100 header

Четверг, 24 января 2019 14:53 // Прочитано 424 раз

Чыклы җиләк (беренче өлеш)

...Ертык күңелне ничек типчеп ямыйсы икән? Аңа нинди ямаулык кирәк, ә? 
Йә, нәрсә сөйлим мин! Күңел чүпрәк түгел лә. Мин, чарасыз калып, үз-үземне табалыйм. Әмма файдасы гына юк. Нишлим, ниләр кылыйм? Кылкаләмем кипте, киндерләремне тузан каплады. Иҗат учагында кисәү генә пыскый... Тирә-ягым караңгылыкка чумган... 

Чөнки күңел ертык... «Зинһар, хәлләремне аңлагыз!» – дип берегезгә дә ялвармыйм. Аңламагыз! Аннан гына миңа тамчы да җиңеллек өстәлмәс. Җилкәсен баскан биштәрдәге ташларны адәм баласы бары тик үзе генә бушата ала.
Төшенкелек коллыгына эләккәндә, мөгаен, һәркайсыгыз моның сәбәбен эзлидер. 

Мин дә эзләдем. Һәм әллә ни ачыш ясамадым шикелле. Гаепле «зат» – Сандугач исемле авыл иде бугай. Безнең гомер – тукталышлар җыелмасы: арада аларның кыскасы яки озыны, җайлысы яки җайсызы бар. Минем өчен исә авыл дигән тукталыш, гомумән, дөньяның эчпошыргыч аймагы иде. Гәрчә, сигез яшемә кадәр мин монда тереклек иткән булсам да, ул миңа үтергеч дәрәҗәдә ят иде. Мин дә аның өчен үги кызга әйләнгән идем. 

Без бер-беребезне күралмый идек. Югыйсә мин авылны яратырга тырышып карадым. Ярдәмгә чакыргандай, балачак хати­рә­ләрен уяттым. Әнә, без – оланшаклар, качышлы уйнаганда урамнарга сыймыйча, басуга ишелеп чыгабыз. 
Һәр кукуруз төбе саен – юеш борын поскан. Чутсыз идек без, чутсыз! 
Әнә, малайлар белән балык сөзәбез: яр битендә вак-вак маймычлар сикерешә... 
Әнә, әрәмәлек ар­тындагы яшел болын... Печән чабып арыган бабай, тезләренә таянып, алачык каршында утыра...

Әмма әлеге хатирәләр дә боек күңелемне сөендерми. Үрел дә ал, дисәләр, үткәннәрдән сыңар салам да тартып алмас идем. Хәер... шул күренешләрнең берсе – алачык вакыт-вакыт җилкендереп куя. Кайчакта ул, «яса!» дигәндәй, авырттырып бәгырьне чеметә. Тик бит алачык хуҗасы – бабакаем күптән каен төбендә йоклый.
Шулай итеп, бу хыялны мин, башыңны да калкытма дип, тимер сандыкка биклим. 
Ул әкрен генә миннән ераклаша...

Авыл дигән тукталыштан мин җәяү качарга әзер идем. Моннан өч ел элек әни: «Гомерем шәһәрдә – таш-тимер арасында үтте, Сандугачыма китәм, атам нигезен сагындым», – дигәч, аяк терәп карыштым. Чөнки ул авыру иде. Ләкин әни мине тыңламады: «Үз җиремдә мин тереләм, Алла боерса», – диде. Чынлап та, аңа саф һава килеште. Ул тавык-чебеш үстерде, иптәш дип адашкан эт баласын ияләштерде. Көн саен диярлек телефоннан хәбәрләшә идек. 

Ә чир азганнан-азды да газиземне урын өстенә екты. Мин аны кире Казанга кайтармакчы идем, ул: «Мәңгелеккә йортымнан күченәм», – дип, кырт кисте. Итәгемә ут капкан: атна-ун көннән Парижда шәхси күргәзмәм ачыла, бүген-иртәгә шунда очарга тиеш идем. Ә монда әни ятакка кадакланган. Шәһәрдә мин аның янына ун сакчы фәрештә бастырыр идем, авылда исә берәүнең дә карчыкны тәүлек буе багасы килми. Анда бәрелдем, монда сугылдым – кизү вазыйфасына кеше табылмады. Үпкәләмәдем. Сандугачның үзе кебек үк, апа-әбиләре дә картайган, безнең очта нибарысы дүрт кенә йорт, ә калганнары тузып ишелгән иде. Ятим нигездә, җил катырак иссә дә, коймалар ава. Өйләргә дә хуҗасының арка җылысы кирәк.

Әни минем күңел халәтемнән бихәбәр иде. 
Мин аңа французлар илендә күргәзмәмнең төтенсез янганын да, остаханәмдә ничаклы эшем зарыгып көткәнен дә һәм, ниһаять, цивилизациянең төкереге дә чәчрәмәгән кыргый авыл тормышыннан муеннан гарык икәнемне дә сиздермәдем. Тыштан тыныч идем, ә эчтә... Эчтә сыкрау-сыктау катыш тәшвиш... 

Кулым кылкаләмнән бизсә? Ә күзем ташкала матурлыгына сукырайса? Нишләрмен, йә? Мин шәһәр пейзаж-күренешләре белән танылган рәссам идем бит. 
Кайсы илгә генә сәяхәт итсәм дә, иң әүвәл киндеремә борынгы архитектура үрнәкләре төшерә идем. Алар инде сиңа борыны белән җиргә төртелгән сәләмә авыл йортлары түгел, алар – буйсыннары белән күкләргә тоташкан гүзәл сәнгать әсәрләре.

 Авылның иртәсе-киче игезәктәй көннәре мине тәмам алҗытты. Тәнем-җаным рухи төшенкелектән сызлый-әрни иде. Әнинең бит-кулларын юдыртып, ашатып-эчерткәч, мин эшсез аптырый идем. Аш пеше­рү, табак-савыт юу, кер чайкап элү шөгыль иде, билгеле. Ләкин синең яшәү мәгънәсенә әверелгән иҗатың сүнеп маташканда мондый вак-төяк отыры эчне пошыра икән. Җитмәсә, яз да соңлады. Ишегалдын­дагы кар эрегәч, астан ялтырап боз чыкты. Тизрәк кара җир күренсен дип, мин кәйлә белән чык та чык боз ваттым. Бер юаныч, янәсе. Ә ул, цемент белән катыргандай, купмый да купмый! Җылытты дип алданып, ерак илләрдән очып кайткан кара каргаларны жәлләп җим сипкән идем, берсе дә кунмады. Күрәсең, таеп егылырбыз дип курыкканнардыр. Арттыра, дисезме? Әйе, арттырам. Канатлылар бозда таймый ул, ике аяклылар гына абына да сөрлегә. Май аенда шомыртлар чәчәк атты. Табигатьтәге үзгәрешләр дә мине җилкендерми иде. Ә беркөнне дүрт бөртек йортның зәңгәр капкалысын сатып, хуҗасы үзәккә күченде. Бушаган нигездә ирле-хатынлы төпләнде. Кем алар? Нинди гаилә? – миңа кызык түгел иде. Нәкъ менә шулар аркасында, моңарчы мәшәкатьсез яшәгән мин, тынычлыгымны югалттым. Ямьшәйгән кепкасын кашларына хәтле батырып кигән абзый, ак атына атланып, турыбыздан узганда, аның ике эте безнең Алаколакны талый иде. Көчләр тигез булмагач, 
бичаракаема оясында посып кына каласы югыйсә. 

Юк шул, юк, Алаколак чәйнәлеп үлсә дә, «сугыш кыры»ннан качмый иде. Йә, кем эт өчен тынычлыгын югалта инде дип көләрсез, мөгаен. Ул сезгә генә дүрт аяклы хайван, ә миңа бердәнбер йорт яме, йорт җаны иде. Иртән Алаколак койрыгын болгый-болгый мине баскычтан ук каршылый, сәламләгәндәй ике-өч тапкыр өрә, аннары күрешергә дип, тәпиен суза иде. Аның күзләре белән минем күзләр дә охшаш, 
без сагышлы идек... Теге этләрнең сарысы гына зәһәр, ә икенчесе – аңа булыша гына иде. Мин моны бик тиз чамалап өлгердем. Сары зәһәр җирдән әз генә калку иде. 

Мин гомерем буе кәтәнә ирләрдән шикләндем. 
Алар, гәүдә белән алдырмагач, үчле була, әшәке була. Хайваннарда да адәм холкы икән: менә бу кечкенә эт кисәге озын буйлы, таза Алаколакның бугазына сикерергә көче җитмәгәч, бот арасына кереп тешли иде. Мондый «этлек»не көтмәгән беркатлы Алаколак чинап җибәрә дә, бу тавыш бәгыремә кадала иде.

Түзмәдем, мин дә сугышка әзерләндем. Капка төбенә иске мунча ташын өйдем. Сарайдагы сабы сынган көрәк тә менә дигән корал иде. Үземчә күзәтеп, график төзедем: абзый сәгать ничәләрдә безнең турдан үтә дә, сәгать ничәләрдә кире әйләнеп кайта. Әһә, дим, өч тапкыр туры килә икән. 

Җәмгысы алты урау. Шу­шы вакытта мин дүрт аяклы «дошманнар»ны сагалап тордым. Ак ат канатланып урамнан очты, ә ике эт, сыртын кабартып, безнең капкага табан ыргылган иде, алар өстенә учымда кайнарланган ташлар яуды... Ләкин беркөнне кепкалы абзый графикны бозды. Бәрәңге әрчи идем, урамдагы шау-шуга йөгереп чыксам, ике эт, кандала кебек, Алаколакка ябышкан! Сынган көрәкне гайрәт-ачу белән сарыга томырдым. Томырган шәпкә үзем дә таеп, бар буем белән җиргә сузылдым. 

Берара җиһан тынып калды. Колак яфрагын кытыклап, Алаколак кына сулый иде. Менә ул кулымнан ялады. Рәхмәт дидеме? Их син, апай, дип кызгандымы?
Кичкырын (монысында график буенча) кепкалы абзый тагын җилләнеп узды. Сары зәһәр исән-имин, көрәк аңа эләкмәгән иде. Тик ул, ни гаҗәп, ялгызы гына иде. Безнең этебез тарафларына борылып та карамады, эшем кешеседәй, ат койрыгына тагылып чапты. Бу бик сәер иде...

 Атнасына ике-өч тапкыр сырхау анамның хәлен белешкән күрше карчыгы Нурзадә:
 – Очыбыз берсәк җанланды, ат куалап Азамат йөргәндә зерә күңелле, – диде. – Фермада эшләве икән.
 Мин сагайдым. Нинди Азамат ул? Әллә?.. Юк, юк, бу бит бигрәк карт абзый! Ат өстендә дә капчык төсле ишелеп утыра.
 – Кем дисең, Нурзадә әби?
 – Саттарның төпчек улы. Элгәре заман агранум ие. Аларны хәтерләмисеңдер, бәбкәм. Әнкәң белән авылдан киткәндә күпме ие соң сиңа?
 – Сигез, әби, сигез яшь.
 – Ату! Син кечтек олан шул.

Ә мин әлеге исемне эзләп балачак илендә актарынмадым да әле. Азамат миңа яшьлегем аша таныш иде. Һәм мин әлеге ир-атны җаным-тәнем белән күралмый идем.
 – Ник ул әниләр очына күченгән?!

Ачуыма буылып ысылдаган идем, күрше карчыгы:
 – Әстәгъфирулла! – диде. – Саттар төпчегенең ызбасы янды, бәбкәм. Эчми, сүгенми, даулашмый, күршелеккә зерә кулай Азамат улым. Катыны Әлисә дә ипле-җайлы. Кичәгенәк миннән нигезенә дога укытты, Алланың рәхмәте яугыры.

* * *
 ...Балачагым миннән өзелеп авылда калды, шәһәрдә мин аны бүтән күрмәдем. Әни, иҗатына комачауламыйм дигәндәй, бөтен ишек-капкаларны ябып бетерде. Уен, урам, дуслар дигән төшенчәләр гүя гамәл дәфтә­реннән сызылган иде. Әни һаман бер сүзне тукыды: «Сине талантлы, диләр, кызым. Сине талантлы, диләр». Сәнгать мәктәбен тәмамлаганда ук педагоглар миңа якты киләчәк юраган иде. Танылу озак көттермәде: Исмегөл Җамалова исеме телләргә керде. 
Әни теләгенә ирешер өчен иренмәде: кайда нинди конкурс оештырылса – шунда рәсемнәремне җибәрә, һәрчак минем җиңәсемә ышана иде. Санкт-Петербург сәнгать институтыннан диплом белән кайткач, мин баш-аягым белән иҗат дәрьясына чумдым. Уңышларымны исәпкә алып, инде миңа остаханә дә биргәннәр иде. Анда куна-төнә эшләгән чакларым ешая башлады. Миннән бигрәк әни бәхетле иде төсле. Беркөнне ул болай диде:
 – Уннан артык күргәзмәң бар, кызым. Мәскәү калаларын да шаккатырдың. Иншалла, чит мәмләкәтләргә дә юл сабарбыз әле. Сандугачта да күренәсе иде, кызым.
 Әнинең бу теләге бернинди киртәгә сыймаса да (унбиш елдан соң!), мин каршы килергә базмадым. Иҗатымда аның өлеше бик зур иде. Әгәр ул «син талантлы» дип үсендермәсә, бәлки, мине ялкаулык чире дә басар иде.
 Без төялеп авылга киттек. Йөзе чалшайган иске йортның такта кадаклаган тәрәзәләрен ачтык. 

Әни, клуб мөдире белән телефоннан хәбәрләшеп, барысын да җайлаган иде. Гайфия исемле тәтелдек хатын картиналарымны клуб залының диварларына элдертте. Бушлай күргәзмәгә рәхим ит, халык! Беренче көнне черек агач исе аңкыган бинада җил генә жуылдады. Жу-жу, жу-жу... Атаклы Исмегөл Җамалованың сурәтләре җир кешесенә ниемә хаҗәт иде, йә?

 Әни мөдирне:
 – Кайда синең тамашачың, Гамир кызы?! – дип тырылдатса, мин әнине орыштым:
 – Авыл халкы мондый төр сәнгатьне кабул итми, син моны белергә тиеш идең, – дидем.
 – Шулай шул, – дип җөпләде Гайфия. – Кая чәчкәләрегез, кая пар аккошларыгыз? Гел таш биналар да, таш пулатлар. И-и, шушымы рәсем, адәм көлкесе!

Су эчәргә дип сәхнә артына чыксам, ишек шыгырдады. Пәрдәнең читен генә күтәреп аска бактым. Тансык тамашачы! Әни, мөгаен, аны кочагын җәеп каршылар да берәм-берәм картиналар белән таныштырыр. Сөйләргә дигәндә аңа куш, ул һәр әсәрнең эчтәлеген ятлаган иде.

 Ләкин әни кадерле кунакка дорфа гына:
 – Нәрсә иснәнеп йөрисең? – диде.
 – Ни хәл, Фәридә? – Ир-ат кыяр-кыймас кына түргә узды. Таныдым: ул мине сигез яшемә кадәр үстергән атам Идрис иде. Әти безне ташлап, каршы урамдагы апаларга күчкәч, әни аның турында «хыянәтче» дигән иде. Ә мин бала акылым белән хыянәт ул ир затының урам аркылы чыгуы икән дип аңлаган идем.

 Әти кеше минем автопортретым каршысына туктады.
 – Мона бу безнең кызыбыз, ахрысы, – диде.

Әни тыелгысыз ачу белән:
 – Безнең димә, яме? Ул минем генә кызым, ә син аны аксак Миңсылуга алмаштырдың! – диде.

Хыянәт сиңа урам аркылы гына чыгу түгел икән, ул җанда сыкраган төзәлмәслек яра икән.
 – Мона, мин дә рәсем ясарга мачтыр идем дә... – Әти кеше гүя аны ишетми, аның күзләрендә үлгән хыялының шәүләсе чагылды. – Хәтерлисеңме, күмер белән ничек сыза идем. Көтүче чыбыркысы шартлата-шартлата бармаклар кәкрәйде мона. Кызда минем осталыкның дәвамы мона.
 – Синеке?! Һа, үзеңнең кара мужик икәнеңне онытма, мона әфәнде! – Әнинең теленнән елан агуы тама иде. – Исмегөлдә безнең затлы нәсел каны ага! Мине бүген хөрмәтләп, Исмегөл Җамалова әнкәсе, диләр!

 Әти кеше бәхәсләшмәде. «Мона шулай икән», – дип, башын аска игән килеш ишеккә табан атлады. Мин дә аңа «әти» дия алмадым, тамагымны утлы күмер көйдерә иде. Шунда башыма сукты: әни авылга хыянәтче иренең борынына чиертергә кайткан иде. Күр, янәсе, син кем дә, без кем!

Икенче көнне клубка ир-атлар агылды да, ир-атлар агылды. Күрәсең, Сандугачта әтинең абруе зур, чыбыркысын бер шартлату белән «көтү» күргәзмәгә чапкан иде.
Тик әнинең шатлыгы кыска гомерле булды. Берзаман клубка, бураннар уйнатып, озын буйлы әзмәвер килеп керде. Аның күзләре акайган, йодрыгы йомарланган иде, ул кергән шәпкә үк тәтелдек мөдирне эләктереп, әле артка, әле алга җилтерәтте:
 – Корткыч! Басуда иген яна, ә син комбайнчыларны кәмит-мәмиткә җыясың!

Гайфия әзмәвердән ычкынып читкә сикерде:
 – Аллам, минем ни гаебем? Әнә, хуҗасына әйт!

Хатын миңа төртте. Күргәзмәнең хуҗасы әни бу вакытта урамда иде. Йә Аллам, бу җанвар хәзер мине мең кисәккә өзгәли!
 Менә ул ярсуыннан шартлап өстемә акырды:
 – Әй син! Ник минем кешеләрне котыртасың! Ик­мәк хәтле икмәк яндырырга син кем ул кадәр! Хәзер үк сурәтләреңне төйнә дә ычкын авылдан!

...Кич белән ул өйгә килде. Юынган, чәчен тараган, ак күлмәгенә кара галстук таккан... Аның бу кыяфәте көләсемне китерә иде. Мин инде клубтагы мәхшәргә үпкәләми идем, ә менә әнинең керпеләре тырпайды. Ничек инде ул аның тиздән

Аурупа таныячак кызын саланың ниндидер бер агроном кисәге рәнҗетсен, ди, икән?!
 – Гафу ит, Фәридә апа, – диде егет. – Кыздым мин. Иген бит, башаклар сыгыла бит, ә Идрис абзый йөк машинасы белән комбайнчыларны клубка ташый.
 – Син кем малае соң әле? – диде әни, йомшарып.
 – Саттарныкы. Азамат мин. Безнең кушаматыбыз – Колга, Фәридә апа.
 – Ә-ә, атаң да кайнар нәстәкәй иде. Без аның белән бер сыйныфта укыган идек.
 – Зинһар, кичерегез, Фәридә апа, – дип инәлде 
егет. – Өч көннән уракны төгәллибез, аннары агай-энене үзем клубка куам мин. Түлке алар кызыгызның шедеврларына шаккатмый шул. Идрис абзый хакын хаклап кына караштыра.

 Әни каһкаһә белән көлде.
 – Сезнең шаккатуыгыз кирәкми безгә, – диде. – Сез­гә шул кушкаен белән зәңгәр чәчәк рәсемнәре генә төс!

Азамат кара галстугын бушатты. Тирән итеп сулады.
 – Чәй эчәбезме әллә, Фәридә апа? Мин хәзер, машинага күчтәнәч салган идем.
 Ул көлтәсе белән җиләк күтәргән иде. Әйе, көлтәсе белән! Печән чапканда бабай шулай сабагы белән өзеп миңа тоттыра иде. Болында иң тәмле сый иде бу. Тик миндә җиләк кайгысы идемени! Азамат миңа карый да карый, ә минем егетләр күзе белән беренче тапкыр очрашуым. Миңа нибарысы егерме өч яшь иде. Ә мәхәббәт, көтүчеме син, рәссаммы, сайлап тормый, шырпысын сыза да, «ян!» дип, йөрәгеңә ташлый икән.

...Атна буе безнең өйдә җиләк исе аңкыды. Азамат көн саен болын күчтәнәче ташыды. 
Егетнең күзләрендә – мин, ә минекендә ул яши иде...

Казанга китәсе кичебездә Азамат күренмәде. Клуб диварыннан картиналарны салдырып, машинага төягәндә тәтелдек Гайфия кулыма төргәк сонды:
 – Мә, үзеңнең пәртритең бәясе.
 – Нинди портрет? Ул сатылмый дидем бит! – Минем җен ачуым кузгалды. – Тиз, кире кайтар!
 Хатынның керфеге дә селкенмәде.
 – Хәзер, йөгердем! – диде. – Сөен, апаем, чыраең өчен бер тилесе күпме акча түли, – диде.
 Азамат озатмады. Ә күңел тилмереп-тилмереп аны көтте. Йөрәгемә күз яшьләремне коя-коя озак җәфаландым мин. Озак...

Дәвамы бар

Нәбирә Гыйматдинова

 




Поделитесь с друзьями

© 2015-2019 Сетевое издание Сәхнә-Сцена.Все права защищены.

© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом. Перепечатка, воспроизведение и распространениев любом объеме информации, размещенной на сайте, возможна только при наличии письменного согласия редакций СМИ.

Создано при поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям РТ.

Наименование СМИ: Сәхнә-Сцена (sahne.ru). Сайт зарегистрирован ФЕДЕРАЛЬНОЙ СЛУЖБОЙ ПО НАДЗОРУ В СФЕРЕ СВЯЗИ, ИНФОРМАЦИОННЫХ ТЕХНОЛОГИЙ И МАССОВЫХ КОММУНИКАЦИЙ (РОСКОМНАДЗОР). Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77 – 69870 от 29.05.2017 г.

Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». Адрес: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2

Адрес редакции: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2, 7 этаж.Телефон редакции +7 (843) 222-05-40 (1610), e-mail: saxna@mail.ru .

Главный редактор: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович (Зиннур Хуснияр).

О фактах коррупции просим сообщать по адресу saxna@mail.ru .

Антикоррупционная политика

Политика о персональных данных

Настоящий ресурс может содержать материалы 12+