Среда, 07 февраля 2018 13:31 // Прочитано 450 раз

Сәйдәшев исемендәге концертлар залы “Дюймовочка” әкиятен карарга чакыра

(Казан, 7 февраль, "Татар-информ"). 11 февраль көнне С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында “Комда әкият” абонементы кысаларында “Дюймовочка” Музыкаль-әдәби фантазиясе күрсәтелә. Бу турыда Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Г.Х.Андерсенның әкияте Концерт залы сәхнәсендә үтә. Тамашачылар бәләкәй кешенең бәхет өчен көрәш тарихы шаһиты булачак. Әдәби-комлы тамаша Көнбатыш Европа һәм рус композиторлары музыкасы белән үрелеп барачак.

Шулай ук комлы анимация остасы Ләлә Явкинаның комда ясалган рәсемнәре күрсәтеләчәк. Ә әкиятне танылган диктор һәм телевидениедә тапшырулар алып баручы Петр Нижинский һәм җырчы, халыкара конкурслар лауреаты Асия Мостафина укый. Музыкаль бизәлеш – Алсу Абдуллина (скрипка), Алиса Лабзина (фортепиано), бәрмә уен кораллары.

Комлы анимация – заманча сәнгатьнең өр яңа төре. Рәссам өстәлдә үзгәреп торучан картиналар ясый, сурәтләр экранга трансляцияләнә. 

Тамаша 12.00дә башлана.

татар-информ

Фото: mincult.tatarstan.ru

 




Поделитесь с друзьями

© 2015-2018 Сетевое издание Сәхнә-Сцена.Все права защищены.

© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом. Перепечатка, воспроизведение и распространениев любом объеме информации, размещенной на сайте, возможна при наличии гиперссылки или с письменного согласия редакций СМИ.

Создано при поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям РТ.

Наименование СМИ: Сәхнә-Сцена (sahne.ru). Сайт зарегистрирован ФЕДЕРАЛЬНОЙ СЛУЖБОЙ ПО НАДЗОРУ В СФЕРЕ СВЯЗИ, ИНФОРМАЦИОННЫХ ТЕХНОЛОГИЙ И МАССОВЫХ КОММУНИКАЦИЙ (РОСКОМНАДЗОР). Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77 – 69870 от 29.05.2017 г.

Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». Адрес: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2

Адрес редакции: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2, 7 этаж.Телефон редакции +7 (843) 222-05-40 (1610), e-mail: saxna@mail.ru .

Главный редактор: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович (Зиннур Хуснияр).

О фактах коррупции просим сообщать по адресу saxna@mail.ru .

Антикоррупционная политика

Политика о персональных данных

Настоящий ресурс может содержать материалы 12+