100 header

Понедельник, 16 сентября 2019 12:59 // Прочитано 460 раз

Камал театры бер кичтә төн уртасына кадәр өч спектакль күрсәтәчәк

Камал театры ай саен сишәмбе кичендә пролог һәм эпилог өлешләре булган ике антрактлы өч спектакль күрсәтәчәк. 22 һәм 29 октябрьдә 17.00дән 24.00гә кадәр Камал театры яшьләр мәйданына әверелә. Бу турыда театрның матбугат хезмәте хәбәр итте.

"Мондый хәлнең әле булганы юк. Өч текст. Өч яшь язучы. Ике дебютант. Берсе - инде тамашачыларга таныш. Аның пьесасы буенча куелган спектакль ярты дөньяны әйләнде.  Өч яшь режиссер. Берсе тәҗрибә туплаган. Икесе һөнәрендә тәүге адым ясый. Өч спектакльнең эпик премьерасы. Тыелган темалар. Кискен иҗтимагый диалоглар. Бәхәсләшү һәм уйлану, мактау һәм тәнкыйтьләү мөмкинлеге", диелә хәбәрдә.

Антрактларда милли аш-су үрнәкләре,  дизайн-маркет, музыка һәм биюләр, шигырьләр һәм әңгәмәләр була.

"Камал Театры тарихының яңа битләрен ача. Безнең театр яшьләрне һәрвакыт шатланып каршы алды.  Тик бу бөтенләй башка гадәттән тыш вакыйга", дип ышандара оештыручылар.

1968 елда бунтарь яшьләр Авиньон фестивален басып алалар. Жан-Луи Барроны куып чыгаралар, Жан Виларны йөрәк өянәге тотуга җиткерәләр, Морис Бежарның спектаклен өзәләр. Без ишекләребезне үзебез ачабыз, дип чакыра театр.

Фото: Рамил Гали/архив/kamalteatr.ru

татар-информ




Поделитесь с друзьями

Хәбәрләр

© 2015-2019 Сетевое издание Сәхнә-Сцена.Все права защищены.

© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом. Перепечатка, воспроизведение и распространениев любом объеме информации, размещенной на сайте, возможна только при наличии письменного согласия редакций СМИ.

Создано при поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям РТ.

Наименование СМИ: Сәхнә-Сцена (sahne.ru). Сайт зарегистрирован ФЕДЕРАЛЬНОЙ СЛУЖБОЙ ПО НАДЗОРУ В СФЕРЕ СВЯЗИ, ИНФОРМАЦИОННЫХ ТЕХНОЛОГИЙ И МАССОВЫХ КОММУНИКАЦИЙ (РОСКОМНАДЗОР). Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77 – 69870 от 29.05.2017 г.

Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». Адрес: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2

Адрес редакции: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2, 7 этаж.Телефон редакции +7 (843) 222-05-40 (1610), e-mail: saxna@mail.ru .

Главный редактор: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович (Зиннур Хуснияр).

О фактах коррупции просим сообщать по адресу saxna@mail.ru .

Антикоррупционная политика

Политика о персональных данных

Настоящий ресурс может содержать материалы 12+