100 header

https://www.ok.ru/profile/591523331094
Понедельник, 11 февраля 2019 10:37 // Прочитано 375 раз

Әгәр яратасың икән..

Мәхәббәт сукмагы кайдан башлана?   Йөрәктән, билгеле, йөрәктән! Акыл «юк» дисә дә, ул «әйе » дип барыбер үзенчә хәл итеп куя. Мәктәптән соң Уфа калаларыннан Казанга юл тоткан һәм әтисе кебек үк артист булырга хыялланган Алинә Мөдәррисова театр училищесына имтиханнар тапшыра. Бәхет түгелмени, татарның данлыклы Камал театры баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев төркемендә укы, ә кичләрен шау-гөр килеп сабакташларың белән спектакльләр карарга йөр! Икенче курста исә гомуми күренешләрдә катнашып, сәхнәнең рәхәтлеген той! Ә бу вакытта сине кызыксынып читтән генә берәү күзәтсен...

Карашыннан сиздем...

«Берәү» дип аны сер сандыгына япмыйк әле без, ул – тамашачыны уены белән сокландырган талантлы артист Алмаз Гәрәев. Тукай районы Мусабай-Завод авылы егете. Тик шомырт кара күзле, камыш кебек сылу гәүдәле чибәр кызны читтән генә карап торырга Алмаз таш сын мәллә?

– Ул мине коридорда күргән саен якын итеп кочаклап уза иде, – ди Алинә. - Әдәпле үзе, башта «ярыймы?» дип сорый. Мин укыган 4 ел эчендә безнең аралашу шушы самими кочаклашулардан гына гыйбарәт иде. Әйе, кайчакта ул тукталышларда басып торганымны күрсә, фатирыма кадәр озата иде. Училищены тәмамлагач: «Эшкә кая барасың?» – дип кызыксынды. «Әлмәткә », – дидем. Сиздем инде, карашында: «Нишләп сине безгә генә алмадылар икән?» – дигән борчылу бар иде. «Казанда да каласым килә инде», – дигән булам мин. «Алайса әйдә, мин сине банкка урнаштырам», – диде Алмаз. Шаярткандыр. Еллар узгач кына аңладым, ул минем монда калуымны теләгән булган. Күңелемдә ярату бөреләнмәгән иде әле, бу егеткә карата бары тик хөрмәт хисләре генә бар иде, шуңа күрә мин тыныч күңел белән Әлмәткә киттем.

Алиша

Анда исә Алинә Мөдәррисованы Джульетта көтә! Режиссер Искәндәр Сакаев «Ромео һәм Джульетта» спектаклендә аңа шушы рольне бирә. Ләкин икенче төркемгә эләккән яшь артистка аны уйнап өлгерми, Алинә өчен махсус хезмәтче кыз Бианка образы уйлап табыла. Иҗат диңгезендә колач җәеп йөзгән Алинә Казан якларында «берәү» нең аны уйлап яшәгәнен уена да китерми. Училищеда диплом эше итеп алынган «Туйга ничә көн кала» (И.Зәйниев) әсәрен «Амазонка» дип үзгәртеп кабат сәхнәләштерәләр. Һәм анда төп каһарман Ләйләне тагын Алинә Рушат кызы уйный, алай гынамы, спектакльнең режиссеры да үзе була.

Алинә әлеге кыюлыкка этәргән Фәрит Бикчәнтәевка рәхмәт укый.

– Театр җитәкчелеге диплом эшегезне бездә дә кабатламассыз микән дип үтенгәч, ул: «Әнә, сездә бит Алиша бар, ул куйсын», – дигән.

Алиша – Алинәнең икенче исеме. Аңа шулай яратып эндәшәләр икән. Безгә дә ошый ул: шагыйрь Абдулла Алишны искә төшерә. Алишка «а» хәрефе генә ялгана бит.

Дәвамы бар

«Сәхнә» журналы 2016 ел, февраль




Поделитесь с друзьями

© 2015-2019 Сетевое издание Сәхнә-Сцена.Все права защищены.

© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом. Перепечатка, воспроизведение и распространениев любом объеме информации, размещенной на сайте, возможна только при наличии письменного согласия редакций СМИ.

Создано при поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям РТ.

Наименование СМИ: Сәхнә-Сцена (sahne.ru). Сайт зарегистрирован ФЕДЕРАЛЬНОЙ СЛУЖБОЙ ПО НАДЗОРУ В СФЕРЕ СВЯЗИ, ИНФОРМАЦИОННЫХ ТЕХНОЛОГИЙ И МАССОВЫХ КОММУНИКАЦИЙ (РОСКОМНАДЗОР). Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77 – 69870 от 29.05.2017 г.

Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». Адрес: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2

Адрес редакции: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2, 7 этаж.Телефон редакции +7 (843) 222-05-40 (1610), e-mail: saxna@mail.ru .

Главный редактор: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович (Зиннур Хуснияр).

О фактах коррупции просим сообщать по адресу saxna@mail.ru .

Антикоррупционная политика

Политика о персональных данных

Настоящий ресурс может содержать материалы 12+