100 header

https://www.ok.ru/profile/591523331094

Хәбәрләр

Суббота, 11 мая 2019 10:34 // Прочитано 359 раз

Айрат Зарипов Татарстан гаиләләренә ярдәм программалары әзерләргә тәкъдим итте

Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе «Бердәм Россия»нең алдан тавыш бирү дебатларында катнашты.

Бүген «Бердәм Россия»нең алдан тавыш бирү көнендә «Киләчәк буыннар иминлеге» дебатларында «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов Татарстандагы гаиләләргә ярдәм итү өчен махсус программалар әзерләргә тәкъдим итте.

Айрат Зарипов бала туганда гаиләләргә финанс ярдәме күрсәтү, хатын-кызларның мәшгульлегенә ярдәм итү, өч яшькә кадәрге балаларга мәктәпкәчә белем бирү шартлары тудыру, шулай ук пенсия алды һәм пенсия яшендәгеләрне укыту, сәламәтлек ныгыту буенча программалар турында сөйләде.

«Татарстандагы гаиләләр өчен мөһим өч мәсьәлә – торак, эш һәм сәламәтлек. Бала туганда гаиләләргә финанс ярдәм күрсәтү өчен махсус программалар кирәк. Бу ярдәм соңыннан туган балалар өчен артып барырга тиеш. Шулай ук хатын-кызларның мәшгульлегенә ярдәм итәргә һәм өч яшькә кадәрле балаларга мәктәпкәчә белем бирү шартларын тудырырга кирәк», - диде Айрат Зарипов.

Айрат Зарипов сүзләренчә, Татарстанда өлкән төркем балалары өчен бакчаларда урыннар белән мәсьәлә тулысынча диярлек хәл ителгән. «Ясле яшендәге балалар өчен урыннар мәсьәләсен хәл итә торган махсус программа кирәк. Бу хатын-кызларның күпчелегенә эшкә чыгарга ярдәм итәчәк. Шулай итеп гаиләләрнең хәле ныгыячак», - диде Зарипов.

Гомер озынлыгы һәм активлык артуны исәпкә алып, өлкән яшьтәгеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту өчен системалы эшчәнлек программасы мөһим. «Актив хезмәт эшчәнлеген озынайту мөмкинлеге бар. Пенсия алды һәм пенсия яшендәгеләрне яңадан укытуга ярдәм, сәламәтлекне ныгыту өчен махсус программалар кирәк. Физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү мөмкинлеге тудыру мөһим», - диде ул.

Айрат Зарипов сүзләренчә, республикада халыкның гомер озынлыгын арттыру буенча күп эшләр башкарыла. ФАПлар төзелә, медицина оешмалары модернизацияләнә. Ул торак төзелеше белән бәйле сорауларга да игътибар итте. «Республиканың, аерым гаиләнең имин тормыш нигезе - торак. Кешеләрнең торак сатып алу мөмкинлеге булырга тиеш. Төзелеш - бөтен икътисад өчен локомотив булырлык тармак ул», - диде ул.

Надежда Гордеева

Фото: Султан Исхаков

Бу хакта тулырак: Татар-информ




Поделитесь с друзьями

© 2015-2019 Сетевое издание Сәхнә-Сцена.Все права защищены.

© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом. Перепечатка, воспроизведение и распространениев любом объеме информации, размещенной на сайте, возможна только при наличии письменного согласия редакций СМИ.

Создано при поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям РТ.

Наименование СМИ: Сәхнә-Сцена (sahne.ru). Сайт зарегистрирован ФЕДЕРАЛЬНОЙ СЛУЖБОЙ ПО НАДЗОРУ В СФЕРЕ СВЯЗИ, ИНФОРМАЦИОННЫХ ТЕХНОЛОГИЙ И МАССОВЫХ КОММУНИКАЦИЙ (РОСКОМНАДЗОР). Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77 – 69870 от 29.05.2017 г.

Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». Адрес: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2

Адрес редакции: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2, 7 этаж.Телефон редакции +7 (843) 222-05-40 (1610), e-mail: saxna@mail.ru .

Главный редактор: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович (Зиннур Хуснияр).

О фактах коррупции просим сообщать по адресу saxna@mail.ru .

Антикоррупционная политика

Политика о персональных данных

Настоящий ресурс может содержать материалы 12+