100 header

https://www.ok.ru/profile/591523331094
Вторник, 05 марта 2019 13:09 // Прочитано 232 раз

Син түгел бу, син түгел... (алтынчы өлеш)

Башы:  http://sahne.ru/blog/ng/10387.html 

Карт әбигә зарланалар иде инде, оныгыгыз зәһәр, дип. Кызлар төркемендә Машка исемле атаманша бар иде. Унбиш яшь моңа. Ул өч ялчысына: “Толымнарын тураклап атыгыз”,  дип әмер биргән. Тегеләр төнлә төрткәләп уяттылар. Икесе беләгемә ябышты, өченчесе чәчемне учлап кайчысы белән кисмәкче иде, башым белән ике арасына кададым моның. Ха, күзеннән утлар чәчрәгәндер! Ә тегеләре үзеннән-үзе беләгемне ычкындырды. Мендәр белән томалап тукмадым үзләрен. Маша башка бүлмәдә йоклый иде. Кайчыны чык-чык иттереп: “Күзеңне чукыйммы? Колагыңны кисимме?”  дидем. Атаманшаны ярты төн эчендә җиңдем мин. Инде чиратта малайлар иде. Иван дәдәй: “Этләрдән саклану чарасы” дип, миңа кечкенә генә без бирде. Хи, нинди эт ди! Интернат ишегалдында мәче дә юк иде безнең. Хәйләкәр карт алда нинди “көрәш” буласын чамалый иде. Аның үзенә тыкшынырга ярамый, олылар катышса  кан коеш, бала-чага йодрык уйнатса, нибарысы уен гына санала бит инде. Миңа  Колян атлы малай каныкты. Адым саен сагалый, маңка! Аның авызында ике генә теше, шуңа кушаматы да Куян иде! Берсендә ашханәдә кизү идем, пешекче, бакчадан укроп апкер, ди. Ә бакча иске сарайлар артында. Аулак җирдә. Колян, кабахәт, сарайга таба сөйри бит мине! Без кесәмдә иде, ай, эчем, дип, әзрәк аска бөгелдем дә, Куянның бот арасына чәнчедем дә. Өч тапкыр! Колян акыра, мин, чәнчим, Колян акыра...

– Уф, Лена, көлә-көлә сөйләмә, ичмасам!

 Ай-вай, еларга мәллә? Иван дәдәйнең ничек шатланганын күрсәгез сез! Безләр интернатта герой иде!

 Мин дә мәктәптә бер малайны яклап сугышкан идем,  диде Бибисара, моңсу гына. – Җебек иде ул, ә күңеле матур иде.

 Интернатта көч сынашу моның белән бетмәде. Мине директор өч көн изоляторга бикләттерде. Җәза, янәсе. Иван дәдәй форточкадан бәрәңге ыргыта иде. Аннары безгә бер “күсәк”не китерделәр. Ул миннән шактый өлкән иде. Уса-ал! Малайларны сулатмый да. Бөтенесенә ул баш. Кем аны тыңламый   рәхим-шәфкать көтмә! Күсәкнең кушаматы Батька иде. Озак тотмадылар Батьканы бездә. Әллә ул армиягә ычкынды, әллә, шәһәрнекеләр белән чәкәләшеп, төрмәгә эләкте. Ә бит без аның белән бик каты бәрелештек. Мин кухняда бәрәңге кыра идем. Батька су сорый. Ал да  эч, дигән идем, маңгаема чиртте, ә мин, авыртудан чинап, аның уң як битенә пычак белән сыздым. Күрәсезме, миндә тәҗрибә зур, Бибисара Хәкимовна! Ул вак-төяк бандюгаларны “каеннар төбе”нә озатам, честно! Сез миңа пистолет кына юнәтегез!

 Шаярма, Лена. Тормыш көрәштән генә тормый ул.

 Әй, Бибисара Хәкимовна! Сез бигрәк мәми авыз инде! Сез җирдә-ә! Әле  беркем  өчен дә махсус планета ачылмаган!

 Ачылган, сеңлем. Бар ул...

 Нәрсә дисез, Бибисара Хәкимовна?!

 Ә? Юк, болай гына...

“Болай гына”мы соң инде! “Мин киләчәктә космоста бер планета эзлим. Кешеләр яшәрлек...” - “Хи-хи, Айны да, Марсны да тикшерделәр. Берни дә юк анда таштан гайре, ди... -  “Минекендә була. Һавасы да, суы да, яшеллеге дә... Миллиардлаган планетаның берсендә тереклек бар!  Минекендә...”

Бибисараның, билгеле, мондый җүләр сүзләрдән үпкәсе кабарды, һәм ул, ачуыннан ярсып:

 Тиле әтәч, багана башына менеп  кычкыр! - диде. Ул чакта кыз малайның “тере планета”сын инкяр итте.  Ә хәзер бишкуллап Талипның хыялына кушылыр иде. Баксаң, олыгая-олыгая адәм баласына хыял тәҗел кирәк икән ул, матур алдану  өметнең бер шырпысы икән ләбаса! Кабызасың,  мизгелгә генә булса да күзаллары яктыра... Хатын, шушы чәйханәсе белән бергә малайның (ә бүген ир инде) серле корабына төянеп, билгесез күк җисеменә күченер иде.

 Бибисара Хәкимовна! Тиздән таң ата, өегезгә кайтыгыз, - диде Лена, иснәнеп.  Йокымны бүлделәр, хәерсез “күбәләкләр”!

Утырам әле мин, сеңлем.

Алай-болай берәрсе борчыса, миңа кычкырыгыз, пычак кайраган. Иртән элмә тактаны үзгәртәм, безгә көндезге маҗаралар да бик  таман, иеме, Бибисара Хәкимовна!

...И Аллаһым! Кая күченсен инде Бибисара?! Бу кыз бала хак әйтә: адәмнәр җирдә туа, яши, үлә... Талип исәндер ул, әле дә фантазия колыдыр. Аның тәнендәге һәр күзәнәге хыял җебеннән тукылган иде. Бәлки, ул бүген ачышлары белән шаккатырган талантлы галимдер, әлбәттә, фамилиясен үзгәрткәндер. Колония язмышта кара тап, аны тормышыңнан сызып ташламасаң,  күп өлкәләргә юллар ябыла. Мөгаен, “икс”ка әверелгән Кадыйров дан-абруй яулагандыр. Ил зур, урман-тайгалары, карлы-бозлы Себерләре, таулы Кавказлары кемнәрне генә куенына сыендырмый! Җир шары тагын да зур: Талип кайсыдыр мәмләкәттә яшәргә мөмкин. Кайсыдыр ки милләт вәкиле саналырга мөмкин. Ә җиһан учында кап-кайнар йолдызлар... Талипныкы  иң яктысы...

Кызык син, хатын, һаман Талипны күкләр белән бәйлисең! Бәлки, ул китапханә директорыдыр? Ә бәлки, язучыдыр, псевдонимы әллә кемдер. Күпме каләм әһеле үз исемен яшереп яза. Әнә син мәктәптә укыганда әдәбиятка гашыйк идең, укытучы булам дигән идең!

..Институтка документларын тапшырыр алдыннан кыз әдәби журнал редакциясенә сугылды. Коридорда аркылыга-буйга бер чама зур корсаклы ир-ат тәмәке пыскыта иде.

Абый, гафу итегез, шагыйрьләр шушы журналда эшлиме?

 Эшли,  - диде, зур корсак, көлемсерәп. - Ни йомыш? Кулъязма китердеңме?  Әдәбиятны нечкә билләр баса! Хатын-кызда барыбер шагыйрь күрмибез без, кәгазь буяп та маташма!

 Мин язмыйм, абый. Язам анысы, тик үзем өчен генә. Култамга салдырырмын дигән идем.

 Кем җыентыгына?

Бибисара сумкасындагы  китапны  абый кешегә сузды.

Ә-ә, аныкымыни?! Ташла, пүчтәк ул. Син мине укы!

 Минем бу шагыйрьне бик тә күрәсем килә иде, абый.

 Күрмәвең хәерлерәк. Син лутчы, нечкә билем, иҗат учагыңны кабызганчы, гаилә учагы тергез, ягъни  мәсәлән, ирең белән балалар үстер.

– Сез кем соң, абый?

 Тиздән танырсың. Танытырбыз, нечкә бил. Мин башның киңәшчесе.

Ишек киң, әмма ишектән дә бу адәмнең җилкәләре киң иде. Бибисара бүлмәгә узалмыйча гасабиланганда, редакциядән бер хатын чыкты.

  Бигрәк озак тәмәке пуфылдатасың! - диде ул. -  Төтен суырып сезгә түгел, миңа тынычланырга кирәк. Кызымның ике дәфтәр шигырьләрен югалткансыз!

  Югалмады, кайсыдыр кәгазь-мәгазь белән буталган, табылыр, - дип юатты “киңәшче”. - Укыдым да төсле кызыгызның шедеврларын.

  Йә, өметлеме?

 Кызларның нәрсә инде, шул бәхетсез мәхәббәт, әнкәсен сагыну, Мәрзия ханым. Рифма аксый...

  ...әдәби эшләнеше ягыннан зәгыйфь, - дип дәвам итте хатын. - Табышлар юк, кабатлау-кабатланулар... Сез ике ел инде безгә шулай сайрыйсыз, әфәндем. Без генәме, Арчадан дусларыбызның малаен да нәкъ шундый бәяләмә белән “шатландырдыгыз”. “Без - талант, сез - пүчтәк” дип, күкрәк киергән бушбугазалар сез! Әдәбиятның тамырын корытучылар сез! Кызым быел татар теле факультетына кермәкче иде, аягын да атлатмыйм моннан соң!

 Мәрзия дигән хатын пырылдап китеп бармакчы иде, Бибисараны абайлады:

 Син дә болар корбанымы, балакай?

 Юк, апа. Миңа култамга...

 Әйдә! - Хатын аны беләгеннән каптырды. - Шигырь дип күңелеңне яралама, ахырдан үкенеп җыларсың.

Мәрзия апаның очравы  язмыш бүләге иде. Әдәбият дип алгысыган Бибисараның уй-нияте кинәт кенә үзгәрде: хатын аны да, кызын да чит телләр  факультетына  кодалады.  Асылъяр белән әнә шулай танышты алар. Әмма кызларның икесе дә шигырь белән агуланганнар иде:  группадашлары төнге клубларга чапканда, ахирәтләр әдәби кичәләргә йөгерде. 

Дәвамы бар 

Нәбирә Гыйматдинова




Поделитесь с друзьями

© 2015-2018 Сетевое издание Сәхнә-Сцена.Все права защищены.

© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом. Перепечатка, воспроизведение и распространениев любом объеме информации, размещенной на сайте, возможна только при наличии письменного согласия редакций СМИ.

Создано при поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям РТ.

Наименование СМИ: Сәхнә-Сцена (sahne.ru). Сайт зарегистрирован ФЕДЕРАЛЬНОЙ СЛУЖБОЙ ПО НАДЗОРУ В СФЕРЕ СВЯЗИ, ИНФОРМАЦИОННЫХ ТЕХНОЛОГИЙ И МАССОВЫХ КОММУНИКАЦИЙ (РОСКОМНАДЗОР). Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77 – 69870 от 29.05.2017 г.

Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». Адрес: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2

Адрес редакции: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2, 7 этаж.Телефон редакции +7 (843) 222-05-40 (1610), e-mail: saxna@mail.ru .

Главный редактор: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович (Зиннур Хуснияр).

О фактах коррупции просим сообщать по адресу saxna@mail.ru .

Антикоррупционная политика

Политика о персональных данных

Настоящий ресурс может содержать материалы 12+