100 header

https://www.ok.ru/profile/591523331094
Понедельник, 18 февраля 2019 15:02 // Прочитано 240 раз

Рәшит Мостафин: «Үз шәхесем тирәсендә ыгы-зыгы куптармадым...»

Бер вакыт җитәр: милләтебезнең   җәүһәрләргә тиң затларын барлап, исемлек төзерләр. Бик озын булыр әлеге исемлек, бәлки, дистә-дистә томнарга да сыеп бетмәс. Һәм анда, һичшиксез, Рәшит Мостафинның да исеме теркәлер. Ул моңа лаек, бик лаек! Хәер, халык хәтере дигән мәңгелек исемлеккә Шәкүр улы күптән язылып куелган. Ундүрт төрле уен коралында уйнаган артист халкыбыз күңеленә әүвәл гармун моңнары аша үтеп кергән иде. Инде аның артында дистәләгән виртуоз музыкантлар тезелеп тора, ләкин дөнья сәхнәләрендә дә татар моңын яңгыраткан Рәшит Мостафин Осталарның остасы санала.

Бүген без Рәшит абыйда кунакта. Аның эш бүлмәсендә сөйләшеп утырабыз.Ул шушы көннәрдә генә 70 яшен тутырды. 1972 елдан бирле Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең оркестрын җитәкләгән, беренче тапкыр чит илләрдә Татарстан җөмһүриятенең гимнын ишеттергән, һәм, ниһаять, 52 ел гомерен милли сәнгатебезгә багышлаган мөхтәрәм шәхес мактанырга һәм мактатырга бер дә яратмый икән. Бу инде чын талантларга хас тыйнаклык билгесе.

Рәшит абый, бик матур түгәрәк бәйрәмегез белән котлыйбыз. Әгәр Сез аны зур-зур театр биналарында уздырсагыз, мөгаен, зал шыгрым тулыр иде.

– Мин беркайчан да үз шәхесем тирәсендә ыгы-зыгы куптармадым. Яраткан эшем белән шөгыльләнәм, шуңардан тәм табып яшим. Тагын нәрсә кирәк!

Татар сәнгатен алтын чылбыр дип күзалласак, Сез шуның бер боҗрасы кебек. Моны инкяр итмәссез, шәт. Нурлы, якты иҗат дөньягызның ишекләрен ачып җибәрер алдыннан башта балачак иленә багыйк әле. Белешмәләрдә Сезне Казан егете, дип язалар.

– Әйе, мин 1946 елның 6 гыйнварында Казанда туганмын. Әтием Шәкүр Хуҗабаев – хәрби, ә әнием Бәдерниса Мостафина завод эшчесе иде. Ул – Балтач районы Сосна авылы кызы, күмәк хуҗалыкның беренче тракторчысы. 1947 елның җәй айларында әтине кулга алалар. Миңа ул чакта 1 яшь тә җиде ай була. Гаҗәпләнмәгез, репрессияләр Сталин үлгәч кенә туктатылды. Бөек Ватан сугышында катнашып, ил-ватанын дошманнардан коткарган әтинең нинди гаебен тапканнардыр, белмим. Шуннан соң ул эзсез югала. Үскәч мин аны эзләттем, әмма нәтиҗәсез, кабере дә билгесез. Әти немецча әйбәт сөйләшкән, 1943 елда яраланып госпитальдә яткан, әни белән шунда танышканнар.

– Күп очракта иҗатка тартылуның сәбәпчеләре – ата-ана, диләр. Ә сезнең әниегез заводта эшләгән.

Ул эретеп ябыштыручы иде. Иң авыр хезмәт.

– «Халык дошманы» улына да җиңел булмагандыр, Рәшит абый.

Пионерлар сафына алмыйча интектерделәр: тик мин үземне пионер итеп санадым: мәктәпкә барганда-кайтканда кызыл галстук тага идем. 1953 ел исемдә. Сталин үлгән, укытучылар безгә: «Елагыз!» - диләр, ә минем күздән яшь чыкмый. Бала күңелем белән тиранның гаиләбезгә нинди зур хәсрәт китергәнен сизәм бит. Шунда кемдер арттан килеп муенымнан чеметте. Авыртуга түзәлмичә елап җибәрдем, миңа сыйныфташлар да кушылды.

Сезнең хакта матбугатта басылган бер битлек кыска гына белешмәдә: «Очучылыкка укый» дигән сүзләр укыгач, күкләр биеклегенә “менгән” ир-егетнең җиргә «төшүе» кызык тоелды.

Әйе, Армия сафларында хезмәт итү исәбеннән мин аэроклубка бардым. Җирләр кипкәч безне 5-6 ай очарга өйрәтәләр иде. Өч елдан соң мин – запастагы офицер Краснодар өлкәсенең Ейск шәһәренә киттем. Очучы һөнәрен ошаткан идем, тик әни ялгыз, ә мин аның бердәнбер баласы, кире Казанга әйләнеп кайттым.

– Кечкенәдән иҗатка нигез салып өлгергән егет кая юл тота дип сорап торасы да юк! Сезне Армиягә хәтле үк ансамбльдә М.Макаров, Н.Вилданов, И.Җаббаров кебек көй осталары төркеменә дүртенче баянчы итеп алганнар. Ә алар белән янәшә басып уйнар өчен, ай-һай, нинди осталык, нинди җитезлек кирәк!

Әтине кулга алгач, әни мине вакытлыча Соснага кайтарып куя. Безнең авылда Гарәфи абзый шаккатырып тальянда уйный иде. Табигать биргән сәләтемә шул абзый да үзеннән өстәгәндер. Беренче сыйныфка мин 9 яшемдә генә кердем. Кемдер шул чакта әнигә әйткән: «Әй, тальянда нәрсә генә уйнап була соң?!» – дигән. Казанның 5 нче музыка мәктәбенә мине мәктәп директоры җитәкләп илткән. «Бу малайны тикшерегез әле, аңарда талант сизелә», – дигән. Хорларда башлап җырлаучы да идем мин.

– Балачак хәтирәләре күңелле дә, моңсу да, әйеме, Рәшит абый?

Төрлесен күрдек инде. Җитмәүчелек тә үзәккә үтте. Музыка училищесына беренче курска кергәндә әни миңа кыйммәт бәягә баян алды. Кофта, оекбаш бәйләп сатты. Туганнар бергә җыелышып 2 ел бурыч түләделәр. Без Такташ урамындагы 9 кв. метрлы бәләкәй генә бүлмәдә яшәдек.

– Сез, Алекандр Ключарев белән очраштырган өчен язмышыма рәхмәт дигән идегез. Тагын кайсы атаклы гармунчылар белән аралаштыгыз? Кемнәрне остазым дип әйтер идегез?

Александр Сергеевич минем өчен укытучы-остаз иде. Бик зыялы кеше иде ул, «син» дип эндәшмәс, «сез» дияр иде. Мин 1968 елда, кабат ансамбльгә килгәндә, Ключарев коллектив җитәкчесе иде. Ул танылган гармунчы Фәйзулла Туишевка аккомпаниатор да булган. Алар ахири дуслар саналган. Тик миңа Фәйзулла аганы күрү бәхете тәтемәде, мин аны Александр Сергеевичның сөйләүләреннән чыгып кына беләм.

Дәвамы бар

«Сәхнә» журналы 2016 ел, гыйнвар




Поделитесь с друзьями

© 2015-2019 Сетевое издание Сәхнә-Сцена.Все права защищены.

© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом. Перепечатка, воспроизведение и распространениев любом объеме информации, размещенной на сайте, возможна только при наличии письменного согласия редакций СМИ.

Создано при поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям РТ.

Наименование СМИ: Сәхнә-Сцена (sahne.ru). Сайт зарегистрирован ФЕДЕРАЛЬНОЙ СЛУЖБОЙ ПО НАДЗОРУ В СФЕРЕ СВЯЗИ, ИНФОРМАЦИОННЫХ ТЕХНОЛОГИЙ И МАССОВЫХ КОММУНИКАЦИЙ (РОСКОМНАДЗОР). Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77 – 69870 от 29.05.2017 г.

Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». Адрес: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2

Адрес редакции: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2, 7 этаж.Телефон редакции +7 (843) 222-05-40 (1610), e-mail: saxna@mail.ru .

Главный редактор: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович (Зиннур Хуснияр).

О фактах коррупции просим сообщать по адресу saxna@mail.ru .

Антикоррупционная политика

Политика о персональных данных

Настоящий ресурс может содержать материалы 12+