100 header

https://www.ok.ru/profile/591523331094
Понедельник, 18 февраля 2019 10:40 // Прочитано 294 раз

Син түгел бу (өченче өлеш)

 Башы:   http://sahne.ru/blog/ng/10097.html

Дәвамы

Китаплар укый-укый тетелгән, алмаш кирәк иде. Беркөнне Сәмига апа автобустан дәү генә сумка күтәреп төште. Үзәктән яңа китаплар ташый! Моңа кем чыдасын ди, йа?! Моңарчы әдәбият белән әллә ни дуслашмаган авыл балалары ничектер шул агач йортка ешлады һәм, саранчалар кебек, китап “ашарга” кереште. Моның сере дә ачылды. Талипнең әнисе, урамда кызларны-малайларны туктатып, шигырь яисә әкият сөйли башлый да, иң кызыклы җирендә өзеп:

- Йә, дәвамын үзең укырсың, китапханәгә кил, яме, балам, - ди икән.        

Ә беркөнне ул шаулатып конференция үткәргән. Кәмит күрсәтәләр дип, әби-бабайлар да киенеп-ясанып килгәннәр ди. Сәмига апа Тукайның “Су анасы”н сөйләгәндә, үзе артист булып кыланган, ди. Көзгә “Шигырь ярышы” оештырабыз, дигән, ди. Әйе, кинәт кенә китапханәне, көзге чебеннәр кебек, бала-чага сарды. Аларга ни, кайда кызык - шунда чуала. Китаптан коры калмыйм дисәң, тизрәк чап инде, чап, Бибисара!

Бу юлысы ул аналы-уллы Кадыйровларны бергә туры китерде. Йа Аллам, аксыл чырайлы малайны танырлык түгел, аның бите пешеп, тиресе чабырган иде.

- Авырдыңмы-ы? - диде кыз, сузып кына.

- Өч атна көтү көтте, кояш яндырган аны, - дип көлде Сәмига апа. - Без сине бик юксындык, үскәнем. Менә беренче сентябрьгә “Бала белән күбәләк” шигырен рольләргә бүлеп уйнарга иде. Баласы - Талип, Күбәләге син дип өметләнгән идем.

 - Ә мин аны яттан беләм инде. - Бибисара мактанды.

 Китаплар өемендә актарынган малай:

- Мин сиңа әйттем бит инде, әни! Булмыйм мин Бала! Үстем мин, үстем, әни! Син үзең дә, унике яшьлек күсәк, - дип орышасың кайчакта, - диде.

Кыз пырхылдады. Аның көлүеннән Талип та елмайды. Йомыкый малай, Бибисараның китапларын күтәрешеп илткәндә, көтелмәгәндә генә ачылды. Аларны йорт саен һау-һаулап урам этләре озатып калды, ә ул, яланаяк лап-лоп юл тузаны туздырып, адәм ышанмаслык хыялларын сөйләп барды:

- Мин киләчәктә Галәмдә бер планета эзлим. Кешеләр яшәрлек.

- Хи-хи, - диде кыз. - Сиңа кадәр башлы абыйлар Айны да, Марсны да тикшерде. Берни юк анда таштан гайре, ди.

- Минекендә була. Һавасы да, суы да, яшеллеге дә. Мин иң камил кораб төзим. Иң акыллы робот белән. Миллиардлаган планетаның берсендә тереклек бар! Минекендә! Башта мин чит дөнья вәкилләре белән элемтә урнаштырам, аларның тавышын тотып алырдай үтә дә нечкә җиһаз уйлап табам.

- Хи-хи, әкият капчыгы син! Оча торган тәлинкәләр дә юк!

Бибисараның үртәвенә малайның керфек очы да селкенмәде, ул көпә-көндез саташуын дәвам итте:

- Бу планетада ярлы белән байга бүленмиләр, һәркем тигез. Кешеләр бер-берсен ярата, сугышмый, үтерми, көнләшми, начарлык эшләми.

- Хи-хи, изгелек белән явызлык бергә яралган ди, әни. Иң әүвәл, синең корабыңның койрыгына ябышып, күккә явызлык менәчәк!

- Менмәс, менмәс! Мин тагын шундый бер җиһаз ясыйм, ул бер мизгел эчендә әшәке кешеләрне читкә ыргыта.

- Хи-хи, димәк, монда гел явызлар гына калачак инде, әйеме! Бичара Җир шары! Соң, ул корабларыңны көйләп-җайлап бетергәнче, монда яшисең бар ла. Җиргә якынрак хыялың юкмыни?!

 Талип җитди генә:

- Нишләп булмасын! - диде. - Беләсеңме, чәйханә салдырсаң иде у-ул! Чәй эчә-эчә шунда китап укып утырсаң иде.

- Ашаганда укырга кушмыйлар шул.

- Ә диварлардагы киштәләрдә китап, китап... Кеше керә, шуннан китап ала. Үзе чәй эчә, үзе укый...

Бу хыял Бибисарага да ошады. Үзәктә матурлык салоннары эшли, ә нишләп әдәбият салоннары турында уйламыйлар икән?

Кыз хыял учагына бер очкын ташлады:

- Музыкантлар ресторанда уйный бит, әйеме, Талип?! Кешеләр ашаганда, әйеме?! Казанга экскурсиягә баргач, тәрәзәсеннән күрдем берсенең. Ә нишләп шушы чәйханәдә артистлардан шигырь укытмаска?! Укыйлар бит әнә алар сәхнәдән! Радиодан да!

- Мин үзем “Мокамай”ны сөйләр идем, Бибисара!

                                   Белмим,

                                   Әллә күпкә,

                                   Әллә бик озакка,

                                   Ахры, мәңге онта алмамын,

Тамбов урманнары уртасында

                                   Усак яфраклары шаулавын.

- Ничек дип атыйсың ул чәйханәне? Исем кирәк лә.

- Эш аңа гына терәлмәс, Бибисара, - диде малай. - Дөньяда сүз күп, берсен сайларбыз.

Әнисе кызының тузганак хыялына өф итеп өрде дә тузгытты.

- Мескен малай ни сөйләмәс, Бибисара. Ач ул, шуңа телендә аның ашау. Беркөнне йомыш белән Гаптеринең өенә сугылдым. Һаман да шул борынгы замандагы тимер карават, өч аяклы өстәл, ике җимерек урындык. Китапханәченең хезмәт хакы белән генә мантымыйсың шул. Сәмига кош йомыркасы кадәр генә бәрәңге әрчи. Ир баланың хәзер үсәр чагы. Озакка чыдамас, диләр, Каптеринең үги малае...

- Нишләп, әни?!

- Нишләп дип... Билгеле инде, Гаптери сыман урлашыр, диләр.

- Ул андый түгел, әни! Андый түгел! - Бибисараның һич кенә дә Талипка яла яктырасы килми иде. - Ялланып чират көтүе көтте Талип. Аның акчасы күп!

- И кызым, базардан ике пар күлмәк алырга җиткәндер ул акча. Мәктәп чыгымлы, каләме, дәфтәре, сумкасы кирәк. Иншалла, көзгә ике-өч капчык бәрәңге бирербез.

Чынлап та, Талип 1 сентябрьдә энәдән-җептән киенмәгән иде. Күлмәге генә яңа иде бугай. Сыйныф малайлары килмешәкне өнәмәде, тәнәфестә үк сумкасының бавын пәке белән телде. Соңрак бер хакыйкатькә төшенде Бибисара: бүреләр-кавемдәшләр чит төркемдәге ырудашын тиз генә үз араларына сыйдырмый икән. Ә адәм баласының ерткычтан кай җире артык?!

Мәктәптә директор колакларыннан боргач, малайлар Талипны тыкрыкта сагалап тукмаклаган. Нинди “батырлык!” Берәүгә егерме йодрык! Бибисара эченнән генә җенләнде. Әй, бигрәк йомшак инде син, Кадыйров! Канга батып сугыш бит инде! Җебегәнне кем кешегә санасын: кызлар да Талипка “фи” дип кенә карады. Бибисара моннан ары малайны кызганмаска булды. Егет кеше лә, үз-үзен якласын! Әмма беркөнне Фәһим белән Алмаз, почмакка кысып, китапташының кулын боргычлаганда, йөрәге түзмәде, дык иттереп сугыш чукмарларының бот арасына типте...

- Икенчеләй шулай бә-әр, җебегән, - диде ул, тораташтай каткан Талипка һәм... дәрестән соң малайны турларына кадәр озата барды. Озатты, әйе! Кыз башы белән җебегәннең “тән сакчысы”на әйләнде. Тик мәктәп капкасыннан чыгып, ике-өч адым атлау белән, әлеге “җебегән” бөтен гарьлек-гарьләнүләрне оныттырып, иреннәре кутырланган авызына карата да куя иде.

- Бибисара, син Жюль Вернны укыдыңмы? Анда герой вертолётта бөтен дөньяны яулый, ә менә Циолковскийның “Айда” дигән әсәрендә автор белән физик дусты Айга эләгәләр! Югарыдан  җиргә карап ятканнардыр инде, әйеме? Айда бит ни һава юк, ни атмосфера басымы. Минәйтәм, геройлар түзем-чыдам булгандыр, әйеме?

- Кит, тиле! Мин ул әйберне укыдым. Чеп-чи фантастика! Автор, уянса, җирдә, имеш. Авырып, Айга сәяхәте турында төш кенә күрә лә ул!

- Күрсә ни! Ул бит айдагы тормышны дөрес сурәтли!

- Бар, син дә Айга олак!

- Олакмыйм, мине үз күк җисемем көтә!

- Алайса, әлегә җирдә яшисең икән, кыйнаттырма үзеңне!

- Минем планетада беркем дә сугышмаячак! - диде Талип. - Мин анда, беләсеңме, күп итеп нәрсә ташыттырам? Олау-олау китап!

- Тиле! Монда язучылар махсус синең өчен әсәрләр сырлап утырыр ди!

Тыкрыкта казлар канат чистарта иде. Ата каз, ысылдап, аларга табан чапкан иде, Талип аңа сумкасын ыргытты.

 - Мә, “икеле”ләремне тала!

  - Һи, “берле”ләремне диген! - диде кыз, яратып кына.

 Малайларның һәркайсы шул инде: дәрес әзерләми. Бу хыялый бигрәк тә! Көн-төн ниндидер күк җисеменә очкан Талипның мәктәптә бөтенләй гаме юк. Берсендә алар соң гына концерттан кайттылар. Гәрчә сыйныфташлары Талипка каныкмый башласа да, “тән сакчысы” малайлар урамына төште.

 - Әнә Ай янәшәсендә дүрт җәпле бер йолдыз җемелдиме? Җемелди, әйеме? Минем планета ул, - диде малай, каерылып күккә карый-карый.

  Бибисара да, муенын авырттырып, башын артка ташлады.

  Ләкин Ай кырыенда андый әкәмәт йолдыз күренмәде, алар барысы да бертигез, барысы да бертөрле яна иде.

  Ул бу хыялыйны кызганып:

 - Их син, Талип, - диде. - Шул күк җисемең белән акылдан язма тагы. Йә, чәйханәгә кайчан исем уйлыйбыз?

 Әй, монысы тагын да тилерәк хыял иде ләбаса!

 Малай таш кисәге алып, караңгылык эченә томырды.

 - Мин аны таптым әллә кайчан.

 - Әйт!

- Китап, Талип, Бибисараның өчесеннән дә беренче иҗекне кушкач ни була?

Нәбирә Гыйматдинова

Дәвамы бар




Поделитесь с друзьями

© 2015-2019 Сетевое издание Сәхнә-Сцена.Все права защищены.

© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом. Перепечатка, воспроизведение и распространениев любом объеме информации, размещенной на сайте, возможна только при наличии письменного согласия редакций СМИ.

Создано при поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям РТ.

Наименование СМИ: Сәхнә-Сцена (sahne.ru). Сайт зарегистрирован ФЕДЕРАЛЬНОЙ СЛУЖБОЙ ПО НАДЗОРУ В СФЕРЕ СВЯЗИ, ИНФОРМАЦИОННЫХ ТЕХНОЛОГИЙ И МАССОВЫХ КОММУНИКАЦИЙ (РОСКОМНАДЗОР). Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77 – 69870 от 29.05.2017 г.

Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». Адрес: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2

Адрес редакции: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2, 7 этаж.Телефон редакции +7 (843) 222-05-40 (1610), e-mail: saxna@mail.ru .

Главный редактор: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович (Зиннур Хуснияр).

О фактах коррупции просим сообщать по адресу saxna@mail.ru .

Антикоррупционная политика

Политика о персональных данных

Настоящий ресурс может содержать материалы 12+