтып егылдым. Моннан соң беркая да бармыйм, яшәсен авыл, дип тәүбәләсәм дә, урта мәктәпне тәмамлагач фикерем үзгәрде. Безгә концерт белән сүз остасы Илдус Сафин төркеме килгән иде, алар: «Нәрсәгә сиңа училище, туп-туры институтка кит, югары белемең дә була», - диделәр

- Әле бер сереңне яшереп калдырасың. Сине Аллаһ тумыштан ук иҗат таланты белән бүләкли, син инде мәктәптә драма түгәрәгенә йөрисең, VII сыйныфта ук Әнгам Атнабаевның «Шонкар» спектаклендә уйныйсың, ә «коллегаларың» - укытучылар.

- Серемне ачам алайса. Балет артисты булырга хыялланган идем шул.

- Ирек Мөхәммәтов сыман Аурупа сәхнәләрен яуларга исәпләдеңмени?

- Юк ла, балачак хыялы бит ул! Тинчурин театры минем өчен Париж да, Лондон да, Нью-Йорк та, Казан да - аны бернәрсә белән дә алыштырмас идем. Син инде, гади авыл баласы ничек сәнгатьнең бу иң нәзберек төре белән җенләнде икән дип шикләнәсеңдер. Заманында Н.Павлова, М. Плисецкая, В.Васильев кебек дөнья шаулаткан талантларның чыгышын һәрдаим телевизордан күрсәтәләр иде. Аларга мин шакката идем. Биюгә сәләтем булгач, балетка да «тешем үтәр» кебек иде.

- Ә милли театрыбыз синсез нишләр иде! Шаяртуымда җитдилек тә бар, Зөфәр. Хуш, иң тәүге ролеңне хәтерлисеңме дип төпченсәләр, син Әлмәт сәхнәсен онытмаска тиеш, әйе бит?

- Әлбәттә! Кесәмә дипломымны салгач мин ул елларда «күчмә» дип аталган театрга бардым. Аның директоры Сәет Шәкүров иде. «Улым, - ди абзый, - әлегә бездә вакансия юк, ә менә режиссер ярдәмчесе вазифасына кеше кирәк», - ди. Икеләнеп тә маташмадым: «Ярдәмче кем инде, пәрдә ачтырып, пәрдә яптыручы гына бит», - дип баш тарттым. Иҗат бәхете эзләп киттем Әлмәт калаларына. Гали абый Хөсәенов бишкуллап алабыз, диде. Режиссер Рөстәм Абдуллаев «Ач тәрәзәң» (Ф.Садриев) спектаклендә миңа Булат ролен тәгаенләде. Шул беренче ролем иде.

- Син әле Рөстәм Абдуллаевны: «Пешерергә яратам, берәр ресторанда пешекче булам, аннары директор кәнәфиенә утыруым ихтимал», - дип куркыткансың имеш.

- Ул үз-үземә тәнкыйть күзлегеннән багу иде. «Зөфәр, син сәхнәдә кем? Уртакул уенчымы? Яки кыланып кына йөрүчеме? Яки инде таланты шәйләнгән артистмы?» Рөстәм абыйдан мондый җавап ишеттем: «Энем, артист һөнәре синең язмышың”. Бу бәя иҗат офыгымны киңәйтергә бик зур ярдәм итте.

- Туктале, режиссерлыкка укыган егеткә, бәлки Сәет абый Шәкүровның тәкъдимен кире какмаска иде, ә? Теге чорларда (Рәшит Заһидуллинга хәтле) тинчуринчылар режиссерларга кытлык кичерде, алар бик еш алышынды: берсе килде, берсе китте. Алын инде шушы эшкә! «Мин!» дип чәчрәп чык! Тәҗрибә сандыгың яртылаш тулы иде кебек: синең тарафтан ничәмә ничә спектакль әзерләнгән.

- Ай-һай, сиңа әйтүе җиңел! Минем җанда бит актер яшәп ята! Һәм ул сәхнәдә уйнау ләззәтен берни белән дә алыштырырга теләми! Дөрес, «тегесе» дә чеметеп-чеметеп ала аның, кайчакта: «Их, шушы әсәрне куясы иде!» - дип очындыра-талпындыра.

- Кайбер режиссерлардан: «Актер без кушканны гына үти, аның тарафыннан инициатива күрсәтелми!» - дигән катгый фикерләр ишетәбез. Син моның белән килешәсеңме?

- Һич юк! Чөнки сәхнәгә артист чыга. Каһарманның уй-хисләре, кичерешләре, шатлык-сөенече яки фаҗигасе минем йөрәгем аша үтә, аның җәмгыятьтәге теге яки бу хәлләргә мөнәсәбәте минем уеным белән күрсәтелә. Әгәр режиссер артистка: «Син болай бас, болай борыл, болай сөйлә», - дисә, ул роботка әйләнә. Шөкер, без баш режиссер Рәшит Заһидуллин белән иҗат мәйданында дустанә эшлибез.

Дәвамы бар

Нәбирә Гыйматдинова

«Сәхнә» журналы 2015 ел, июнь

 




Поделитесь с друзьями

© 2015-2018 Сетевое издание Сәхнә-Сцена.Все права защищены.

© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом. Перепечатка, воспроизведение и распространениев любом объеме информации, размещенной на сайте, возможна только при наличии письменного согласия редакций СМИ.

Создано при поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям РТ.

Наименование СМИ: Сәхнә-Сцена (sahne.ru). Сайт зарегистрирован ФЕДЕРАЛЬНОЙ СЛУЖБОЙ ПО НАДЗОРУ В СФЕРЕ СВЯЗИ, ИНФОРМАЦИОННЫХ ТЕХНОЛОГИЙ И МАССОВЫХ КОММУНИКАЦИЙ (РОСКОМНАДЗОР). Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77 – 69870 от 29.05.2017 г.

Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». Адрес: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2

Адрес редакции: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2, 7 этаж.Телефон редакции +7 (843) 222-05-40 (1610), e-mail: saxna@mail.ru .

Главный редактор: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович (Зиннур Хуснияр).

О фактах коррупции просим сообщать по адресу saxna@mail.ru .

Антикоррупционная политика

Политика о персональных данных

Настоящий ресурс может содержать материалы 12+