Реклама

Среда, 07 февраля 2018 07:21 // Прочитано 368 раз

“Йолдызлык” фестивалендә жюри әгъзалары психолог ролен дә үти

(Казан, 6 февраль, “Татар-информ”, Эльвира Шакирова). “Созвездие-йолдызлык” фестивалендә катнашучы балалар белән эшләүче психологлар юк. Бу хакта бүген Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта фестивальнең продюсеры әйтте.

“Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең генераль продюсеры Дмитрий Туманов әйтүенчә, психологларның булмавы - зур проблема. “Шулай да безнең жюри, бигрәк тә Зилә Даяновна теләсә кайсы психологны алыштыра”, - диде Дмитрий Туманов.

“Жюрига иң яхшылар арасыннан иң-иңнәрен сайлап алу җиңел түгелдер. Фестивальдә җиңмәдек, дип борчыласы юк. Биредә катнашу – үзе зур җиңү. Балалар белән эшләү җиңел түгел, шуңа да без аларга иң мөһиме – җиңү түгел, ә катнашу дигән максат куябыз. Барлык катнашкан балалалар да махсус бүләкләр ала”, - дип сөйләде Татарстан Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерү фонды башкарма директоры Нурия Хашимова.

“Йолдызлык” фестиваленә тиңнәр юк, ул - безнең байлыгыбыз. Миллиончы катнашучы булу - балалар, әти-әниләр, педагоглар, хакимият башлыклары хезмәте. Балаларның сәләтләрен күрсәтер өчен республикада бүген бөтен мөмкинлекләр дә бар. Авыл белән шәһәр баласын аерырга мөмкин түгел. Кайбер очракларда авыл балалары шәһәр балаларына караганда да яхшырак чыгыш ясый. Бу, әлбәттә, сөендерә. Педагоглар район-авылларга барып мастер-класслар үткәрә. Бу фестивальнең дәрәҗәсе югары булуын күрсәтә”, - диде Нурия Хашимова.

"Татар-информ" Зилә Сөнгатуллина: “Йолдызлык” фестивалендә катнашучылар зур исемле артистларга үрнәк, дип белдерүен хәбәр иткән иде. Быел фестивальдә миллионынчыкатнашучы көтелә.

татар-информ

Фото: tatarstan.ru




Поделитесь с друзьями

Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

Игъланнар тактасы

Конкурслар

Филиал АО «ТАТМЕДИА» Редакция журнала «Сәхнә»

Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». Сайт зарегистрирован ФЕДЕРАЛЬНОЙ СЛУЖБОЙ ПО НАДЗОРУ В СФЕРЕ СВЯЗИ, ИНФОРМАЦИОННЫХ ТЕХНОЛОГИЙ И МАССОВЫХ КОММУНИКАЦИЙ (РОСКОМНАДЗОР). Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77 – 69870 от 29.05.2017 г.

Адрес редакции: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2
Телефон редакции +7 (843) 222-05-40 (16-10), e-mail: saxna@mail.ru

Режим работы: Понедельник–пятница с 9.00 до 18:00. Выходные: суббота, воскресенье.
Главный редактор: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович

Частичное или полное воспроизведение материалов журнала «Сәхнә» или сайта sahne.ru возможно только при наличии гиперссылки. 

© 2011 - 2018. Журнал «СӘХНӘ» . Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом. Перепечатка, воспроизведение и распространение
в любом объеме информации, размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
Создано при поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям РТ

Политика о персональных данных

12+