100 header

Понедельник, 16 сентября 2019 08:55 // Прочитано 1824 раз

Ләйлә Таишева: «Татар кызы нинди булырга тиеш?» соравына җавап бирде

Күптән түгел татар кызы бәйгесе узды. Бу хакта Ландыш Нигъмәтҗанованың инстаграм сәхифәсендә видеоязма пәйда булды. Биредә балаларның фикерләрен белешкәннәр.

«Татар кызы ничек киенергә һәм нинди булырга тиеш?» – дигән сорауга  Ләйлә бик кызык җавап бирде. Аның фикере буенча, татар кызы хөрмәтле, чибәр һәм матур елмаерга тиеш. Моннан тыш, ул тәмле пешерсә тагын да яхшырак. «Менә Сез минем әнине беләсезме? Ул матур да, ашарга да тәмле пешерә – менә шундый булырга тиеш!», дип белдерде ул. Янында утырган Ислам татар кызын тарап җыелган чәче белән күрә. Аңа хатын-кыз башына яулык бәйләгәне ошый.

Пост астында: «Булдыралар, чын татар балалары, чын тәрбия алып, эшкә өйрәнеп үсәләр», «Рәхмәт Сезгә шундый киң йөрәкле балалар үстергәнгә», «Олылар белмәгәнне аңлатып бирделәр. Рәхмәт, Ландыш» – дигән комментарийлар укып була.

Автор: Г. Вәлиева

Фото: Инстаграм @landyshnigmatjanova




Поделитесь с друзьями

Хәбәрләр

© 2015-2019 Сетевое издание Сәхнә-Сцена.Все права защищены.

© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом. Перепечатка, воспроизведение и распространениев любом объеме информации, размещенной на сайте, возможна только при наличии письменного согласия редакций СМИ.

Создано при поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям РТ.

Наименование СМИ: Сәхнә-Сцена (sahne.ru). Сайт зарегистрирован ФЕДЕРАЛЬНОЙ СЛУЖБОЙ ПО НАДЗОРУ В СФЕРЕ СВЯЗИ, ИНФОРМАЦИОННЫХ ТЕХНОЛОГИЙ И МАССОВЫХ КОММУНИКАЦИЙ (РОСКОМНАДЗОР). Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77 – 69870 от 29.05.2017 г.

Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». Адрес: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2

Адрес редакции: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2, 7 этаж.Телефон редакции +7 (843) 222-05-40 (1610), e-mail: saxna@mail.ru .

Главный редактор: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович (Зиннур Хуснияр).

О фактах коррупции просим сообщать по адресу saxna@mail.ru .

Антикоррупционная политика

Политика о персональных данных

Настоящий ресурс может содержать материалы 12+