100 header

Понедельник, 04 февраля 2019 14:09 // Прочитано 420 раз

Тәкъдир

Әкрен генә үлеп бара идем инде...җаныма ни сизгер табиб та дәвасын табалмаган чир кереп оялаган, шул эчтән кимерә, эчтән ашый, ә минем көрәшергә көчем дә, теләгем дә юк иде.

Ярты төн уртасында сикереп торып, җырлый-җырлый чәч буярга тотынгач, үз-үземә шаккаттым. Абау, берәүләр акыылдан язган бугай! Әй, тукта, очынма, кемгә кирәк синең ясалма матурлыгың, кемгә кирәк синең бизәнү-төзәнүләрең! Ишек төбендә бер күрергә тилмергән җан сөйгәнең бар мәллә?! Юу-ук, син шыр ялгыз, ишетәсеңме, шыл ялгыз!!!

Өч ай элек, утыз биш яшемдә, тормыш арбасын бергә сөйрәгән ирем ташлап китте. Бәлки, ару-талчыгулардан картайган йөз, күздәге моң-сагыш, күңелне өшеткән бушлык һәм өметсезлек шул аерылышу көненең «бүләге»дер? Алай дисәң, Гамил белән яшәгәндә дә бәхет савытым тулы түгел иде, ул – астыртын карак – тамчылап урлый-урлый, аны төбенә кадәр бушаткан иде. Шулай да мин ир хатыны идем, ир хатыны...

Бәлки, миңа мәрхүмә әбиемә өйрәткән догалар рәнҗегәндер? Затлы машиналарда узыша-узыша дөнья куган шау-шулы шәһәрнең нәкъ уртасында урнашкан театр сәхнәсеннән ятланган сүзләр сөйли-сөйли, мин еш кына изге догаларымны кабатларга оныта идем ләбаса. Алардан башка гына үткән көннәрем-төннәрем җавап сорап чиратка тезелсә, нишләрмен, Ходаем?! Хәзер мин иртә-кич балачакта өйрәнгән догаларымны хәтеремдә яңартам, әмма әрнүдән телгәләнгән җанымдагы бушлыкка якты нур коелырга ашыкмый...

Кинәт кенә авыр халәткә чумып, үз эчемә ябылып-бикләнеп яши башлавыма, бәлки, яшьлектәге ни ерагаймаган, ни якынаймаган мәхәббәтем Илһам гына гаепледер, ә? Үкенечләрдән дә адәм баласының йөрәк мае сызыла. Хәер, мин үкенмим дә бугай инде. Ләкин бу әле уйламыйм дигән сүз түгел, мин аның турында вакыт-вакыт сызланып-сызланып уйлыйм, аны онытырга тырышам, тик Илһам оныыттырмый, гомер сукмагыннан минем белән янәшә атламаса да, көтүче җилкәсеннән төшмәгән иске чыбыркы сыман, ярты тотам да калмыйча артымнан сөйрәлә.

Белмим, нигә болай кара төтенгә уралып, ямансулап ятуымны белмим, һәм иң куркынычы – җан авыртуының сәбәбенә төшенмим. «Бәлки» дия-дия, мин тагын дөньяның әллә нихәтле ялгышларын җыеп бер чүмәләгә өяр идем, юк, җитәр. Менә йокымнан бүленеп чәч буйыйм бит әле, димәк, кырау суккан күңел бакчамда нәрсәдер бөреләнеп маташа, нәрсәдер караңгы күләгәдәнычкынмакчы булып кояшка тартыла... Әлегә ул үзен сиздерми, әлегә сөендерерлек берни дә вәгъдә итми. Ул өметем ачылмаган бөредә генә шул, кайчакта мин аны һаман бер урында – тамаша залының икенче рәтендә утырган ир кыяфәтендә күрәм. Без аның белән кайдадыр очраштык бугай. Йөзе таныш кебек. Уйнаганда аның карашын тоям, ул мине генә күзәтә, мине генә күзләре белән сәхнә буйлап озатып йөри төсле. Бу миңа ошамый, шуңа үзалдыма җенләнәм, аннары минем бәхетемне урлар өчен генә дөньяга яратылган ир затларының барысын да бер җепкә тезеп елый-елый каһәрләргә керешәм... Шул чакта сәхнәдәге тормыш артка чигенеп, алга йөгерә-йөгерә әрнүләре м чыгып баса... Гаҗәп, иртәгесен мин, эчтән ярсыган дуамал хатын, басылам һәм икенче рәттәге урындыкка ияләшкән серле тамашачыны күңелемнән генә, «кил, кил» дип, ялвара-ялвара театрга чакырам. Төннәрен исә аның миңа төбәлгән карашын сагынып уянам.

Дәвамы бар

Нәбирә Гыйматдинова




Поделитесь с друзьями

© 2015-2019 Сетевое издание Сәхнә-Сцена.Все права защищены.

© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом. Перепечатка, воспроизведение и распространениев любом объеме информации, размещенной на сайте, возможна только при наличии письменного согласия редакций СМИ.

Создано при поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям РТ.

Наименование СМИ: Сәхнә-Сцена (sahne.ru). Сайт зарегистрирован ФЕДЕРАЛЬНОЙ СЛУЖБОЙ ПО НАДЗОРУ В СФЕРЕ СВЯЗИ, ИНФОРМАЦИОННЫХ ТЕХНОЛОГИЙ И МАССОВЫХ КОММУНИКАЦИЙ (РОСКОМНАДЗОР). Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77 – 69870 от 29.05.2017 г.

Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». Адрес: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2

Адрес редакции: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2, 7 этаж.Телефон редакции +7 (843) 222-05-40 (1610), e-mail: saxna@mail.ru .

Главный редактор: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович (Зиннур Хуснияр).

О фактах коррупции просим сообщать по адресу saxna@mail.ru .

Антикоррупционная политика

Политика о персональных данных

Настоящий ресурс может содержать материалы 12+