100 header

https://www.ok.ru/profile/591523331094
Пятница, 25 января 2019 18:11 // Прочитано 392 раз

Китәм, димә... (бишенче өлеш)

Башы: http://sahne.ru/blog/ng/9694.html

Ул, әче таңнан уянып, кырык чакрым машина куды. Иртән Норлат стансасына поезд туктый икән. Каладан кунак көтелә ди. Кичә район хуҗасы Вахитов шалтыратты, театрдан, каршы алыгыз дип, аңа хәбәр сукканнар, имеш. Атаклы биюче, имеш. Каратау авылыннан гомер затлы кешеләр чыкмады. Каратау – кара халык Иле, икмәк чәчә, терлек асрый. Мөгаен, ялгыш кайтуыдыр ул бичара биюченең. Ә Вахитов күз дә йоммый, сиңа кайта, Гатин, ди. Әйбәт кенә каршыла, хөрмәт күрсәт, сәнгать әһелләре бездә сирәк кунак, ди. Ха-ха! Әһел! Табалар да инде әкәмәт сүз, телеңне сындырырсың, валлаһи газим.

Стансаны өч әйләнде Сәйдәш, күренмәде әһел дигәннәре. Җил куып йөргән ир, әче сүгенеп, буш кул белән кире кайтты. Күзле бүкән, диде аңа Вахитов, рәтләп карамагансыңдыр әле. Түрәләргә, каныгам дисәләр, сәбәп беткәнмени! Болай да җыыелыш саен канга тоз сала иде, инде моны да җитмешкә төрләндерер, карга төсле ел буе итеңне чукыр.

Җәй айларында чуалмасыын иде авыл тирәсендә шәһәр халкы. Монда биючеләр көенә биемәсәң дә мәшәкать муеннан ашкан. Әнә печән өлгерә. Таштау өстендә чеметем генә болыт кисәге кабарды исә дөньясын коендырачак. Сәйдәшнең хәзер үк борыны дым сизә. Авыл хәлен шәһәр аңлыймыни?! Шәһәр ашап-эчеп, биеп-җырлап кына яшәргә ярата. Тәмам җилкәгә менеп атланды кала кешесе. Ит бир аңа, сөт бир, ә ул үзе нәрсә тоттыра? Бер җан көеген җибәргән бит әле... Хет эт белән эзләт стансадан, хет үзең эзлә. Биим, дияр ул, концерт оештыр, аннан шәп итеп кенә түлә, дияр. Артистлар акчаны оста каера хәзер. Сәйдәш кайдан алсын ди акча?! Ничек сәхнә әтмәлләсен, киселгән мәчет иде, бер тыпырдасаң – өстеңә ава.

Хуҗа эченнән генә зарлана-зарлана урманга борыылды. Машинаның моторы тузган, минут саен «төчкереп» картлыгын сиздереп куя иде. «Бусы да таралса, сыер җигеп чабасы кала», - диде ул, ачы көлемсерәп. Җигәр дә! Шәйхулла малаенда дуамаллык хәттин ашкан. Әтисе хурланмады, сыер белән утынын да, печәнен дә ташыды. Теге елларда ук Каратау, корчаңгы алаша кебек, көчкә-мөчкә койрыкта сөйрәлә иде, әле дә мантымый.

Тьфү, нинди каһәрле көн соң бу?! Күңелгә гел моң-зар гына тулган. Әллә ул аһ-зарлар җыела-җыела яман шешкә әверелде микән, ә? Күр дә тор, көннәрдән беркөнне шеш тишелер дә Сәйдәш барсына да төкереп авылдан чыгып качар. Өер-өер бала-чагасы юк, хатыны да үзе, ә ике бөртек җан дөньяның иң бәләкәй тишегенә дә сыя. Җыен, читкә китәбез, дисәң, хатын да пыжымлаячак, күптән Төлке шакирына ымсына, кереп кенә калачак иреннән аерылып Төлкеләр йортына. Димәк, ялгыз башка кайда да бер: таң ата да кич була...

Урман авызына җиткәч кенә Сәйдәш кара уйлардан котылды, машинасын сүндереп җәяү генә кәҗә сукмагыннан атлады. Бу сукмак аны аланга – җанына бик-бик якын булган бердәнбер аймакка илтәчәк иде. Нигә ул шушы түм-түгәрәк аланны ярата икән? Ярату дигән нәрсә ир-атка хасмыни? Аның бит рәтләп хатын-кызны да сөйгәне юк, чөнки җир йөзендә яратуның үзе юк. Гыйшык-мыйшык ул – җилбәзәкләр уены. Ә алан аңа ни карап та күреп туялмаган серле зат төсле. Ашкынып, дәртләнеп килә Сәйдәш әлеге зат янына һәм күзен йомып яшел кочагына атыла... Аңламый ул үз җанын. Мужик бит Сәйдәш, тупас мужик. Ул инде үзгәрә алмый. Хәтта шушы аланны яратуын таныр өчен дә йомшара-нечкәрә алмый. Ник хикмәттер, авыл халкының хуҗа биләмәсенә күзе кызмый, хәтта иң елгыр печән караклары да чалгы тидермичә, аланны урап уза. Бит Сәйдәш җәй саен монда печән чаба. Өч көн, өч төн, шалаш корып, куна-төнә. Их-х, чалгы селтәнүләрнең ләззәте! Беләкләргә мускулларны киереп көч-куәт иңә, йөрәкләр җилкенеп дык-дык күкрәк читлеген кага.

Казан, Идел-Пресс, 2010ел

Дәвамы бар

Нәбирә Гыйматдинова




Поделитесь с друзьями

© 2015-2019 Сетевое издание Сәхнә-Сцена.Все права защищены.

© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом. Перепечатка, воспроизведение и распространениев любом объеме информации, размещенной на сайте, возможна только при наличии письменного согласия редакций СМИ.

Создано при поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям РТ.

Наименование СМИ: Сәхнә-Сцена (sahne.ru). Сайт зарегистрирован ФЕДЕРАЛЬНОЙ СЛУЖБОЙ ПО НАДЗОРУ В СФЕРЕ СВЯЗИ, ИНФОРМАЦИОННЫХ ТЕХНОЛОГИЙ И МАССОВЫХ КОММУНИКАЦИЙ (РОСКОМНАДЗОР). Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77 – 69870 от 29.05.2017 г.

Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». Адрес: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2

Адрес редакции: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2, 7 этаж.Телефон редакции +7 (843) 222-05-40 (1610), e-mail: saxna@mail.ru .

Главный редактор: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович (Зиннур Хуснияр).

О фактах коррупции просим сообщать по адресу saxna@mail.ru .

Антикоррупционная политика

Политика о персональных данных

Настоящий ресурс может содержать материалы 12+