100 header

https://www.ok.ru/profile/591523331094
Четверг, 24 января 2019 16:51 // Прочитано 437 раз

Китәм, димә... (дүртенче өлеш)

Башы: http://sahne.ru/blog/ng/9660.html

Күктәге ак болытлардан гайре аны беркем дә күзләми иде. Ни гаҗәп, шушы алан уртасында үлән-чәчәкләргә берегеп мәңге-мәңге ялгыз каласы килә иде, бу теләкне сизгән-тойган төсле кан тамырларын кытыклаган рәшә-дулкын тәннең барча тере күзәнәкләренә кереп тулды. Чынлап та, әлеге минутларда дөнья хәтле дөньяларында япа-ялгызмы соң ул? Ялгызмы-ы-ы!

Ялгыш кына кулы тиде дә алабай чәчәге аның йөзенә таба бөгелде, ак таҗлары белән йомшак кына сыйпап, керфек очларына орынды. Ул аны үзеннән әз генә этәреп шаккатып карап торды. Чәчәк зур күзгә охшаган иде. «Син кем? – диде Камилла пышылдап кына. – Кем син»

Тамырларында җан бәргәләнсә дә, чәчәк телсез иде, сорауга җавап бирмәде, нәфис бармаклардан ычкынып, тураеп басты, һәм әкрен генә җилдә чайкалырга кереште.

Менә чекерт-чекерт килеп колак янында нәрсәдер сайрарга тотынды. Камилла гәүдәсен селкетергә дә куркып уң ягына карады. Үлән ботагында яшькелт төстәге бәләкәй бөҗәк тирбәлә иде, хатын ирексездән аңа үрелде. «Кем син? Кем?»

Чикерткә, сайравыннан туктап, үлән арасына шылды.

Менә баш очында гына безелди-безелди бал кортлары очты, аллы-гөлле күбәләкләр бөтерелде. «Сез кем?» - диде хатын, аларны күз карашы белән озатып. – Кем сез?!» Сизелер-сизелмәс кенә гөжләгән алан дөньясы ят иде, серле иде, әмма шушы ят һәм серле җирдә рәхәт, бик-бик рәхәт иде. Монда беркем беркемгә комачауламый, табигатьнең һәрбер җан иясе үзенчә яши, сөйләшә, тереклек кыла иде.

Камилла сабый бала кебек изрәп йокыга талды. Керфеген чылаткан яшь бөртекләре кояш нуры белән кисешеп, чыраенда алсу чаткылар чәчрәде.

                                               2

Соңгы көннәрдә ул дөнья ямен җуйды. Яше кырыкка якынлашкан саен, йөрәкнең чәнчүе көчәеп, тән авырая, ә бу авырлык, таш белән бастырган сыман, күкрәкне изә, яшәү төссезләнә, тиктомалдан кәеф кырыла иде.

Бүген дә Сәйдәш елмаймады. Җитмәсә хатыны көне-төне колак итен ашый, баз казылмаган, искесе ишелгән, янәсе. Үзе турында уйларга вакыыты бармы соң аның?! Икенче ел ял юк. Ял да юк, тынычлыкта юк. Авылны күтәрә имеш. Күтәр, күтәр! Билең кузгалганчы көчән! Сөреп икмәк чәчкән басу-кырларыңны берәр бай әфәнде кесәсенә бөкләп тыгар әле. Ә син – авыл хуҗасы, аңа батраклыкка ялланырсың. Замана тәгәрмәче шуңа тәгәри түгелмени?!

Дәвамы бар

Нәбирә Гыйматдинова




Поделитесь с друзьями

© 2015-2019 Сетевое издание Сәхнә-Сцена.Все права защищены.

© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом. Перепечатка, воспроизведение и распространениев любом объеме информации, размещенной на сайте, возможна только при наличии письменного согласия редакций СМИ.

Создано при поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям РТ.

Наименование СМИ: Сәхнә-Сцена (sahne.ru). Сайт зарегистрирован ФЕДЕРАЛЬНОЙ СЛУЖБОЙ ПО НАДЗОРУ В СФЕРЕ СВЯЗИ, ИНФОРМАЦИОННЫХ ТЕХНОЛОГИЙ И МАССОВЫХ КОММУНИКАЦИЙ (РОСКОМНАДЗОР). Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77 – 69870 от 29.05.2017 г.

Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». Адрес: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2

Адрес редакции: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2, 7 этаж.Телефон редакции +7 (843) 222-05-40 (1610), e-mail: saxna@mail.ru .

Главный редактор: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович (Зиннур Хуснияр).

О фактах коррупции просим сообщать по адресу saxna@mail.ru .

Антикоррупционная политика

Политика о персональных данных

Настоящий ресурс может содержать материалы 12+