Пятница, 09 февраля 2018 12:42 // Прочитано 493 раз

Казанда ишетмәүче кешеләрнең ишетә башлавы турында уникаль фильм күрсәтәләр

(Казан, 8 февраль, “Татар-информ”, Анна Тарлецкая). Казанда узачак “Ишетмәүче балаларны тернәкләндерү” бөтенроссия конференциясендә  “Дөнья безне ишетсен” - “Пусть мир услышит” документаль фильмы бары бер тапкыр гына күрсәтеләчәк.

Кинокартинаны В. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетында 12 февральдә күрсәтәчәкләр. Фильмның идея авторы һәм режиссеры Аркадий Соснов кинолента башланыр алдыннан, аны төшерү үзенчәлекләре һәм ишетүдә проблемалары булган балалар белән эшләүнең уникаль методы турында сөйлиячәк. “Әгәр дә кеше начар күрә икән, аңа күзлек бирәләр. Әгәр дә ул сукыр икән, аңа күзлек нигә? Биредә дә шулай ук. Тик бу очракта үз алымы бар”, - ди ул.

Картина премьерасы Мәскәүдә узган елның сентябрендә булган. Фильм чын социаль проектка әйләнгән, аны Россиянең күп шәһәрләрендә күрсәткәннәр. Хәзер ул Казанда була.

“Әлеге фильмны ишетү буенча инвалид бала тәрбияләүче әти-әниләргә һичшиксез карарга кирәк. Бик күпләргә таяныч кирәк. Кызганыч, әти-әниләрнең күбесе өметсезлеккә бирелә һәм алар балаларының сәламәтлеге һәм киләчәге өчен көрәшүдән туктый. Картина аларга көч, таяныч бирәчәк һәм алар ялгыз түгеллекләрен тоячаклар”, - дип сөйләде “Татар-информ” корреспондентына үзәк җитәкчесе Оксана Талдыкина. 

татар-информ




Поделитесь с друзьями

© 2015-2018 Сетевое издание Сәхнә-Сцена.Все права защищены.

© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом. Перепечатка, воспроизведение и распространениев любом объеме информации, размещенной на сайте, возможна при наличии гиперссылки или с письменного согласия редакций СМИ.

Создано при поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям РТ.

Наименование СМИ: Сәхнә-Сцена (sahne.ru). Сайт зарегистрирован ФЕДЕРАЛЬНОЙ СЛУЖБОЙ ПО НАДЗОРУ В СФЕРЕ СВЯЗИ, ИНФОРМАЦИОННЫХ ТЕХНОЛОГИЙ И МАССОВЫХ КОММУНИКАЦИЙ (РОСКОМНАДЗОР). Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77 – 69870 от 29.05.2017 г.

Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». Адрес: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2

Адрес редакции: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2, 7 этаж.Телефон редакции +7 (843) 222-05-40 (1610), e-mail: saxna@mail.ru .

Главный редактор: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович (Зиннур Хуснияр).

О фактах коррупции просим сообщать по адресу saxna@mail.ru .

Антикоррупционная политика

Политика о персональных данных

Настоящий ресурс может содержать материалы 12+