100 header

https://www.ok.ru/profile/591523331094
Вторник, 29 января 2019 16:37 // Прочитано 308 раз

Китәм, димә... (алтынчы өлеш)

Башы: http://sahne.ru/blog/ng/9715.html

Тик Шәңкәле генә тыелган чикне боза. Тиле карт ямаулы капчыгына аланнан үлән җыя. Үзе үлән-чәчәкләрне таптамый да, изми дә, әйтерсең бал кортына әверелеп өстен-өстен генә өзеп йөри. Аякларына тылсымлы итекләр кимидер, шәт. Бер сорыйсы иде шуны. Ләкин Шәңкәле, нишләптер, очраса дәшми, башын аска иеп узып китә, эндәшсәң – ишетмәмешкә салыша.

Сукмакның алан белән кисешкән җирендә куакларга уралып-чәбәләнеп колмак үсә иде. Нигәдер шушы урынга җиткәч ирнең тыны кысылды. Өч ел элек ул хатынына колмак җыйдырган иде. Мәрхүмә әнисе колмак чүпрәсеннән мич тутырып ашап туймаслык тәмлпе ипи сала иде. Сәйдәш Әнисәне дә шуңа өйрәтергә уйлады, ләкин аксыл-сары колмак чәчәкләре өйгә кайтып капчыктан бушатканда каралып янган иде. Аны тирескә чыгарып түктеләр. Шул төнне ир төшендә Шәңкәле картны күрде: дивана, колмаксыз шәрә агачларны кочаклап, мыш-мыш елый иде...Иртәгесен ул тагын урманга барды һәм үз күзләренә ышанмады: Шәңкәле нәкъ төштәге кебек карамага сөялеп елап тора иде. Карт яшькә чыланган җыерчыклы битен кул арты белән сөртә-сөртә:

-Корыр, - диде, - бу тирәдә әмма агач корыр. Катыныңның кулы зәһәр каты.

Әлеге сүзләр Сәйдәшнең бер колагыннан керсә, икенчесеннән шома гына чыгып сызды. Ә инде яз көне колмак чорнаган агач-куаклар яфрак ярмыйча иләмсез булып каралып-тырпаеп калгач, ир йөрәге ярдагы балык кебек йөзтүбән әйләнде...

Менә бүген дә корыган агачларның шәрә ботаклары бәгырьгә кадап-кадап каргый сыман. Кем «табигатьнең җаны юк», дияр, йә? Әнисәгә ни, сөйләгәч сыңар керфеген дә селкетмәде.

Сукмак очында йокымсырап Шәңкәле утыра иде. Ир адымын акрынайтты. Карт, аяк тавышы ишетеп, күзен ачты, текәлеп-текәлеп Сәйдәшкә карады, ләкин торып басмады, сул кулы белән юлны гына япты. Зәңгәр тамырлары бүлтәйгән кара-кучкыл кулны этәреп алан түренә узарга ир базмады, Шәңкәленең бармаклары теге корыган агач кәүсәләре төсле куркыныч тырпайган иде.

Җоклый, татлы җоклый, язым-гатаем (өметләндерүче сүз.мишәрчә) аяк арулары бетәр, - диде Шәңкәле, җеннәренә сөйләнеп.

-Тәмам акылың җилгә очканчы авылга күчәр идең, - диде Сәйдәш, картны җәлләп.

Дәвамы бар

Нәбирә Гыйматдинова




Поделитесь с друзьями

© 2015-2019 Сетевое издание Сәхнә-Сцена.Все права защищены.

© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом. Перепечатка, воспроизведение и распространениев любом объеме информации, размещенной на сайте, возможна только при наличии письменного согласия редакций СМИ.

Создано при поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям РТ.

Наименование СМИ: Сәхнә-Сцена (sahne.ru). Сайт зарегистрирован ФЕДЕРАЛЬНОЙ СЛУЖБОЙ ПО НАДЗОРУ В СФЕРЕ СВЯЗИ, ИНФОРМАЦИОННЫХ ТЕХНОЛОГИЙ И МАССОВЫХ КОММУНИКАЦИЙ (РОСКОМНАДЗОР). Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77 – 69870 от 29.05.2017 г.

Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». Адрес: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2

Адрес редакции: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2, 7 этаж.Телефон редакции +7 (843) 222-05-40 (1610), e-mail: saxna@mail.ru .

Главный редактор: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович (Зиннур Хуснияр).

О фактах коррупции просим сообщать по адресу saxna@mail.ru .

Антикоррупционная политика

Политика о персональных данных

Настоящий ресурс может содержать материалы 12+