100 header

https://www.ok.ru/profile/591523331094
Понедельник, 04 марта 2019 13:38 // Прочитано 263 раз

«Сиңа биш минут!..»

Аның өчен мәхәббәт – хыял күгеннән очып кунган кош төсле. Ул канатлы, ул тылсымлы. Кемдер аны Бөек Кодрәт иясе тарафыннан җибәрелгән олы амәнәт дип тә кабул итә бит әле. Ә амәнәтне саклый да белергә кирәк шул...

Язмышның күзе үткен

Бер акыл иясе: «Эшем мөһимрәк дип ялгышмагыз, эш күп, яшәү дәверендә җилкәгезгә яңадан-яңа вазифалар өстәлер, тик гаиләгез белән мәхәббәтегезне генә югалта күрмәгез, алар икесе дә бүтән кабатланмас», - дигән. Әйтерсең, нәкъ менә шушы искәртү этәргеч ясаган диярсең, ун ел Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында гөрләтеп уйнаган Рәмзия Закирҗанова көннәрдән бер көнне балаларым, ирем хакына дип сәхнәне ташлап китә. Бу хәлгә барысы да шакката. Ничек инде коеп куйган артистка ханым театрдан җиңел генә аерыла соң? Югыйсә, сәхнә җене бер ябышса, тиз генә җибәрми ләбаса! Буй-сыны, чибәрлеге, яңгыравык тавышы, алай гынамы, таланты белән күпләрне көнләштергән Рәмзияне билгеле, «иректә» бик үк йөртмиләр, шактый гына телефильмнарда катнаштыралар. Баксаң, режиссерлар да артистканы күз уңыннан ычкындырмаган икән: 2007 елда Рәмзияне Г.Кариев исемендәге яшь тамашачы театры баш режиссеры Ринат Әюпов: «Безгә кил», – дип чакыра. «Юк, мин хәзер артиска булып эшли алмыйм, – ди ханым. – Өзлеклелек зур инде». Әмма Ринат аны барыбыр ризалата. Инде Рәмзия дә үз теләген әйтә: «Башта труппа мөдире сыйфатында гына алыгыз, аннан күз күрер» – ди. Язмышның күзе үткен шул: дүрт елдан ул артистканы кабат сәхнәдә «күрә». «Көзебезнең язы» (Р.Шәрипов әсәре) белән Халидә Сөнгатуллина гастрольләргә җыенгач кына авырып, хастаханәгә эләгә. Йә, карчык ролен кемгә бирәсең? - әлбәттә, Рәмзия Зирәк кызына! Ике көндә сүзләрен ятлаган ханым шулай итеп яңадан сәхнәгә аяк баса. Шуннан соң режиссер аны үгетләп актерлар төркеменә күчерә. Миңнурый («Улыбыз өйләнә, без аерылышабыз». И. Юзиев), Гыйльми («Башмагым». Т. Гыйззәт),Фисалия («Ничек миллионер булырга?». М.Гыйләҗев), Серафима Семеновна («Казан ятиме». Р. Зәйдулла), Миңзифа («Кичер мине, әнкәй». Р.Батулла) кебек героинялары белән бик тиз тамашачы күңелен яулаган Рәмзия Закирҗанова шушы соңгы сигез елда бихисап эпизодик рольләр дә башкарды, аларның һәркайсын төп каһарманнарга тиңләрлек. “Сәнгать - корбаннар сорый», – дигән ялган шигарьгә (шуңа табынып күпме иҗат кешесе ялгыз калды яисә гаиләсен таркатты) алданмаган Рәмзиягә сокланмаска мөкин түгел. Хәер, гаилә нигезе мәхәббәт ташлары белән ныгытылса – бернинди куркыныч та юк.

Очрашу

Булачак ире Ленар Гыйльметдинов (бүген ул Яшь Тамашачы Театрында (ТЮЗ) баш рәссам) белән алар очраклы гына таныша.

­– Минем Камалда эшләгән чагым иде, – дип искә ала Рәмзия. – Актерлар йортында сезон ачылу уңаеннан кичә оештырдылар. Без – артист халкы рәхәтләнеп күңел ачабыз. Шулай җырчы Рафаэль Сәхабиев белән биегәндә Гөлсем апа Исәнгулова кул изәп мине табынга әйдәде. Кеше төркемен ерып ашыга-ашыга шунда таба барам. Ул чорларда киң каптырмалы каеш билдәмәләр модада иде, тимере бер егетнең йон свитерына эләкте генә бит! Һич ничек ычкындыра алмыйм. «Туктагыз әле, тукта, туташ, чәбәләнмәгез, бәлки бу безнең язмыштыр», – ди сөйкемле егет. Таныштык. Исеме – Ленар. Опера театрыннан, рәссам икән. Бер танышымнан: «Нинди кеше ул?» – дип сораштым. «Бик әйбәт егет, эләктер үзен, үкенмәссең, аңа өйләнергә вакыт», – диде. Әлеге танышым белән сөйләшкәнемне Ленар күзәтеп торган һәм минем белән кызыксынган. Ул да: «Әйбәт кыз, өйлән аңа», – дигән җавап ишеткән. Без шулай аралаша башладык. Мин кырт кисеп: «Хәзер генә кияүгә чыгарга җыенмыйм», – дигән идем, шул сүзем аңа бик ошаган. Ахырдан моның серен чиште: «Кызлар, гадәттә, танышу белән үзенә өйләндерергә маташа», – диде. Ел ярым тирәсе очрашып йөрдек без. Берсендә, яңа ел алдыннан әни янына – Себергә җыена идем, Ленар да миңа тагылды. Һәм анда баргач әнидән кулымны сорады. Ризалашты әни, тик менә Казанга кайткач «кияү егете» авызына су капты. Ул гаилә кору турында сүз кузгатмагач, мин дә дәшмәдем. Артистка Венера Шакирова белән гримм бүлмәсендә утырганда әни шылтыратты. «Кайчан өйләнешәсез, кызым?» – ди. Венера: «И, ул бит карт буйдак, өйләндерерсең аларны!» - дигәч, көлеп: «Ба-а, ничек алай икән?» – дидем. Ленарның Камалда сәхнә бизәгән вакыты иде, бүлмәсенә кердем дә, шаяртып кына:

– Хәтерлисеңме, син әнидән кулымны сораган идең бит. Йә, өйләнәсеңме инде? - дидем.

Егет:

– Әйе, – дип баш какты.

– Ярар, сиңа биш минут, паспортыңны ал да, әйдә ЗАГСка, гариза язарга барабыз! Урамда көтәм. Әгәр хәзер чыкмасаң, хуш! – дидем.

Менә сиңа мә! Тәрәзәдән үрелеп карасам, егетем урамда басып тора! Нәтиҗәсеме? Без Ленар белән язылыштык, туйлар уздырдык. Ирдән уңдым мин. Гаиләгә нәрсәдер табарга-эзләргә кирәк дип борчылмыйм, Ленар барысын да үзе кайгырта. Ул миннән кибеттән әйбер дә ташыттырмый. Әтисе үрнәгендә улыбыз Альберт та тәртипле булып үсте: ул инженер-проектлаучы. Өйләнде, оныгыбыз Аяз – әби-бабай өчен «алтын бөртек». Кызыбыз Динара КФУ студенты.

Татарстанның атказанган артисты Рәмзия Закирҗанова каеш билдәмәсен ташламады микән? Ярын табалмаган кызлар шуны кисә, Ленар кебек асыл егетләрне бик тиз «каптырырлар» иде, шәт!

Нәбирә Гыйматдинова

«Сәхнә» журналы 2015 ел, декабрь

 




Поделитесь с друзьями

© 2015-2018 Сетевое издание Сәхнә-Сцена.Все права защищены.

© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом. Перепечатка, воспроизведение и распространениев любом объеме информации, размещенной на сайте, возможна только при наличии письменного согласия редакций СМИ.

Создано при поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям РТ.

Наименование СМИ: Сәхнә-Сцена (sahne.ru). Сайт зарегистрирован ФЕДЕРАЛЬНОЙ СЛУЖБОЙ ПО НАДЗОРУ В СФЕРЕ СВЯЗИ, ИНФОРМАЦИОННЫХ ТЕХНОЛОГИЙ И МАССОВЫХ КОММУНИКАЦИЙ (РОСКОМНАДЗОР). Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77 – 69870 от 29.05.2017 г.

Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». Адрес: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2

Адрес редакции: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2, 7 этаж.Телефон редакции +7 (843) 222-05-40 (1610), e-mail: saxna@mail.ru .

Главный редактор: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович (Зиннур Хуснияр).

О фактах коррупции просим сообщать по адресу saxna@mail.ru .

Антикоррупционная политика

Политика о персональных данных

Настоящий ресурс может содержать материалы 12+