100 header

Пятница, 18 октября 2019 11:04 // Прочитано 1541 раз

Ренат Ибраһимов: «Ислам диненә татар теле аша килдем»

Россиянең халык артисты, Габдулла Тукай премиясе лауреаты Ренат Ибраһимов ислам диненә татар теле аша килүен әйтте. Соңыннан, динне тирәнтен өйрәнгәндә, рус телендә чыккан китапларга таянырга туры килде, диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

«Ислам дине миңа татарча, әбием аркылы иңде», – диде ул бүген Мәскәүдә Коръән мәгънәләренең татар теленә тәрҗемәсен тәкъдим итү уңаеннан оештырылган чарада. Ренат Ибраһимов бу бәйрәмгә шәрәфле кунак буларак чакырулы иде.

Яңа татарча басма турында фикерен белдереп, артист китапның телен аңлауда кыенлыклар кичерүен әйтте. «Әдәби телне аңлавы миңа авыррак», – диде ул.

Ренат Ибраһимов, динне тирәнтен өйрәнгәндә, рус телендәге китапларга таянганын әйтте. Татарстан мөфтияте тарафыннан Коръән мәгънәләренең русчага тәрҗемәсе әзерләнү хәбәрен ишеткәч, моңа шатлануын белдерде.

Ренат Ибраһимов утыз елдан артык ислам динендә.

Автор: Алсу Исмәгыйләва

Фото: Абдул Фархан/архив

татар-информ




Поделитесь с друзьями

Хәбәрләр

© 2015-2019 Сетевое издание Сәхнә-Сцена.Все права защищены.

© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом. Перепечатка, воспроизведение и распространениев любом объеме информации, размещенной на сайте, возможна только при наличии письменного согласия редакций СМИ.

Создано при поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям РТ.

Наименование СМИ: Сәхнә-Сцена (sahne.ru). Сайт зарегистрирован ФЕДЕРАЛЬНОЙ СЛУЖБОЙ ПО НАДЗОРУ В СФЕРЕ СВЯЗИ, ИНФОРМАЦИОННЫХ ТЕХНОЛОГИЙ И МАССОВЫХ КОММУНИКАЦИЙ (РОСКОМНАДЗОР). Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77 – 69870 от 29.05.2017 г.

Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». Адрес: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2

Адрес редакции: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2, 7 этаж.Телефон редакции +7 (843) 222-05-40 (1610), e-mail: saxna@mail.ru .

Главный редактор: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович (Зиннур Хуснияр).

О фактах коррупции просим сообщать по адресу saxna@mail.ru .

Антикоррупционная политика

Политика о персональных данных

Настоящий ресурс может содержать материалы 12+