100 header

https://www.ok.ru/profile/591523331094
Понедельник, 11 марта 2019 13:01 // Прочитано 277 раз

Син түгел бу, син түгел... (җиденче өлеш)

Әнисе сүзенә карап кына Асылъяр шигырь сырлаудан туктамады, ә менә Бибисара бүтәннәр язганны гына укып ләззәтләнә иде. Аның күңел киштәсендә, кадерле кунак шикелле, галиҗәнап китап саклана һәм аерым бер мәгънә өстәп, яшәүнең ямен арттыра иде. Төптә шул, төптә китап белән бәйле хыял ята иде! Вакыт-вакыт ул тормышка  да ашмас төсле иде. “И Ходаем, нинди чәйханә?!” Асылъяр белән серләре килешсә дә, кыз Талип турында соңгы курста гына сөйләде. Ә чәйханә хакында ләм-мим. Ахирәте шигърият таганында атына, анда исә ашау-эчү мәсьәләләре   корсак колларына хас нәрсә дип тәнкыйтьләнә иде.

– Һай, мин ул Талипны беләм, - диде Асылъяр. - Безнең Әлмәттәге туган абыемның нефтьче дусты ла синең сөеклең!

 Дустым, балачак дустым, - дип төзәтте Бибисара.

 Бүген - дуслык, иртәгә - мәхәббәт. Сөеклем, дип яшермичә әйт!

Кыз шикләнде. Талип җир астында казыныр микәнни? Аның күзе төпсез җиһанда иде бит. Аның йолдызы югарыда иде! Әй, балачак хыялы - томан ул, берзаман эри дә югала. Мөгаен, Талип өйгәндер-ишкәндер һәм чынбарлыкка якынайгандыр.

 Очраштыр! - дип инәлде Бибисара. - Тизрәк абыеңа чылтырат!

Асылъяр тимерне кызуында сукты. Әлмәттән белешмә алынды. Ләкин кыз өчен бу күңелсез хәбәр иде. Талип өйләнеп аерылган буйдак ир икән. Бибисара исемле Акъяр кызын хәтерләми икән. Хәтерләр иде, теләге юк, димәк. Үзенең бинахакка колониягә куылыуында Бибисараны да гаеплидер, бәлки. Алай да Талип Кадыйров очрашырга риза икән.

Килде кунак, тик ул кыз юксынган-сагынган Талип түгел иде. Казансу буйларын буйладылар, “Шүрәле” паркындагы “шайтан тәгәрмәче”ндә әйләнделәр. Талип Икенче тасма тел иде, “иркәм”, “җимешем”, “сандугачым” кебек назлы сүзләрне тезде генә. Гүя Бибисара аның еллар буе күрешеп йөргән мәхәббәте иде. Хатыны белән аралары өзелүен дә ир уйнап-көлеп кенә аңлатты:

  Симез иде, күтәрсәм, билем сынар, дидем. Сыер төсле көнозын күши, тамактан гайре хәсрәте юк. Миңа синдәй нечкә билле, камыштай сыгылмалы гәүдәле туташлар ошый, җимешем.

  Ә нигә өйләндең?

  Мәхәббәтнең күзе сукыр, диләр. Башта гашыйк сыман идем.

Сукыр! Рас, сукыр! Шул чакта ук Бибисарага бер-бер нәтиҗә ясарга була иде лә! Талип аның канаты түгел иде. Биектә очар өчен яратылмаган зәгыйфь җаннарга гомумән канат үсми. Кыз, акылын читкә тибәреп, хискә буйсынып, ирдән һаман асыл сыйфатлар эзләде. Алар аның күзенә генә күренмидер, тылсымлы йозак белән бикләнгәндер төсле иде. Нәкъ әкияттәге сыман: “Сим-сим, ач!” дисәң, Талипның рухи дөньясы капкалары киерелеп ачылыр да, матурлыгы белән биһуш итәр кебек иде.

Алар туйсыз гына өйләнештеләр. Талип Икенче Казанга - Бибисараның тулай торактагы бүлмәсенә күченеп килде.

Көннәрдән беркөнне “капкалар” ыңгырашып кына ачылды. Эчтә җан өшетерлек салкын һәм караңгы иде...

Әз генә яктыртсын дип, яшь хатын шәм кабызырга уйлады: кочагы белән китаплар кайтарды. Халык, ябырылып, фантаст язучы Рэй Брэдберине укый иде. Агай-эне фантастикага мөкиббән дип (Талип Беренче шундый фикер уяткандыр, күрәсең), Бибисара иренә “Җәйге иртә, җәйге төн” дигән җыентык тоттырды.

  Талип, мәле, укы. Эчтәлеге бик мавыктыргыч. Язучы кешелекнең иң югары кыйммәтләре өч баганага таяна, ди. Беренчесе - рухи байлык, икенчесе - дөньяга караш, өченчесе - хыял, ди.

  Эшсез ир көне буе сәләмә диванда ауный, ул инде иренчәк чире белән авырый башлаган иде.

  Хатыннардан уңмадым, малайлар! - диде Талип Икенче. - Берсе - бирән иде, монысы, вот, акылга сай! Мин андук мыекка чорнадым. Хәтерлисеңме, без әле рәтләп сәлам да алышмадык, син, берәр шигырь сөйлә, дидең. Теге “шайтан тәгәрмәче”ндә әйләнгәндә, иң очта! Шигырь-мигырь оталмыйм, хәтер начар, дигәч, отыры тилердең. Күккә бакчы, әнә бер йолдызның шәүләсе чагыла, дидең. Мин биеклекне яратмый-ыйм!      - Ир тамак төбе белән акырып китапны идәнгә томырды. - Ну шунда ачудан куырылуларым, ну! Яратмый-ыйм биеклек! Төкерәм лачкылдатып йолдызларыңа! Янды ни алар, янмады ни миңа! Төкерәм өч баганага!

4

...Ялкау ир диваннан купмады, ә менә Бибисарага эш бәхете язган иде. Асылъяр: “Әдәбият - кыйблам”, - дип, милли китапханәнең сирәк кулъязмалар бүлегенә урнашты, ә аны элек тәгаенләнгән урынына - экскурсияләр бюросына җибәрде. Берсендә зур гына завод директоры чит ил делегациясе кунаклары өчен махсус маршрут сорады, инглизләр Иске Татар бистәсен күрсәтегез, диделәр. Ярым хәрабә йортлар үлем белән “тартыша”, кайсысы каршысына гына туктасаң да, йөрәк әрнеп сыкрый иде. Делегация башлыгы борынгылык тарафдары иде ахрысы, озак кына Мәрҗани йортының бүрәнәләрен сыйпап торды. Ә Амур кунакханәсе бинасы диварына маңгаен терәп нәрсәдер пышылдады.

Аннары, завод директорын да, Бибисараны да шаккатырып, мишәр акценты белән:

  Тукай җәнабләре каберен зиярәт кылсак шай, - диде. - Рафис Сәфәрович, сез аның шигырьләрен беләмсез?

     Көчләремне мин кара көннәргә саклый алмадым,

     Көннәремнең һичберсен дә чөнки ак ди алмадым...

     Кунак завод директорына текәлде. Янәсе, дәвам итегез, әфәндем.

– Мин шул... Казанда туган кеше. - Хуҗа кызарды. - Мәктәптә русча укыттылар.

   Ә кунакның күзендә чиксез гаҗәпләнү галәмәте иде.

  Сез безнең татарымыз Тукайны укудан мәхрүмме?

  Тиз арада әлеге киеренкелекне йомшартырга кирәк иде.

  Булды юлда киртәләр, эттән күбәйде дошманым,

  Чөнки залимнәрне, өстеннәрне яклый алмадым.

               +

Кайтмады үч, бетте көч, сынды кылыч - шул булды эш,

Керләнеп беттем үзем, дөньяны пакьли алмадым, - диде Бибисара бер тыннан.

  О, мәрхәбә, ханым, мәрхәбә! – Инглиз, сокланып, аның кулын үпте.    

Дәвамы бар

Нәбирә Гыйматдинова




Поделитесь с друзьями

© 2015-2019 Сетевое издание Сәхнә-Сцена.Все права защищены.

© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом. Перепечатка, воспроизведение и распространениев любом объеме информации, размещенной на сайте, возможна только при наличии письменного согласия редакций СМИ.

Создано при поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям РТ.

Наименование СМИ: Сәхнә-Сцена (sahne.ru). Сайт зарегистрирован ФЕДЕРАЛЬНОЙ СЛУЖБОЙ ПО НАДЗОРУ В СФЕРЕ СВЯЗИ, ИНФОРМАЦИОННЫХ ТЕХНОЛОГИЙ И МАССОВЫХ КОММУНИКАЦИЙ (РОСКОМНАДЗОР). Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77 – 69870 от 29.05.2017 г.

Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». Адрес: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2

Адрес редакции: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2, 7 этаж.Телефон редакции +7 (843) 222-05-40 (1610), e-mail: saxna@mail.ru .

Главный редактор: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович (Зиннур Хуснияр).

О фактах коррупции просим сообщать по адресу saxna@mail.ru .

Антикоррупционная политика

Политика о персональных данных

Настоящий ресурс может содержать материалы 12+