100 header

Вторник, 05 февраля 2019 16:16 // Прочитано 345 раз

Тәкъдир (икенче өлеш)

Башы: http://sahne.ru/blog/ng/9864.html

Дәвамы

Артист халкының күзе очлы: театрда ике-өч тапкыр күренгән тамашачыны хәтер дәфтәренә теркәп тә куя. Ә теге таныш булмаган таныш алты мәртәбә спектаклькарады. Кызлар аның керфекләре ничә бөртек икәненә хәтле санадылар бугай. Ә кичә аның урыны буш иде.

Артистларның «чыш-пыш»ларын колак чите белән бик оста эләктергән баш режиссер Камалов:

– Зал бөтенләй бушаса да, удивляться не надо, - диде. – Бездә сейчас күзендә ут сүнгән, чигә чәчләреп агарган, төссез-хиссез карачкылар играют. Андыйлардан народның гайрәте чигә.

Миңа атап әйтелгән чәнечкеле сүзләрне эчемә йоттым, каршы дәшмәдем, чөнки «баш» хаклы иде. Әйе, мин төссез, әйе, мин хиссез, әйе, мин сәхнә карачкысы, биздерәм, куркытам, качырам...

Иртәгә янә мин уйнарга тиеш идем. Ялваруларыымны ишетеп, ул да килер кебек иде. Аның өчен генә төн йокламыйча яшәрдем бит! Чәчемне корытып киптергәч, җыерчыкланган күз төпләренә крем сөртеп караватка сузылып яткан гына идем, телефон шылтырады:

– Нәзирә, алло, мин бу, Гамил... Сиңа бер үтенеч белән сугылам, яме? – диде ташлаган ирем һәм, минем җавапны да көтмичә, трубканы куйды. Йөрәктәге ярам төзелмәгән иде әле, тагын шаулап кан акты... Җир йөзендә күпме хатын-кыз ялгызлыктан интегә, яшем кырыкка үрмәләгәндә, шулар төркеменә мин дә кушылырмын да сан арттырырмын дип кем уйлаган! Без Гамил белән, ир-хатыннан битәр, иҗатка багынып, сәхнә, роль дип шашкан ике сантый артист идек. Театр тормышын иртән чабуга тагып өйдән чыгып китәбез, ә кич ияртеп кайтабыз. Шуңа ияләшкән, шуңа разый идек. Һәрхәлдә мин үземне: «Син бәхетле, Нәзирә», - дип ышандырып яши идем. Һәм Илһамның хыянәтеннән бер мәртәбә тетрәнгән җаным икенчесенә һич тә әзер түгел иде. Төрле спектакльләрдә уйнагач, дүрт ел рәттән ирем белән гастрольләрдә аерым-аерым йөрдек: аның төркеме кыр казлары кебек көнчыгышка, минеке көнбатышка оча иде. Тәнем белән генә түгел, уем белән дә иремне ят кочакларга алмаштырмаган мин – сәфәргә Гамилнең сурәтен алам, кичләрен шуның белән сөйләшәм-серләшәм, дога укып аның битен сыйпый идем. Театрда берәү дә яратмаган шакир атлы артист бар иде безнең. Аның гел күз-каш җимерелгән, үзе гел нәрсәдер мыгырдый. Сүзенең дә ата-анасы юк. Һәр җөмлә ахырында «нокта» дип әйткәнгә, аңа Нокталы Мыжык дигән кушамат та такканнар иде. Менә шул Нокталы Мыжык бер кичне кулымнан Гамилнең фотосын йолкып алды да «тфү» дип төкерде, һәм җирәнеп кенә төкереген күлмәк җиңе белән сөрткәч, сурәтне итәгемә ташлады:

– Мә, ертып ыргыт! Син үзең әйбәт кеше, ну бу ике аяклы хайваның... хайваның – кабахәт! Нокта! – диде ул.

Мыжык белән сүз көрәштермичә генә фоторәсемне сумкага яшерергә иде, ә мин, бәбкәсен яклаган ана каз төсле, канатларымны җәеп корбаныма ябырылдым:

– Нигә Гамилне хурлыйсың?! Нигә аңа җаның кысыла?! Сәхнә тарайды мәллә? Рольләр җитмиме сиңа, комсыз!

Шакир күзен тасрайтып озак кына миңа карап торды да:

– Их, Нәзирәкәй, әрем каптырсалар, әчесенә ничек түзәрсең икән? Нокта, - диде.

Мин бернәрсә дә аңламадым. Төпченәсем-сорашасым килмәде, Мыжыкның игелек кылырга җыенмавы хак иде. Ә ул ниндидер этлек эшләргә ниятләсә, аның тирәсеннән ераккарак качуың хәерле, югыйсә, ул сиңа кандала кебек ябыша. Тик, ни хикмәт, Шакир гастрольләр беткәнче миңа бәйләнмәде, әмма күзләр очрашкан саен Нокталы Мыжыкның һәрвакыт усал, төксе чыраенда аңа хас булмаган кызгану сыманрак бернәрсә шәйләнә дә мине ирексездән уйга сала иде. Нигә ул «син әйбәт» диде дә Гамилне «кабахәт» дип сүкте соң? Аларның роль бүлешеп чәкәләшкәне юк. Холыклары да төрле-төрле: ирем эчкерсез, ачык йөзле рольләрдә генә уйный, ә шакир үзсүзле, мәкерле геройларны үз итә.

Уем белән гамилне уңга борып та, сулга борып та тикшердем, ләкин аңарда «кабахәт» дип хурларлык зур кимчелек тапмадым. Дөрес, мин аны фәрештәгә тиңләмим, без беребез турында да ул судан пакъ, сөттән ак, дип раслый алмыйбыз, чөнки дөнья яратылганнан бирле җыелган гөнаһлар, тузанга әверелеп һавада очканда, һәркемнең җанына куна, кемгәдер әзрәк, кемгәдер күбрәк... Иремнең дә Ходайга инәлеп тәүбә итәрлек гөнаһлары олау-олау, әмма алар «кабахәтләр бизмәне»ндә үлчәрлек дәрәҗәдә үк түгел иде.

Дәвамы бар

Нәбирә Гыйматдинова




Поделитесь с друзьями

© 2015-2019 Сетевое издание Сәхнә-Сцена.Все права защищены.

© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом. Перепечатка, воспроизведение и распространениев любом объеме информации, размещенной на сайте, возможна только при наличии письменного согласия редакций СМИ.

Создано при поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям РТ.

Наименование СМИ: Сәхнә-Сцена (sahne.ru). Сайт зарегистрирован ФЕДЕРАЛЬНОЙ СЛУЖБОЙ ПО НАДЗОРУ В СФЕРЕ СВЯЗИ, ИНФОРМАЦИОННЫХ ТЕХНОЛОГИЙ И МАССОВЫХ КОММУНИКАЦИЙ (РОСКОМНАДЗОР). Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77 – 69870 от 29.05.2017 г.

Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». Адрес: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2

Адрес редакции: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2, 7 этаж.Телефон редакции +7 (843) 222-05-40 (1610), e-mail: saxna@mail.ru .

Главный редактор: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович (Зиннур Хуснияр).

О фактах коррупции просим сообщать по адресу saxna@mail.ru .

Антикоррупционная политика

Политика о персональных данных

Настоящий ресурс может содержать материалы 12+