100 header

https://www.ok.ru/profile/591523331094
Суббота, 26 января 2019 20:28 // Прочитано 394 раз

Талпыну

(Повесть)
1
Хуҗа хатын соңгы мәртәбә бүлмә җиһазларын барлый. Бүгеннән башлап, утыра-утыра кыршылып беткән сәләмә диван белән төбе саега башлаган күлне хәтерләткән зур көзге Мәрьям кулына күчә. 
– Керсәң-чыксаң, ишегеңне ныгытып биклә, әйберләр урланмасын!
– Бикләрмен, апа.
– Кыз-кыркын җыеп биетмә, идәнне яңа буядым!
– Биетмәм, апа.
– Ир дигән азгын затлар йөрмәсен, Тәмәке төпчеге ташлап янгын чыгарырлар!
– Йөрмәсләр, апа.
Һәр сүзен күндәм генә җүпләп барган кыздан канәгать булып, хуҗа хатын ишеккә юнәлә. Котылдым, дип Мәрьям сулыш алырга да өлгерми, үрдәк сыман чайкалып ул тагын идән уртасына килеп баса.
– Төн ката ут яндырма, кызый!
– Нәрсә?  – ди кыз. Бу аның гаҗәпләнеп соравы түгел, хуҗаның саранлыгына биһүш калудан әйтелгән сүзе генә иде.
– Утны чамалап яндыр дим!
– Кайчагында таңга хәтле роль өйрәнәсе була, тыймагыз, зинһар! – Горурлыгын җиңеп, Мәрьям чыгып китәргә маташкан хатынның кулына ябыша. – Сезне тиз арада бәхилләтермен, шушы көннәрдә үк.
– Алаймы? – Кызның янып торган теп-тере күзләре хатынның яшьлеген исенә төшерә, тик бушка килгән акчалар кызыклырак та, татлырак та иде. Аннан соң ни пычагыма кызганырга әле? 
Кеме ул? Ни туганы, ни тумачасы дигәндәй... Бәлки, бер урам кызыдыр, юри-марый гына артист дип кылануыдыр әле.
– Өстә бераз, – диде хуҗабикә, түшен киереп. Аңа үзенең вөҗдансыз күңелен хуплау ниндидер рәхәтлек бирә иде.
– Минем бер тиен акчам калмады!
Чарасызлыктан өзгәләнгән Мәрьям чемоданын ачып җибәрде.
– Менә күлмәкләр, менә, алыгыз, сатыгыз берәрсен. Бүтән фатир эзләргә вакытым юк ич минем. Иртәгәдән рольләр бүленсә, мин көне-төне ятларга тиеш. Туйдым! Шул вак рольләр җанымны ашый. Кирәксез, артык типлар , ялкау хатыннар мине түбәнсетте, үтерде, туйдым!
Дәвамы бар
Нәбирә Гыйматдинова



Поделитесь с друзьями

© 2015-2019 Сетевое издание Сәхнә-Сцена.Все права защищены.

© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом. Перепечатка, воспроизведение и распространениев любом объеме информации, размещенной на сайте, возможна только при наличии письменного согласия редакций СМИ.

Создано при поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям РТ.

Наименование СМИ: Сәхнә-Сцена (sahne.ru). Сайт зарегистрирован ФЕДЕРАЛЬНОЙ СЛУЖБОЙ ПО НАДЗОРУ В СФЕРЕ СВЯЗИ, ИНФОРМАЦИОННЫХ ТЕХНОЛОГИЙ И МАССОВЫХ КОММУНИКАЦИЙ (РОСКОМНАДЗОР). Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77 – 69870 от 29.05.2017 г.

Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». Адрес: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2

Адрес редакции: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2, 7 этаж.Телефон редакции +7 (843) 222-05-40 (1610), e-mail: saxna@mail.ru .

Главный редактор: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович (Зиннур Хуснияр).

О фактах коррупции просим сообщать по адресу saxna@mail.ru .

Антикоррупционная политика

Политика о персональных данных

Настоящий ресурс может содержать материалы 12+