100 header

https://www.ok.ru/profile/591523331094
Понедельник, 04 марта 2019 10:20 // Прочитано 292 раз

Син түгел бу, син түгел... (бишенче өлеш)

Башы: http://sahne.ru/blog/ng/10154.html

 Уйларга кирәк,  дип кабатлады башы түнгән хатын. Ә уй әллә ничә ботакка тармаклана иде. Кайсысына гына тотынма  шартлап сына. Ишеккә каравылчы сөяп кенә такырбашлардан котылам димә... Каршы торырлык көч юк... Түбә тапсаң, ул акча умыра... Ябар өчен ачмады  анысы бәхәссез. Япкан очракта да, Бибисараны беркем дә битәрләмәс, киресенчә, кызы да, дуслары да хуплар гына! Әй, күңел дигән карурман бар ләса, һәм,шул карурманда кош оясында очарга дип талпынган хыял бар! Икәүнең хыялы иде ул, икәү аның канатларын ныгытырга тиеш иде. Арба тартып базарга бергә чыккан тауардашлары «Чәй эчертеп кенә баерсың микән?” дип, бот чабып көлгән иде. Табыш алам дип максат куймады ла хатын. Нишләп бөтен нәрсә дә, хәтта хыял да, акча белән үлчәнә икән, ә? Мал белән күз буган шайтанның ялчылары исемлеге тулыланган саен тулылана!

...Бибисара ут кабызмыйча гына тәрәзә кырыена килеп басты. Күрше бүлмәдә кызы йоклый иде. Дивар аша талгын гына музыка ишетелә. Магнитофонын сүндермәгән... Җиһан да әнә, кара-кучкыл болытлар белән урак айны яшереп, төн куенында изрәгән. Менә болыт шуышып, айның бер чите күренде. Һәм аның «аяк очында” нәни генә йолдыз җемелдәде... Күзләр талганчы күккә баккан төннәр бихисап булгандыр... Бәлки әле, икесенең карашы шушы йолдыз нурында кисешкәндер? Кайдадыр ул да карашын күкләргә төбәгәндер! Әйе, Бибисара оныта алмады шул. Кайларда йөрисең икән син, хыялый малай?! Исән-сау микән син?! Бибисаралар мәктәпне тәмамлаганда, сыйныф җитәкчесе күңелсез хәбәр әйткән иде. Имеш, Талип Кадыйров колониядән качкан. Имеш, мәктәп директоры Хисам абзыйның кыңгыр эшен белгәч, малайны эзләткән, вәләкин аңа, ул бездә юк, дигәннәр. Икенче хәбәр монысыннан да яманрак иде: имеш, Талип чирләп үлгән... Күңел исә имеш-мимешләргә ышанмый. Әгәр ышанса, бу чәйханәне ташларга гына кала.

Хатын, киенеп, әкрен генә ишек ачкычын борды. Подъезд төбендәге эскәмиядә өч яшүсмер, тәмәке тарта-тарта, сыра чөмерә иде.

 Риф?  диде ул, уртадагысына эндәшеп.  Син нишлисең монда?

 Һава сулыйм, апа! А шту?

 Төнләме? Әниеңнәр рөхсәт иттеме?

 Алар Германиядә, апа. А шту?

 Болар кемнәр, Риф?

– Минем друглар. А шту?

Кызы Алия аңа ничәмә-ничә мәртәбә: «Әни, урамдагы тәүфыйксыз бала-чагага кисәтү ясама, алар сезнең буын кешесе түгел, тәнкыйть яратмый  үчләшә башлый”,  диде. Их, тыныч кына үтәсе иде дә! Риф  авылдаш, алай гынамы, Акъярда терәлеп яшәгән күрше: шушы яшенә хәтле Фатыйма әбисендә үсте, шәһәр корымын сулавына да әле нибарысы ярты гына ел!

Алия тагын тузыныр, әни, нигә борчыласың, ул синнән кара янып көнләшкән Фәнзилә кәтүге! Эчсен, тартсын дияр инде. Булмагае ни! Беренче чиратта малай Акъяр кәтүге!

Бибисара үсмерне җилтерәтеп эскәмиядән торгызды. Кулыннан тәмәкесен сугып төшерде.

– Биремен мин сиңа «а что”ларыңны! Татарча онытып, русчага өйрәндеңме?

Фәнзилә, баегач, күрше фатирлардагы карт-корыны алдый-йолдый кайларгадыр күчереп, тулы бер катны биләгән, анда эләгүе авыр, өч тимер ишек «сакта” тора иде. Риф, муенына бау белән аскан ачкычларын шылдырдатып, подъездга юнәлде. Ә «друглар”, сызгыра-сызгыра, чәйханәгә хәтле Бибисара артыннан сөйрәлде. Алар әле азау төше ярмаган, “яшь бүреләр” иде. Ләкин борыннары корбанының исен тоя иде инде.

Лена, исәп-хисап кенәгәсен тотып, буфеттан чыкты.

– Санадым, утыз меңлек ашаганнар, Бибисара Хәкимовна, бирәннәре ерганнар! Агач мылтыктан гөпелдәтер идем, честно!

– Чү, тынычлан сеңлем. Бәлки, чәйханәне көндез генә эшләтербез. Син, иртән, элмә тактадагы “Тәүлек буена эшли” дигән җөмләне сөрт, яме?

– Шул коткарыр дисеңме монгол явыннан?! Наив сез, Бибисара Хәкимовна! Безнең илдә көндез дә акыртып талыйлар!

– Моның бер чиге булыр, сеңлем. Син йокламаган, бар, минем кабинетта черем итеп ал.

– Шәһәр төнлә дә уяу иде. Дискотекадан кайтышлары бугай, егет белән кыз, сок эчә-эчә, пышылдап кына сөйләшеп утырдылар. Таң алдыннан киеменнән бензин исе аңкыган ир бәндәсе керде:

– Рульдә килеш йокымсырыйм, сөтсез генә каһвә яса, апасы,  диде. Фургонга бәрәңге төяп, Казагыстанга барышы икән. – Әйдә, апасы, минем белән сәяхәткә чык, утыргычым йомшак, мендәр түшәлгән. Никадәр генә хезмәт итсәң дә, хуҗаңа ярамассың,  диде.

Бибисара: “Мин монда үзем баш, үзем түш”,  дияр иде, әлегә кукраерлыгы юк. Аннары ике “төнге күбәләк” очып кунды. Ачыкканнар иде, ризык арты ризык ташытып, табын көйләттерделәр. Кодрәтеннән килсә, хатын аларны ишек тоткасына да орындырмас иде. Тик нишләргә соң, ә? Көрәшеп кара! “Җәмәгать туклану урыны”нда һәркем тигез хокуклы, син ник безне мыскыллыйсың?” дип, чәчеңне йолкырга да күп сорамаслар. Күз йомсаң, хәрамга коенасың. Чәйханә дип хыялланганда, бу нәрсәләр турында уйладымыни ул?

– Син, барменша, счет давай!  диде озын тырнаклы “күбәләк”.

 Сездән акча кирәкми, ханымнар.  Бибисара табынны җыештырырга кереште.

 Как “кирәкми?” Ха, безнең бабайлар төзергә йөргән коммунизм ашханәсе мәллә бу?!

 Иренеп кенә утыргычтан купкан икенче “күбәләк”:

– Нэлли, аңгыра, шуны да аңламыйсыңмыни, барменша безнең долларлардан җирәнә!  диде.  Безгә ничек каравын күр син аның. Җанкисәккәем, без дә синең шикелле эшләп акча алабыз, эшләп!

“Күбәләкләр” кызды, күрәсең, алар ызгыш-талашка сусаган иде. Бу сиңа базарда чүпрәк-чапрак өчен бәргәләнү генә түгел, монда “борынгы һөнәр ияләре” үз “намусы”н яклап, йодрык төйни. Әйе, ул, “сез  фахишәләр” дип, йөзләренә бәреп әйтмәде, бары тик акчаларыннан гына баш тартты. Монысы, бәлки, аларның авырткан җиренә тигәндер дә? Син кем генә булма, патшамы, көтүчеме, берәр кимчелегеңә төрттерсәләр гарьләндерә.

“Озын тырнак” һавада шарт-шорт бармакларын шыртлатты:

– Син, барменша, шуны исеңдә тот: дөньяда иң сөйкемле фәхишә беләсеңме кем? Акча! Ул кемнең генә кулында назланмый!

– Бу тамашаның ахырына кем соңгы нокта куяр иде икән, билгесез. “Күбәләкләр” тыныч кына аерылышырга җыенмый иде. Базарда төрле хәлләр булды, әмма мондый җәнҗал купмады, алучы белән сатучы “тел бәйгесе” оештырудан ары узмый иде. Боларның исә кыйнарга исәпләре. Шул вакытта гына арткы бүлмәдән Лена атылып чыкты. Аның кулында озын саплы пычак иде. Ул, шуны кылыч кебек айкап, “күбәләкләр” өстенә ташланды.

 Арт чүмечегезгә кадыйм, себеркеләр, честно! А ну-ка, сыптырыгыз моннан! Туендыгызмы? А ну-ка , түләгез! Икенчеләй чәйханәгә кереп кенә карагыз, муеныгызны борам!

     “Күбәләкләр” ишеккә табан пырхылдады.

  Их сезне, Бибисара Хәкимовна, - диде кыз, шелтәләп. - Ишеттем, ишеттем, акчагыз кирәкми, дидегез. Соң, шәһәрдәге этен-бетен бушлай ашатыйк әйдә! Сез чәйханәгезне шул максат белән ачтыгызмы?

 – Юк, Лена.

  Нишләп сез әзрәк усал түгел икән, Бибисара Хәкимовна? Дөнья тәгәрмәче сыта ул йомшакларны. Менә мин - шыр ятимә - балалар йортында үстем инде. Унбер яшемдә карт әби: “Мин үләм, Еленушка, сине монда тамагыңны туйдырырлар, киендерерләр”,  дип китереп тапшырды. Каравылчы Иван дәдәй безнең авылныкы иде, карт әби аңа: “Еленушкага күз-колак булсана!”  диде. Интернатта фамилия белән атыйлар иде, Иван дәдәй миңа: “Максимова, икенең берсе: җә сиңа яшьтәшләрең идән чүпрәге итеп аякларын сөртәчәкләр, җә синнән куркалар. Үлсәң үл, җиңдермә”, – диде. Миңа ике фронтта сугышырга кирәк иде. Авылда исемем Башкисәр иде инде, исерек ирләрне дөмбәсли идем, пычрак сүз әйтсәләр. Фермада каникулларда олылар белән сыер сауганда телләшкән хатыннарның башына чиләк тә кигезә идем.

Дәвамы бар

Нәбирә Гыйматдинова




Поделитесь с друзьями

© 2015-2018 Сетевое издание Сәхнә-Сцена.Все права защищены.

© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом. Перепечатка, воспроизведение и распространениев любом объеме информации, размещенной на сайте, возможна только при наличии письменного согласия редакций СМИ.

Создано при поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям РТ.

Наименование СМИ: Сәхнә-Сцена (sahne.ru). Сайт зарегистрирован ФЕДЕРАЛЬНОЙ СЛУЖБОЙ ПО НАДЗОРУ В СФЕРЕ СВЯЗИ, ИНФОРМАЦИОННЫХ ТЕХНОЛОГИЙ И МАССОВЫХ КОММУНИКАЦИЙ (РОСКОМНАДЗОР). Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77 – 69870 от 29.05.2017 г.

Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». Адрес: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2

Адрес редакции: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2, 7 этаж.Телефон редакции +7 (843) 222-05-40 (1610), e-mail: saxna@mail.ru .

Главный редактор: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович (Зиннур Хуснияр).

О фактах коррупции просим сообщать по адресу saxna@mail.ru .

Антикоррупционная политика

Политика о персональных данных

Настоящий ресурс может содержать материалы 12+