100 header

https://www.ok.ru/profile/591523331094
Понедельник, 18 февраля 2019 16:52 // Прочитано 330 раз

Күз карашы белән аңлаштык

Башы: http://sahne.ru/blog/ng/9989.html

Дәвамы

«Син бүген өеңә кайтасыңмы?»

«Сәхнәдә мөстәкыйльлек әйбәт анысы, ә гаиләдә ничек икән?» – дияр укучы. Ә анда инде мәхәббәт хуҗа. Ир белән хатын бары тик аңа гына буйсына.       ... Театрда «Сүнгән йолдызлар» спектакленең репетициясе бара. Зөлфиягә Сәрвәр роле тәгаенләнгән. «Әй, мин уйный алмам ахры», – дип кайгырган кыз, грим бүлмәсендә елап утырганда берәү ишекне ачып:

– Син бүген өеңә кайтасыңмы? – ди. Зөлфия башын күтәреп караса – сәхнә уты буенча режиссер Тәлгать икән! (Бүген ул «Пирамида» мәдәни-күңел ачу үзәгендә эшли). Шул чакта ул егетнең үзен ошатуын һәм аның: «Мин бу кызга өйләнәм!» – дигән уй-ниятләрен каян сизсен ди! Ярты төн җиткән икән. Озата аны Тәлгать, әмма хисләрен белгертергә ашыкмый.

– Артымнан егет-җилән күп йөрде, – ди Зөлфия. – Ләкин берсе дә күңелемә якын түгел иде. Башта Тәлгатькә дә битараф идем. Кара, нинди әйбәт иптәш, мин әйтәм. Аз сүзле, тыйнак, бәйләнми-сыланмый. Беркөнне ул өйгә шылтыратты. Танымыйча дорфа гына: «Кем бу?» – дип сорадым. «Тәлгать мин. Әллә кәефең юкмы?» – ди. Нигәдер иркен сулап куйдым . Мин әйтәм: «Дус кызым авариягә эләккән, хастаханәдә ята, аның хәлләрен беләсе иде». «Әйдә, иптәшкә барыйммы?» – дип тәкъдим ясады егет. Мин хастаханәдә сөйләшә - сөйләшә вакыт исәбен югалтканмын икән, ә ул сабыр гына ике сәгать көткән! «Гафу ит, озаграк тоткарландым», – дигәч тә : «Зарар юк, бар да яхшы», – диде.

Күз карашы белән аңлаштык

Аннары егет мине Казансу елгасы ярындагы чишмәләрне карарга чакырды. Сукмаклардан бераз йөргәч, Тәлгать коенам эле дип, чишенеп суга чумды. Мин яр өстендә ялгызым гына уйланып калдым . Мин әйтәм, кияүгә чыкмам инде, театрда уйнап картаермын. Кич иде инде. Менә офыкка таралган соңгы кояш нурларына төренеп судан төз гәүдәле егет калыкты! Искиткеч матур күренеш иде ул! Шул мәлдә күңелемдә хис өермәсе кузгалды. Оялып башымны аска идем. Тәлгать каршыма чүгәләп: «Борчылма әле син!» – диде. Троллейбуста кайтканда безнең күз карашларыбыз кисеште. Шуннан соң без, күптәнге гашыйклар кебек, бер-беребезгә сыенып ишегалдындагы эскәмиядә утырдык. Мин инде бүтән икеләнмәдем: Тәлгать минем күкләрдә никах укылган ярым-парым иде. Аллага шөкер, бергә 18 ел яшибез. Мәхәббәтебез җимешләре улыбыз Кәрим, кызыбыз Латыйфа үсә. Теге вакытта, Казансу ярында, мин нәрсә дип ялгыш уйлар уйлаганмын икән? Безнең нәселдә бит ялгызаклар юк! Бер берсен яратып гомер кичергән әти-әни үзе үк миңа үрнәк ләбаса!

Шундый чибәр, мөлаем, нәзәкатьле кыз ялгыз гына мендәрен кочаклап ятар иде микән? Әкиятләр иленә күчерсәк – Зөлфиягә шахзадәләр гашыйк булыр, ләкин ул һич кенә дә сарай егетләренә мөкиббән китмәс, үзенең чынбарлыктагы Тәлгатен сайлар иде.

«Сәхнә» журналы 2016 ел, гыйнвар

 




Поделитесь с друзьями

© 2015-2019 Сетевое издание Сәхнә-Сцена.Все права защищены.

© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом. Перепечатка, воспроизведение и распространениев любом объеме информации, размещенной на сайте, возможна только при наличии письменного согласия редакций СМИ.

Создано при поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям РТ.

Наименование СМИ: Сәхнә-Сцена (sahne.ru). Сайт зарегистрирован ФЕДЕРАЛЬНОЙ СЛУЖБОЙ ПО НАДЗОРУ В СФЕРЕ СВЯЗИ, ИНФОРМАЦИОННЫХ ТЕХНОЛОГИЙ И МАССОВЫХ КОММУНИКАЦИЙ (РОСКОМНАДЗОР). Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77 – 69870 от 29.05.2017 г.

Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». Адрес: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2

Адрес редакции: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2, 7 этаж.Телефон редакции +7 (843) 222-05-40 (1610), e-mail: saxna@mail.ru .

Главный редактор: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович (Зиннур Хуснияр).

О фактах коррупции просим сообщать по адресу saxna@mail.ru .

Антикоррупционная политика

Политика о персональных данных

Настоящий ресурс может содержать материалы 12+