100 header

https://www.ok.ru/profile/591523331094
Вторник, 19 февраля 2019 11:33 // Прочитано 246 раз

Син түгел бу (дүртенче өлеш)

Башы: http://sahne.ru/blog/ng/10127.html

- Ки-та-би... Китаби! Абау, бигрәк котсыз сүз! Әнә, үзеңнең җүләр планетаңда шундый чәйханә яса!

 Кыз өч көн буе авыз турсайтып йөрде. Бәлки, дуслык җепләре тиз генә ялганмас иде, сыйныфта Илханның акчасы югалды. Укытучы бөтенесен дә бастырып кесәләрне тентеде дә азактан Талипның портфеленнән акча янчыгы   тартып чыгарды. Малайны директор бүлмәсенә сөйрәмәкчеләр иде, ул, ычкынып, урамга йөгерде.

 Ә озын тәнәфестә Бибисара Илханны аяк чалып екты.

- Сасы көзән! Сез акчаны юри Талипка салгансыз! Сез күптән аңа үчегәсез! Чөнки ул сезгә ошамаган, ул - бүтән!

 Кызның табаны тимер икән, йодрык ише генә түгел икән: Илхан гөрселдәп идәнгә ауса бер хәл, ул, лайлалы балык төсле шуып, маңгае белән партага бәрелде. Шуннан акты кан, акты кан... Дәресләр өзелде, укытучылар   аһылдашты, “ашыгыч ярдәм” машинасы чиелдады. Кыскасы, мәктәптә мәхшәр купты... Кич белән Илханның әнисе аларның капка төбендә каргыш яудырды.

- Гомереңдә ир чырае күрмә, - диде. - Синең кебек аждаһа киленнәрдән Ходай сакласын, - диде.

 Башы ярылган малайны хастаханәгә салдылар, ә Талип укырга йөрмәде. Нигәдер китапханә дә ябык иде. Беркөнне, ишектәге йозак күренмәгәч, Бибисара шунда чапты. Сәмига апа юк, ә Талип китапка төртелгән дә оеган иде.

 Бибисара, сөенеч тулы тавыш белән бүлмәне яңгыратып:

- Талип! - диде. Әмма “оеган” малай язылмады. - Та-ли-ип, - дип пышылдады кыз. - Та-ли-ип! Чукрак мәллә син?

 Талип маңгайга чуерташ кебек өч кенә сүз атты:

- Кит, мин карак бит!

- Илханнар юри сиңа акча сылтады, Талип! Мин шуңа ышанды дисеңме, ә?

 Сыгылган камыш төсле утырган малай кинәт гәүдәсен турайтты:

 - Ант мәгәр?

 - Ә мин, син укырга килмәгәч, Ай янындагы теге планетага очкансыңдыр дип торам, хи-хи. - Бибисара шаяртып кына ачуын баса иде. Син монда аны яклап баш яр, ә ул,   качып-посып китап укый. Их, җебегән, җебегән! -     Сәмига апа кайда?

 - Әниме? Ул чирләде.

 - Ә-ә, - диде Бибисара. - Әйтәм аны... китапханәдә күңелсез.

 - Сиңа китап кирәкме? Сора, мин секунд эчендә эзләп бирәм! - дип канатланган малайны кыз тиз урынына сеңдерде:

 - Синең кулдан алган китап кызык та түгел әле!

 - Анысы әйе инде, әни бит ул китапны кешесенә карата бирә. Төрмәдә дә кемнең нәрсә укырга яратмаганын белә иде.

 - Төрмәдә?! Синең әниең, синең...

 - Юк-юк, ул төрмә китапханәсендә эшләде! Үги атам белән шунда танышкан алар. Гаптери уен-көлкеле абзый иде.

 - Сез, сез... - Бу хәбәрдән Бибисара аңгырайган иде. - Сез дә төрмәдә кундыгызмы?

 - Ник анда куныйк ди! Бистәдә тулай торакта бүлмәбез бар иде. Әнине эшеннән кыскарткач, безне аннан кудылар.

 Кыз, олылар кебек:

 - Алай икә-ән, - диде. - Шуннан Гаптери әниеңә өйләндеме?

 - Юк, аларның туе булмады. Үги әти, әйдәгез, диде дә, без аның белән киттек.

 - Хи, тапкансыз иярер кеше! Авылда ата карак иде лә ул!

 - Гаптери яхшы абзый, яхшы!

 - Әстәгым, кемне яклый? Синең Гаптериең сарык тиресе ябынган бүре ул! Яхшатлангандыр башта. Әнә сезне җимерек өенә аткарып шылды авылдан. Саруымны кайнатма, яме? - Бибисара кулындагы китабын каты итеп   күкрәгенә кысты. - Иртәгә мәктәптә күренмәсәң, синең дә башыңны тишәм!

 Тыңлады Талип. Озын тәнәфестә кызлар-малайлар буфетка атылганда, ул партасыннан кузгалмады. Бибисара:

 - Әйдә,капкалыйбыз, - дигәч:

 - Тамагым тук минем, - диде. Горур, янәсе. Кесәсендә җилләр уйнаганын белгерми, янәсе.

 Ә кыз барысын да белә иде. Ул өстәмә ике кабартма алып килеп, аның кулына сонды:

 - Аша, тиз!

 Әкрен-әкрен генә сыйныфта хәлләр үзгәрде. Малайлар “килмешәк”кә бик бәйләнмәде, ләкин араларына да кермәде. Әй, аларга кем ялынган ди! Аның каравы Талип белән Бибисараның китаплар илендә йөзәрләгән дусты бар   иде. Ике әшнә әле алдагы күрәчәгеннән бихәбәр иде.

 ...Яңа ел алдыннан мәктәп бәйрәмгә әзерләнде. Коридор идәненең уртасына такта кадаклап, чыршы беркеттеләр Талип иртән үк дәрестә утырмады, сыйныф җитәкчесе аны (күндәм булганга микән?) каравылчы Хисам абзыйга   булышырга куйды. Гәүдәгә җиңел малай, баскычка басып, чыршының иң өстәге ботакларына уенчыклар эләргә тиеш иде. Шул кичтә укытучылар бүлмәсендә шау-шу купкан: директорның портфелендәге акчалар “аякланган”.   Бәдыгый Ислахович укытучыларның премиясен таратырга өлгермәгән, имеш. Һәм шунысы сәер: шул ук кичтә Сәмига апа белән Талип, капкаларын да япмыйча, ашыгыч рәвештә каядыр китеп барган. Чаптырып диярлек   Бибисараны мәктәпкә китерделәр.

- Син Кадыйров Талипның сердәше, ул сиңа нәрсә диде? Кая китәбез? - диде.

Директорның һәр сүзендә гаепләү авазы чагыла иде. Димәк, Талиптан шикләнә болар.

- Берни дә әйтмәде.

- Ничек “әйтмәде”? Син аның акча урлаганын белдеңме, Сабирова?!

- Эһе, эһе, - дип куәтләде Хисам абзый. - Үзем шаһит, уенчыклар дип, диликтыр кәбинитендә озак казынды малай кисәге.

- Ул карак түгел! - Бибисараның йөрәге сикерде. - Түгел, түгел!

- Каракның   да карагы, - диде туктаусыз борынын ышкыган Хисам абзый. - Үги атасыннан да арттыра, вәйт! Диликтыр энем Бәдигый, ике тапкыр керде дим зимагур малай кәбинитеңә. Знамы, зур акча белән авылдан качтылар!

 Шайтан борып-борып кызның бәгырен чеметте. “Ник ул авылдан үкчә ялтыраткан, ә? Дус, имеш. Һич югы, ике кәлимә әйтеп кит! Һич югы, хушлаш!”

 Ике көн узды. Әнисе, гадәти генә яңалык җиткергәндәй:

 - Китапханәче малае турларында кар көри, - диде.

 Тыны бетеп, Талипларга йөгерде кыз. Исәнме-саумы юк, ачу белән малайның көрәгенә типте:

 - Синең хакта полициягә хәбәр иттеләр!!!

  - Ә?

  - Мә! Кайда идең син?

   - Минме? Почтага шылтыраттылар да без әни белән Минзәләгә киттек. Үги әти Гаптери үлгән. Кыйнаганнар, диләр. Кибет баскан, диләр. Ул анда бер хатынга йортка кереп яшәгән икән.

   Кыз кар өеменә егылды.

  - Сезгә ни... кайтмаска гына иде, Талип.

  - Нишләп? - диде малай һәм учлап-учлап Бибисараның йөзенә кар сипте. - Әйдә, буран дулатабыз!

  - Ә синең планетаңда кар явамы?

  - Юк, анда гел җәй генә!

  - Ник кире кайттың син, тиле! - Дерт итеп кабынган кыз, үз-үзен белештермичә, малайның күрәгенә төйде. - Кач, хәзер үк кач!

   Ә Талип аның кулларын йомарлап тотты да, күзенә туп-туры карап:

   - Син шундый матур, Бибисара, - диде. - Синең төсле матур кыз юк илләрендә, - диде.

   Бу малайның күңелендә мәхәббәт дигән тылсымлы куакның беренче мәртәбә яфракка бөреләнүе иде. Бибисара шул бөреләрне бозлы су белән коендырды:

   - Мин... мин җебегәннәрне яратмыйм! Чукрак мәллә син, фантазия колы, сине полициядән эзләттерәләр!

   Шунда гына Талипның аңына барып җитте:

   - Табылдык бит инде без! Урламадылар бит безне! - диде.

   - Директор бүлмәсеннән акча югалган.

   - Югалмагае ни! - диде малай һәм, көрәк очына элеп тагын кызга кар очыртты. - Син барыбер матур!

   Кинәт кенә Бибисара кызарды һәм керфекләрен түбән иеп:

   - Әниең кайда? - диде.

   - Эштә, әлбәттә! Сөенче, яңа китапларга исемлек төзи.

   Тик сөенеч кайгы белән күмелде: иртәгәсен дәрес вакытында полиция хезмәткәре Талипны чакырды да машинасына утырырга кушты. Бибисара яланөс капкага хәтле дусты артыннан чыкты.

   “Ул гаепсез абый! Гаепсез!”- димәкче иде, теле көрмәкләнде. Ә Талип әле һаман нинди гөнаһлары өчен үзәккә алып китүләрен аңламый, үзалдына елмая гына иде.

   - Миңа Китаби дигән исем ошый, билләһи, - диде кыз. - Шулай диярбез, яме, Талип?

  “Сорарлар да җибәрерләр”, - дигән иде директор, ләкин малай кире авылга кайтмады. Сәмига апа, улын юллап, үзәккә китте. Директор да, югалган акчаларга төкереп, укучысын коткарырга карар кылды, тик эш узган иде      инде:  “карак” Талипны яшүсмерләрне төзәтү колониясенә озатканнар иде...

 Бибисара шуннан соң тәне ут кызышып авырып ятты. Дөньясы әллә нишләде! Күк йөзендәге йолдызларга хәтле тоныкланды төсле. Озакламый Сәмига апа да Акъярдан гаип булды. Китапханә ябылды. Айсылу апа кабат үз урынына килсә дә, агач йорттагы элеккеге яктылык сүнгән иде анда...

 Җәй аенда Хисам абзый яшел калай белән өенең түбәсен яптырды. Аннары чоланын зурайтып, кирпеч белән тышлатты. Аннары... аның кулы чери башлады. Бер бармагын кистергәч, икенчесенә, өченчесенә күчте черү. Картларның иман йортына өйлә намазына җыелган чагы икән. Аллаһка якынаймаган, динне санга сукмаган абзый мәчет ишек төбенә тезләнгән дә илаулап-илаулап елый икән:

 - Алла, Алла, агач күек черетмә, яшәт мине, яшәт! Сез дә, җәмәгать, Хисаметдинне ярлыка дип, дога ирештерегез Аллага! Гөнаһым нәни генә юкса: Гаптеринең үги малаена сылтадым гына, диликтыр Бәдигыйнең акчасын мин чәлдергән идем. Ыштан бөрмәсенә пачкасы белән кыстырганыем, - дия икән.

Аксакаллар ләм-мим икән, намаздан соң бусагада аунаган Хисам абзый өстеннән берәм-берәм атлап кына узган икән.

Рәнҗү, рәнҗеш... Ул кайчандыр бер куыра. Үзеңә тимәсә, балаларыңа, оныкларыңа җәза булып төшә. Бинахакка яла ягылган Талип исемле малайны, билгеле, еллар үтә-үтә Акъяр хәтереннән сызды. Бибисара гына аны онытмады. Оныта алмады...

3

 ...Ярты төн уртасында кесә телефоны шылтырады.

 Лена буыла-буыла:

 - Көтүләре белән килеп тыгындылар! - диде. - Акча бирмәсәгез, моннан ары безне бушлай ашатасыз, диләр. Болай дәвам итсә, сез бит тәмам бөләсез, Бибисара Хәкимовна!

 - Полицигә... Әй, аларны чакырып ни мәгънә! Тынычлан, сеңелем. Нәрсәдер уйларга кирәк.

 - Бу чәйханә сезгә бер бәла, Бибисара Хәкимовна!

 Дәвамы

Нәбирә Гыйматдинова




Поделитесь с друзьями

© 2015-2018 Сетевое издание Сәхнә-Сцена.Все права защищены.

© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом. Перепечатка, воспроизведение и распространениев любом объеме информации, размещенной на сайте, возможна только при наличии письменного согласия редакций СМИ.

Создано при поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям РТ.

Наименование СМИ: Сәхнә-Сцена (sahne.ru). Сайт зарегистрирован ФЕДЕРАЛЬНОЙ СЛУЖБОЙ ПО НАДЗОРУ В СФЕРЕ СВЯЗИ, ИНФОРМАЦИОННЫХ ТЕХНОЛОГИЙ И МАССОВЫХ КОММУНИКАЦИЙ (РОСКОМНАДЗОР). Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77 – 69870 от 29.05.2017 г.

Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». Адрес: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2

Адрес редакции: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2, 7 этаж.Телефон редакции +7 (843) 222-05-40 (1610), e-mail: saxna@mail.ru .

Главный редактор: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович (Зиннур Хуснияр).

О фактах коррупции просим сообщать по адресу saxna@mail.ru .

Антикоррупционная политика

Политика о персональных данных

Настоящий ресурс может содержать материалы 12+