100 header

https://www.ok.ru/profile/591523331094

Хәбәрләр

Четверг, 23 мая 2019 10:43 // Прочитано 192 раз

КФУга укырга керү өчен онлайн-имтихан тапшырып булачак

Быел беренче тапкыр Казан федераль университетына укырга керү өчен читтән торып имтихан тапшырып булачак. Онлайн-имтихан беренче чиратта физик мөмкинлекләре чикләнгән абитуриентлар өчен каралган. Бу турыда КФУ Кабул итү комиссиясенең җаваплы сәркатибе Олег Бодровка сылтама белән Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итте.

«Өйдән торып, билгеле бер техник мөмкинлекләр булганда, абитуриент КФУга керү өчен имтихан тапшыра ала. Беренче чиратта, бу физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен эшләнгән. Алар бюджетка керсә дә, контракт буенча урнашса да, онлайн-имтихан бирү мөмкинлеге бар», - дигән Бодров.

Калган барлык абитуриентлар өчен дистанцион технологияләр куллану мөмкинлеге бары тик контракт нигезендә укырга кергәндә генә булачак.

Онлайн-имтиханнар 12 - 26 июльдә була. КФУ структурасына кергән теләсә кайсы институтка, университетның филиалларын керү өчен имтихан тапшырып булачак. 

Бу хакта тулырак: tatar-inform




Поделитесь с друзьями

© 2015-2019 Сетевое издание Сәхнә-Сцена.Все права защищены.

© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом. Перепечатка, воспроизведение и распространениев любом объеме информации, размещенной на сайте, возможна только при наличии письменного согласия редакций СМИ.

Создано при поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям РТ.

Наименование СМИ: Сәхнә-Сцена (sahne.ru). Сайт зарегистрирован ФЕДЕРАЛЬНОЙ СЛУЖБОЙ ПО НАДЗОРУ В СФЕРЕ СВЯЗИ, ИНФОРМАЦИОННЫХ ТЕХНОЛОГИЙ И МАССОВЫХ КОММУНИКАЦИЙ (РОСКОМНАДЗОР). Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77 – 69870 от 29.05.2017 г.

Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». Адрес: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2

Адрес редакции: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2, 7 этаж.Телефон редакции +7 (843) 222-05-40 (1610), e-mail: saxna@mail.ru .

Главный редактор: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович (Зиннур Хуснияр).

О фактах коррупции просим сообщать по адресу saxna@mail.ru .

Антикоррупционная политика

Политика о персональных данных

Настоящий ресурс может содержать материалы 12+