Театр - яктылыкка, нурга илтә. Кире юлга җибәрми, уңга илтә. 
(Габдулла Тукай)

Хәбәрләр

(Казан, 20 апрель, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). 26 апрель көнне Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында С.А.Казачков исемендәге XXII Казан хор ассамблеясе кысаларында XVI Татар хор музыкасының “XXI гасырның энҗеләре” дип исемләнгән гала-концерты узачак. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, фестивальнең оештыручысы Әлфия Җәббарова сөйләде.

“Ел саен безнең фестивальнең үз темасы бар. Фестивальдә бары тик татар телендәге җырлар гына башкарыла. Чараны Татарстанның Мәдәният министрлыгы, Татарстанның министрлар кабинеты башлап җибәрүче булды. Беренче өч елда алар безгә матди яктан булыштылар. Соңыннан без Казан консерваториясе канаты астына күчтек, шул вакыттан бирле фестивальне ул оештырып килә”, – диде Әлфия Җәббарова.

Фестиваль Габдулла Тукайның туган көненә, аерым алганда, татар мәдәниятенең күренекле шәхесләренә Муса Җәлил, Нәҗип Җиһанов, Александр Ключарев, Шамил Шәрифуллинга багышлана. Программада Р.Кәлимуллин, Р.Әхиярова, Ш.Шәрифуллин, М.Шәмсетдинова, С.Зорюкова, Э.Низамов, Л.Таһированың хор өчен язылган әсәрләре яңгыраячак.

"Гала-концертта без татар классик композиторыбыз – Ренат Еникеевны узган юбилее белән котлаячакбыз. Бүләк буларак, аның әсәрләрен дә башкарырга ниятлибез", - диде Әлфия Җәббарова.

Жюрида консерватория профессорлары Владислав Лукьянов, Алевтина Булдакова, Валерий Ливанов, Владислав Макаров, Сәгыйть Хәбибуллин, Әлфия Җәббарова, дәүләт советыннан Алсу Тарханова утырачак. Фестивальдә 19 хор коллективы катнашыр дип көтелә. Аларның башкару дәрәҗәсе бик югары дип бәяләде Әлфия Җәббарова.

“Конкурслар уздырганда фестиваль халыкара статусын йөртә. Быел бернинди исем дә бирмәскә булдык, чөнки аның үзенең “бренд”ы бар. 16 ел буена шундый үзенчәлекле программалар ясау белән бөтен фестивальләр дә мактана алмый. Әлеге фестивальнең Кырлайда да уздырылуын телим. Кырлайдагы музей директоры да бу идеяне хуплады. Габдулла Тукайның туган ягында да үткәреп карасак, әйбәт булыр иде бит. Фестиваль хәрәкәтен Болгарда да үткәрергә планлаштырам”, – дип белдерде Әлфия Җәббарова.

Әлфия Җәббарова сүзләренә караганда, фестивальне япон, кытай, фин милләте кешеләре дә карарга килә: “Алар татар музыкасының яңгырашын тыңлап таң кала. Дөресен әйткәндә, хор коллективлары арасында рус хор төркемнәре дә бар. Алар фестивальдә махсус татар әсәрләрен өйрәнә”, – диде ул.

“Шунысы кызык: татар ата-анасы татар телен белмәгән балаларын телне өйрәнсен дип татар хорларына бирә. Шулай итеп, алар татарча җырлар башкарып, татар теленә төшенә. Бу бик уңай күренеш”, – диде Әлфия Җәббарова.

Әлфия Җәббарова фикеренчә, музыка өлкәсендә хезмәт куйган һәр кеше дә мәдәниятенә өлеш кертергә тиеш. “Миңа калса, әгәр дә һәркем үзенең мәдәнияте өчен өлеш кертә ала икән, димәк, ул юкка гына тырышмый. Дөнья классикасы белән беррәттән, музыка өлкәсендәге кеше үзенең туган ягындагы музыкасын да белергә тиеш” , – дип белдерде ул.

Фестивальнең режиссеры – Рөстәм Фатхуллин, сәнгать җитәкчесе – Әлфия Җәббарова. Программаны Айрат Ганиев белән Сөмбел Ситдикова тәкъдим итә.

Фестиваль сәгать 18:30 башлана.

татар-информ

(Казан, 19 апрель, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Казанга "Библионочь-2018" традицион фестивале кысаларында танылган азәрбәйҗан язучысы Эльчин Сафарли киләчәк, әмма инде аның белән очрашу мөмкинлеге юк дәрәҗәсендә. Оештыручылар моны Татарстан Милли китапханәсе Уку залының 120дән артык кешене кабул итә алмавы белән аңлата. Шунлыктан очрашуга катнашучыларның теркәлү исемлеге инде ябылган.

Очрашу Татарстан Милли китапханәсендә 21 апрель көнне була. Биредә язучы үзенең "Когда я вернусь, будь дома" китабын тәкъдим итәчәк. Язучы белән автосессия дә оештырылачак, сораулар бирү мөмкинлеге дә була дип вәгъдә итә оештыручылар.

Искәртеп үтәбез, быел "Библионочь-2018" бөтенроссия акциясе "Китап тылсымы" программасы буенча үткәрелә. Чаралар Татарстанда Лев Толстой елына багышлана.

Эльчин Сафарли - "Сладкая соль Босфора" һәм "Туда без обратно" бестселлерлары авторы. Азәрбәйҗан язучысы һәм журналисты. Бакуда туган, озак еллар Истанбулда яшәгән. Рус телендә яза. 

татар-информ

(Арча, 20 апрель, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Арчада унбер бала тәрбияләп үстерүче гаилә дәүләт ярдәмнәре турында белмәүдән зарланды. Бу хакта бүген "Татар-информ" хәбәрчесенә Яңа Кенәр авылында яшәүче Галиевлар әйтте.

Минзилә һәм Ирек Галиевлар 11 бала тәрбияләп үстерә. Иң олы балаларына - 26, төпчегенә бер яшь. Күпбалалы әти-әнинең ике оныклары да бар.

"Өч баласы булган гаилә күпбалалы статусына керә. Ә бездә 11 бала. Без дүрт тапкыр күпбалалы гаилә", - ди гаилә башлыгы.

Галиевлар дәүләт ярдәмнәре турында белмәүдән зарланды.

"Ил өчен закон кабул ителә, ә үтәлеше төрле җирдә төрлечә. Әйтик, Ульян өлкәсендә 7 балалы гаиләләргә машина бирелә. Фатир, төрле субсидияләр бирелгән төбәкләр дә бар. Ә бездә мондый ярдәмнәр өчен акча юк. Аннан соң без күпвакытта хокукларыбызны белмибез дә. Әйтик, социаль тармак вәкилләре теге яки бу закон, үзгәреш турында ишетеп, аны күпбалалы гаиләләргә хәбәр итәргә тиеш", - ди Ирек Галиев.

Искәртеп үтик, бүген Арчада "Мәрхәмәт" хатын-кыз депутатлар оешмасының күчмә утырышы уза. "Татар-информ" моңа кадәр Татарстан авылларындагы күпбалалы гаиләләргә ярдәм йөзеннән онлайн-киңәшмәләр уздырылачак һәм Арчада күпбалалы гаиләләргә җир бирү эше апрель-май айларында төгәлләнәчәк дип язган иде. 

татар-информ

(Казан, 19 апрель, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). “Алтын битлек” театр премиясе алган “Әлиф” яшь иҗатчылар берләшмәсе егетләре Татарстанның яңа мәдәният министрына теләкләрен җиткерде. Бу хакта алар “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында “Әлиф” спектаклен әзерләүче иҗат төркеме белән үткән матбугат конференциясендә әйттеләр.

Матбугат чарасында проектның идея авторы һәм режиссеры Туфан Имаметдинов, хореографы Марсель Нуриев, композитор Эльмир Низамов һәм спектакльнең биючесе, “Алтын битлек” лауреаты Нурбәк Батуллин катнашты.

“Миңа калса, бүгенге заманда бик кирәкле сыйфат – үзгәрешләргә ачык һәм сыгылмалы булу. Чиновникның сүз башлагач “Юк” дип әйтүе канга сеңгән инде ул. Бу бит бөтен илһамны бетерә, бөтен инициативаны кырт кисә дә ата. “Юк” димәсеннәр, ярдәм итү ысуллары эзләсеннәр иде. “Юк”, дип әйтү бик җиңел бит ул”, - диде “Алтын битлек” лауреаты Нурбәк Батулла.

“Юк”та да бик зур энергия бар, - дип каршы төште “Әлиф” проектының идея авторы һәм Нурбәкне “Әлиф” сәхнәсенә чыгарган режиссер Туфан Имаметдинов. – “Юк” дип әйттеләр һәм без эшләдек”.

Әмма Нурбәк Батулла “Юк”ка каршы килеп бер тапкыр эшләп булуын әйтә: “Эш бит системада. Гел бушка эшләгәч инициатива бетә”, - ди ул.

“Минемчә, министр инициативалы кеше булырга һәм инициативалы кешеләргә игътибар бирергә һәм ярдәм итергә тиеш. Ул үзгәрешләрдән, яңаны ачудан курыкмасын иде, - дип сүзгә кушыла композитор Эльмир Низамов. - Яңа җыр, яңа спектакль, яңа театр, яңа сулыш, яңа дулкын. Сәнгать ул китапта яшәми, ул музей түгел, ул бүген, хәзер кайнамый икән, димәк, ул юк. Без музейда яшәргә теләмибез, без кайный торган Казанда яшәргә телибез. Без аны булдыра алабыз дип уйлыйм”.

“Безгә хәзер аралашуларга ачык булырга кирәк. Диалогларсыз бик кыен булачак. Без ябылсак, кешеләр дә ябыла”, - дип үз фикерен әйтә Марсель Нуриев.

“Позитив ният булырга тиеш. Халыклардан кала торган бердәнбер әйбер мәдәният булуын аңларга кирәк. Читкә чыксак та, беренче чиратта мәдәният белән горурланабыз. Без конкуренциягә бирешми торган мәдәният булдыра алсак, телебез дә, мәдәниятебез дә беркая да югалмаячак”, - дип оптимистик нотада тәмамлады сүзен Туфан Имаметдинов.

Искәртеп үтәбез, иҗатчы яшьләр берләшмәсе хәзер яңа проект әзерли. "Шамаил" проектының премьерасы 13 майга тәгаенләнгән.

татар-информ

(Казан, 19 апрель, «Татар-информ»). Россиядә метрода пассажирларын инвалидлар, өлкәннәр, балалы пассажирлар һәм көмәнле хатыннарга урын бирергә мәҗбүр итәргә ниятлиләр. Норматив хокукый актлар проектлары порталында шул хактагы мәгълүмат дөнья күргән.

Россия Транспорт министрлыгы метрополитеннан файдалануның бердәм кагыйдәләре проектын әзерләгән.

«Пассажирлар поезд вагоннарында инвалидлар, өлкән яшьтәге кешеләр, балалы пассажирлар һәм көмәнле хатыннарга урын бирергә тиеш», - диелә документта.

Шулай ук «поезд вагоны, эскалаторлар, станцияләр һәм станцияара кичүләрдә» балаларны коляскаларда йөртүне закон нигезендә тыярга тәкъдим итәләр.

Әгәр проект үз көченә керсә, пассажирларга метрода язма рөхсәттән башка төрле чаралар үткәрүне тыячаклар. Биредә музыка кораллары белән чыгыш ясау хакында сүз бара.

Ведомство шулай ук метрополитен администрациясенең язма рөхсәтеннән башка эшкуарлык һәм башка эшчәнлекне, хәер сорашуны һәм учак ягуны тыярга ниятли. 

татар-информ

(Казан, 20 апрель, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Казан шәһәре ревматология үзәгенә профессор Илдар Салихов исеме биреләчәк. Бу хакта бүген Казанның 7 нче шәһәр хастаханәсендә фәнн -гамәли конференциядә Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков хәбәр итте. Биредә Казан шәһәре ревматология үзәгенә 25 ел тулу хөрмәтенә "Салихов укулары" конференциясе бара.

"Казан ревматология мәктәбе илдә генә түгел, дөньяда да иң яхшылардан санала. Шамов хастаханәсеннән күп профильле клиникага күчкәч, ул икенче сулыш алды. Бу дөрес карар булган. Ревматология ул-катнаш, катлаулы тармак, ул медицинаның барлык юнәлешләрен колачлый. Шушы вакыт эчендә үзәктә бик күп эшләр башкарылды: яңа технологияләр, заманча дәвалау препаратлары кертелде", - дип белдерде Марат Садыйков. Ул 25 ел элек Казан ревматология мәктәбенә Илдар Салихов нигез салганын, үзәккә аның исемен бирүне игълан итте. 7нче шәһәр хастаханәсе баш табибына бу уңайдан документлар әзерләргә кушты. Зал хәбәрне аягүрә алкышлап хуплады.

Белешмә өчен. Казан һәм республика пациентларына ревматология ярдәме күрсәтү системасы кысаларында, Казан дәүләт медицина университетының 1 нче эчке авырулар кафедрасы мөдире, профессор Илдар Салихов инициативасы белән 1993 елда 1нче шәһәр хастаханәсе каршында Шәһәр ревматология үзәге булдырыла. 2011 елда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш ревматологы Илдар Салихов вафат була.

татар-информ

Казанда өмә көне билгеле

Пятница, 20 апреля 2018 10:36

(Казан, 19 апрель, “Татар-информ”). Казанда гомумшәһәр шимбә өмәсе 28 апрельгә планлаштырылган. Бу хакта мэриянең матбугат хезмәте Казан шәһәре Башкарма комитетының Шәһәрне тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжевка сылтама белән хәбәр итә.

1 апрельдән 31 майга кадәр шәһәрдә территорияләрне санитар җыештыру буенча икеайлык уза. Беренче шимбә өмәләре шәһәрдә 14 апрельдә үткәрелде, дип билгеләп узган Куляжев.

Икеайлыкта 160 меңнән дә кимрәк кеше катнашмас, предприятие һәм оешмалар саны 3 меңнән артыр, дип көтелә. Өмәдә 3 мең махсус техника эшләячәк.

Хәзерге вакытта җыештыру эшләрен торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсенең подрядчы оешмалары алып бара, дип белдргән Куляжев.

Бүгенгә кардан һәм пычрактан 10 млн квадрат метр юл һәм тротуарлар чистартылган. Бу - планның 50 проценты дигән сүз. 55 мең квадрат метрда юл кырыендагы коймалар, 130 тукталыш павильоны чистартылган, 550 ишек алды тәртипкә китерелгән.

Казан урамнары барлыгы 98 мең кубометр күләмендә төрле калдыклардан азат ителгән.

Май ахырына кадәр 20 млн квадрат метр юл, 17 млн квадрат метрда яшел зона, 300 га мәйданда парк һәм скверлар һәм башка урыннар тәртипкә китерелергә, чистартылырга тиеш.  

татар-информ

(Арча,  20 апрель, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Татарстан Социаль яклау һәм хезмәт министрлыгы авылларда күпбалалы гаиләләргә ярдәм йөзеннән онлайн-киңәшмәләр уздырачак. Бу хакта бүген "Татар-информ" хәбәрчесенә "Мәрхәмәт" хатын-кыз депутатлар оешмасының Арча районында узган күчмә утырышында ТР Социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева әйтте.

Районның 20 үрнәк күпбалалы гаиләсе социаль яклау министрлыгы, Пенсия фонды, җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы вәкилләре белән берлектә "Авыл җирендә яшәүче күпбалалы гаиләләрне социаль яклау" темасына түгәрәк өстәлдә фикер алышты.

"Татарстанда күпбалалы 32 мең гаилә бар. Шуның 56 проценты авылларда яши. Кызганычка, авыл җирендә яшәүче күпбалалы гаиләләрнең проблемалары юк түгел. Алар күп очракта дәүләт ярдәмнәре турында белеп бетерми. Җир кишәрлекләре алу буенча да кыенлыклар туа. Ана капиталы, вакытыннан алда пенсиягә чыгу, эшкә урнашу буенча да сораулары туа", - диде урынбасар.

Аның сүзләренчә, күпбалалы гаиләнең авылдан районга барып, закондагы төрле үзгәрешләр, яңалыклар турында белешеп йөрергә вакытлары юк.

"Авылда яшәүче күпбалалы гаиләләргә мәгълүмат барып җитми. Шуның өчен без онлайн-консультацияләр уздыруны планлаштырабыз. Авыл җирендә яшәүче күпбалалы гаиләләр дәүләт ярдәме турында вакытында тиешле һәм дөрес мәгълүмат алырга тиеш", - диде Юлия Абдреева. 

татар-информ

(Арча, 20 апрель, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Апрель-май айларында Арча районында күпбалалы гаиләләргә җир бирү эше төгәлләнәчәк. Бу хакта бүген Арчада узган "Мәрхәмәт" хатын-кыз депутатлар оешмасының күчмә утырышы кысаларында "Авыл җирендә яшәүче күпбалалы гаиләләргә социаль ярдәм" темасына узган түгәрәк өстәлдән соң билгеле булды.

"Арча районында меңгә якын күпбалалы гаилә җир алуга иреште. Бүген чиратта 150 гаилә. Җир бүлүдә тоткарлыклар җирләр әзер булмаудан килеп чыкты. Хәзер территориянең генераль планы эшләнде. Апрель-май айларында җирләр бүленеп бетәчәк", - диде Арча районы Башкарма комитетының Җир һәм милек палатасы рәисе урынбасары Илһам Сираҗиев.

"Татар-информ" хәбәрчесенең: "Авыл җирендә яшәүче гаиләләр җирне район үзәгеннән ала аламы?" дигән соравына рәис болай дип җавап бирде:

"Теләге булган кеше алачак. Без районда яшьләрнең күбрәк калуын, яшь гаиләләрнең күбрәк булуын телибез", - диде Илһам Сираҗиев. 

татар-информ

(Арча, 20 апрель, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Апрель-май айларында Арча районында күпбалалы гаиләләргә җир бирү эше төгәлләнәчәк. Бу хакта бүген Арчада узган "Мәрхәмәт" хатын-кыз депутатлар оешмасының күчмә утырышы кысаларында "Авыл җирендә яшәүче күпбалалы гаиләләргә социаль ярдәм" темасына узган түгәрәк өстәлдән соң билгеле булды.

"Арча районында меңгә якын күпбалалы гаилә җир алуга иреште. Бүген чиратта 150 гаилә. Җир бүлүдә тоткарлыклар җирләр әзер булмаудан килеп чыкты. Хәзер территориянең генераль планы эшләнде. Апрель-май айларында җирләр бүленеп бетәчәк", - диде Арча районы Башкарма комитетының Җир һәм милек палатасы рәисе урынбасары Илһам Сираҗиев.

"Татар-информ" хәбәрчесенең: "Авыл җирендә яшәүче гаиләләр җирне район үзәгеннән ала аламы?" дигән соравына рәис болай дип җавап бирде:

"Теләге булган кеше алачак. Без районда яшьләрнең күбрәк калуын, яшь гаиләләрнең күбрәк булуын телибез", - диде Илһам Сираҗиев. 

татар-информ

Игъланнар тактасы

Конкурслар

Әти-әниләр һәм мөгаллимнәр өчен махсус кушымта