100 header

https://www.ok.ru/profile/591523331094
Среда, 23 января 2019 11:22 // Прочитано 492 раз

Китәм, димә... (өченче өлеш)

Башы: http://sahne.ru/blog/ng/9639.html

...Кинәт куак кыштырдап куйды, черт-черт коры ботаклар сынды. Камилла өркеп артына борылды. Аңардан өч-дүрт адымда гына бер карт басып тора иде. Карт, елмая-елмая, сәерсенгән юлчыга кул изәде. «Артыннан барырга куша, о боже! Кыяфәте бигрәк имәнгеч. Үзе эссе җәй көнендә ямаулы бүрек кигән, нәкъбакча карачкысы. Бармыйм, адашып үлсәм үләм, бармыйм!»

Карачкы, аягы өшегән каз сыман, бер урында таптанды да куаклар эченә чумды. Менә аның сәләмә бүреге яфраклар белән күмелде, менә...

Китмә-ә! Туакта-а! – Хатын, авыр сумкасын сөйрәп, карт артыннан йөгерде.

– Атаң кем? – дип карачкы, көчкә куып тоткан юлчыга.

– Камилла.

– Камилә,  дип төзәтте карт.

– Ә син кем, карт? Әнинең әкиятендәге урман иясе мәллә?

– Хода бәндәсе – Шәңкәле.

– Шәңкәле?! Кызык исем.

– Урманга күз белән тегел, кеңел белән керәләр.

– Мин аңа керәм дип кердеммени! Юлдан яздым, юлдан.

– Ун сүәмгә җавгылыштың. Аул җулы уң җакта.

– Нинди аул?

– Бәс, Каратау! – Алпан-тилпән атлап барган карт сөрлегеп туктады. Аның керфеге коелган саргылт күзендә чамасыз аптырау галәмәте чагыла иде. Әйтерсең Камилла, тәртәгә сыймаган ахмак сорау биреп, Шәңкәленең өнен алды. – Каратау,  дип янә бер мәртәбә кабатлады карт һәм ирен чите белән генә көлемсерәде. Мөгаен, юлчы хатынны җүләргә исәпләведер, дөньяда һәрбер кеше Каратауны белергә тиеш дип саныйдыр.

Каратау, Каратау! Менә хәзер хәтер капкасы ачылды: графиня нәкъ шушы исемне атады лабаса! Ул чакта Шарлотта карчыкны тыңлап, артык дулкынланган Камилланың мие түнгән иде шул.

Ур мандагы агачлар сирәгәйгән саен сирәгәя, тар сукмакка күктән чәчрәп кояш нурлары коела иде. Хатын сөенеп Шәңкәленең алдына йөгереп чыкты.

– Ой, нинди матур алан! Шау чәчәкле! Минем мондый чәчәкләрне беренче очратуым. Әни кыр чәчәкләре дияр иде. Шулармы, карт?

– Болар җирне бизәүче Алла бизәкләредер, олан. Бар, чап, бар.

– Мин ардым, карт.

– Арсаң, җат, җокла. Җокыңа җил дә кагылмас.

...Ул бөгәрләнмәсен дип итәген күтәреп, үләннәр арасына ятты, изүләрен ычкындырды, чәчләрен туздырып җибәрде.

Дәвамы бар

Нәбирә Гыйматдинова




Поделитесь с друзьями

© 2015-2019 Сетевое издание Сәхнә-Сцена.Все права защищены.

© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом. Перепечатка, воспроизведение и распространениев любом объеме информации, размещенной на сайте, возможна только при наличии письменного согласия редакций СМИ.

Создано при поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям РТ.

Наименование СМИ: Сәхнә-Сцена (sahne.ru). Сайт зарегистрирован ФЕДЕРАЛЬНОЙ СЛУЖБОЙ ПО НАДЗОРУ В СФЕРЕ СВЯЗИ, ИНФОРМАЦИОННЫХ ТЕХНОЛОГИЙ И МАССОВЫХ КОММУНИКАЦИЙ (РОСКОМНАДЗОР). Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77 – 69870 от 29.05.2017 г.

Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». Адрес: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2

Адрес редакции: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2, 7 этаж.Телефон редакции +7 (843) 222-05-40 (1610), e-mail: saxna@mail.ru .

Главный редактор: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович (Зиннур Хуснияр).

О фактах коррупции просим сообщать по адресу saxna@mail.ru .

Антикоррупционная политика

Политика о персональных данных

Настоящий ресурс может содержать материалы 12+