100 header

https://www.ok.ru/profile/591523331094
Пятница, 15 февраля 2019 16:18 // Прочитано 264 раз

Син түгел бу (дәвамы)

         - Бәрәчулла, урамда ник очрамый икән игезәккәем? Ни атлы үзе?

         - Кәмит уйнама, иптәш Ахияров, - дигән тикшерүче. - Сиңа төрмәдә тактадан сәке әзерләдек без!

         Биш ел авыл иркен сулап яшәде. Ә Гаптеринең кабат Акъярда пәйда булуы барысын да өнсез итте. Әле бит халык өметләнә иде, караклык чире белән авырган Каптырый анда да кулын тик тотмас, янәсе. Төрмә кануннары исә кырыс, урлашкан кешене тиз йомдырырлар. Әмма өметнең койрыгы киселде:  Гаптери сау-сәламәт  килеш кайтты. Җитмәсә, аңа балалы хатын да тагылган иде. Инде хәзер авыл өч тамак туйдырырга тиеш иде. Карчык-корчык капкасын эчтән терәү белән терәде, абзар-курасына  амбар  йозагы элде. Әй,  хуҗалыктагы тишек-тошыкны  томалап бетерерлекмени! Ул әтәч-тавыкларыңны  да итәгеңә салып сакламассың ла! Авылның берничә аксакалы киңәшкәннәр дә “төрмә чыпчыгы”н мәчеткә чакыртканнар.

         - Энем малай, - дигән Сәлим карт, сүз башлап. - Әйдә, Акъяр белән килешү төзе син, әйе. Кыягазга кул-тамгалар куярбыз, мәчет пичәтен сугабыз өстенә, әйе. Без сиңа ай саен ун-унбиш кила ит биреп барырбыз. Өлешеңне. Чимьяң зур синең, әйе. Син, энем малай, яхшылыкка яхшылык белән җавап бирерсең, терлек-туарларыбызга тимәссең, әйе.

         Гаптери башын уңга кыегайткан да:

         - Сул колакка сүләгез, сулына, өтермәдә уңына сугып, ишетмәс ясадылар ышпаналар, берсенең алтын  балдагын  ялгыш  бармагыма кигәнмен, каһәр, - дигән.

         Сәлим  карт гозерен кычкырып кабатлагач, Каптырый тәгәри-тәгәри көлгән дә:

         - И бабакайларым, без - Гаптери хәзрәтләре хәзер вегетарианец, - дигән.

         “И Аллаһым, урлашудан да куркынычрак шөгыль өйрәнгән, имансыз”, - дип, бабайлар пошаманга төшкән.

         - Кем соң ул бигитаринис? - дигән Сәлим карт, сагаеп кына. - Каракның тагын да яманрагымы?

         - Вегетарианец, ягъни без - Гаптери хәзрәтләре - ит ашамыйбыз, тузганак башлар!  Яшелчә, җиләк-җимеш белән генә тукланабыз! Катын да, үги малай да, чимьябыз белән, кыскасы. Карале, Фәһим абзый, синең елга буендагы  бакчаңда  кәбестә  уңа  иде. Ерактан карасаң, гел адәм башлары, валлаһ! Быел да утырттыңмы?

         - Утырттым, энем. Көзгә уптым сатып, машинамны ремонтлыйм, Ходай кушса.

         - Ә синең помидорларың иң беренче кызара иде, Фәтхулла бабай.  Үсентеләреңне туфракка күчердеңме соң әле?

         - Күчердем, энем.

         - Карале, Исламгали абзый, алмагачларың кышкы суыкларда корымагандыр, әйеме? Койма кырыендагысы бигрәк сусыл иде.

         - Корымады, энем.

         Карак, учын учка шапылдатып:

         - Алайса, ачтан үлмибез икән без - Гаптери хәзрәтләре, - дигән.

         Картлар шунда гына Каптырыйның тел төбен аңлаган: быел бакчаларга көн булмаячак икән. Быел кыяр-помидор, бәрәңге-суган ише нәрсәләр идән астына яки базга кадәр җиталмыйча, Гаптериләргә табан кыяклый икән.

         Әмма Акъяр алай да бәхетсез түгел икән. Ярты айлап урамда болгангач, Гаптери каядыр китеп барды һәм бүтән күренмәде. Хатыны белән улын ташлаган, имеш. Авыл бер яктан сөенде (Каптырый юк!), икенче яктан көенде: чандыр гәүдәле сөмсез малай гел үги әтисен хәтерләтә, аның күзләре сәер ялтырый, көлемсерәп кенә сөйләшүләре бик астыртын икәнлегенә ишарә төсле иде. Ата каракка яшь алмаш! Тынмаса да тынмас икән авыл җаны, Ходаем. Каптырый малайны “кәсебе”нең серләренә төшендермәгән дисезме?! Килмешәкнең исеме Талип икән, көзгә Бибисаралар сыйныфына кушылып укыйсы икән.

         Әнисе: “Без дә юл алыр идек, сыеныр почмагыбыз юк”, - дигән, имеш.

         Гаптеринең өе тузган иде. Көчле җил иссә, черегән бүрәнәләре уалып, нигез таралачак иде. Хуш, монысы  алай ук әһәмиятле түгел иде әле. Авыл зур, урамнар киң - тагын икәүне генә сыендырырлар. Кызны иң әсәрендергәне  декрет ялына чыккан китапханәче Айсылу апа урынына Талипнең әнисе килүе иде. Әй  шуңа кайгырды Бибисара, әй кайгырды! Айсылу апасы аның өчен сер капчыгы - кыяр-кыймас кына  каләм тибрәткән кыз, иң әүвәл шигырьләрен аңа укыта иде. Ә хәзер сердәшен бөтенләй чит-ят хатын алыштырды. Элгәре алган китапларын илтергә дә, бүтән анда бармаска - мәктәптә дә китапханә эшли. Дөрес, ул ярлы, әлеге дә баягы өч тапкыр укыган әйберләр генә ята.

         Тик Бибисарага китапханә белән хушлашырга иртәрәк иде.  Маңгаен каплап уяулык бәйләгән кечкенә генә апа, бишбылтыр танышлармыни, кызны кочагын җәеп каршылады.

         - Үскәнем, рәхим ит! Китаплар сине сагынып көтә монда. Кичә генә район үзәгеннән өр-яңа томнар соратып алдым. Нишләп бусага төбендә таптанасың, үскәнем? Оялма, зинһар. Мин Сәмига апаң булам. Талипның әнисе. - Хатын бер нүештә китапка кадалып утырган малайга ымлады.       - Әнә-ә ул. Ашаганы-эчкәне китап. Ялгышмасам, син Бибисарамы? Акъярда иң күп укучы чибәркәйнең үземе?

         Бибисара “әйе” дип баш селкеде. Уртадагы киштәдә, ымсындырып, яңа китаплар күз кыса иде. “Ач минем битләремне, ач... Миндә мең дә бер кич, мең дә бер төн сере...”

         Аның икеләнүен күреп, Сәмига апа кызны түргә этәрде. Беркемгә дә илтифат итмичә хәреф “эчкән” малай да башын күтәрде.

         - Син матур әдәбиятка мөкиббән икән, үскәнем, шулаймы?  Ә безнең Талип фантастика дип үлә. Йә, кайсы язучының әсәрен сайлыйсың? Ай Аллам, онытканмын, мине үзидарә рәисе дәштергән иде. Улым, Бибисарага булыш әле!

         Малай иренеп кенә урындыгыннан купты. Аның, гәүдәсе кебек, тавышы да  нәзек иде:

         - Кайсы кирәк?

         - Быел  безнең бәрәңгенең чыгышы начар,  кишер -  вак, кәбестә - кортлы, - диде Бибисара. - Шуңа күрә безнең бакчаны читләтеп уз!

         Талип челт-мелт күзләрен йомды.

         -  ... урлама дим, бернәрсәбезне дә... - Әй, аңа нибарысы унике генә яшь иде шул! Авызда сүзен үлчәрлек үлчәүләр юк иде! - Этебез усал, аны коймага ук бәйләдек, чылбыры озын, ботыңны умыра Сарбай.

         Малай, аның бытбылдаганын ишетмәгән төсле, җәһәт кенә югары киштәгә үрелде. Ишетте, ишетте!

         - Мә, бу шагыйрь кызык! – Талип, утын пүләне кебек, Бибисараның  беләгенә китаплар өйде дә өйде. - Бусы да кызык, бусы да!

         Беләк авырлыктан сыгылып, “шагыйрьләр” идәнгә коелды...

         - Нигә, кызым, кешегә каты бәрелдең? - диде ахырдан әнисе. - Сәлим  бабаң беркөнне урамда балакайга таягы белән орган. Син бур калдыгы, дип. Бер гөнаһсыз кешене алдан ук кем тукмый инде! Гаптеридән тумаган, иншалла, иман-тәүфыйк ияседер.

         Икенче тапкыр китапханәгә барганда почмактагы урындык буш иде. “Мәгәрә” исә танымаслык дәрәҗәдә үзгәргән: киштәләр диварларга беркетелгән, тәрәзәләргә ап-ак пәрдәләр эленгән, чүлмәкләрдә яраннар чәчәк аткан иде.

         - Менә апа-әбиләрдән гөлләр теләндем әле, - диде Сәмига апа. Әллә аның елмаюыннан, әллә кояш нурыннан бүлмә эче яп-якты иде. - Үскәнем, шигырь җыентыкларын шулай тиз укыдыңмы?

         - Әни су кебек эчәсең, ди, апа.

         - Китап - белем чишмәсе, диләр. Берүк китаптан бизмә, үскәнем. Ул хыял канатларыңны ныгытыр, күңел офыкларыңны киңәйтер, җаныңны сафландырыр.

         Китапханәче хатынның вәгазе артык: Бибисара болай да китап колы иде...

2

         …Акъяр урманы аланнары  җиләк исеннән исерде. Татлы ис чәчәк-үләннәргә кадәр сеңгән төсле  иде. “Чүмәшкән җиремнән генә бер чиләк җыйдым”, - дип мактанышты хатын-кыз. Әнисенең үкчәләре сызлый иде, Бибисара күршеләре белән урманга китте. Чынлап та, җир өсте кып-кызыл, басарга куркыныч иде. Күршеләр ни барына канәгать булып, беренче аланга төпләнде: ә кыз, җилбәзәк күбәләктәй, икенчесенә, өченчесенә күчте, әйтерсең иң сусыл җиләкләр әле чүпләнмәгән иде. Чиләге тулып,  җиләк  сурәтеннән күзләре арыган вакытта кич якынлаша, “аууу” дип  нихәтле аваз салса да, юлдашларыннан җилләр искән иде. Кинәт корыган агач ботаклары чертләде, һәм  куе  ешлыктан нәкъ Бибисара каршысына Талип килеп чыкты. Аның кулында чыбыркы иде.  

         Ул каш астыннан гына сөзеп карады да:

         - Бир чиләгеңне, - диде.

      Мәктәптә сыйныфташ малайлар  белән сугышканы бар иде кызның, битләрен тырнап, җиңгәне дә бар иде. Ә бүген эсседә алҗытты, сусаудан тамак төбе кибеп чатный иде.

         - Мә! - диде Бибисара  тупас кына. Аңа һич кенә дә еларга ярамый иде.    И-и, күз яшьләре, язгы ташу сыман, үзеннән-үзе ага икән шу-ул... Килмешәк аның чиләген урлады! Авылда бер гадәт бар иде инде: усалрак малай-шалай юлыңда очраса, кулларын чиләккә чумыра иде, моңа бик гарьләнми идең, ә монда... чиләге белән бит! Китапханәче әнкәсе, димәк, “фантастика өчен үлгән” улының  бу “шөгыле”ннән разый. Бирәне шартласын малаеның!

         Бибисара өенә кайтса, әнисе баскычта җиләк чөмләп утыра!

         - Рәхмәт яугыры, Гаптеринең үги малае бигрәк игелекле бала икән. Менәтерәк сиңа байлыгыңны күтәрешкән. Чиләгең авыр, кызым. Урман буендагы ташландык басуда чират көтүе көтешәм ди, Бибисарагыз адашкан  ие, ахрысы, “аууу” дип кычкыруын ишеттем, ди.

         Кызардымы? Кызарды Бибисара. Җиләкләрнең кызылы йөзенә буялды. Талип кызның ни-нәрсә уйлаганын сизгәндер. Шуңа күрә аның атна чамасы китапханәгә барырга көче җитмәде. Малайдан битәр Сәмига ападан уңайсызланды. Әниләр йөрәге сизгер, диләр олылар, мөгаен, ул да, улы турында  яман  уй уйлаган кызга рәнҗидер кебек тоелды. Менә сиңа “шигъри җанлы, нечкә күңелле Бибисара!”

 

Дәвамы бар




Поделитесь с друзьями

© 2015-2019 Сетевое издание Сәхнә-Сцена.Все права защищены.

© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом. Перепечатка, воспроизведение и распространениев любом объеме информации, размещенной на сайте, возможна только при наличии письменного согласия редакций СМИ.

Создано при поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям РТ.

Наименование СМИ: Сәхнә-Сцена (sahne.ru). Сайт зарегистрирован ФЕДЕРАЛЬНОЙ СЛУЖБОЙ ПО НАДЗОРУ В СФЕРЕ СВЯЗИ, ИНФОРМАЦИОННЫХ ТЕХНОЛОГИЙ И МАССОВЫХ КОММУНИКАЦИЙ (РОСКОМНАДЗОР). Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77 – 69870 от 29.05.2017 г.

Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». Адрес: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2

Адрес редакции: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2, 7 этаж.Телефон редакции +7 (843) 222-05-40 (1610), e-mail: saxna@mail.ru .

Главный редактор: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович (Зиннур Хуснияр).

О фактах коррупции просим сообщать по адресу saxna@mail.ru .

Антикоррупционная политика

Политика о персональных данных

Настоящий ресурс может содержать материалы 12+