100 header

https://www.ok.ru/profile/591523331094
Понедельник, 18 февраля 2019 16:32 // Прочитано 100 раз

Яратып һәм сокланып... (дәвамы)

Башы: http://sahne.ru/blog/ng/9945.html

Дәвамы

Ул - Анна (Иван Франко, «Урланган мәхәббәт»). Җитәкчеләре Илдар Хәйруллин «тел чыбыркы»сы белән кызганмыйча Алсуны «кыйный».

 - Сәхнәдә арыш капчыгы кебек селкенеп йөрмә! Хатын-кыз бул!

 Хак, сәхнә кызны бик нык үзгәртә.

- Мин авылдагы малайлыгымнан арындым, - ди Алсу. - Шундый рольләр бирә башладылар, анда мин нәфис һәм нәзәкатьле ханым-туташ образларын тудырырга тиеш идем. Җитешсезлекләремне күрсәтсәләр - үпкәләмәдем, киресенчә, рәхмәт кенә укыдым.

Әнә шулай театр Алсу Каюмованы иҗат бәхетенә тиендерә. Тик сылу гәүдәле, ачык йөзле чибәркәйгә бу бәхет кенә җитәмени, шунда берәр егет мәхәббәт образында гәүдәләнсә, нишләрсең?! «Сәнгать корбаннар сорый», - дип баш тартырсыңмы? Алсу кебек көчле рухлы кызларга пар табуы, ай-һай читен.

- Егет-җиләннәрне караштыргансыңдыр инде. Аларның төрлесе очрагандыр. Син җебегән, булдыксыз ир-атны сайламас идең кебек, - дигәч, актриса:

- Мин андый таләпләр куеп беркемне дә эзләмәдем, - ди. - Табигать безгә үз парыбызны табышадыр, халык юкка гына: «Чиләгенә күрә – капкачы», - димәс иде. Булачак ирем Рамил Вәҗиев белән бер үк уку йортында актерлык серләренә өйрәнгәнбез, мин беренче курста укыганда, ул инде Г. Камал исемендәге театрда эшли иде. Директорыбыз Шамил Закиров миңа да Рамил яшәгән тулай торактан бүлмә алып бирде. Менә шунда безнең аралашулар башланды. Әүвәл ул иҗади дуслык кына иде. «Казан егетләре»ндә (М.Гыйләҗев) без парлашып, мин - Асия, ул - Альфредны уйнадык. Бергә театрга киләбез, бергә кайтабыз, егет еш кына үзенә чәй эчәргә чакыра, табынга нинди генә тәм-том тезми иде! Көннәрдән беркөнне мин аңа гашыйк икәнемне сиздем. Рамилдә дә хисләр уянды, һәм без, тугыз айдан соң өйләнештек. Бер-беребезнең уңай сыйфатларын да, кимчелекләрен дә белә идек, гаилә коргач: «Нишләп син мондый икән? Нишләп син тегенди икән?» - дигән уфтанулар, аһ-зарлар булмады. Өч тапкыр туй ясадык: Яңа Ибрайда, Чаллыда һәм театрда. Аллага шөкер, бүген Нәргиз исемле кызыбыз белән игезәкләребез - Әмирхан һәм Ирхан - тормышыбыз бизәге.

Алсуның «ярты җаны», Татарстанның атказанган артисты, Дамир Сираҗиев исемендәге театраль премия лауреаты - тумышы белән Яр Чаллыдан. Егет кайсы ягы белән чибәр якташымны үзенә каратты икән? Кайчакта «мәхәббәт»нең күзе сукыраеп, якты дөньяны томаларга да мөмкин бит. И, Алсу ире турында сәгатьләр буе сөйләргә әзер икән! Сокланып һәм яратып!- «Эштә бергә, өйдә бергә - ничек туймыйсыз?» - диләр, ә мин икәүләшеп театрга хезмәт итүебезгә чиксез шат. Әгәр ирем бүтән һөнәр иясе булса - мине аңламас иде. Сез карагыз, парлы артистларның гаиләсе нинди нык! Рамил ул һәр яктан булдыклы кеше. Бала җанлы ата. Кызыбыз-улларыбызның туган көне безнең өчен зур бәйрәм, Рамил бу көндә торт ясый, телеңне йотарлык баллы камыр ризыклары пешерә. Әлбәттә, мин дә аңардан калышмыйм. Балалар «тәмле» дип ашаса - моннан да күңелле хәл юктыр.

Тормышта гел үбеп-кочаклашып кына яшәмисең. Элек Рамил миңа “сандугачым” дип эндәшә иде, хәзер инде ул исемне онытты шикелле. Гомумән, ир белән хатын мәхәббәте, еллар белән сыналгач, ныгый гына төшә икән. Рамилдән башка яшәүне мин күз алдына да китермим. Ходай безгә тигез гомер бирсен дә, балаларның һәм оныкларның шатлык-сөенечләрен күрергә насыйп итсен дип телим.

«Тукта әле, яратам дигәч тә, иренең бер генә кимчелеген дә күрми микән», - дип, Алсудан сүз җебен тарта торгач, ниһаять, ул:

- Әле егет белән кыз булып йөргәндә мин аңа кунакка керсәм, ул мине чәйнеккә тотындырмый: «Юк, син утырып кына тор», - дия иде, - ди. - Ә өйләнешкәч, чынаякны миңа таба гына төртә. Чын татар ире инде! - ди.    Билгеле, ханым шаярып кына әйтә. Алсу һәр су тамчысына мәхәббәтен куша, шуңа аның кулы белән ясалган чәй Рамил өчен иң шифалысы булып тоела да. Сере шул гына!

Нәбирә Гыйматдинова

«Сәхнә»журналы 2015 ел, июль




Поделитесь с друзьями

© 2015-2019 Сетевое издание Сәхнә-Сцена.Все права защищены.

© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом. Перепечатка, воспроизведение и распространениев любом объеме информации, размещенной на сайте, возможна только при наличии письменного согласия редакций СМИ.

Создано при поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям РТ.

Наименование СМИ: Сәхнә-Сцена (sahne.ru). Сайт зарегистрирован ФЕДЕРАЛЬНОЙ СЛУЖБОЙ ПО НАДЗОРУ В СФЕРЕ СВЯЗИ, ИНФОРМАЦИОННЫХ ТЕХНОЛОГИЙ И МАССОВЫХ КОММУНИКАЦИЙ (РОСКОМНАДЗОР). Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77 – 69870 от 29.05.2017 г.

Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». Адрес: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2

Адрес редакции: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2, 7 этаж.Телефон редакции +7 (843) 222-05-40 (1610), e-mail: saxna@mail.ru .

Главный редактор: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович (Зиннур Хуснияр).

О фактах коррупции просим сообщать по адресу saxna@mail.ru .

Антикоррупционная политика

Политика о персональных данных

Настоящий ресурс может содержать материалы 12+