100 header

https://www.ok.ru/profile/591523331094
Понедельник, 21 января 2019 12:29 // Прочитано 481 раз

Китәм, димә... (икенче өлеш)

Башы: http://sahne.ru/blog/ng/9627.html

Дәвамы

Ә ярның уң ягында йорт... Зәңгәр тәрәзәләре көлеп Сөлчәгә карый... Иң кырый тәрәзә төбеннән салынган сукмак борма елга төсле сузыла-сузыла да, урман башындагы баланга җиткәч, капыл өзелә. Моны бары тик графиня Шарлотта гына белә... Аланны бүтән аймаклар белән һич тә бутамыйсың, чөнки ул кояшның нәкъ уртасында җәйрәп ята... Шуннан гәзнич (ашый торган үлән) орлыгы җыеп кил, диде Шарлотта карчык, бакчадагы розаларым арасына чәчтерер идем, диде.

Парижның иң зиннәтле йортларында яшәгән, байлык-муллылыкта йөзеп, дөньяның рәхәтен татыган графиняның гозере бик сәер иде, әлбәттә. Карчык сораган нәрсәкәй бик матур чәчктер дип уйлаган иде Камилла, баксаң гап-гади чүп үләне икән. О боже! Ике айдан Парижда гастрольләр башлана, ник алып бармаска, ди.

Труппа җитәкчесе Сәлимов аның поездга утырып билгесез тарафларга чыгып китәргә җыенуын ишеткәч бот чабып көлде.

– Гәзнич? Нинди гәзнич?! Тиле француз карчыгы ни лыгырдамас. Әйдә, алай үтереп үлән чәйним ди икән, Казан читеннән җыябыз.

– Аңа теге аланныкы кирәк,  дип каршы төште хатын. – Мин вәгъдә бирдем инде.

– Саташкан! Барыбер түгелмени?! Әйтерсең, шул аланнан, диярсең.

– Мин алдашырга яратмыйм.

– Ну, Камилла! Үҗәт, киребеткән син! Йә, кайсы район, кайсы авыл ул, машина белән җилдерәбез.

– Юк, мин ялгызым гына кайтам. Шарлотта шулай кушты. Норлат дигән стансада төшәрсең, диде.

– Аннан кая, диде?

– Авылның исемен оныттым.

– Ну, Камилла! Пычаксыз суясың!

– Андый авыл бер генә ул, диде. Күңел сизгерлегең туп-туры шунда илтер, диде.

– Бер генә, бер генә! – дип үртәде Сәлимов.- Авыл бер генә булмый, җаным. Чакрым саен авыыл кала. Ярар, мин район җитәкчеләренә шалтыратырмын, поезддан каршы алырлар.

– Кирәкми! Аланга җиткәнче ялгызың гына атла, диде графиня. Юлны үзең тап, диде. Берәүгә дә шалтыратма!

– Син нәрсә, Камилла! Атаклы балерина, дөнья йолдызы, син... син... – диде труппа җитәкчесе тотлыгып. – Кара халык арасына, җитмәсә җәяү, япа-ялгыз... Нурмиевкә әләклим, бел!

Хатын аны тыңлап бетермәде, ашыгып сумкасына киемнәрен тутырды.

...Каһәр суккан, бу урман тәмам үзенә йотты. Инде кич җиткәндер, ашаган да. Эчкән дә юк. Нәрсәдер өзеп кабасы иде. Аяк астына вак-вак кына кызыл төймәләр сибелгән. Әнисе сөйләгән әкиятләрдәге бөрлегән шушы микән әллә?

Ничек әйтә иде әле ул? «Хан кызы капкан да телен йоткан» дипме? Куркыта шул, йә зәһәр агу булыр. Әнисе бит авылда туган. Шуңа күрә ул, Шарлотта кебек, гел авыл белән саташты, урман-болыннарны, чишмә-елгаларны әкият теленә күчереп, нәни Камиллага сөйләде. Ә кайтып күрмәде... Үләр алдыннан гына авызыннан хәлсез сүзләр кысылып чыкты. Яр башындагы атам нигезенә кайтарыгыз, атам янәшәсенә җирләгез, диле ул. Әллә соң авылларда йортлар гел яр буена салына микән? Әмма әтисе аны тыңламады, Казан зиратына күмдерде.

Дәвамы бар

Нәбирә Гыйматдинова




Поделитесь с друзьями

© 2015-2019 Сетевое издание Сәхнә-Сцена.Все права защищены.

© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом. Перепечатка, воспроизведение и распространениев любом объеме информации, размещенной на сайте, возможна только при наличии письменного согласия редакций СМИ.

Создано при поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям РТ.

Наименование СМИ: Сәхнә-Сцена (sahne.ru). Сайт зарегистрирован ФЕДЕРАЛЬНОЙ СЛУЖБОЙ ПО НАДЗОРУ В СФЕРЕ СВЯЗИ, ИНФОРМАЦИОННЫХ ТЕХНОЛОГИЙ И МАССОВЫХ КОММУНИКАЦИЙ (РОСКОМНАДЗОР). Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77 – 69870 от 29.05.2017 г.

Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». Адрес: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2

Адрес редакции: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2, 7 этаж.Телефон редакции +7 (843) 222-05-40 (1610), e-mail: saxna@mail.ru .

Главный редактор: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович (Зиннур Хуснияр).

О фактах коррупции просим сообщать по адресу saxna@mail.ru .

Антикоррупционная политика

Политика о персональных данных

Настоящий ресурс может содержать материалы 12+