Реклама

Четверг, 08 февраля 2018 07:11 // Прочитано 380 раз

Милли Шура Президиумы татар халкына мөрәҗәгать кабул итте

(Казань, 7 февраль, "Татар-информ"). Бүген Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы Президиумы утырышында татар халкына мөрәҗәгать кабул ителде. 

Мөрәҗәгатьнең тулы тексты:

"Булачак Россия Федерациясе Президенты сайлауларына Бөтендөнья татар конгрессының татар халкына мөрәҗәгате

Кадерле милләттәшләр!

18 мартта Россия Федерациясендә Президент сайлаулары була. Илебезнең киләчәк язмышы өчен бу бик тә җаваплы көннәр. Чөнки илебезнең алдагы 6 еллык тормышы, яшәеше безнең актив гражданлык позициясенә бәйле. Президент сайлаулары күпмилләтле Россия Федерациясе гражданнарын берләштерүче, халкыбызның бердәмлеген күрсәтүче төп фактор булып тора.

Бу көннәрдә республикабызның район, шәһәр, авыл җирлекләрендә һәм хезмәт коллективларында узган елда башкарылган эшләрнең нәтиҗәләрен ясап сессияләр, җыеннар, җыелышлар уза. Безнең горурланырлык күрсәткечләребез бар, Татарстан барлык авырлыкларны җиңеп, яшәешебезнең күпчелек тармакларында тотрыклы үсеш кичерә. Алар, республикабызда төрле проблемалар һәм мәсьәләләр буенча эшлекле, конструктив фикер алышудан тыш, март аенда узачак Россия Федерациясе Президенты сайлауларына карата да гражданнар зур кызыксыну уяталар. Татарстан һәм татар халкы, башланып киткән ил Президенты сайлау кампаниясен уңышлы уздыру яклы. Әлбәттә, бу кампания барышында без халкыбыз мәнфәгатьләрен, аның милли-мәдәни, рухи ихтыяҗларын һәм, шулай ук, илебез халыклары бердәмлеген һәм милләтара татулыкны яклыйбыз.

Сайлауларның демократик рухта һәм һәр гражданинның үз фикерен белдерү мөмкинлеге тудырылган шартларда узуы бик мөһим. Алда торган сайлаулар безнең күпмилләтле илебездә федератив мөнәсәбәтләр үсешендә шулай ук яңа этап булачагына ышаныч белдерәбез. Илебез халыкларының ирекле үсешен һәм милли үзенчәлекләрен бары тик демократия һәм федерализм юлында гына саклап калуы мөмкин. Шуңа күрә без милләттәшләребезне сайлау кампаниясендә актив катнашырга һәм илебез халыкларының милләтара мөнәсәбәтләренә һәм милли мәнфәгатьләренә кагылышлы барлык сорауларын кыю итеп куярга өндибез.

Кадерле милләттәшләр! Без барыбыз да төрле, әлбәттә, безнең сәяси карашлар һәм фикерләребез дә төрле булырга мөмкин. Әмма без барыбыз да бер мәсьәләдә бердәм: без барыбыз да Ватаныбызның һәм анда яшәүче халыкларның матур яшәвен телибез. аның халыкларының чәчәк атуын телибез. Һәм безнең бу бердәм омтылышыбыз сайлау кампаниясендә актив катнашуда чагылырга тиеш. Сайлаулар ул - халкыбызның милли үзаңы формалаша торган гражданлык активлыгының зур мәктәбе. Бөтендөнья татар конгрессы сезне барыгызны да илебезнең һәм халкыбызның югары мәнфәгатьләре хакына Россия Федерациясе Президенты сайлауларында актив катнашырга чакыра", - диелә мөрәҗәгатьтә.

Бөтендөнья татар конгрессының
Милли Шура Президиумы

татар-информ




Поделитесь с друзьями

Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

Игъланнар тактасы

Конкурслар

Филиал АО «ТАТМЕДИА» Редакция журнала «Сәхнә»

Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». Сайт зарегистрирован ФЕДЕРАЛЬНОЙ СЛУЖБОЙ ПО НАДЗОРУ В СФЕРЕ СВЯЗИ, ИНФОРМАЦИОННЫХ ТЕХНОЛОГИЙ И МАССОВЫХ КОММУНИКАЦИЙ (РОСКОМНАДЗОР). Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77 – 69870 от 29.05.2017 г.

Адрес редакции: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2
Телефон редакции +7 (843) 222-05-40 (16-10), e-mail: saxna@mail.ru

Режим работы: Понедельник–пятница с 9.00 до 18:00. Выходные: суббота, воскресенье.
Главный редактор: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович

Частичное или полное воспроизведение материалов журнала «Сәхнә» или сайта sahne.ru возможно только при наличии гиперссылки. 

© 2011 - 2018. Журнал «СӘХНӘ» . Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом. Перепечатка, воспроизведение и распространение
в любом объеме информации, размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
Создано при поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям РТ

Политика о персональных данных

12+