100 header

Понедельник, 04 февраля 2019 10:13 // Прочитано 304 раз

Китәм, димә... (җиденче өлеш)

Дәвамы

Башы: http://sahne.ru/blog/ng/9769.html

Бу урманда бүреләр белән иснәшеп күпме яшәргә мөмкин. Йортың да мең терәүле.

Җоклый, тс-с... Җырык илләр гизеп килеше. Хәл җыйсын, тс-с, өркетмә.

Нинди кырмыска йокылары саклыйсың тагы, дивана. Сиңа әйтәләр бит, быел кыш суык булыр, диләр. Өең тузган, шыкраеп катмагаең.

Имәннәр туңмас, карга аягы өшемәс иллә дә. Ишелеп кар җауар, аз җил исәр, Сөлчә җылгасының бозы астында су сүләшеп җатар иллә дә.

Син хыялланган кышлар үт-үт, дивана. Имәнең шартлап туңар, каргаң түңкәер. Кая, юлны бикләмә, читкәрәк авыш.

Карт авыз ачып сүз әйтергә өлгермәде, Сәйдәш аның җилкәсенә сыдыырылып үтеп китте. Печән билгә җиткән иде. Ир, озын торыклары белән үлән дәрьясын ера-ера, алан уртасына ыргылды. Күңелле шатлык-сөенечтән мөлдерәмә тулы иде. Их-ма-а, печәне дә печәне быел! Чалгы тотмаган иргә лачкылдатып күке төкерсен! Селтәнеп җибәрәсең дә, үлән тузаны офыкларга кадәр чәчри, их!

Сәйдәшнең чалгы тоткан кебек уңга-сулга селтәнгән куллары ирексездән аска салынды: чүт лапылдатып басмады ул, каршында гына чәчәкләргә төренеп ниндидер хатын-кыз йөклый иде. Ярдәм сорарга теләгәндәй ир муенын сузып Шәңкәлене эзләде, әмма карт китеп бара, аркасы гына ерактан ялтырап күренә иде. «Җенле алан бит әле бу, - дип шомланды Сәйдәш, - оныта язганмын. Монда кунганда да төн ката бастырыла идем. Шуңа котырып үлән үсәдер... Җенле алан...»

Ул чытырдатып күзен йомды. Җен булса, хәзер эреп югалачак иде. Тьфү, ир башың белән тез башларыңны калтыратып тор инде! Әһә, югалмады. Димәк, адәмнәр кавеменнән чибәркәй. Кайсы авыл сылуы икән? Тапкан йокы симертер урын! Ялангач сыйракларын да капламаган ичмасам. Ә болай... аяклары матур икән: төп-төз, ап-ак, юкәдән юынып ясалган диярсең. Иелеп сыйпыйсы иде... Кара, дерт итеп уянган комсызлыкны кара! Үлгән иде ләбаса. Элек хатын-кыз күленнән шактый балык чүпләде Сәйдәш. Шаярды, типтерде, хыянәтче хатынына туйганчы үчекте. Тик хатын-кызның тәмен генә тоймады. Нигздер кочаклап үпкәч тә алар гайрәтне чигерә иде. Күрәсең, җанга якыны очрамагандыр.

Ир серле табылдык янына тезләнде, җил ярган кытыршы иреннәре белән кызның алсу табанын үбәргә теләде. Кемдер аны «үп, үп» дип котырта иде. Йөрәк кенә карышты. Кайчандыр хатын-кызны тартынмый-нитми кочагында әвәләгән яшьлек кыюлыгы беткән, дәрт дә сүрелгән, гүя арган кояш, утларын сүндереп, тау артына тәгәрәгән иде. Аннан... оят иде. Ир яман эш өстендә тотылган төсле беренче мәртәбә кызарды. Оят иде, оят...

Нәбирә Гыйматдинова




Поделитесь с друзьями

© 2015-2019 Сетевое издание Сәхнә-Сцена.Все права защищены.

© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом. Перепечатка, воспроизведение и распространениев любом объеме информации, размещенной на сайте, возможна только при наличии письменного согласия редакций СМИ.

Создано при поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям РТ.

Наименование СМИ: Сәхнә-Сцена (sahne.ru). Сайт зарегистрирован ФЕДЕРАЛЬНОЙ СЛУЖБОЙ ПО НАДЗОРУ В СФЕРЕ СВЯЗИ, ИНФОРМАЦИОННЫХ ТЕХНОЛОГИЙ И МАССОВЫХ КОММУНИКАЦИЙ (РОСКОМНАДЗОР). Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77 – 69870 от 29.05.2017 г.

Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». Адрес: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2

Адрес редакции: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2, 7 этаж.Телефон редакции +7 (843) 222-05-40 (1610), e-mail: saxna@mail.ru .

Главный редактор: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович (Зиннур Хуснияр).

О фактах коррупции просим сообщать по адресу saxna@mail.ru .

Антикоррупционная политика

Политика о персональных данных

Настоящий ресурс может содержать материалы 12+